Ф. Кәрим Кыр казы Урок по ФГОС

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5 сыйныф, рус төркеме, татар әдәбияты. Дата: 26.02.2016

Тема: Кыр казы

Максат. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- сугыш кырларында илебезнең азатлыгы өчен кан коелуның мшгънәсен укучыларга тарих белән бәйләп аңлату.

Регулятив УУГ: максат кую; планлаштыру; үз фикереңне төгәл җиткерү;
Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; укыганны анализлау; аңлап укуга ирешү.

Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау; үз фикереңә ышандыра белү; башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү; сораулар кую; әңгәмәдәшнең тәртибенә җитәкчелек итү

П р е д м е т- Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, Фатих Кәримнең «Кыр казы» шигырен өйрәнү

Шәхескә кагылышлы- Укучыларда азатлык өчен көрәшкән сугышчыларга карата ихтирам тәрбияләү.

Материал: дәреслек (2 нче кисәк, 3637 нчы битләр), Интернет челтәреннән алынган мәгълүматләр.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, төрле презентацияләр.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Моны төрле фонда эшләргә була (укучылар бер-берсенә елмаеп карыйлар, яхшы теләкләр әйтәләр, хәл сорашалар, укытучы матур теләкләр әйтә, һава торышы турында сөйләшеп алалар h.6.).

2. Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

З. Актуальлаштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән сугышта катнаәкан язучылар турында әңгәмә оештыра.

- Бөек Ватан сугышында катнашкан кайсы язучылар турында укыдык?

- Бу язучыларның нинди шигырьләрен беләсез?

4. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы бүген дәрестә Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь Фатих Кәрим иҗаты белән танышачакларын , аның "Кыр казы" шигырен өйрәнәчәкләрен әйтә.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Автор белән танышу.

1) Укытучы язучының шигырьләрен, китапларын күрсәтептормышы һәи иҗаты белән таныштыра.

2) Бер укучы дәреслектән Фатих Кәрим турында белешмәне укый.

3) Укытучы , 1нче бирем һәм сораулар ярдәмендә. укучыларның аңлавын тикшерә.

2. Сүзлек белән эш

1) Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыра.

2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтәләр.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

3. Фатих Кәримнең "Кыр казы" шигырен уку.

1) 1) Укытучы сорау бирә:

- Шигырьдә солдат нәрсә белән сөйләшә?

2) Укытучы шигырьне сәнгатьле укый.

3) Укучылар шигырьне үзлекләреннән укыйлар, әсәрне тәрҗемә итәләр.

4). Берничә укучы шигырьне кычкырып укый.

4. Биремнәр Һәм сораулар .

1) Дәреслектән 4, 5 нче биремнәр эшләнелә. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, авыр булса, тәрҗемә итәргә мөмкиннәр. Җавапларны партадашлары әйтә.

2) Дәфтәрләрдә эш.

3) "Татарстандагы кош исемнәрен бел!" дип аталган кроссвордны чишәргә. ( русчадан тәрҗемә)

Гусь, Кукушка, Ворона, Стриж чёрный, тетерев. Ласточка, Зяблик, ( Каз, къке, карга, керщшщ) кйртлек, карлыгач, кызылтъш)

III. Рефлексия

1. Рефлексив кабатлау.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән әңгәмә оештыра Дәреслектәге 6нчы бирем эшләнә, биремне эшләнгәндә, әсәрнең эчтәлеге кабатланырга тиеш.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Бәяләү. Укучыларга дәрестә катнашканнары бәяләнеп билгеләр куела.

З. Өй эше: укучыларга дәреслектәге 3нче һәм 7нче биремнәр тәгъдим ителә, укучылар сайлап алалар.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

Укытучы,дәресне тәмамлаганчы,йомгаклап,нәтиҗә ясар өчен сораулар бирә:

-Ни өчен Бөек Ватан сугышында солдатлар гомерләрен дә кызганмыйча көрәшәләр? ( Алар туган илләрен саклыйлар).

© 2010-2022