Урок по татарскому языку на тему Гафу ит, миңа оят

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Видеоуроки
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының

муниципаль мәгариф учреждениесе

2 нче санлы Урыссу гомуми белем бирү мәктәбе











Заһирә Гомәрованың «Гафу ит, миңа бик оят!» хикәясе

Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив технологиясе буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе,

6 нчы сыйныф.













Материалны әзерләде

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Йосыпова Руфина Рим кызы





2015 нче ел


Тема: «Гафу ит, миңа бик оят!»

Максатлар:

1.Заһирә Гомәрова «Гафу ит, миңа бик оят!» хикәясе белән таныштыру.

2.Укучыларнын сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;мактау сүзләрен активлаштыру.

3.Тырышып укырга өндәү, өй эшләрен әзерләргә кирәклеген аңлату.

Дәрес барышы:

I. Кереш өлеше.

1.Укучылар белән исәнләшү.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Татар теле дәресен башлыйбыз.

2.Дежур укучы белән әңгәмә үткәрү.

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның кайсы көне?

-Дәрестә кем юк?

-Өй эше ничәнче күнегү?

-Син өй эшен эшләдеңме?

-Син аны үзең эшләдеңме?

-..., синең дусларың күпме?

-Син аларга әйберләреңне бирәсеңме?

- Синеңчә, син саран баламы?

II. Актуальләштерү.

1.Тәрҗемә эше.

Ленивый

Злой

Хвастливый

Щедрый

Опрятный

Сострадательный

Скромный

Лгун

Отзывчивый

Равнодушный

Старательный

Грубый

Вежливый

Внимательный

Играть- Поиграть

Читать-Почитать

Бегать- Побегать

Спать- Поспать

Думать- Подумать

Работать- Поработать

Есть- Поесть

Тыйнак кеше мактанмый.

Мактанчык үзе турында гына сөйли.

Юмарт бала әйберләрен дусларына бирә.

Саран бала китабын беркемгә дә бирми.

Әдәпле кеше транспортта өлкәннәргә урын бирә.

Әдәпсез укучы беркем белән дә исәнләшми.

2.Өй эшен тикшерү.

Эш дәфтәрләрендә 50 нче бит, 13, 14, 15 нче күнегүләр.

III.Төп өлеш.

1.Максат әйтү. Сүзлек эше.

-Укучылар, ә бүген без Айдар исемле малай турында хикәя укырбыз, күнегүләр эшләрбез, уеннар да уйнарбыз. Әйдәгез, хәзер бу хикәядәге яңа сүзләр белән танышабыз.

Борчылып- обеспокоившись

Ялкаулана- ленится

Дөресләп күчерә- списывает, исправив

Оят- стыдно

2.Хикәяне дисктан тыңлау .22 трек.

3.Рәсемнәр белән эш.

-Укучылар бу рәсемдә кемнәр бар?

-Малайның исеме ничек?

-Ә бу кызның исеме ничек?

4.Хикәяне уку.

5.70 нче бит, 3 нче күнегү. Тексттан табып уку.

  • Зашёл обеспокоившись.

  • Не успел решить задачи.

  • Почему ленишься?

  • Дошёл до третьей (задачи).

  • Списал, исправив.

  • Забыл сказать об этом.

  • Первым похвалила Айдара.

  • Молодец, Айдар!

6.Дөрес-дөрес түгел. Текстка туры килгән җөмләләрне аеру.

  • Айдар һәм Нәсимә бер сыйныфта укыйлар.

  • Айдар математикадан өй эшен эшләмәде.

  • Нәсимә дә өй эшен эшләмәде.

  • Айдар Наилә дәфтәреннән күчерде.

  • Айдар дөресләп күчерде.

  • Нәсимә бишле алды.

  • Нәсимә дүртле алды.

  • Айдар бишле алды.

  • Малайга бик оят иде.

7.Рәсемнәр белән эш. Рәсемнәр буенча текстка туры килүче җөмләләр төзү.

8.Quiz-Quiz trade. Сорауларга җавап бирү. Карточкалар белән уен.

-Синеңчә, Айдар нинди малай?

-Синеңчә, Айдар өй эшләрен еш эшләмиме?

-Айдар өй эшен кемнән күчерде?

-Айдар мәсьәләләрне эшли алмыймы әллә ул ялкаумы?

-Айдарның билгесе чынмы? (настоящая)

-Укытучы Айдарны мактадымы?

-Айдарга оят булдымы?

-Нәсимәнең ничә хатасы бар?

-Нәсимә ничәле алды?

-Айдар Нәсимәгә хатасы турында әйттеме?

-Малай ничәле алды?

-Синеңчә, Нәсимә нинди кыз?

-Айдар нинди фәннән өй эшен эшләмәде?

9.Физминутка үткәрү. Җыр җырлау.

10.Язма күнегү эшләү.

11.6 нчы күнегү. Оят һәм мактарга сүзләрен ныгыту. Сораулар буенча җөмләләр төзү.

Кемгә оят?

Кемнән оят?

Нәрсә өчен оят?

Кемне мактарга?

Кемнәр алдында мактарга?

Нәрсә өчен мактарга?

12. Мактау сүзләре белән танышу.

Афәрин!- Браво!

Булдыргансың!- Молодец!

Бик яхшы булган!- Очень хорошо (получилось)!

Дөрес эшлисең/ эшләгәнсең- Правильно делаешь/ сделал.

11.Видеороликлар карау.

1.-Алсу, мин бүген чаңгы ярышында беренче урын алдым.

-Афәрин! Мин сине котлыйм!

2.-Әнием, мин татар теленнән бишле алдым! Укытучы апа мине мактады.

-Булдыргансың, улым! Һәракыт тырышып укы.

3.-Әти, мин бүген автобуста бер әбигә урын бирдем. Ул шундый шатланды, рәхмәт әйтте.

-Ай, улым, дөрес эшләгәнсең. Өлкәннәргә урын бирергә кирәк.

4.-Дәү әнием, мин кибеткә бардым. Ипи, сөт һәм тәмле кәнфитләр алдым.

- Бик яхшы булган! Хәзер бергә чәй эчәрбез.

12.Тест эшләү.

1. Синеңчә, Айдар Нәсимәдән гафу үтенерме?

А) әйе, гафу үтенер

Ә) юк, гафу үтенмәс

Б) әйтә алмыйм

2. Синеңчә, Нәсимә Айдарны гафу итәрме?

А) гафу итәр

Ә) гафу итмәс

Б) әйтә алмыйм

3.Синеңчә, нинди балалар күчерергә ярата?

А) тырыш балалар

Ә) ялкау балалар

В) барлык балалар да

4.Син өй эшләрен үзең эшлисеңме?

А) мин һәрвакыт үзем эшлим

Ә) гадәттә мин дустымнан күчерәм

Б) миңа әтием, әнием булыша

5.Сине еш мактыйлармы?

А) әйе, еш мактыйлар

Ә) юк, еш түгел

Б) төрлечә

6. Син ничек уйлыйсың, син нинди укучы?

А) тырыш укучы

Ә) ялкау укучы

Б) мин тыйнак укучы, шуңа күрә әйтә алмыйм

13.Тәрбияви момент.

IV.Йомгаклау.

Өй эше бирү.

Билгеләр кую.

Саубуллашу.

© 2010-2022