Дәрес эшкәртмәсе. Яхшы сүз ташны эретә

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яхшы сүз ташны эретә…Садрисламова Г.М СОШ №27

Урок татарского языка в 8 а классе по учебнику Нигъматуллиной Р.Р

Дәреснең максаты:1)Әти-әниләргә, кечерәк энеләренә, абыйларына, әбиләренә эндәшә торган ягымлы сүзләрне кабатлау һәм активлаштыру.

2)укучыларда белемгә карата ихтирам тәрбияләү.

3) тема буенча укучыларның белемнәрен тирәнәйтү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

4) ук-ның иҗади активлыгын үстерү.

Белем бирү, фикерләү сәләтен үстерү,сөйләм телен үстерү, тәрбияви.

Дәреснең тибы:--лексик күнекмәләрне формалаштыру.

-ленсик күнекмәләрне камилләштерү.

Лексика:

Мөнәсәбәт- отношение ;Җитди-серьезно; Дусларча-дружеские; Шәфкатьле-добродушный; Игътибарлы-внимательный

Сөйләшәләр:Назлы итеп-нежно; Яратып-с любовью; Йомшак итеп-мягко; Кадерләп-почитая; Иркә итеп-ласково

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

1-Балалар, сез өйдә "Безнең класска яңа укучы килде" дигән диалог өйрәнеп килергә тиеш идегез.

-Хәзер без берничә укучыны тыңлап үтәрбез. Калганнар игътибар белән тыңлагыз

(Надя, тамара,Даша), (яна, Айгөл, Катя)

-Укучылар, сөйләшкән кызларның үзара мөнәсәбәтләре нинди?Ничек уйлыйсыз?.

-( дусларча, игтибарлы, җитди, мәрхәмәтле.

-Бер-берсе белән ничек сөйләшәләр? (назлы итеп-неҗно, иркә итеп-ласково, яратып- с любовю, йомшак итеп- мягко, хөрмәт итеп- уваҗително, кадерләп- почитая

-Бер-берсенә ничек эндәшәләр?(апам, сеңлем)

II.Актуальләштерү.

-Сезнең сыйныфта кем матур итеп сөйләшә, беркайчанда тупас сүзләр әйтми?

Тәрҗемә итегез:1)нежно, ласково, с любовью, мягко, уважительно, почитая;

2)Говорит нежно-

Обращается ласково-

Рассказывает с любовью-

Живет почитая-

3)Я с родителями разговариваю нежно;

Ко мне бабушка обращается ласково, и я с ней разговариваю ласково;

Надо всегда разговаривать с учителями уважительно;

III.Яңа тема аңлату

2.-Ук-лар, китапларыгызны ачыгыз, 33 бит 6нчы күнегүне укыгыз .,русча әйтегез

Татар гаиләләрендә балалар әниләренә яратып, кадерләп әнием, әтием дип эндәшәләр.

3.

Татар гаиләләрендә әти -әниләр баларына,балалар әти-әниләренә, кечерәк балалар олырак абыйларына(апаларына ) ничек эндәшәләр?

Бирелгән сүзләрне кулланып сөйләгез: әнием (әнкәем), әтием (әткәем), дәү әнием (әбием), дәү әтием (бабаем), абыем, апам, сеңлем, энем, балам, балакаем, улым, улкаем, кызым, кызкаем, кызчыгым, акыллым, алтыным, кечкенәм, ускәнем, багалмам.

4..

Сезнең әниләрегез бу сүзләрне сезгә әйтәләрме?

Аккошым, зөбәрҗәтем, җимешем, күгәрченем, аппагым, күбәләгем, җанкисәгем, кояшым, сабыем, көмешем, аккошым.

IV. Ныгыту

5.Гаиләгез турында сөйләгез. Сез бер-берегезгә кем дип эндшәсез? (Яна, Таня, катя Весновская)

Әнием миңа-доченька, дочурка дип, ә мин аңа мамочка дип эндәшәм. Ә әтием әниемә.... Әнием әтиемә....

6Язып күнегү эшлибез.

Тәрҗемә итергә

Хәл фигыльнең барлык формасы (Нишләп?)

Хәл фигыльнең юклык формасы (Нишләмичә?)

Хөрмәтләргә

хөрмәтләп

хөрмәтләмичә

яратырга

җәлләргә

иркәләргә

назларга

кадерләргә




7.Тактадагы мәкальне укыгыз, тәрҗемә итегез, аңлатыгыз:

Кеше күрке-йөз,

Йөзнең күрке-күз,

Уйның күрке-тел,

Телнең күрке-сүз.

8.Өй эшен бирү.Иң яраткан кешеләрең, яраткан әйберләрең турында сөйләргә.

© 2010-2022