Конспект урока по татарскому языку М. Җәлилнең Ана бәйрәме шигырен өйрәнү

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигырен өйрәнү.



Максатлар: "Ана бәйрәме" шигыренә анализ ясау, укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, сөйләм телләрен үстерү; батырлык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар, әниләргә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук, такта, М.Җәлилнең портреты, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы:



  1. Оештыру. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

  • Исәнмесез, укучылар! Бүгенге дәресебез үзенчәлекле. Биредә республикабызның төрле районнарыннан килгән укытучылар - безнең кунаклар. Әйдәгез алар белән исәнләшеп, хәерле көннәр телик!

(Укучылар борылып исәнләшә)

  1. Өй эшен тикшерү.

  • Укучылар, өйгә нинди эш бирелгән иде?

  • Өй эше дип Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәнеп, эчтәлеген белеп килергә.

  • Димәк, без бүгенге дәрестә "Ана бәйрәме" шигыре эчтәлеге буенча сөйләшербез, аңа анализ ясарбыз һәм сәнгатьле итеп укырбыз. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.



  1. Сүзлек өстендә эш.

  • Укучылар, шигырьдә аңлашылмаган сүзләр бар, әйдәгез алар белән танышып китик:

    • Көньяк - дөньяның дүрт ягының берсе, горизонтның төньякка каршы ягы

    • Хәсрәт - бәхетсезлек, уңышсызлыклар сәбәпле була торган тирән борчылу, авыр кайгы, зур көенеч хисе.

    • Гайрәтле - көчле, батыр, кыю.

    • Лачын - кош исеме, бик үткен томшыклы, һавада озын канатларын җәеп, аны какмыйча да оча ала торган зур ерткыч кош; кыю, батыр ир-егетләргә дип тә әйтелә.

    • Хәләл - дин тарафыннан тыелмаган, рөхсәт ителгән, намуслы.



  1. Шигырь өстендә эш.

  • Хәзер, укучылар, экранга карагыз. Дәрескә шушы эпиграф уңышлы кебек, сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез аны бергәләп укыйк:

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Муса Җәлил.



  • Укучылар, сез бу шигъри юлларны ничек аңлыйсыз? Нәрсә турында сөйли ул безгә?

  • Нинди кешеләргә без батыр дип әйтә алабыз?

Укучылыр җаваплары:

  • Батыр кеше беркайчан да үзенең эшләгән батырлыгы белән мактанмый, аның турында сөйләми.

  • Авырлыклардан курыкмый, аларны җиңеп чыгырга тырыша.

  • Батыр дип көчле кешеләргә әйтеп була.



  • Әйе, укучылар, сезнең фикерләрегез күптөрле һәм мин алар белән килешәм. Алга таба бу шигри юлларның эчтәлеген тулысы белән ачарбыз дип уйлыйм. Ә хәзер "Ана бәйрәме" шигыренә тукталыйк. Сез нәрсәләр турында белдегез?

Укучы җавабы:

  • Бер ананың өч улы сугышка китә, икесе сугыш кырында үлеп кала. Кечесе җиңү алып кайта.



  • Әйе, М.Җәлилнең "Ана бәйрәме" шигыре - сугыш фаҗигасен үз эченә алган әсәр. Автор монда сугышта балаларын югалткан ананың кичерешләрен сурәтли.



  • Төп геройларын билгеләп үтик.

  • Төп герой - ана.



  • Тагын кемнәр белән очраштыгыз?

  • Күгәрчен, Җил, төпчек улы.



  • Нинди ул ана? Аның күңелендә нинди хис-кичерешләр урын алган? Ни өчен? Мин сезгә Муса Җәлилнең өч әсәрен үз эченә алган "Ана бәйрәме" исемле мультфильмнан өзек карап китергә тәкъдим итәм. Ул 2006 нчы елны шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга багышлап чыгарылган.

(Мультфильмнан өзек караганнан соң, укучылар укып китәләр)



  • Әйдәгез әле, бер өлешен рольләргә бүлеп укып китик.(Рольләр: ана, күгәрчен, җил, автор).

  • Димәк, ананың күңелендә нинди уйлар бар?

  • Ул кайгыра, чөнки ике улы, илебезне яклап, сугышта үлеп калганнар.

  • Нинди сыйфатлар хас аңа?

  • Ул сабыр, түзем. Кайгыдан аның башта чәчләре "көмеш төсле" була, аннан күзләре сукырая. Ләкин ул өметен өзми.

  • Димәк, ана - сабыр, көчле рухлы, түзем. Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыр нәрсә юк. Укучылар, М.Җәлилнең дә әнисе булган. Әмма ул 1928 нче елларда вафат була. Сугыш барган вакытта ул исән булмаса да, шагыйрь, бәлки үз әнисен күз уңында тотып, шушы шигырен иҗат иткәндер.



  • Укучылар, ә хәзер ананың төпчек улы белән очрашу мизгелен чагылдырган мультфильмнан тагын бер өзек карап үтик.

(Икенче өзеген карау)



  • Укучылар, ничек каршы ала ул үзенең төпчек улын? Монда аның хис-тойгылары ничек үзгәрә?

Укучылар җавабы:

  • Ул бик сөенә, күзе күрмәсә дә, ул аны күңеле белән таныды.

  • Улы алып кайткан байрагы белән күзен сөрткәч, күрә башлады.

  • Ул улы белән горурлана!



  • Укучылар, ананың уллары белән горурлануын табып укып күрсәтегез әле. Нинди сүзләр белән, кемнәргә тиңли ул аларны?

  • Каршысында тора гайрәтле,

Киң күкрәкле батыр лачыны.

Күкрәк сөтен имезеп, тирбәтеп,

Мин өч лачын илгә үстердем.

Батыр көрәш җырын өйрәтеп,

Кошларымны кырга очырдым.

Бер кайгырсам, ике шатланам,

Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;

Илгә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.



  • Укучылар, бу юллар ананың уллары белән чиксез горурлануын күрсәтә. Автор төпчек улының кайтуын илгә җиңү алып кайтуы белән тәңгәл куя. Ананың ике улы сугышт үлеп каласалар да, җиңү шатлыгы аның йөрәк яраларына дәва булып тора. Монда аның көчле рухлы һәм батыр булуы ачыклана. Ананың батырлыгына чиксез сокланырлык!

  • Ә хәзер янә эпиграфка әйләнеп кайтыйк: нинди ул батыр кеше?

  • Көчле рухлы, курку белмәс, ил тынычлыгы өчен гомерен бирергә әзер, сабыр, түземле, олы йөрәкле үзенең батырлыгы белән мактанып йөрми торган кеше.



  • Укучылар, ни өчен автор шигырьне "Ана бәйрәме" дип атаган? Нинди юллар шуны ачыклап тора?

  • Ил түрендә, гөлләр эчендә

Өч батырның туган анасы.

  • Әйе, батыр уллар үстергән ана үзе дә батыр исеменә лаек, дип уйлыйм.



  1. Тел- сурәтләү чаралары

  • Укучылыр, шушы әсәрнең эчтәлеген укучыга җиткерер өчен, күңелгә үтеп керер өчен , автор нинди тел-сурәтләү чаралары кулланган? Без нинди тел-сурәтләү чараларын өйрәндек?

  • Гипербола: бер мизгел эчендә чәчләре көмеш төсенә керә, күзе сукыря

  • Эпитет: батыр ул, гайрәтле батыр лачыны.



  1. Мәкальләр өстендә эш.

  • Укучылар, экранага карагыз әле, монда мәкальләр язылган, әмма кайбер сүзләре төшеп калган. Әйдәгез аларны табып укып чыгыйк әле!

  • Батыр бер үләр, куркак мең үләр.

  • Батыр егет - ил күрке.

  • Батырлыкта - матурлык.

  • Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.

  • Батыр һәм куркак нинди сүзләр?

  • Антонимнар.

  • Нәрсә ул антонимнар?

  • Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.

  • Укучылар, сезнеңчә кайсы мәкаль шигырьгә туры килә? Ни өчен?

(Укучылар җаваплары)



  1. Өйгә эш бирү.

  • Бүгенге дәрестә сөйләгәннәрне истә тотып, "Батырлык турында уйлану" темасына инша язып килергә. Иншагызга исемен шушы мәкальнең берсен ала аласыз.



  1. Йомгаклау.

  • Укучылар, бу әсәр сезгә ошадымы? Ни өчен?

  • Бу шигыре белән безгә нәрсә әйтергә теләгән?

(Укучылар җаваплары)

  • Әйе, бу әсәр бездә сугышка карата нәфрәт уята, аналарны хөрмәт итәргә өнди! Батыр яуда беленсә, ананың илебезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстерүе белән таныла. Рус язучысы М.Горький: "Кешедә булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә. Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк,"- дигән. Димәк, М.Җәлилнең анасы - илебезгә халкыбыз горурлыгы булган каһарманны тәрбияләп биргән ана. Исемнәре мәңге үлмәс Мусаларны тудырган әниләр халкыбыз күңелендә мәңге яшәр!

Сезгә укучылар, йомгаклап, шуны әйтәсе килә:

Бу гүзәл ил өчен,

Бу газиз җир өчен

Мусалар башларын салдылар.

Сез илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип,

Мәңгегә чит җирдә калдылар.

Онытмагыз моны,

Күп еллар үтсә дә,

Сулмасын йөрәктә хисегез!

Мусалар шикелле,

Алишлар шикелле

Ил яклар ир булып үсегез!



  1. Билгеләр кую.

8



© 2010-2022