Дәрестән тыш уку. А. Алиш. Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык әкияте

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: А.Алишның "Ялкаулык - хурлык , тырышлык - зурлык " әкияте.

Максат: А.Алишның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; аның әкияте буенча фикер алышу; уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; сәнгатҗле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; китап укуга кызыксыну уяту. Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү. Хәерле иртә ( көн) кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар һәм коллегалар. Бүгенге дәрескә эпиграф итеп, "Бөтен иҗатымны балаларга багышларга телим" дигән җөмләне аласым килде.

- Әйе. Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән каһарманнар арасында Абдулла Алиш та бар. Шул ук вакытта ул - татар балалар әдәбиятында зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Аның хөрмәтле исеме халык күңелендә саклана, әсәрләре кат-кат басыла, якты образы еллар үткән саен тулырак ачыла бара.

- Ә хәзер сүзне 2 укучыга бирәбез. Алар А.Алиш турында презентация күрсәтергә әзерләнеп килделәр.Презентация карар алдынан , барыгызга да сорау: " Ни өчен А.Алишны балалар язучысы диләр? Сезнең уйлавыгызча, балаларга әсәрләр язу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк ?

- Хәзер алдан әйтелгән сорауга җавап бирәбез. (Ни өчен А.Алишны балалар язучысы дип әйтәләр?)Икенче сорауга җавапны өстәлләрдә яткан ак битләргә язабыз. Һәр өстәлнең 1 номеры башлый һәм шулай дәвам ителә.Һәр өстәлдән бер укучы нәтиҗә ясый. ( Бааларны ярата, халык әкиятләрен әйбәт белә, күп укый , күп белә, хыяллана белә, балачагы матур үткән, балалар психологиясен яхшы белә...)

II.Төп өлеш. А.Алишның "Ялкаулык- хурлык, тырышлык- зурлык" әкиятен укыйбыз.

-Нәрсә ул әкият?

-Әкият нинди төрләргә бүленә?

Әгәр әкиятне бр кеше генә язса, ул нинди әкият дип атала?

Сүзлек өстендә эш.

Балавыз- воск.

Кәрәз- сот, соты.

Күзәнәкләр- бал салу өчен вак-вак оялар.

( Укытучы алдан әзерләгән бер матур тартма чыгара.Анда чәчәкләр патшасы ,шөпшә, бал корты һәм бөҗәкләр маскалары була. )

Ә хәзер балалар рольләргә бүленәбез. Автор-, Шөпшә, Бал корты, бөҗәкләр. Ә башкалар бик игътибар белән карап баралар.

-Укучылар, әкият ошадымы?

1) Тырыш кеше турында : ул Бал корты кебек эшли, диләр. Ни өчен?

2) Әсәрдәге ярышның шартларын аңлатыгыз. Савытлар нинди булырга тиеш?

3) Бөҗәкләр дә бик тырышалар. Әмма савытны яхшы итеп ясый алмаганнар. Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

4) Шөпшә , сезнеңчә, ни өчен эшкә соңга калып керешкән?

5) Бал кортының савытны озак ясавының сәбәбе нидә?

6)Әкияттә шигъри яңгыраган җөмләләр бар. Шуларны эзләп табып, укыгыз.

III. Синквейн Укытучы: Балалар! Ә хәзер иҗади эш эшләп алабыз. Өстәлдәге ак битләргә 1 нче юлга- бер исем,

2нче юлга - 2 сыйфат,

3нче юлга- 3 фигыль,

4 нче юлга - бер тулы җөмлә.

5 нче юлга - йомгак сүз(синоним)

Һәр өстәлдән бер кеше( иң кечкенә буйлысы) җавап бирә(укый).

IV. Мәкальләр белән эш. Укытучы: Һәр өстәлгә кәгазь тасмалар бирелә. Сез шулардан мәкальләр төзергә тиешсез. (Мәкальләрне укырга өстәлдәге кара чәчле кешегә бирәбез)

- Укучылар, бу мәкальләр нәрсә турында?

V.Рефлексия. Укытучы: Укучылар ! Бер нинди әсәр дә болай гына язылмый. Язучы- автор нәрсәдер әйтергә тели. Бу әкияте белән А.Алиш безгә -бүгенге заман баласына ни әйтергә теләгән?

- Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Нинди булырга кирәк?

VI. Өйгә эш. 1) Үзегез теләгән темага әкият язып килегез.Теләгән кеше шигырь язса да ярый.

2)Бүген укылган әкияткә иллюстрация ясап килергә.( Ни өчен бу урынын, бу моментын сайладың?)



Ачык дәрес

Тема: " Абдулла Алиш. "Ялкаулык- хурлык, тырышлык- зурлык " әкияте.

6нчы сыйныф

Укытучы: Файзрахманова Ф.Р.

© 2010-2022