Тесты по литературному чтению (3-4 кл.) и по татарской литературе ( 5 класс)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан тестлар (татар төркеме)

Дәреслек авторы : Ягъфәрова Р.Х.

1. Туган телнең матурлыгы кешегә нәрсә бирә?(Г.Афзал әсәре)

а) якты илһам

ә) якты уй

б) раушан гөле

в) бәллү көе

2. Ни өчен Җиргән кешеләре дус, тату яши? (Мирсәй Әмир) Фикереңне мәкаль аша белдер.

а) Теле татлының дусы күп.

ә) Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.

б) Береккән ил бозылмас.

в) Аталар сүзе - акылның үзе.

3. Балалар тормышка кайда әзерләнәләр?

а) ипподромда

ә) урманда

б) китапханәдә

в) мәктәптә

4. Габдулла Тукайның Акбай исемле эт турындагы шигыре ничек атала?

а) "Гали белән кәҗә"

ә) " Сабыйга"

б) "Эшкә өндәү"

в) "Кызыклы шәкерт"

5. "Көзге урман" шигыренең авторы кем?

а) Габдулла Тукай

ә) Н.Мадьяров

б) Рафис Корбан

в) Идрис Туктар

6. Түбәндәге шигырь юллары кайсы шагыйрьнеке?

"Торган җир - көмеш,

Туган җир - алтын.

Туган җир якын!

Туган җир якын!

а) Хәсән Туфан

ә) Резеда Вәлиева

б) Нәҗип Мадьяров

в) Мәҗит Гафури

7. Бу юлларның авторы кем?

"... Бөдрә башын әнисенең иңенә салган каен кызы таңга кадәр изрәп йоклый. Урман хәбәрчесе җил шулчак агач башларын сыйпап уза :

- Таң ата! Таң ата!"

1. Фәнис Яруллин

2. Габделхәй Сабитов

3. Бари Рәхмәт

4. Ләис Зөлкарнәй

8. Салих Сәйдәшев турындагы әсәрнең исемен ата, авторы кем?

1. Мәгъсүм Латыйфуллин "Сабан туенда"

2. Роза Хафизова

3. Раушания Низамова

4. Нәҗип Думави

9. Түбәндәге юлларны кем язган! Күп нокталар урынына нинди сүзне куяр идең?

"Малай чак!

Хыял атында

Куганың җилләр була.

............ эзләми, малай чак ул

Ансыз да чибәр була."

а) Рәдиф Гаташ гөл

ә) Равил Фәйзуллин

б) Рашат Низамиев

в) Шәүкәт Галиев

10. Сиңа кайсы язучының яки шагыйрьнең әсәре ошады? Шул әсәр турында үзеңне фикереңне яз. Әсәрнең жанрын билгелә. (3-4 җөмлә)

11. Кешегә хас уңай һәм тискәре сыйфатларны парлап ике баганага яз.

Синең өчен үрнәк:

Тәвәккәл Куркак

Юма... ... Сар ... ...

Тыр... ... Ялк ... ...

Гад ... ... Алдак ... ...

12. Табышмакларның җавапларын яз.

а) Җәй буе бал җыя,

Кыш буе хәл җыя.

ә) Тугай сайрасын өчен нинди хәреф өстәргә кирәк?

13. Нинди әсәрдә Бала болыт елый? Әсәрнең авторы кем

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби укудан тестлар.(татар төркеме)

Дәреслек авторы : Ягъфәрова Р.Х.

  1. Әкият герое Юн Суга кыскача характеристика яз.

  2. Габдулла Тукайның рус телендә укыган беренче китабы ничек атала?

  3. "Ай һәм кояш" шигыренең авторы кем?

а) Мәхмүт Гәләү

ә) Хәсән Туфан

б) Габдулла Тукай

в) Бари Рәхмәт

4. Көчле, куркыныч арыслан кешеләргә нинди сабак биргән? Әсәрнең авторы кем?

5. "Сарбай" әсәрен кем язган?

а) Нәби Дәүли

ә) Нәҗип Думави

б) Рафаил Төхфәтуллин

в) Габдулла Тукай

6. Кибны галимнәр нәрсәгә өйрәткәннәр? Әсәрне син ни өчен ошаттың? Дәлиллә.

7. Киләчәк өчен иң кирәклесе нәрсә : акчамы,белемме?

8. "Икебез дә унөчтә булсак" хикәясен кем язган? Ул сиңа ошадымы? Ни өчен? Дәлиллә.

9. Бәләкәч әнисен яратуын ничек белдерә? Әсәрнең исемен исеңә төшер. Рус телендә әсәр ничек яңгырый?

10. Әдәпнең төбе - яхшы гадәт. Әдәплелек турында нинди мәкальләр беләсең?

11. Тәрбияле бала турында кайсы галим башкаларга караганда да ныграк кайгырткан? Син аның турында нәрсәләр язар идең?

12. Үзең яраткан әкияттә халыкның акылын нәрсәдә күрәсең? Дәлиллә.

13. Нинди әдәби жанрларны беләсең? Мәсәлән :

1. Мәсәл (Г.Тукай " Умарта корты вә чебеннәр")

2. Хикәя...

3.

4.

14. Татар халык авыз иҗатының жанрларын билгелә. Мисаллар китер.

1. Мәкальләр һәм әй...

2.

3.

4.

5.



Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыныйф укучылары өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар төркеме)



  1. "Үзе бер могҗиза" әсәренең авторы кем?

а) Габдулла Тукай

ә) Ибраһим Гази

б) Фатих Хөсни

в) Фатих Кәрим

2. Фольклорның жанрларын яз.

а)

ә)

б)

в)



  1. " Төлке һәм йөзем җимеше"н кем язган? Жанрын билгелә.

а) И.Крылов

ә) Г.Тукай

б) Ә.Исхак

в) И.Юзеев

4. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре нәрсә турында?

а) Йосыф турында

ә) Зөләйха турында

б) Төрки поэзиядә ике тиң гүзәлне үзәккә куеп тасвирлау турында

в) 25 пәйгамбәр турында

5. "Кыйссаи Йосыф" турында кайсы әдәбият галиме дүрт китап язган?

а) Ренат Харис

ә) Габдрәхим Утыз Имәни

б) Нурмөхәммәт Хисамов

в) Каюм Насыйри

6. "Игелек - игелек булыр, яманлык яманлык рәвешендә кире үзеңә кайта". Бу сүзләр кайсы шагыйрьнеке?

а) Кол Гали

ә) Мөхәммәдъяр

б) Каюм Насыйри

в) Габдулла Тукай

7. "Әбүгалисина кыйссасы", "Кырык бакча", "Кырык вәзир" әсәрләренең авторы кем ?

а) Муса Җәлил

ә) Каюм Насыйри

б) Фатих Хөсни

в) Сибгат Хәким

8. Клссик шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләрен исеңә төшер һәм тәртип буенча яз.

а)

ә)

б)

в)

9. "Алтынчәч" либреттосының авторы кем?

а) Сибгат Хәким

ә) Муса Җәлил

б) Габдулла Тукай

в) Гадел Кутуй

10. "Ватаным өчен" әсәренең авторы кем?

а) Гадел Кутуй

ә) Муса Җәлил

б) Фатих Кәрим

в) Нәкый Исәнбәт

11. Галимҗан белән Илдус нинди әсәр геройлары? Ул әсәрнең авторы кем?

а) Фәнис Яруллин

ә) Габдулла Тукай

б) Нәби Дәүли

в) Нәкый Исәнбәт

12. Мөддәрис Әгъләмнең "Матурлык минем белән" дигән шигырендә сүз нинди матурлык турында бара?

13. " - Тургай, тургай! - диде Нәсимә, басу тынлыгында яңгыраган тавышыннан бераз сәерсенеп. - Җылы якларда сезгә һәммәсе - азык та , кояш нуры да җитешле. Җиде диңгез кичеп, ник киләсез сез безгә?

Тургай бер генә мизгелгә сайравыннан туктап калды. Аннары, тирбәлеп оча-оча , Нәсимәнең каршына ук килде, аңлаешлы телдә җырлап җибәрде. Нәсимә аны хәйран калып тыңлады. (Фоат Садриев "Тургай ни дип җырлый?)

Сорау : Тургай ни дип җырлый?





© 2010-2022