- Преподавателю
- Другое
- Авторская программа по татарской литературе
Авторская программа по татарской литературе
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Халимова Г.З. |
Дата | 09.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Каралган: Килешенгән: Раслыйм:
Лениногорск шәһәре Лениногорск шәһәре 4 нче урта Лениногорск муниципаль 4 нче урта гомуми белем гомуми белем бирү мәктәбе районы татар теле һәм
бирү мәктәбенең директоры: әдәбияты укытучыларының
укыту- тәрбия РМБ җитәкчесе:
эшләре буенча директор
урынбасары:
____/ Г.Җ..Хәлимова / ________/Ю.В.Гаврилов / ________/Л.Г.Рамазанова/
Утыз Имәни мирасын укыту - тәрбия процессында куллану
Программаны
ТР Лениногорскмуниципаль районы
4гомуми урта белем бирү мәктәбенең
югары категорияле татар телеһәм әдәбияты укытучысы
Хәлимова Галия Җәмил кызы төзеде
Аңлатма язуы
Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Укыту-тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Шулардан балаларны гаиләдә тәрбияләү, әхлаклылыкка өйрәтүне аерып әйтергә кирәк.
Хәзерге вакытта балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә мәхәббәт уяту, рухи яктан бай булган шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе. Бу проблемаларны чишүдә татар халкының күренекле шагыйре, энциклопедик белемле укымышлысы, галиме Утыз Имәни әсәрләрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Мәктәп дәреслекләрендә аның әсәрләрен өйрәнүгә урын аз бирелә. Ләкин ике гасырдан артык элек яшәгән, күпкырлы эшчәнлек башкарган кешенең әдәби мирасын өйрәнү безнең көннәрдә дә актуаль.
Аның актуальлеге.
Һәр әсәрендә ул әдәп-әхлак тәрбиясенә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә күңел сафлыгы, олыларны олы итү, кечеләргә үрнәк күрсәтү кебек сыйфатлар югалып барганда, мәңге искермәс мәрхәмәтлелек, изгелек, кешелеклелек, олы йөрәклелек сыйфатларын тәрбияләүне пропагандалый икән аның әсәрләре, димәк, алар бүген дә безгә кирәк.
Шуны истә тотып, өлкән класс укучыларына Утыз Имәни иҗатын өйрәтү буенча электив курслар үткәрү өчен программа төзелә..
Программа укучыларның сәләтләрен ачыкларга, төрле традицион булмаган дәрес формалары аша дөрес сөйли, аралаша, фикерләрен аңлаешлы, эзлекле итеп әйтә белүнең киләчәк тормышта кирәк булуына инандыру өчен укытучыга зур ярдәмлек булып тора.
Программада төрле эш формалары бирелде: конференцияләр, диспутлар, әдәби кичәләр, очрашулар, лекцияләр. Күләмле, кирәкле мәгълүматлар сыйдырган дисклар, төрле презентацияләр куллану курсның эчтәлеген тагын да баета.
Әлеге электив курс, профиль алды укыту өчен, 9 нчы сыйныфларга 34 сәгать хисабыннан төзелде.
Программаның максаты: .
1.Утыз Имәни мирасын укыту - тәрбия процессында кулланып, укучыларның әхлак сыйфатларын үстерү.
2. Укучыларның белемнәрен арттыру, тирәнәйтү, күзаллауларын киңәйтү.
3. Балаларда туган якка, туган төбәккә мәхәббәт уяту, төбәкнең билгеле шәхесләренә хөрмәт, алар белән горурлану хисе булдыру.
Төп бурычлар:
-
Утыз Имәни иҗатының татар әдәбияты тарихындагы урынын билгеләү;
- гыйлем-мәгърифәт темасына караган әсәрләренә бәя бирү һәм тәрбия процессында куллану;
- аралашу культурасы, зәвыклылык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.
Программаның билгеләнеше:
Электив курс материалы 9 нчы сыйныф укучыларына адреслана. Түбәндәге юнәлешле мәгариф учреждениеләрендә кулланыла ала:
- гомуми белем бирү мәктәпләрендә;
- культурологик дисциплиналарны тирәнтен өйрәнүче сыйныфларда;
- төбәк һәм мәктәп компоненты буларак, гуманитар профильдәге сыйныфларда.
Электив курсның төп функцияләре:
"Утыз Имәни мирасын укыту - тәрбия процессында куллану" электив курсы, нигездә, өч функцияне үти:
1. Гуманитар юнәлешле укучыларның милли үзаңы формалашу өлкәсендәге танып-белү эшчәнлекләрен тирәнәйтү.
2. "Туган җирем -Татар иле" махсус курсына өстәмә.
3. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм тәрбия өлкәсендә эшләүче сыйныф җитәкчеләренә түгәрәк эше планы, ярдәмлек буларак.
Практик әһәмияте.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә, ата-аналарга тәрбия эшендә куллану өчен ярдәмлек булуы.
Көтелгән нәтиҗәләр
Шәхесара нәтиҗәләр:
- Үз халкыңның , ата-бабаларыңның дине, мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында өйрәнү;
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда Утыз Имәни мирасын кулланырга уңай караш булдыру;
- әдәби әсәрләрнең асылына төшеп, әңгәмә-дискуссияләрдә катнаша белү;
- укучыларда милли үзаң формалашу, төпле белем алып, туган төбәктә хезмәт итү, халкыбызның кыйммәтле мирасын саклап калу теләге уяну.
- дулкынландырган прблеманы билгеләргә, чишү юлларын табарга өйрәтү.
.
Предметара нәтиҗәләр:
- гомуми уку күнекмәләрен, үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
- үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту, бәяли белү;
- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан файдалану белү;
- мөстәкыйль рәвештә белем ала белү.
Предмет нәтиҗәләре:
- Күренекле шәхес Утыз Имәни турында мәгълүмат алу. Укыту-тәрбия процессында Утыз Имәни мирасын файдаланып, укучыларны татар халкының мәгарифе, милли алгарышы, дине һәм фәне белән таныштыру.
-
укучыларның алган белемнәрен системалаштыру;
- әдип иҗатының төп проблемаларын ачыкларга өйрәтү, шигырьләрнең телен, стилен, поэтикасын билгеләү;
-Утыз Имәнинең татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү;
-шигъри әсәргә анализ ясарга өйрәтү.
Программаның эчтәлеге
Утыз Имәнинең биографиясе, күпкырлы эшчәнлеге. 2сәг.
Шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте. " Утыз Имәнинең мәсләге»-4сәг
Утыз Имәни әсәрләрендә белем, мәгърифәт темасының чагылышы.-8сәг
Утыз Имәни әсәрләрендә әдәп-әхлак бирелеше- 8сәг.
Без тарихта эзлебез- 6сәг
Татар әдәбиятында Утыз Имәни ижатының әһәмияте -2сәг
Мәдхияләр, мәрсияләр-4сәг
Тематик планлаштыру
№
Темалар
Сәгать
саны
Үткәрү формасы
1.
Утыз Имәнинең биографиясе, күпкырлы эшчәнлеге
1
Әңгәмә, лекция
2.
Утыз Имәнинең төрбәсенә ( мавзолеена) сәяхәт.
1
Экскурсия ,күзәтү, әңгәмә
3-4.
Шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте.
2
Әңгәмә, лекция, уфо утырышы,
5.
" Утыз Имәнинең мәсләге»-
1
Әңгәмә, фикер алышу
6.
Имам белән очрашу-дәрес "
1
Әңгәмә, очрашу
Утыз Имәни әсәрләрендә белем, мәгърифәт темасының чагылышы 8сәг
7.
«Гаварифез-заман» ("Замана укымышлылары"),
1
Әңгәмә,анализлау
8-9.
«Әбъяте төрки фи фазыйләте гыйлем» ("Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр")
2
Әңгәмә, анализлау,тәрҗемә
10-11.
«Төнзиһел-эфкяр фи нәсаихел-әхъяр» (''Фикерләрне пакьләндерә торган игелекле үгетләр")
2
Әңгәмә, лекция, , анализлау
12-13.
«Фасыл фи фазыйләтел-гыйлем вә гакыл» ("Гыйлем һәм гакылның өстенлеге турында"гы бүлек)
2
Лекция, әңгәмә, анализлау
14.
Утыз Имәни-тәрҗемәче. Суфи Аллаһиярнең "Сөбател гаҗизин"; "Укымышларның максаты"шигырьләре
1
Лекция, диспут, видеодәрес
Мәдхияләр, мәрсияләр-4сәг
15.
Мәрсияләр, мәдхияләр
1
виртуаль сәяхәт,уку, анализлау
16.
"Габдерәхим Болгари хатыны Хәмидә мәрсиясе". "Габдерәхим улы Габденнасыйр мәрсиясе". "Хәмид Йосыф углы", "Габдерәшид бине мәрсиясе".
1
Әңгәмә, лекция, уку, мәрсияләргә анализ ясау.
17.
" Хәмидәгә мәдхия" Сәнгатьчә сурәтләү алымнары.
1
Әңгәмә, күзәтү,
18.
"Габденасыйрга мәдхия".чагыштырулар, антитеза, иҗек калыплары
1
Лекция, әңгәмә мәдхияләргә анализ ясау.
Утыз Имәни әсәрләрендә әдәп-әхлак бирелеше-8сәг
19-20.
"Заманга иярү турында," "Байлар турында"
2
Лекция, китапларына күзәтү ясау, әңгәмә үткәрү, фикер алышу
21.
"Хәйләкәр булмау турында", "Сый-хөрмәт турында" һ. б. әсәрләре буенча сәхнәләштерү.
1
Лекция, әсәрләренә күзәтү, әңгәмә кору, фикер алышу сәхнәләштерү.
22-24.
Ходаның мәрхәмәте турында Киңәш. Нәзмы дәр мәдхе чәй-каймак. Турында.Егет булу турында.Татулык турында.Сату итү турында.Сабыр итү турында. Гомер итү турында. Үгет турында. шигырьләре
3
Экран аша сәяхәт,лекция, китапларына күзәтү ясау, әңгәмә,
25-26.
"Бурыч - дуслыкны кисү кайчысы" поэмасы
2
Лекция, әсәрләренә күзәтү, әңгәмә, сәнгатьле уку.
Без тарихта эзлебез- 6сәг
27
"Җиде бабаңны беләсеңме?". Бәйрәм-дәрес
1
Лекция, әңгәмә, шәҗәрә төзү,проект эше яклау
28.
«Һәр сүзнең аслы бардыр, фаслы бар...»
1
Әдәби кичә, әңгәмә кору, шигырьләрен уку, китапларга реклама ясау телдән журнал, диспут.
29.
Без тарихта эзлебез. Утыз Имәни иҗатын өйрәнүче галимнәр.
1
Лекция, әңгәмә кору, китапларга реклама ясау, сәнгатьле уку, фикер алышулар
30
Ә.М. Шәрипов-галим, укытучы.
1
Очрашу, диспут, интервью, эзләнү эше, проект эше
31.
Р.Батулла"Тузга язмаганнардан".Бәйләнешле сөйләм үстерү
1
әңгәмә кору, сәнгатьле уку
32.
Утыз Имәни һәм тарих.
1
Түгәрәк өстәл, фикер алышу тикшеренү эше (проектлар яклау)
Татар әдәбиятында Утыз Имәни ижатының әһәмияте -2сәг
33
Татар әдәбиятында Утыз Имәни ижатының әһәмияте
1
Лекция, әсәрләренә күзәтү, әңгәмә кору, фикер алышу
34.
Йомгаклау.
1
Рефератлар
яклау
Кулланылган әдәбият исемлеге.
1.Беляева У.И." Творчество Утыз Имяни"- Казань:Таткнигоиздат, 1956
2.Галим Ә." 18 йөздәге татар әдәбияты".Казан:Таткнигоиздат, 1969
3.Забиров Җ." Утыз Имәни иҗатына күзәтү"- Казан :Мәгариф,1992
4.Исмәгыйлева С."Әдәбият укыту"- Казан: Татарстан китап нәшрияты 1978
5.Насыйри К."Казан календаре". Казан: : Татарстан китап нәшрияты 1974
6. Рәхим З. Газиз Г. "Татар әдәбияты тарихы" "- Казан: Татарстан китап нәшрияты 1984
7.Фәхреддин Р. "Асар" "- Казан: Татарстан китап нәшрияты 1954
8.Шәрипов Ә. М. "Габдерәхим Утыз Имәни" -Казан: Татарстан китап нәшрияты 1984
9..А. Шарипов. Творческое наследие А. Утыз-Имяни и светские мотивы в его поэзии. Казань, 1973.
10. Шигырьләр, поэмалар.- "- Казан: Татарстан китап нәшрияты 1984
11.Гайнуллин Х. "Татар әдәбияты" Казань: Таткнигоиздат, 1959
12.Гайнуллин Х. "Татар мәгърифәтчелек әдәбияты "- Казань:Таткнигоиздат, 1979
13" Татарстан хәбәрләре"газетасы төпләмәсе 1994,2004,2009 еллар
14."Мирас" журналы 1994 ел №4,№6,2006 ел №4, 2009 ел №4,№8,№9
15"Шәһри Казан".газетасы төпләмәсе, 1994ел
16.Л. Благодарова, Р. Галиуллин. Альбом "След на земле". Лениногорск, фотовидеостудия 13, 2007 год
17.Диск "Город нашей судьбы".(1955-2005). 50 летию Лениногорска посвящается. Автор: Р. И. Добрынина.
18.Альбом "Утыз-Имәни иҗаты Татарстан Республикасы матбугатында".
11класста бәйләнешле сйләм үстерү дәресе
Тема: "Максат шулдыр:
Дөньяда сүзем калсын"
Максат:
1. Г.Утыз Имәни иҗаты белән таныштыру. Иҗатындагы төп проблемаларның ачыклау.
2. Шигырьләренең телен-стилен, поэтикасын билгеләү максатыннан "Гыйлемнең өстенлеген турында", "Егет булу турында" шигырьләрен анализлау.
3. Әхлак мәсьәләләренең бирелешен һәм актуальеген билгеләү. Укучыларда гыйлемгә омтылыш, намуслылык, сабырлык, гаделлек, патриотизм тәрбияләү.
Дәрес планы.
-
Башлам.
Укытучы. Утыз Имәнинең исеме, эшчәнлеге, китаплары үзе исән вакытта да, аннан соң да укучыларга һәм галимнәргә яхшы таныш. Октябрь революцииясенә кадәр үк әдип хакында К.Насыйри, Р.Фәхретдин кебек мәшһүр кешеләр мөхим мәгъ лүматлар биреп калдырган.
У.Имәни-озын һәм катлаулы гомере белән генә түге, ә күпкырлы үәм нәтиҗале эшәнлеге, бай иҗат мирасы белән дә хөрмәткә һәм ихтирамга лаек шәхес. Ул - барыннан да элек, укутычы, чөнки ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый.
Утыз Имәни - күренекле тәрҗемәче дә. Аның түрҗемәләре арасында Суфи Аллаһиярнең "Сөбател гаҗизин"; "Укымышларның максаты" әсәрләре булуы да билгеле.
II. Актуальләштерү.
Укутучы. Утыз Имәни яшәгән вакыт кайсы чорга туры килә? (XVIII йөзгә кыскача характеристика).
Укытучы. Утыз Имәни - безнең төбәктә яшәгән, иҗат иткән шәхес Аның тормышы безгә таныш. Узган уку елында аның төрбәсенә экскурсиягә бардык, әңгәмәләр уздырдык, стена газетасы чыгардык. Утыз Имәни тормышындагы төп вакыйгаларны искә төшереп үтик. (Утыз Имәни тормышы турында сөйләү).
Укытучы. Шулай да Утыз Имәни иҗатының үзәге булып аның шигъриятендә тулысынча ачылып китә һәм аның татар әдәбияты тарихындагы урыны да, нәкъ менә поэтик әсәрләре, аларның әһәмияты белән билгеләнә. Аның нинди әсәрләрен беләсез? Бу әсәрләрдә нинди проблемалар күтәрелгән соң? (Г.Утыз Имәни иҗаты белән таныштыру).
III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру, ныгыту. Утыз Имәнинең берничә шигырен анализлау:
Нәтиҗә: Шагыйрь фикеренчә, белем-кеше идеалының зарури сыйфаты, бәхет ачкычы. Кеше никадәр белемле, укымышлы икән, ул җәмгыять өчен шулкадәр файдалы. Шулай ук белем-мәгърифәт төшенчәсе кешеләрдәге әхлакый сыйфатлар белән тыгыз бәйләнешле. Аның әсәрләрендә гадделлек, сабырлык, юмартлык, шәфкатьлелек мактала, саранлык, комсызлык, тәкәберлек хурлана.
Укытучы. Утыз Имәни - безнең якташыбыз. Күп еллар элек ул безнең төбәктә яшәгән, иҗат иткән. Хәтерләсәгез, без У.Имәнинең юбилеена балгышлаган конференциядә катнашкан идек. Шушы очрашуны сезнең хәтердә яңарту максатыннан видеофильмнан өзек карап үтик.
1-2 укучыдан У. Имәнигә багышланган иҗади эшне укыту.
IV.Йомгак.
Утыз Имәнинең безгә, безнең буыннарга нинди сүзе калган?
Сорауга укучы җавап бирә, йомгак ясый.
V.Өйгә эш бирү.
Сочинение язарга.
1.Габдерәхим Утыз Имәни әсәрләрендә мәърифәт темасы.
2.Утыз Имәни-талантлы шәхес.
10нчы класс укучылары өчен дәрес - конференция.
Гыйлем - нур ул, сине нурландырыр, ә наданлык - ут, сине яндырыр
Максат: Утыз Имәнинең әсәрләрен анализларга өйрәтү.
Галим, мәгърифәтче, шагыйрь иҗаты белән танышуны дәвам итү.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү өстендә эшләү.
Мөстәкыйль укуга кызыксыну, өстәмә әдәбият белән эшләргә өйрәтү.
Монологик сөйләмне үстерү.
Җиһазлау: Татар әдәбияты тарихы.(430-433 бит).
"Габдерәхим Утыз Имәни 1Әл. Болгари". Ә. Шәрипов, укучыларның сочинениеләре, иҗади эшләре.
I оештыру.
(Теманы әйтү, укучылар алдындагы максатны һәм бурычларны аңлату).
Дәресне Габдерәхим Утыз Имәни Әл. Болгаринең үзенең шигыре белән башлап җибәрәм.
Тисә киңәш шәменнән нур кешегә.
Тулыр нур күңленең, барлык төшенә.
Ерак торса киңәшләр бакчасыннан,
Урын алыр наданлык сәхрәсеннән, - дип язган якташыбыз.
Аның шигырьләрендәге киңәшләр турында дәрес барышында сөйләшербез.
"Идел кызы" әсәрендә Г. Ахунов муллаларны өч төркемгә бүлеп сурәтли. Утыз Имәнине сез кайсы төркемгә кертер идегез? Ни өчен?
(Укучылар җавабы)
Утыз Имәни үз чорының олы шагыйре генә түгел, күпкырлы галиме дә. Ул тел, философия, әхлак-хокук, экономика, сәүдә, медицина, астрономиягә кагылышлы фәнни хезмәтләр, сүзлекләр язган. Ул татар халкының бөек мэгърифәтчесе. Аң-белем, гыйлем турында аның мондый шигырендә әйтелгән ("Гыйлемнең өстенлеге турында"). Шагыйрьнең әсәрендә аң-белем нәрсә белән чагыштырыла?
• Гыйлем тормыштагы бөтен нәрсәдән өстен. Ул кешенең йөз күркәмлеге белән чагыштырыла.
• Белемне энҗе-мәрҗән белән чагыштыра кадерләп сакларга өнди.(сайлап уку)
Аң-белем турында татар халкының нинди мәкальләре һәм әйтемнәре бар? (Укучылар җавабы)
"Аң-белемле булу - ул бәхетле булу" - диелә Утыз-Имәнинең әсәрләрендә. Ә бәхетне сез ничек аңлыйсыз? (Сочинениедән өзекләр уку)
"Әхлаклы булу, тәрбияле, культуралы, тирә-як кешеләре өчен файдалы булуны да бәхет дип атап була" - диелгән бер иҗади эштә. Ә Утыз Имәни әсәрләрендә дә әхлак кагыйдәләре турында язылганнары бармы? Алар ниндиләр? ("Егетләр әхлагы турында", "Заманның мөһим билгеләре" "Явыз холыклы булмау турында") сез ничек уйлыйсыз, бу юллар хәзерге көндә дә актуаль яңгырыймы? ("Бурыч - дуслыкны кисү кайчысы" поэмасы буенча фикер алышу.)
Чыннан да, ул кешеләр арасында очрый торган гаделсез, әхлаксызлык, күренешләрен тәнкыйтьли. Кешеләрне үзара мөнәсәбәттә әхлакый саф, эчкерсез, ышанычлы дус булырга өнди.
Аның мөнәҗетендә нинди сүзләр әйтелгәнен тыңлыйк(халык театры артисты М. Сафиуллина Утыз Имәнинең мөнәҗәтен әйтә).
Шушы мөнәҗәттәге юлларның кайсын сез үзегездә тормыш девизы итеп алыр идегез? Дәфтәргә язып куегыз.
Дөньяда 2 канатлы булу - зур бәхет. Утыз Имәнинең андый бәхете өзелә. Хатыны Хәмидә үлеп китә. Ул аңа багышлап мәрсия яза. (Нәрсә ул мәрсия? Мәдхия?).
Җавап бирү.
Уку "Габдерәхим Болгари хатыны Хәмидә мәрсиясе". "Габдерәхим улы Габденнасыйр мәрсиясе". "Хәмид Йосыф углы", "Габдерәшид бине мәрсиясе". Мәрсияләргә анализ ясау.
Йомгаклау.
Дәресне әдипнең шигыре белән башлап җибәрдек. Күп кенә киңәшләр яңгырады дәрестә. Мөстәкыйль тормыш башлау өчен, тормыш тәҗрибәсе туплауның беренче адымнары булсын иде бу дәрес.
Хакын бел туганың, атаң-анаңның.
Ут ал ал син, утка төшсә,
Аларны олугъларның кечегә файдасы бар,
Олы агач төбенә төшми бит кар.
Дәрес - конференциянең башын "Гыйлем - нур ул, сине нурландырыр" дигән сүзләр белән башлап җибәргән идек. Бу сүзләрнең мәгънәсе нәрсәдә? (укучылар йомгак ясый). Дәресне әдип сүзләре белән бетерәм. "Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә".