• Преподавателю
  • Другое
  • Поурочный план по татарской литературе на темуЧынгыз Айтматовнын Беренче могаллим эсеренэ анализ (6 класс)

Поурочный план по татарской литературе на темуЧынгыз Айтматовнын Беренче могаллим эсеренэ анализ (6 класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе

Тема: Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәренә анализ.

Максат:

- әсәрнең идеясен ачыклау;

- төп геройга характеристика бирү;

- укучыларда укуга карата мәхәббәт уяту;

Җиһазлау: жетоннар, 6 нчы сыйныф әдәбияты, портрет, төркемнәрдә утыру.

Дәрес тибы: алынган белемнәрне гомумиләштерү.

План:

  1. Оештыру.

  2. Белемнәрне актуальләштерү.

  3. Ныгыту.

IV. Йомгаклау.

  1. Билге кую, өй эшен бирү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Өйгә нәрсә бирелгән иде?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Укучылар: Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим" әсәрен укып, төп вакыйгалар буенча план төзергә иде.

Укытучы: Әсәр ошадымы? Ул нәрсә турында?

Укучылар: Дүшән исемле кызның авылда беренче мәктәп ачуы турында.

Укытучы: Сез безнең авылларда беренче мәктәпләр кайчан ачылганын беләсезме? Аларда кемнәр беренче укытучылар кемнәр булган?

Укучылар: 1)Салих авылында беренче мәктәп елларда ачылган. Беренче укытучылары:

2)Яңа Чүте авылында беренче мәктәп елларда ачылган. Беренче укытучылары:

Укытучы: Дөрес, укучылар, мәктәпләрнең, авылыбызның тарихын белергә кирәк. Балалар укыту бик изге эш. Бу эшкә гомерләрен багышлаган кешеләр хөрмәткә лаек. Безнең авыллар тарихы турында бик яхшы китап чыкты. Аның авторлары :Марсел Гарипов, А.Р.Галимов, Х.М.Мокатдисов.

Укытучы: Әйдәгез әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыгыйк әле.

Укучылар

1: Дүшәннең партия тарафыннан укытучы итеп үз авылына җибәрелүе.

2: Мәктәпне торгызу вакыйгасы

3: Кызларның беренче тапкыр укырга килүе.

4: Алтынайның укырга китүе.

Укытучы: Әйе, укучылар, вакыйгаларны дөрес билгеләдек. Ә менә хәзер вакыйгаларны берләштереп карыйк.

Укучылар

1: Дүшән белән танышу.

2: Белемгә омтылыш.

3: Өмет.

Укытучы: Ярый, вакыйгаларны берләштердек, алар арасында нинди бәйләнеш бар соң?

Укучылар: Барлык вакыйгаларны да өмет бәйли.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез мин сезнең белән график диктант үткәреп алам. Аны без мондый формада үткәрербез, мин сезгә сораулар бирәм, ә сез каршыгызда торган графикта "әйе" һәм "юк" дип күрсәтеп барырсыз. (График диктант үткәрелә, эчтәлекне тикшерү буенча).

Диктант өчен сораулар:

  1. Алтынай ерак туганнарының берсе Сайкам әби белән Кортанбай бабайларда тора.

Җавап: Әйе.

  1. Алтынайны алып китеп ябып куйганнан соң кырыенда бик күп сөйләшә торган кара хатын гына йөри.

Җавап: Юк.

  1. Алтынай иреккә чыгар өчен тырнаклары белән җирне казый.

Җавап: Әйе.

  1. Дүшән Алтынайны шәһәргә озата.

Җавап: Әйе.

  1. Алтынай беренче диссертациясен Казанда яклый.

Җавап: Юк.

  1. Дүшән армиягә китә.

Җавап: Әйе.

  1. Алтынай Дүшәнне уйлап та карамый.

Җавап: Юк

  1. Еллар үтә. Алтынай кияүгә чыга, балалары була.

Җавап: Әйе.

  1. Алтынай философ фәннәре докторы булып китә.

Җавап: Әйе.

  1. Дүшән авылда тракторист булып эшли.

Җавап: Юк.

(Алда әзерләнгән җаваплар буенча график диктантны тикшерү, үз-үзләренә бәяләр куйдыру).

Дәресебезнең алдагы этабы эшләү.

Әсәрнең эчтәлеге буенча эш. Сорауларга җавап бирү.

Әсәрнең төп герое, аңа характеристика.

Авыл кешеләренең битарафлыгын Сез ничек аңлатасыз?

Белемсезлек белән көрәшү нинди нәтиҗә бирә?

Бу әсәрдә язучы нинди темаларны ачарга тырышкан?

Беренче сорауның җавабы: Үзе дә яңа гына язарга өйрәнгән, махсус белеме дә булмаган Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Ул бер нәрсәне бик яхшы аңлый - тормыш алга барсын өчен кешеләрне наданлыктан коткарырга кирәк. Үзенең хаклы икәнлеген сүз белән генә аңлата алмагач, эш-хезмәте белән исбатлый. Бер үзе ташландык сарайны "мәктәп" хәленә китерә, бөтен күңелен балаларга бирә. Ул балалар өчен беренче сүзләрне укырга, язарга өйрәтүче мөгаллим. Балаларның яңа тормышка чыгуларын кайгырта, үзенә берни дә таләп итми. Дүшәннең гомере кешеләргә эшләгән шәфкатьлелектән, изгелектән тора.

Икенче сорауның җавабы: Дүшән ташландык сарайны "мәктәп" хәленә китергәндә, кешеләр аннан көлеп мәсхәрәләп йөриләр. Халык аны башта аңлап бетерми. Бу яклардагы халык бик надан була. Алар белемне кирәк дип санамыйлар.

Өченче сорауның җавабы: Башта аңа сәер кеше итеп кенә караган авылдашлары аның тырыш хезмәтен, фидакярлеген күреп, акрынлап карашларын үзгәртә башлыйлар. Әсәр ахырында Дүшәннең хезмәтенең нәтиҗәләрен күрәбез - ул югары дәрәҗәләргә ирешә. Мәсәлән: аның укучысы Алтынай философ фәне докторы була.

Укытучы: Болардан чыгып нинди нәтиҗә ясыйбыз инде. Димәк, язучы Дүшән аркылы наданлык белән көрәшнең авыр булуын тасвирлый.

Дүртенче сорауга укучылар: Әсәрдә белемгә омтылу темасы, яшь кызларның язмышы, кыргыз халкының тормышы сурәтләнгән.

Укытучы: Яхшы укучылар, чыннан да барлык милләтләрдә дә белемгә омтылыш бик көчле булган. Мондый патриотлар үзләре өчен генә тырышмаганнар, ә башкаларның да белемле булуын теләгәннәр.

Физкулт6минутка Конерс Геройларның исемнәрен төрле җирләргә элергә:Дүшән, Сатымкол, Алтынай. Укытучы сорау бирә. Бу сүзләрне кем әйтә?

1) -Мин мулла түгел, мин-комсомол. Хәзер балаларны мулла урынына мөгаллим укытачак. Мин армиядә укырга-язарга өйрәндем.

2) -Мәктәп ачам имеш.. Кем син ул кадәр? Өстеңдә туның. Астыңда аты юк, бер карыш сөргән җирең, бер баш малың юк

3)-Карагыз әле карагыз! Мин нинди бәхетле! Мин укырга барачакмын, мин мәктәпкә йөриячәкмен,үзем генә түгел. Бүтәннәрне дә артымнан ияртәчәкмен.

Укытучы: Алтынайның эчке кичерешләрен сурәтләгән урыннарны эзләп табарга. (Укучылар дәреслектән эзлиләр).

Укытучы: Халыкның гореф-гадәтләре чагылыш тапканмы? Дәреслектән тапсагыз, бигрәк яхшы.

Укучылар: Әсәрдә халыкның гореф-гадәтләре чагылыш тапкан. Мәсәлән: кыз урлау, калым түләү.

Укытучы: Әсәрнең идеясе һәм әһәмияте.

Укучылар: Минем уйлавымча, әсәрнең идеясе белемлелеккә омтылу. Һәм белемгә нигез салучыларыбыз булып безнең беренче укытучыларыбыз тора.

Без мондый әсәрләрне укып гыйбрәт алабыз, ялгышмаска өйрәнәбез, кадерле укытучыларыбызның хезмәте ничек авыр икәнлеген аңлыйбыз.

Укытучы: Укытучыларга, мәктәп тормышына багышланган нинди әсәрләр, шигыр ләр бар, искә төшерик әле?

Укучылар: Ф.Яруллин "Сез иң гүзәл кеше икәнсез", М.Хәбибуллин "Без 41 ел балалары", Г.Тукай "Таз" һ.б

IV. Йомгаклау.

Укытучы: Әлеге әсәрдән чыгып нинди нәтиҗә ясыйбыз инде. (Укучыларның җавапларын тыңлау).

Әсәрдә күптәннән булган вакыйгалар турында сүз барса да, ул күңелләребезгә якын. Һәрбер кеше ата-ана хакын ничек олыласа, шулай ук укытучыларын да хөрмәт итәргә тиеш.

V. Билге кую, өй эшен бирү.

Укытучы: Ә хәзер жетоннарыбызны саныйбыз, кемнеке күп бастырабыз. Димәк менә бу укучыбыз "Иң көчле буын" дигән исемне ала. (Балаларга билгеләр куела). Барыбыз да көндәлекләребезне ачабыз, өй эшен язып куябыз.

1 вариантка: Алтынайга характеристика бирергә.

2 вариантка: Дүшәнгә характеристика бирергә.


© 2010-2022