Статья Связь музыки и уроков татарского языка и литературы

Тел – кешенең бәяләп бетергесез рухи байлыгы. Тел – халыкның рухын, язмышын һәм акылын чагылдыра.          Балаларда зәвык тәрбияләү, аларның сәләтен, башкару осталыгын үстерү – татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп юнәлешләре. Әдәбият дәресләре балада әхлак тәрбиясе булдыру өчен иң туры юл булып санала. Чөнки әдәбиятның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү һәм раслау белән бәйләнгән. Әдәби әсәрләр кеше тормышында әхлак законнарының урынын ачыклау, әхлакый караш булдыру, кешенең үз-үзен тот...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Татар теле һәм әдәбиятын укытуны музыка фәне белән

бәйләнештә алып бару»

Музыкада туган җир тавышы булырга тиеш.

Музыкада кеше намусы мәсьәләсе төп тема булырга тиеш.

Күңел чисталыгы, мәхәббәттә сафлык, илгә тугрылык белән

сугарылган җырлар гына халыкара байлыкка әйләнә.

(Мөхәммәт Мәһдиев)


Тел - кешенең бәяләп бетергесез рухи байлыгы. Тел - халыкның рухын, язмышын һәм акылын чагылдыра.

Балаларда зәвык тәрбияләү, аларның сәләтен, башкару осталыгын үстерү - татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп юнәлешләре. Әдәбият дәресләре балада әхлак тәрбиясе булдыру өчен иң туры юл булып санала. Чөнки әдәбиятның эчтәлеге әхлакый кыйммәтләрне күрсәтү һәм раслау белән бәйләнгән. Әдәби әсәрләр кеше тормышында әхлак законнарының урынын ачыклау, әхлакый караш булдыру, кешенең үз-үзен тотышын, тәртибен, аерым характер сыйфатларын ачып бирү сәләтенә ия.

Мәсәлән, "Җырларында кеше язмышы" дип исемләнгән дәресем Саҗидә Сөләймановага багышланган иде. Дәреснең максатларыннан берсе - Саҗидә Сөләйманова шәхесе үрнәгендә ул тудырган кеше образлары аша укучыларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү. Саҗидә Сөләйманова әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне күтәргән "Җир-су", "Мәңгелек ут", "Ак чәчәкле болын" кебек поэмалар һәм популяр җырлар "Саубуллашу вальсы", "Гүзәлия җыры", "Диңгезче язы", "Күңелем язлар көтә" авторы да. Бу җырлары халык күңеленә кереп калган. Боларны аңлаткач, балаларга бу әсәрләрне җырчыларның башкаруында тыңларга тәкъдим итәм. Дәресебез, шулай итеп, С. Сөләйманованың үзе кебек тыйнак, сөйкемле, кешелекле шигырь-җырлары белән үрелеп барды.

Балаларны олы хисләргә ия булырга, фараз гамәлләрне үтәп, хәрәм эшләрдән тыелып яши белергә өйрәтү - татар теле һәм әдәбият дәресләренең мөһим тәрбияви максаты. Шушы максатны тормышка ашыруда әдәбият дәресләрендә музыка фәненә мөрәҗәгать итү урынлы була.

Дәрестә музыкага кагылышлы материал узганда, композиторлар, шагыйрьләр иҗатын өйрәнгәндә, балаларга теманы телдән сөйләп кенә калмыйм, ә көйләрне дә тыңлатам, презентацияләр дә, концертлардан видеоязмалар да күрсәтәм.

Мондый дәресләр балаларны һәрьяклап үстерүгә, интеллектуаль һәм иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Алар музыка аша эстетик тәрбия алалар. Чөнки кешеләрнең хисләрен, уй-тойгыларын музыка аша кичерү баланы мәрхәмәтле булырга өнди.

Мәсәлән, "Кышкы урман" дигән дәресне оештырганда, балаларны классик композиторлар әсәрләре белән таныштыру, табигать тавышын тыңларга өйрәтү, экологик тәрбияне музыка аша бирүне дәвам итү кебек максатлары куелды. Дәресемне урманга сәяхәт формасында үткәрдем. Балаларны бер мизгелгә күзләрен йомарга куштым һәм "Урман уяна" көенә аларның күзләрен ачтырдым. Менә хәзер урманны сәламлибез дигәч, "Әнисә" татар халык җыры көенә җырладык:

Кышкы урманга килдек,

Матур урыннар күрдек!

Тун кигән каен уңда

Ямь-яшел чыршы сулда!

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җиргә куна!

Ял минутын уздырганда урман шаулавын, кошлар, җил тавышын, тукран тукылдавын тыңладык. Дәрес дәвамында П. Чайковскийның табигатьне бик яратканын аңлаттым, шуңа күрә аның музыкаль әсәрләре исемнәре дә табигатькә бәйле: "Кышкы урман", "Чәчәкләр вальсы". Аннары "Кышкы урман" әсәрен балалар күзләрне йомып тыңладылар, нинди табигать күренешләрен күрүләрен сөйләделәр.

Татар теле дәресләрендә сөйләмендә җитешсезлеге булган укучылар белән коррекцион эш оештырганда да югарыда саналган эш төрләрен алып бару зарур. Әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы, җылы, назлы бишек җырларын көйли. Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне һәркемгә мәгълүм.

Бишек җырлары "ә" авазын өйрәнгәндә бик уңышлы кулланыла. Сюрприз моментка "бәби" (курчак) керә. "Бәбинең" бик тә йоклыйсы килә, аны җырлап йоклатырга мөмкин икәнлеген балаларга әйтәм. Бергәләп татар халкының бишек җырларыннан берсен көйлибез, җыр "ә-ә-ә" авазлар тезмәсе белән тәмамлана. "Бәби йоклаган" арада "ә" авызының артикуляциясе белән танышабыз, авазлар арасыннан аерып алабыз һәм башка коррекцион эш төрләре үткәрәбез.

Үземнең дәресләремне иҗади үткәрергә тырышам. Дәрестә әкрен генә классик музыка уйнатам, ул физиологик уңайлылык халәте тудыра, нерв системасының киеренкелеген киметә, балаларның иҗади эшчәнлеген көчәйтү өчен хисси фон бирә. Классик музыканы дәрес башында һәм кайчак мөстәкыйль эш үтәгәндә тыңлыйбыз. Әсәрнең эчтәлеге, язу стиле, тыңлаучыга тәэсир итү көче, сәнгатьлелек дәрәҗәсе һ.б. аша композиторның талантын, осталыгын билгеләргә була. Әгәр музыкада без искә алган сыйфатлар чагылыш тапса, авторның таланты каршында баш иябез, аның иҗаты белән горурланабыз.

Музыканы сәнгатьнең башка төрләре белән янәшә куеп өйрәтүнең отышлы алым икәнлегенә көннән-көн ныграк ышана барам.

М. Мәһдиев иҗатын өйрәнгәндә, аның әсәрләреннән өзекләр укыганда (мәсәлән, "Әйдә барыйк, кызлар карыйк"), укучыларны татар халкының музыка уен кораллары белән таныштырам. Автор һәр әсәрендә җырны, музыканы заманның, сурәтләнә торган вакыйганың, персонажларның символикасы буларак кулланам.

Музыкада туган җир тавышы булырга тиеш. Музыкада кеше намусы мәсьәләсе төп тема булырга тиеш. Күңел чисталыгы, мәхәббәт сафлыгы, илгә тугрылыгы җырларда ачыла. Әнә шул сыйфатлар белән сугарылган җырлар гына халыкара байлыкка әйләнә дип уйлыйм.

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган эш алымнарын куллана, төрле фән мәгълүматларын үзләштереп тәкъдим итә, чөнки аның өчен иң мөһиме - белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.

Кулланылган əдəбият исемлеге


  1. Ф.С. Вəлиева, Г.Ф. Саттаров. «Урта мəктəп һəм гимназиялəрдə татар телен укыту методикасы». Казан: «Раннур» нəшрияты, 2000 ел;

  2. «Моң чишмəсе», автор Таҗиева К. «Мəгариф». Казан, 2006 ел, № 11, 59-61 бит;

  3. «Юл башы», автор Р. Гатиятуллина. «Мəгариф». Казан, 2008 ел, № 11, 81-82 бит;

  4. «Музыкада туган җир тавышы булырга тиеш», автор Ф. Галимов. «Мəгариф» журналы. Казан, 2010 ел, № 11, 76-77 бит;

  5. «Һəр дəрес иҗади булсын». «Мəгариф». Казан, 2006 ел, № 8, 34-35 бит;

  6. «Музыкаль тəрбиядə дəвамчылык». «Фəн һəм мəктəп». Яр Чаллы, 2006 ел, №1, 26-28 бит;

  7. «Музыка детям». «Фəн һəм мəктəп». Яр Чаллы, 2010 ел, №3, 32-33 бит;

  8. «Җырларымда кеше язмышы». «Фəн һəм мəктəп». Яр Чаллы, 2010 ел, №3, 11-13 бит;


© 2010-2022