Белем һәм тормыш бүлеген кабатлау

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле дәресе-7 сыйныф (рус төркеме)

Тема: "Белем һәм тормыш" бүлеге буенча үтелгәннәрне кабатлау.

Максат: 1)"Белем һәм тормыш" бүлегендә өйрәнелгән сүзләрне сөйләмдә актив куллану, хикәя фигыль, хәл фигыль, боерык фигыль формаларын кабатлау;

2) укучыларның грамматик белемнәрен, сөйләм күнекмәләрен , иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) белемле, тәрбияле булыр өчен уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес төре: кабатлау.

Дәрестә кулланылган технологияләр: коммуникатив технология, компьютер технологиясе, проблемалы укыту, сәламәтлекне саклау технологиясе.

Җиһазлау һәм материал: 7 нче класс өчен татар теле дәреслеге(Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2014 ел), интерактив такта, наутбок, индивидуаль биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

I I.Кереш әңгәмә. Дәреснең максаты белән таныштыру.

I I I .Актуальләштерү.

  1. Тыңлап аңлау күнегүе.

Укытучы. Шигырьне тыңлагыз. Шигырь нәрсә турында? Автор сезгә нәрсә әйтергә тели? Нинди сүз төркеменә кергән сүзләр сезгә киңәш бирә?

Шигырь уку.

Кадерлә син китапны.

Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең,

Ул хөрмәткә бик хаклы

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син,

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Ул яратмый пычракны-

Керне, тузанны, тапны.

Саф, керсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

Көн дә укы син аны:

Китап - якын дустың ул.

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул!

Укытучы. Хәзер, сорауга җавап бирегез.(Шигырь белем алу турында.Автор укырга белем алырга куша.Фигыльләр киңәш бирә.)

_Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз. Бүгенге дәрестә без нинди тема турында сөйләшербез икән? Мәкальне язып куегыз, сорауга җавап бирегез.

Күп укыган күп белер.

Укытучы. -Бу мәкаль нәрсә турында сөйли? (Белемле булу турында)-Ә белем турында сез тагын нинди мәкальләр беләсез?(Укучыларның җаваплары)

- Укучылар экранга карагыз.

Укытучы. Мәкальләрне укыгыз, фигыльләрне табып әйтегез һәм дәфтәргә яза барыгыз.

1)Белем бәхетле итә.

2)Белемле кеше югалмас.

3)Аю беләгенә ышана,

Адәм белеменә ышана.


4)Белем тәжрибәдән туа.

5)Белем һәр куркынычны җиңә.

6)Беләгең белән екканчы, белемең белән ек.

7)Күп укысаң, күп белерсең.

8)Кояш җирне яктырта, уку кешене.

9) Беләге юан берне егар,

Белеме юан меңне егар.

Укытучы. Мәкальләрдәге хикәя фигыльләр нинди заманнарда килгән?(Җаваплар)

Ни өчен боерык фигыль, хәл фигыльләрнең заманы юк?(Алар затланышсыз фигыльләр).

I V. Билгеле һәм билгесез үткән заман фигыльләрне кабатлау.

. Җөмләләрне уку 14 күнегү,18 б. Билгеле үткән заман фигыльләрнең һәм билгесез үткән заман фигыльләрен аерып әйтү,дәфтәргә язу.

3 нче слайд .Самат мәктәп китапханәсенә килде. Ул китапны тапшырырга теләде. Китапханәче апа Саматның китабына карады. Самат китапны саклап тотмаган. Китап бик пычрак иде: аның тышы ертылып төшкән, эче коелган. Китапханәче апага Самат ошамады. Саматка бик-бик кыен булды.

Укытучы. Билгеле үткән заман, билгесез үткән заман нинди кушымчалар белән ясалалар?(Җаваплар)Самат сезгә ошадымы?Саматка нинди киңәш бирәсез?

4 нче слайд. Кагыйдә.

V . Хәл фигыль, боерык фигыль формаларын искә төшерү.

Укытучы. Укучылар, экранга карагыз әле. Сүзтезмәләрдә төшеп калган хәрефләрне әйтегез?

5 нче слайд.

Сочинение яз...п, өйгә кайт...ч, сөйләш...-сөйләш.. . бардык, китапны укыганч..., мәктәпне тәмамлаг...ч, тырыш...п укыйм.

Укытучы. Бу сүзтезмәләрдәге фигыльләр ничек дип аталалар? Ягез, шушы сүзтезмәләр белән җөмләләр төзибез.Дәфтәргә һәрберегез ике җөмлә төзеп языгыз.

V .Парлап эшләү. Индивидуаль биремнәр. Ситуатив күнегүләр. Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү.

Посоветуйте другу:

-Внимательно слушать учителя;

-хорошо отвечать на уроке;

-быстрее думать;

-не писать с ошибками;

-Семь раз отмерить , один раз отрезать:

-задачу реши сам;

-делать домашнее задание:

-не пропускать уроков;

Укытучы.Киңәш биргәндә, без нинди фигыльләрне кулланабыз? (Җаваплар).

V I . Төркемнәрдә эш.

Бирелгән схема буенча диалог төзергә.

  1. -совет 2)-совет

-вопрос -вопрос

-убеждение -доказательство

-согласие -согласие

V I I. Төрле фигыльләрне куллану.Уен" Дәвам ит" Мин белем иленә сәяхәткә чыктым....

V I I. Йомгаклау. Белемле булыр өчен нишләргә кирәк? Һәрберебез кагыйдә әйтә.

-Укучылар, өй эшен языгыз. Күп укысаң, күп белерсең темасына 6 җөмлә-хикәя язарга.







© 2010-2022