3 нче сыйныфка татар теленнән эш программасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


3 нче сыйныфка татар теленнән эш программасы

3 нче сыйныфка татар теленнән эш программасы

3 нче сыйныфка татар теленнән эш программасы





« Каралды» МБ утырышы беркетмәсе № 1_

"25 "нче август 2015 нче ел

МБ житәкчесе

_____________/ Ямалеева Г.Н/

« Килешенде»

"26 "нчs август 2015 нче ел

Укыту һәм милли тәрбия эше буенча җитәкче урынбасары :

______________/Г.Р.Әхмәтова/

«Расланды»

187 нче номерлы боерык белән

гамәлгә кертелде

"26 "нчы август 2015 нче ел

Мәктәп җитәкчесе

______________/Т.А. Малахова/









Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

"6нчы урта гомуми белем мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сираҗетдинова Гөлнур Вилдан кызының

татар теле буенча 3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен төзелгән эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать )




2015-2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды :

1. «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль закон(2012 нче елның 29нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273нче ФЗ;2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә);

2 «Урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.Төзүче-авторлар: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева,Казан, 2014нче ел.

3. МБГБУ «6нчы урта гомуми белем мәктәбе»нең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы;

4. МБГБУ «6нчы урта гомуми белем мәктәбе»нең «Эш программаларын төзү тәртибен раслау турындагы " нигезләмә;

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина.2 кисәктә - Казан: Татармультфильм, 2013.

Эш программасының структурасы

Алтынчы мәктәбнең базис укыту планы буенча 3 нче сыйныфта уку елы 35 атна тәшкил итә. Атнага 3 сәгать татар теле, 3 сәгать әдәби уку. Елга барлыгы 210 сәгать . Татар теленә 105 сәгать әдәби укуга 105 сәгать. Шунлыктан эш программасына үзгәрешләр кертелде. Эш программасы 1 елга исәпләнеп төзелде.

  1. нче сыйныфта(рус төркеме) татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:

3 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә

Бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү

3нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар түбәндәге белем-күнекмәләрне үзләштерергә тиешләр:

  • программада күрсәтелгән лексик - грамматик материалны дөрес яза белү;

  • дөрес күчереп яза белү;

  • үзе, гаиләсе, мәктәбе, дуслары, әйләнә- тирәмохит, ел фасыллары турында һәм программада күрсәтелгән темалар буенча 4-5 җөмләдән торган хикәя төзеп яза белү;

  • Белем бәйрәме, 8 нче Март, Яңа ел, 9 нчы Май бәйрәмнәре, Әниләр көне, туган көн беләнкотлауяза белү, бәйрәмгә чакыру язу;

  • укыган текст буенча план төзеп яза белү;

  • тексттан кирәкле информацияне аерыпалып яза белү;

  • сүзлек диктантлары язу;

  • матур язу күнегүләре.

Метапредмет нәтиҗәләр дигәндә реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (регулятив, коммуникатив, танып-белү) күз алдында тотабыз. Бу гамәлләр уку эшчәнлеген оештыруның һәм компетенцияләр формалаштыруның нигезе булып тора. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.

Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

танып-белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • үрнәк буенча эшли белү;

  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

  • аңлап укый белү;

  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • уку хезмәтенә бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Укыту предметының төп эчтәлеге

Сөйләмнең предмет эчтәлеге

Укыту предметының эчтәлеге укучыларның яшь үзенчәлекләре буенча кызыксынуларын, аралашу ихтыяҗларын, психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлана; төп универсаль уку гамәлләрен үстерүгә, аларда шәхси кыйммәтләр формалаштыруга хезмәт итә һәм түбәндәгеләрне үз эченә ала:

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат.

Белем бәйрәме (24 сәг.)

Беренче сентябрь - белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез.

Беренче сентябрь - Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү.

Көндәлек режим. ( 4сәгать)

Минем көндәлек режимым.

Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү.

Ашханәдә" (9 сәгать)

Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.

Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү.

Без әти-әниләргә булышабыз (14сәг.)

Минем әти - әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү.

Туган якка кыш килде" ( 13 сәгать)

Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.

Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү.

Шәһәрдә һәм авылда"( 9 сәгать)

Татарстан - минем туган ягым.

Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Әдәпле булыйк" (11 сәгать)

Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү.

Кечкенә дусларыбыз" (9 сәгать)

Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием.

Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү.

Күңелле җәй" (13 сәгать)

Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй - зур бәйрәм.

Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре

Укучының 3 нче сыйныфны тәмамлаганда, сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге нәтиҗәләргә ия булуы планлаштырыла:

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.


Уку

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Грамматик минимум

  1. Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү;

  2. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дөрес куллануга ирешү;

  3. Тезмә, кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен дөрес аңлап куллануга күнектерү;

  4. Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү;

  5. Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес кулланырга өйрәтү;

  6. Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен истә калдыру;

  7. Кебек(шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү;

  8. Өйрәнелгән күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру;

  9. Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту;

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеш гамәли үзләштерү;

  11. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү;

  12. Ләкин, чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү. Аларда басымның беренче иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру;

  13. Раслау, инкяр, сорау, боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү;


Орфоэпик һәм орфографик минимум


  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту;

  2. Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтергә ирешү;

  3. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә хаталар булдырмау өстендә эшләү;

  4. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне хатасыз әйтү күнекмәләрен үстерү;

  5. Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү;

  6. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешенә һәм аваз үзгәрешләренә игътибарны җәлеп итү (исәнмесез, унбер, борынгы һ. б.);

  7. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтү күнекмәләрен булдыру (аккош, эссе, китте һ. б.);

  8. [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү [эрәсем], [ырам] һ. б.;

  9. я, ю, е хәрефле сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыру өстендә эшләү: яшел [йәшел], яңа [йа0ңа], юл [йул], егет [йэгэт], ел [йыл];

  10. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү;











3 нче сыйныф өчен (рус төркеме) татар теленнән календарь-тематик план


Дәреснең темасы

Сәг

саны

Дәрес төре

Укучылар эшчәнлегенә характеристика ики укыту эшчәнлеге төре

Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре


Үтәлү вакыты

Искәрмә

Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет

План

Факт


Белем бәйрәме (24 сәгать)

1

Беренче сентябрь - белем бәйрәме.

1

Яңа материалны аңлату

Уку мәсьәләсен куя белү, аудирование, ситуатив күнегүләр, диалог

Белем бәйрәме турында сөйли белү

Укучыларның уку һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

2.

Кем? кемгә? кемне?сораулары һәм аларга җавап.

1

Яңа материалны аңлату

Аудирование, дәреслек белән эшләү, рәсемнәр өстендә эш.

Кем? Кемне? Кемгә? сорауларын аңлап, аларга җавап бирә белү.


3.

Кая? Кайда? Кайдан?сорау ларын

1

Яңа материалны аңлату

Рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирү.

Килеш кушымчаларын сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллана белү.

Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү.

4.

-мы/-ме сорау кисәкчәсе

1

Яңа материалны аңлату

Сорау җөмләләр төзү

-мы/-ме сорау кисәкчәсен дөрес куллана белү

-мы/-ме сорау кисәкчәсен сөйләмдә дөрес куллану

5

Мин,син, ул зат алмашлыгының юнәлеш килеш формасы

1

Яңа материалны аңлату

Сүзләрне дөрес басым белән укый белү, таблица, ситуатив күнегү, аудирование.

Калын һәм нечкә әйтелешле [к][п], [б][п авазларын аера белү.

Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

6.

Исемнен күплек сан кушымчасы.

1

Яңа материалны аңлату

Сүзлекләр, дәреслекләр белән эшләү, транскрипция билгеләре белән язу

-лар,-ләр,-нар,-нәр кушымч аларын дөрес ялгарга өйрән ү

Сөйләмдә дөрес куллану

Матур язуны камилләштерү

7.

Исем сүз төркеме

1

Яңа материалны аңлату

Уку мәсьәләсен куя белү диалог, карточкалар белән эш

Бер- береңнең хәлен сорый белүУку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын хәбәр итә белү

Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

8.

Кереш контроль эш. "Белем бәйрәме" темасы

1

Белемнәрне системалаштыру

Индивидуаль эш

Үтелгән темаларны куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

9

Исемнәрнең Iзат берлек санда тартым белән төрләнүе

1

Яңа материалны аңлату

Уку мәсьәләсен куя белү, аудирование, ситуатив күнегүләр, диалог

Транскрипция күнекмәләрен булдыру

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру.

10

Фигыльнең башлангыч формасы

1

Яңа материалны аңлату

Чагыштыру һәм

гомумиләштерү

Бер-береңә эш куша белү

Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

11

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше

1

Яңа материалны аңлату

Төрле замандагы фигыльләрне кулланып җөмләләр төзү

Ике бер төрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү, язу күнекмәләрен булдыру.

Дәреслек белән эшли белү.


12.

Безнең билгеләр

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Сорауларны дөрес формалаштыра белү


13.

Күнегүләр эшләү. Безнең билгеләр.

1

Белемнәрне ныгыту

Күнегүләр эшләү.

Сорауларны дөрес формалаштыра белү


14

Хәзерге заман хикәя фигылнең юклык формасы

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек , карточкалар белән эшләү

Хикәя фигыльнең юклык формасы кушымчаларының дөрес ялгану тәртибе.

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре формалаштыру.

15

Чөнки, ләкин теркәгечләре

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Ничә?,Ничек ?Кайчан? сорауларына аңлап җавап бирә белү.

Сорауларны дөрес формалаштыра белү

16

Без дәрестә. Сингармонизм законы

1

Яңа материалны аңлату

Индивидуль, карточкалар белән эшләү

Сүзләрдәге сузыкларны аера белү.


17

Сүзлек диктанты "белем бәйрәме"

1

Белемнәрне сиситемалаштыру

Диктант

Өйрәнгән сүзләрне куллана белү


18

Хәзерге заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа материалны аңлату

Уку мәсьәләсен куя белү, аудирование, ситуатив күнегүләр эшләү

Ту рында бәйлегенең сөйләмдә кулланышы

Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белү. Турында бәйлеге белән җөмләләр төзи белү.

Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Җөмләдә сүзләр тәртибе.

19

Ярдәм ит әле, ярдәм итегез әле төзелмәләре

1

Яңа материалны аңлату

Карточкалар белән эшләү, группаларда эшләү

Ярдәм ит әле, ярдәм итегез әле төзелмәләрен сөйләмдә куллана белү


20.

Без китапханәгә йөрибез

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Китапханәдә нинди китаплар бар икәнен сөйли белү

Китапханәгә барганыңны, китапханәдә нинди китап алганыңны әйтә белү

21

Янында бәйлек сүзе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү, күнегүләр башкару

Янында бәйлек сүзе ярдәмендә предметларның кайда урнашуын әйтү

Янында бәйлек сүзен куллана белү

22

Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык формасында зат-сан белән төрләнеше

1

Яңа материалны аңлату

Парларда эшләү

-мый,-ми юклык кушымчаларын дөрес куллану. Фигыльләрне җөмләдә дөрес куллана белү.

23

Саный сүзенең зат-сан белән төрләнеше. Дистә саннары

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән, сүзлек белән эшләү

Саннарны җөмләдә кулл ана.Саннар таблицасы белән эшли белү.

Башкаларны тыңлый белү.


24.

Контроль эш. "Белем бәйрәме" темасы.

1

Белемнәрне системалаштыру

Үзлектән эшли белү.

.

Өйрәнелгән грамматик категорияләрне дөрес кулланабелү

Көндәлек режим (4 сәгать)

25

Хаталар өстендә эш. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Вакыт күпме? сораулары.

1

Катнаш

Рус һәм татар телендәге грамматик үзенчәлекләрне чагыштыра, гомумиләштерә белү

Сорауларны аңлап җавап бирү. Сөйләмдә куллану.


26

Минем көндәлек режимым

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Иртән, көндез, кич сүзләрен кулланып җөмләләр төзү.

Үрнәк буенча эшләү.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү


27

Минем көндәлек режимым. Диалогик сөйләм төзү

1

Яңа материалны аңлату

Парларда эшләү

Мин, син алмашлыкларын дөрес куллана белү


28

Тыңлап аңлау"Минем бер көнем"

1

Яңа материалны аңлату

Аудирование

Үзлектән эшли белү.

Сүзләрне,җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү

Фикерне логик чылбырга салу


Ашханәдә (9 сәгать)

29

Без ашханәдә ашыйбыз

1

Яңа материалны аңлату

Аудирование

Фикерне логик чылбырга салу

Ашханәдә ашаганны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканны әйтә белү

30

Минем яраткан ашларым

1

Яңа материалны аңлату

Группаларда эшләү

Язма эшләргә анализ ясау, ти пик һәм индивидуль хаталарн ы ачыклау, төзәтү өстендә эшләү.

Белемнәрне сөйләмдә куллану.

31

Боерык фигыль формасы

1

Яңа материалны аңлату

Парларда эшләү

Ризыклар тәкъдим итә белү, табынга чакыра, кунакларны каршы ала белү

Сорау җөмләләр төзи.

Сорау алмашлыкларын дөрес файдалана белү.

32

Исемнең төшем килеше.

1

Яңа материалны аңлату

Таблицалар белән эш

Кемне? Нәрсәне? сорауларына җавап бирү.

-ны/-не кушымчаларын дөрес ялгый. белү

Үз гаиләңә карата уңай караш тәрбияләү

33

Янында бәйлек сүзенең юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килешендә төрләнүе.

1

Яңа материалны аңлату

Сүзлекләр белән эш

Ян бәйлек

сүзен ю.к.,ч.к.,у.в. килешендә куллану. Янында бәйлек сүзен сөйләмдә куллану.

.


34

" ... башлады" грамматик төзелмәсе.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Уйный башладым, эшли башладым грамматик төзелмәсенең зат-сан белән төрләнеше.

Үрнәк буенча мисаллар эшләү.

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру. Русчадан татарчага дөрес тәрҗемә итү

35

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү, аудирование

Үз сөйләмеңне тыңлый Һәм дөресли белергә өйрәнү

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру.


36.

Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү

Русчадан татарчага дөрес тәрҗемә итә белү


37

"Ашханәдә" бүлеген кабатлау

1

Белемнәрне ныгыту, кабатлау.

Күнегүләр эшләү, тест.

Килеш кушымчаларын җөмләләрдә дөрес куллана белү

Ризыклар тәкъдим итә белү

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру.



38.


БСҮ. Без кунаклар каршылыйбыз


1

Без әти-әниләргә булышабыз 14 сәг


Катнаш








Рәсемнәр буенча, инд.эшләү


Җөмләдә бәйлекләрне дөрес куллану.


Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру

39

Аның китабы,әнисе төзелмәләре.

1

Яңа метериалны аңлату

Сорауга тулы җавап бирү.

Сорауларны аңлый, ишетә. Аның + исем төзелмәләре

Кем? Кемнең? сорауларына җавап бирү.


40

Сатучы булып эшли - төзелмәсе чы,-че сүз ясагыч кушымчасы

1

Яңа метериалны аңлату

Таблица, схемалар куллана белү

Тәртип саны, -чы, -че сүз ясагыч кушымчасы

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

41

Кем булып кайда эшли төзелмәсе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Тәртип саны, -чы, че сүз ясагыч кушымчасы

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү кәнекмәләрен формалаштыру

42

Үзе алмашлыгы + фигыль.

1

Яңа материалны аңлату

Карточкалар белән эшләү

Үрнәк буенча эшләү

Классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү

43

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләре

1

Яңа материалны аңлату

Индивидуаль эшләү

Чөнки, ләкин, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләлә рнең эчтәлеген аңлап сөйләү

Эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү

44

БСҮ. Без бер-беребезне мактыйбыз.

1

Яңа материалны аңлату

Парларда эшләү

Мактау сүзләрен әйтү. Мәкт әптән соң булган эшләрне әйтү , өйдә булышуны сөйл и белү

Парларда һәм күмәк эшли белү

Комплиментлар әйтә белү


45

Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән күнегүләр эшләү

Алмашлыкны фигыль белән куллана белү.

Үрнәк буенча эшли белү.

Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

46

Контроль эш "Ашханәдә", "Без әти-әниләргә булышабыз"

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Барлык үтелгән темаларны аңлый, куллана белү


47

Хаталар өстендә эш. Хезмәтне бәяләү. Исемнең иялек килеше.

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү

Уйнаучыларга бәя бирә белү

Иялек килеше кушымчаларын дөрес куллану

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү



48.

"Мин өйдә булышчы."

1

Катнаш

Дәреслек белән күнегүләр эшләү

. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

49

Сүзлек диктанты "Без әти- әниләргә булышабыз"темасы.

1

Белемнәрне системалаштыру

Рәсемнәр буенча эшләү

Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне һәм язуны ныгыту.

Үрнәк буенча эшли белү

50

Хаталар өстендә эш. Алдында, артында,янында,каршында,өстендә, астында бәйлек сүзләре.

1

Яңа материалны аңлату

Тәрҗемә итү күнекмәсен ныгыту

Бәйлек сүзләре, исемнең 3 зат тартым кушымчаларын күрә, аера, сөйләмдә дөрес куллана белү

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

.

51

Без әти-әниләргә булышабыз" темасын кабатлау.

1

Материалны ныгыту, кабатлау.

Инливид./фронталь эш төре.

Хаталарны таный белү. Грамматик категорияләрне сөйләмдә куллана белү

Хаталарны төзәтү.

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Туган якка кыш килде (13 сәг)

52

Күчереп язу. Яңа ел бәйрәменә чакыру.

1

Катнаш

Индив.группаларда эшләү

Яңа ел бәйрәме белән котл ый һәм бәйрәмгә чакыру

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү

53

...булып киенә төзелмәсе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Куян булып киенә төзелмәсен сөйләмдә куллану

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү Сәгатьне таный белү

54

Сыйфат сүз төркеме.

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү

Кыш айларын, билгеләрен әйтә белү.Сыйфатны сөйләмдә аңлап куллану

Кайчан? Нинди? Кайда? Ничәнче? сорауларын куллану

Аңлап укый белү

55

Һава торышы.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү.

Һава торышын сорый, әйтә белү.

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирү

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

56

Уйнарга яратам конструкци ясе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны әйтә белү.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту кәнекмәләрен үстерү

57

Хәзерге, үткән заман хикәя фигыльләр.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Кая барасың? сорауларын куллана белү

Хәзерге, үткән заман хикәя фигыльләренең зат-санда төрләнеше

Аңлап укый белү

58

Хәзерге, үткән заман хикәя фигыльләренең күплек сан кушымчалары.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Хәзерге, үткән заман хикәя фигыльләрен күплек санда чагыштырып өйрәнү

Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү

59

БСҮ.Без хикәя язабыз.

1

Катнаш

Картина буенча эшләү

Сюжетны үзгәртеп яңа хикәя төзи белү

Дәфтәргә дөрес язу.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

60

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү

Нишләмәде? соравына җавап бирә белү

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү

61

Чөнки, ләкин, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр.

1

Яңа материалны аңлату

Индив.группаларда эшләү

Чөнки, ләкин, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, сөйләмдә куллану.

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту кәнекмәләрен үстерү

62

Антоним сыйфатлар.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү, рәсемнәр белән эш, индивидуаль, группаларда эшләү

Антонимнар таба белү. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

Антонимнар таба белү.

Парларда һәм күмәк эшли белү

63

Үткән заман хикәя фигыльнең 3 нче зат күплек сан формасы.

1

Яңа материалны аңлату

Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен формалаштыру, дәресл ек,.белән эш

Янәшә килгән ике бер төрле тартыклар булган сүзләрне дөрес әйтү һәм язу

Мөстәкыйль куллану.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

64

Сүзлек диктанты "Туган якка кыш килде" темасын ка батлау

1

Катнаш

Табигатькә соклану хисләре уяту

Сүзләрне ишетеп дөрес язу күнекмәләрен камилл әштерү. Алган белемнәрне җөмләләрдә куллану.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

Шәһәрдә һәм авылда (9 сәг)

65

Хаталар өстендә эш. Татарстан - минем туган ягым.

1

Катнаш

Хаталарны таный белү. Хикәя фигыльнең хәзерге заман берлек һәм күплек кушымчаларын дөрес куллану.

Парларда һәм күмәк эшли белү

66

Казан шәһәре, Бауман урамында төзелмәсе.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны сөйли белү Казан шәһәре, киемнәр кибете.

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту кәнекмәләрен үстерү

67

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат- сан белән төрләнүе.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән күнеүләр эшләү

Хәзерге заман хикәя фигыл ьләрнең зат- сан белән төрл әнүе.

Үрнәк буенча эшләү

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү

68

БСҮ.Без нинди транспортта барабыз.

1

катнаш

Дәреслек белән эшләү, аудирование

Шәһәр турында сөйли, үзе яшәгән йортны сурәтли белү. Нинди траспортта барганын әйтә белү. Шуңа күрә тергәгече белән җөмләләр төзү

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

69

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү.

Нинди соравына җавап бир гән сүзләрне тану , рак/рәк кушымчаларын дөрес ялгау чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

70

Һәр, һәркем, барлык, барысы билгеләү алмашлыклары.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү.

Һәр, барлык билгеләү алмашлыкларын, аннан соң рәвеше

Сүз тәртибен дөрес кулланып җөмләләр төзү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

71

Билгеләү алмашлыкларын ныгыту

1

Белемнәрне ныгыту

Дәреслек белән эшләү, кабатлау.

Авыл табигате турында сөй ли белү. белү.

Янында, алдында, артында, эч ендә бәйлек сүзләре; һәр, барлык, билгеләү алмашлыкларын куллану.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

72

Изложение"Татарстан - минем республикам".

1

Белемнәрне системалаштыру

Укучыларның язу һəм язма сөйлəм күнекмəлəрен ками ллəштерү эшен дəвам итү.


73

Контроль эш "Туган якка кыш килде", "Шәһәрдә һәм авылда"

1

Катнаш

Индив.фронталь эш

Татарстан шәһәрләрен аера, алар туры нда сөйли белү

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

Әдәпле булыйк (11 сәг)

74

Хаталар өстендә эш. Әдәпле сүзләр.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эш

Әдәпле сөйләшә белү.Өстәл янына чакыра, сорый белү.

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

75

БСҮ. 8нче Март - әниләр бәйрәме.

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү.

8нче Март бәйрәменең нин ди бәйрәм икәнен әйтә белү. Котлау язу.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

76

Туган көнгә ничек чакырабыз.

1

Яңа материалны аңлату

Индив.эшләү

Телефоннан, открытка язып туган көнгә чакыра белү

Укудагы уңышларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

77

БСҮ."Туган көн бәйрәме"темасына сценарий язу

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

Килгән кунакларны каршылый белү

Кемгә ничә яшь? Кем нинди бүләк алып килде? сорауларына җавап бирү

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү

78

Боерык фигыльнең 2зат күплек сан формасы

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү

Килгән кунакларны каршыл ый белү, бер-береңне табын га чакыра , ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

79

Исемнең баш һәм юнәлеш килеше.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эш

Исемнең баш һәм юнәлеш килешендә төрләнеше белән танышу.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

80

Контроль эш "Әдәпле булыйк"темасы буенча.

1

Белемнәрне системалаштыру

Өйрәнелгән лексик, грамма тик материалның үзләштере лү дәрәҗәсен тикшерү.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

81

Хаталар өстендә эш. Чөнки, шуңа күрә, ләкин теркәгечләре.

1

Катнаш

Дәреслек белән эшләү

. Чөнки, ләкин, шуңа күрә теркәгечләре белән кушма җөмләләр төзи белү.

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту кәнекмәләрен үстерү

82

Кебек бәйлеге

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Аңлап сүзтезмәләр төзи белү.

Сөйләмдә куллану.

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

.

83

Исемнең төшем килеш формасы

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән танышу, кушымчаларының дөрес язылышы.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзрли, алар белән дөрес эш итә белү

84

"Әдәпле булыйк" темасын кабатлау."Туган көнгә чакыру"

1

Үз-үзеңә контроль ясый белү күнекмәләре булдыру.

Дәреслек белән эшләү

Өйрәнелгән лексик,грамма- тик материалның үзләштере лү дәрәҗәсен тикшерү..

Укудагы уңышларыңның ,уңышсызлыкларыңның сәбәбен аңлый, анализлый белү

Кечкенә дусларыбыз (9 сәг)

85

Ул алмашлыгын килешләрдә төрләндерү.

1

Яңа материалны аңлату

Сорау җөмләләр интонациясе өстендә эшләү.

Кем? сорау алмашлыгының һәм ул зат алмашлыгының килеш белән төрләнүе.

"аңа" сүзен сүзтезмәләрдә куллану.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

86

Көн саен, һәр көн төзелмәләре.

1

Яңа материалны аңлату

Логик фикер йөртү, чагыштыру

Көн саен, һәр көн төзелмәлә рен сөйләмдә активлаштыр у. Аннан соң рәвешен сөйләмдә куллану

Дәрестә эш урынын әзерли , тәртиптә тоту кәнекмәләрен үстерү

87

Шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр.

1

Яңа материалны аңлату

Чөнки, ләкин, шуңа күрә тер кәгечле кушма җөмләләрне ң эчтәлеген аңлап,сөйләм- дә куллану.

Үз хезмәтеңә бәя бирә белү

88

Ул алмашлыгының иялек килеше.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән, күнегүләр эшләү

Ул алмашлыгын килешләр белән төрләндерү.

Сүзтезмәләр төзү.

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

89

Исемнең иялек килеше.

1

Яңа материалны аңлату

Парларда эшләү

Исемнең иялек килешендә төрләнеше белән танышу, кушымчаларының дөрес язылышы.

Килеш кушымчаларын дөрес ялгау.

Парларда һәм күмәк эшли белү


90

"Акмуен- яраткан песием".Хикәя төзү БСҮ.

1

Катнаш

Индив.эшләү

Песинең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү.

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру.

91

Сыйфатның артыклык,чагыш тыру дәрәҗәсе

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү

Бик, иң сүзләре һәм -рак/ -рәк кушымчалары

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясау күнекмәләре.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү


92

Сүзлек диктанты."Кечкенә дусларыбыз" темасын кабатлау.

1

Катнаш

Кагыйдәләр белән эшләү

Татар теленә хас авазлар ны таный, аера, дөрес язу һәм әйтү.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

.

93

Хаталар өстендә эш.БСҮ,"Минем дүрт аяклы дустым". Рәсем буенча хикәя төзү.

1

катнаш

Рәсем буенча эшләү

Үзенең дүрт аяклы дусты турында җөмләләр яза белү

Үтелгән кагыйдәләрне язма сөйләмдә куллану

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Күңелле җәй ( 12 сәг)

94

Без җәйне яратабыз.

1

Яңа материалны аңлату

Дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү

Җәенке җөмләләр турынд а белешмә алу. Ел фасылл арының билгеләрен әйтә белү. Җәй турында сөйли белү.

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү


95

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү, индив.эш

-рак, -рәк кушымчалары Әйтегез әле, бирегез әле төзелмәләре. Предметның билгеләрен чагыштырып әйтә белү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү


96

Әйтегез әле, бирегез әле төзелмәләре.

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү

Әйтегез әле, бирегез әле төзелмәләре. Предметның билгеләрен чагыштырып әйтә белү

Парларда һәм күмәк эшли белү

97

Контроль эш "Кечкенә дусларыбыз", "Күңелле җәй"

1

Белемнәр системалаштыру

Татар теленә хас авазларны таный, аера, дөрес яза,үтелг ән кагыйдәләрне дөрес кул лану

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү


98

Хаталар өстендә эш. Капма-каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр эшләү, индив.эш

Капма-каршы мәгънәдәге сүзтезмәләрне таба,төзи белү

Охшатып эшли белү күнекмәләре булдыру.

99

Еллык контроль эш. Барлык темалар буенча

1

системалаштыру

Диктант, сорауларга җавап бирү

Яңа лексик күнекмәләр үзләштерү.

Сорауларга җавап бирү күнекмәләре.

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү

.

100

Роберт Миңнуллин- балаларның яраткан шагыйре.

1

Яңа материалны аңлату

Әңгәмә

Өйрәнелгән лексик берәмле кләрне орфоэпия нормалар ына туры китереп әйтүне ныгыту

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү


101

Туры сөйләм

1

Яңа материалны аңлату

Күнегүләр башкару

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу

102

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.

1

Яңа материалны аңлату

Таблица, схемалар куллану

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат-сан белән барлыкта, юклыкта төрләндерә белүгә ирешү.

Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

103

Диктант "Җәй көне"

1

Укучыларның белемнәрен тикшерү.

Өйрәнелгән лексик, грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

Белемнәрне тикшерү

104

Хаталар өстендә эш. " "Күңелле җәй"темасы буенча үтелгәннәрне кабатлау.

1

Катнаш

Индив./фронталэш

Өйрәнелгән лексик берәмле кләрне орфоэпия нормалар ына туры китереп әйтүне ныгыту.

Җөмләдәге сүзләргә сораулар кую.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

105

3 сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Белемнәрне системалаштыру

Рәсем буенча эшләү, күнегүләр эшләү

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен конрольгә ала белү



















2015-2016 нчы уку елына 3 нче сыйныфта татар теленнән (рус төркеме) арадаш аттестация үткәрү өчен тест сораулары

Морфология, фонетика бүлекләре

1.Исем нәрсәне белдерә?

1) предметның билгесен;

2) предметны;

3) предметның эшен;

2. Исем нинди сорауларга җавап бирә

1) кем? нәрсә?

2) нинди? кайсы?

3) нишли? нишләде?

3.Исемнәрне күплек санга куеп яз. Кавын, әкият, гөл, колын, чәнечке, шәм, ат, кәгазь.

4.Кем? соравына җавап бирүче сүзләрне бер баганага, нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне икенче баганага яз. Кояш, күбәләк, эшче, балык, сатучы, балыкчы, тиен, бала, үрмәкүч, җырчы, кыз, аю, карчык.

5. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итеп яз.
На озере плавают утки. Дети вышли на улицу.Папа приехал из Альметьевска.

6. Фигыль нәрсәне белдерә?

1) предметны

2) предметның билгесен

3) предметның эшен, хәрәкәтен

7.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
1) кем? нәрсә?

2) нишли? нишлиләр?

3) нинди? кайсы?

8.Сораулар куй.

... ? Мин өченче мәктәптә укыйм.

... ? Дустым тугызынчы гимназиядә укый.

... ? Бу кыз унберенче лицейда укый.

... ? Алар техникумда укыйлар.

  1. Дөрес җавапны тап.

Сәгать ничә?

1)бер сәгать

2)сәгать икедә

3)сәгать алты

4) көндез

10. Артык сүзне тап

1)иртәнге

2)көндез

3)кичке

4)яңа

11. Хаталы сүзне тап.

1)әзерли

2)нищә

3)килә

4)ике

12. Кушымчаның дөрес вариантын тап

Йокы... тора

1)-дән

2)-тән

3)-нан

4)-дан

13. Ничкә әйтелә торган сүзне тап

1) тегә

2)сата

3)укыта

4)дәвалый

14. Мәгънәсе буенча капма-каршы булган сүзне тап

ялкау

1)матур

2)баллы

3)файдалы

4)тырыш

15. Нинди соравына җавап биргән сүзне тап

1)кечкенә

2)бәрәңге

3)мәйдан

4)бакча

16. Кая? Кайда? Кайдан?

  1. цирк... цирк... цирк...

  2. мәктәп... мәктәп... мәктәп...

17.Фигыльләрне үткән заманда яз.(напиши глаголы в прошедшем времени)

Укый -

Бара -

Сикерә -

Бәяләү нормасы

Тестларда хата булмаса,сорауларны төзүдә, тәрҗемә иткәндә, 2-3 хата китсә, "5" ле куела.

Тестларда 3-4 хата китсә, сорауларны төзүдә, тәрҗемә иткәндә, 4-5 хата китсә, "4" ле куела.

Тестларда 5-6 хата китсә, язма биремнәрдә 6-8 хата китсә, "3" ле куела.

Тестларда 6 дан артык хата китсә, язма биремнәрдә 6-8 хата күзәтелсә, "2" ле куела.

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираҗетдинова Гөлнур Вилдан кызы.

© 2010-2022