Урок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныф

Тема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.   Максат: Чагыштырудәрәҗәсендәгесыйфатларныөйрәнү. Дидактик бурычлар:  чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясалашын аңлату; -предмет һәм күренешләрне танып белүдә чагыштыру , -дәрәҗәсендәге сыйфатларның ролен аңлату ; -практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.  Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү. Тәрбияви бурычлар: игътибарлык һәм матурлыкка омтылыш тәрбияләү. Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.   Демонстрацион  материал: контроль өчен тест, та... ,     , Ф •      Слайд №3     - Дөрес укучылар! Үткән дәрестә без сезнең белән сыйфат темасын өйрәнә башлаган идек. Өй эшенә мин сезгә сүзләр өйрәнергә биргән идем, һәм кагыйдәне ятларга кушкан идем . Беренче итеп без сүзлек диктанты язарбыз.                  Сүзлек диктант(Бер укучы тактада яза). Яшел, җылы, яхшы, тәрбияле, салкын, юмарт, саран, начар, тәртипсез, әйбәт. Тикшерәбез. “Укытучылы уены”. - Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык? - Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме) - Сыйфат нәрсәне белдер... Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар     -рак,  -рәк.       Б) Матур язу минуты. Максат: -   матур язу күнекмәләре өстендә эшләү; -         Сыйфат дәрәҗәләрен аера белергә өйрәтү. Шаян сорауга җавап алу: Авылда бар, шәһәрдә юк.Ул нәрсә? (в авазы). В в Вакыт акчадан кадерлерәк. (Мәкальне анализлау: тәрҗемә итү, сорау- Сез үз вакытыгызны кадерлисезме?) 1 Бирем . (Сыйфат дәрәҗәләрен  таблица буенча билгелә) Слайд №7 Положительная степень Саран, яхшырак, җылы, матуррак, салкынрак,кечкенә. ГАДИ ЧАГЫШТЫРУ     Тикшерәбез: Слайд №8   4. Физкультминут.       Без инде хәзер зурлар.                                      Матур яза беләбез,                                      Дөрес укый алабыз,                                    Тиз йөгерә беләбез,                                    Биек сикерә алабыз,                                    Күңелле татар телен дә                                     Өйрәнә алабыз без.                                       Менә шундый акыллылар без! 5. Яңа белемнәрне үзләштерү һ... Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар     -рак,  -рәк. калын,  нечкә       Слайд №12 б) 5. КсаңгыраутартыгыныңГяңгыраутартыгыбеләнчиратлашуы. - [K] → - [Г] -[КЪ] → -  [ГЪ]     Тактадагы сүзләргә игътибар итегез. Чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйтеп карагыз. Кызык – Иомшак– Биек–   - Балалар, тагын ниндидер бер сез белергә тиеш кагыйдә яшеренгән монда да. Эзләгез әле. Слайд №13 (Төркемнәрдә тикшерү: г дән соң ы, э (е) ишетелә, ләкин язылмый.)Проекторда чыга. Укучылар үзләренең моделенә язалар. Слайд №14     Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар       -рак,  -рәк. калын,  нечкә - [K] → - [Г] -[КЪ]→ -  [ГЪ]            ы- э(е)       Слайд №15 в)  Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү. - Бу күлмәк нинди? (Матур) - Ә монысы? (матуррак) Проекторда чыга. - Матуррак сыйфатында нинди орфограмма бар? (-рр-) Ни өчен? Шулай, итеп –р гә беткән сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә. - Балалар, тагын ниндидер бер сез белергә тиеш кагыйдә яшеренгән монда да. Эзләгез әле. (Төркемнәрдә тикшерү: р- дан соң ы, э (е) ишетелә, ләкин язылмый.) Слайд №16 Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар     -рак,  -рәк. калын,  нечкә - [K] → - [Г] -[КЪ] → -  [ГЪ]            ы-э(е) -рр-   ы-э(е)   Слайд №17 г) Алгоритм төзү.  Балалар нәтиҗә ясар өчен без сезнең белән алгоритм төзик . Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә ясар өчен нишләргә кирәк?  
Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфТема: Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе.


Максат: Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны өйрәнү.

Дидактик бурычлар: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясалашын аңлату;

-предмет һәм күренешләрне танып белүдә чагыштыру ,

-дәрәҗәсендәге сыйфатларның ролен аңлату ;

-практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.

Тәрбияви бурычлар: игътибарлык һәм матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.

Демонстрацион материал: контроль өчен тест, таблица, ребус, мультимедиа, алгоритм.

Дәрес планы.

  1. Ориетнтлашу һәм уку максатын кую, этабы.

  2. Уку максатын чишү


  1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек ясала?

  2. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне белдерәләр?

  3. К саңгырау тартыгының г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы. Физкультминутка.

  4. Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү очрагы.

  5. Ныгытуга күнегүләр/

III. Рефлексия һәм өй эше.

1.Уку әшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек.

Гадәттәгечә без дәресебезне шигырьдән башлыйбыз (бергә кабатлау):

Слайд №1

Без русча да укыйбыз,
Татарча да укыйбыз.
Ике телне өйрәнгәнгә
Шатланып һич туймыйбыз!

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Дежур чыгышы.

2. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

- фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

- бүгенге теманы ачыклау.

Укучылар үткән дәрестә без нинди теманы үтә башлаганны белер өчен ребус чишеп алыйк әлә.

Слайд №2

, , Урок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныф ФУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныфУрок по татарскому языку на тему: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе 3 сыйныф

  • Слайд №3

- Дөрес укучылар! Үткән дәрестә без сезнең белән сыйфат темасын өйрәнә башлаган идек. Өй эшенә мин сезгә сүзләр өйрәнергә биргән идем, һәм кагыйдәне ятларга кушкан идем . Беренче итеп без сүзлек диктанты язарбыз.

Сүзлек диктант (Бер укучы тактада яза).

Яшел, җылы, яхшы, тәрбияле, салкын, юмарт, саран, начар, тәртипсез, әйбәт.

Тикшерәбез. "Укытучылы уены".

- Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык?

- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)

- Сыйфат нәрсәне белдерә? (предметның билгесен белдерә)

- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди? (какой?)сорауларына җавап бирә.

-Русча кагыйдәсен әйтегез.

-Имя прилагательное-часть речи,которая обозначает признак предмета и отвечает на вопросы- какой?

- Татарчасын кем әйтә алыр?

-Предметның билгесен белдереп,нинди? сорауларына җавап биргән сүз теркеме-сыйфат дип атала.

Сез өйгә бирелгән эшне бик әйбәт эшәләгәнсез икән. Сыйфатлар турында күп беләсез.

- Ничек уйлыйсыз, без әле сыйфат турында барысын да беләбезме? Яңа белемнәр аласыгыз киләме?

  1. Яңа материалны өйрәнү. З.Проблеманы чишү.

Максат: -чагыштыру дәрәжәсенең ясалышын китереп чыгару

Һәм үзләштерүне оештыру;

-дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

а) Проблема тудыру. Слайд №3

- Бу шигырьне укыгыз, сыйфатларны табыгыз (экранда):

Кыш вакыты бик матур,

Ак карлары белән.

Кыш айларын бик яратам,

Ләкин яз күңеллерәк.

- Гади дәрәжәдәге сыйфатларны әйтегез?

Ә күңеллерәк сүзенә нинди кушымча ялганган? (төркемнәрдә тикшерү, -рәк), ә әгәр сүз калын сузыклардан торса нинди кушымча ялгар идек? (- рак) . Слайд №4

З. А) Проблеманы чишү.

Максат: -чагыштыру дәрәжәсенең ясалышын китереп чыгару

Һәм үзләштерүне оештыру;

-дәреснең темасын Һәм максатын билгеләү.

- Сыйныф бүлмәсендәге предметларның билгеләрен кырыйк әле.

Бу карандаш озын, ә бусы озынрак.

Бу гөл яшел, ә бусы яшелрәк.

Оляның чәче озын, ә Милананыкы озынрак.

Глеб матур яза, ә Аня матуррак.

-Без предметларны нишләттек? (чагыштырдык)

Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез?

(Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында)

Димәк дәреснең темасы:Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсе. Слайд №5

-Молодцы!

- Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (төркемнәрдә тикшерү:

чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар төп дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала)

Модельне ачам. Проекторда чыга Слайд №6

Укучылар үзләренең моделенә язалар: чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

-рәк.

Б) Матур язу минуты.

Максат: - матур язу күнекмәләре өстендә эшләү;

  • Сыйфат дәрәҗәләрен аера белергә өйрәтү.

Шаян сорауга җавап алу: Авылда бар, шәһәрдә юк.Ул нәрсә? (в авазы).

В в

Вакыт акчадан кадерлерәк.

(Мәкальне анализлау: тәрҗемә итү, сорау- Сез үз вакытыгызны кадерлисезме?)

1 Бирем . (Сыйфат дәрәҗәләрен таблица буенча билгелә) Слайд №7

Положительная степень

Саран, яхшырак, җылы, матуррак, салкынрак,кечкенә.

ГАДИ

ЧАГЫШТЫРУ

Тикшерәбез: Слайд №8

4. Физкультминут. Без инде хәзер зурлар.

Матур яза беләбез,

Дөрес укый алабыз,

Тиз йөгерә беләбез,

Биек сикерә алабыз,

Күңелле татар телен дә

Өйрәнә алабыз без.

Менә шундый акыллылар без!

5. Яңа белемнәрне үзләштерү һәм беркетү.

Максат: -сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясау алгоритмын төзү;

-терәк схема рәвешендә яңа белемнәрне беркетү.

Слайд №9 Тактада сүзләр язылган:

а) салкын - салкынрак

кечкенә - кечкенәрак

тәмле - тәмлерәк
озын - озынрәк

-Димәк, нинди нәтиҗә чыгарабыз? (нечкә-калын). Кагыйдә белән чагыштыру. Тикшерәбез: Слайд №10

Слайд №11 Модельне тутырабыз.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

-рәк.

калын,

нечкә

Слайд №12 б) 5. К саңгырау тартыгының Г яңгырау тартыгы белән чиратлашуы.

- [K] →

- [Г]

- [КЪ] →

- [ГЪ]

Тактадагы сүзләргә игътибар итегез. Чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйтеп карагыз.

Кызык -

Иомшак -

Биек -

- Балалар, тагын ниндидер бер сез белергә тиеш кагыйдә яшеренгән монда да. Эзләгез әле. Слайд №13

(Төркемнәрдә тикшерү: г дән соң ы, э (е) ишетелә, ләкин язылмый.)Проекторда чыга. Укучылар үзләренең моделенә язалар.

Слайд №14


Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

-рәк.

калын,

нечкә

- [K] →

- [Г]

- [КЪ]→

- [ГЪ]

ы-

э(е)


Слайд №15 в) Янәшә -рр- тартыклары барлыкка килү.

- Бу күлмәк нинди? (Матур)

- Ә монысы? (матуррак) Проекторда чыга.

- Матуррак сыйфатында нинди орфограмма бар? (-рр-) Ни өчен? Шулай, итеп -р гә беткән сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ясаганда янәшә -рр- тартыклары барлыкка килә.

- Балалар, тагын ниндидер бер сез белергә тиеш кагыйдә яшеренгән монда да. Эзләгез әле. (Төркемнәрдә тикшерү: р- дан соң ы, э (е) ишетелә, ләкин язылмый.)

Слайд №16

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар

-рак,

-рәк.

калын,

нечкә

- [K] →

- [Г]

- [КЪ] →

- [ГЪ]

ы-э(е)

-рр-


ы-э(е)

Слайд №17 г) Алгоритм төзү.

Балалар нәтиҗә ясар өчен без сезнең белән алгоритм төзик . Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә ясар өчен нишләргә кирәк?


Сыйфатны табам.

Сүз калынмы, нечкәме

Сыйфатның соңгы херефенә карыйм

Кагыйдәне кулланам

Бу сыйфатка туры килгән кушымчаны кулланам

- Балалар , бу кагыйдәләр китапта юк. Сез аны үзегез уйлап таптыгыз.

Слайд №18 Молодцы! Галим булырлык икән, сез!

Слайд №19 6. Сингапур структурасы: МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР эшләп алыйк.

Өстәлдәге ак битләрне алабыз, 2гә, аннан тагы 2гә бөклибез,йомык почмагын бөклибез.

Слайд №20 Ә хәзер килеп чыккан сызыкларны ручка белән кабатлап чыгабыз.һәр килеп чыккан өлешкә номер сугабыз.Уртага һәркем "Сыйфатның чагыштыру

дәрәҗәсе" дип язып куя.1нче өлешкә Нинди сорауга җавап бирә? ,2нче өлешкә Нинди сорауга җавап бирми?, 3нче өлешкә Мисал китерү ,4 нче өлешкә Туры килми торган мисаллар.

1.

Сыйфатның чагыштыру

дәрәҗәсе

2.


3.


4.

Беренче номердагы җавапны 1 нче номеры укучы әйтә, икенче номердагыны 2 нче укучы, Өченче номердагы җавапны 3 нче укучы һәм соңгысын 4 нче укучы җавап бирә.

Слайд №21

9.Физкультминут. "Әпипә" көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану (Буталабыз- туктап калабыз- төркемгә җыелабыз)«смешиваются-замирают-объединяются в группы» (обучающая структура, в которой ученики смешиваются под музыку, замирают, когда музыка прекращается, и объединяются в группы, количество участников в которых зависит от ответа на какой-либо вопрос.

- Сыйфат сүзендә ничә хәреф бар? (6 хәреф. Музыка туктауга алтышарлап берләшәләр.)

-Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсендә ничә кушымча бар? (2 кушымча: -рак/-рәк. Музыка туктауга икәүләп берләшәләр.)

-Модельне төзегәндә ничә кагыйдә таптык? (4 кагыйдә: -рак/-рәк; калын- нечкә; К-Г; -рр-. Музыка туктауга дүртәүләшеп берләшәләр.)

7. Дәреслек белән эш ныгыту.

Ныгытуга күнегүләр.

-39 бит 3 нче күнегүне телдән эшләү. (Кайсы йорт биегрәк?)

-39 бит 4 нче күнегүне язмача эшләү. (Нокталар урынына тиешле сүзләрне куй.) Җөмләләр төзү.

Слайд №21

8. Сингапур структурасы: РАУНД ТЭЙБЛ эшләп алыйк . Группалы эш.

Максат: - группалы эшкә өйрәтү;

- өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

1 нче группа (Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе)

Красивое платье, белый снег, жадный мальчик, большой город.

2 группа- Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.

Чистай шәһәре ... , ә Казан шәһәре ... . Безнең шәһәрдә йортлар ... , ә Казанда ... .

Сыйфатлар: кечерәк, зур, биек, биегрәк.

3 группа -"Артык сүзне тап".
Алма, җиләк, тәмле.
Яхшы, кыз, малай.
Җәй, кыш, салкын.
Дәфтәр, китап, чиста.
4 группа -сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен ясап язарга, орфограммага сызарга.

Кечкенә- Җылы- Зур- Яхшы-

VII.Тест биремнәре.

Максат: - дәрестә алган белемнәрне ныгыту, тикшерү;

- үзлектән эшкә өйрәтү.

1. Тәрҗемә итегез - сыйфат:

А) существительное

Ә) прилагательное

Б) глагол

2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

А) предметны

Ә) предметның билгесен

3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

А) нишли?

Ә) кем? нәрсә?

Б) нинди?

4.Сыйфатлар арасыннан чагыштыру дәрәҗәсен табыгыз.

А) кызыл

Ә) озынрак

Б) җилле

5. Сыйфатларны тап :

А) малай, куян,сыерчык

Ә) хәйләкәр, эшчән,язгы.

Б) эшли,елмая,йөгерә

Үзбәя: 5 сорауга дәрес җавап- 5; 4 соруга - 4; 3 сорауга -3.

6. Рефлексия. Слайд №21

Максат: - Дәрескә нәтиҗә ясау;

- Сингапур структурасы буенча дәрескә бәя бирү;

- Өй эшен аңлату.

а) -Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

- Сыйфатның нинди дәрәҗәсе белән таныштык?

- Барысы ничә дәрәҗәне беләбез?

Сыйфатлар безнең сөйләмебезне тагын да матурайтсыннар.Сезгә дәрес ошадымы? ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН - ("бас - утыр")«встать - сесть» (обучающая структура для получения информации о классе) :

• Кемгә дәрес ошады торып басыгыз;

• Кемгә дәрес ошамады торып басыгыз;

б) Өй эше: Кагыйдәләрне ятларга.

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән 5- 6 җөмлә төзергә. (Билгеләр алдагы өй эшен тикшергәндә куелган иде. Дәрестә актив катнашкан балаларга да куярга мөмкин.) Өстәлегездә яткан кар бөртегенә үзегезгә билге куегыз.

в) Дәресебезне кызыклы шигырь белән тәмамлыйк.

Уен.

Без йөрибез әйләнеп

Без укыйбыз шатланып!

Минем кулмәгем матур,

Ә синеке? Матуррак.

Без йөрибез әйләнеп

Без укыйбыз шатланып!

Минем билгем яхшы

Ә синеке? Яхшырак.

- Дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

© 2010-2022