Юбилей поэта Карима Амири

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм укучылар!

Слайд 1 (З щелчка)

Без бүген якташыбыз язучы Кәрим Әмиринең 120 еллык юбилеена багышланган әдәби кичәгә җыелдык.

Слайд 2 (5)

Кичә барышы.

  1. Язучының тормыш юлы

  2. Якташыбызның ижатына күзәтү

  3. Кәрим Әмири һәм бөек шәхесләр

  4. Онытылган сукмаклар буйлап

Слайд 3

  1. Язучының тормыш юлы

Слайд 4 (23)

Туган ил! Туган туфрак! Бу сүзләр һәркемнең күңеленә кечкенә сабый чактан, мең төрле хатирәләр белән уелып, язылып кала. Еллар үтү белән бу төшенчә тормыш сабагы, җан җылысына әверелә. Туган авыл мең төрле сагыну җепселләре белән сине дә, мине дә үзенә тарта, куңелдәге ярсу хис-тойгылар, керфек очларыннан, көмеш тамчылар булып ап-ак дәфтәр битләренә коела. Кичәбезнең герое да авылда туып, гомер буе авылын, эшчән халкын, Туган җирен данлаган шәхес - Кәрим Әмири.

Кәрим Әмири (Әмиров Кәрим Хөсәен улы) 1893 нче елның 28 декабрендә Бөре өязе Тәтешле волостеның Буләгарт Кайпан авылында дөньяга килә. «Безнең авыл» дигән шигырендә ул туган авылын тасвирлый.

4 класс укучысы Закиров Ленар башкаруында "Безнең авыл" шигыре

Безнең авыл - зур авыл

Тау башында тора ул,

Көнгә каршы ялтырап;

Тын кара урман белән,

Кырдагы юллар белән,

Сер алмашып, хәл сорап…

Дулкынланып, нурланып,

Гөлчәчәккә чолганып,

Балкып тора кырлары;

Челтер-челтер сөйләшеп,

Дулкын белән серләшеп,

Агып тора сулары.

Авылдашыбызның шушы шигырен Бүлкайпанга багышлавы табигый. Дөрес, биредә дәрьядай сулар да, түбәләре күккә ашкан таулар да, мәhәбәт кыялар да юк. Бар байлыгы - кечкенә генә тау сыртлары, ерактан күренгән урманнар да, матур күңелле, батыр йөрәкле эшсөяр кешеләр. Кәрим Әмиринең балачак бишеге, илаhи иҗат дөньясына беренче ишеге бу.

Күренекле якташыбыз башлангыч белемне үз әтисе Хөсәен мулладан ала, авылдагы мәдрәсәдә укый. 1909-1910 елларда үзе дә шунда балалар укыта.

Слайд 5 (4)

Олыларның сөйләве буенча Кәрим Әмиринең туган йорты Олы урамда, хәзерге Ленин урамында авыл мәчетеннән ерак түгел тау битендә урнашкан була. Шушы рәсемнәрдә без урамның реконструкциясен hәм хәзерге вакыттагы фоторәсемнәрен күрәбез.

Слайд 6 (10)

Кечкенә Кәрим еш аврый. Шул сәбәпле әтисе аны әледән-әле Казанга табипларга алып бара. Алар Казан буйлап йөриләр, театрга керәләр, әдәби очрашуларда булалар, әтисе аңа китап кибетеннән китаплар алып бирә. Ул шәhәрне бәләкәйдән якын күрә hәм аңа ияләшеп китә. Казан ижади тормыш белән кайный, ымсындыра. Бәлки, якташыбызның шигърият белән кызыксынуы да шуннан башлангандыр.

1910-1914 елларда Кәрим Әмири Уфа hәм Пенза губерналарындагы авылларда, шулай ук Борай районы Чишмә авылында балалар укыта. 1914-1918 елларда Мордовиянын Татар Юнеге мәктәбендә укытучылык итә. Сыркыды авылына да барып чыга, ул анда бәләкәй Адюкны (Һади Такташны) күрә. Татар Юнеге авылында якташыбызны хөрмәтләп искә алалар, аның исеме мәктәп тарихы битләренә дә язып куелган. Шуннан бер өзек: "Авылда балаларны мулла укыта. Парталар юк, укучылар идәндә утыра. Мәдрәсәдә башлыча дин дәресләре укытыла. 1914 елда авылга укытучылык итергә Кәрим Әмири килгәч, мәктәп зур үзгәрешләр кичерә: беренче парталар барлыкка килә, география, тарих укытыла башлый, фәнни китаплар булдырыла. Булачак язучы яңача укыту, аң-белем таратуда авылда беренче кеше була".

Казан шәhәре Кәрим Әмири күңелендә матур истәлек булып кала. Шуңадыр да ул күп җирләрдә йөрегәннән соң татар мәркәзе Казанга килеп укытучылык эшен дәвам итә. Бер үк вакытта матбугат органнарында - «Кызыл көрәшче» дигән фронт басмасында әдәби хезмәткәр була, соңрак гәзитнен исеме «Эшче» дип үзгәртелгәч җаваплы сәркатыйп, шулай ук «Татарстан хәбәрләре» басмасында җаваплы сәркәтыйп hәм очерклар язучы булып эшли. 1935-1936 елларда «Уку ударнигы» гәзитендә дә шул ук вазыйфаны алып бара.

1921-1922 елларда бөтен килере ачлар файдасына багышланган "Әдәби ярдәм" газетасы чыгарыла. Башка бик күп язучылар кебек, Г. Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Миргазиз Укмасый, М.Гафури, Ш. Бабич, Фәтхи Бурнаш, М. Җәлилләр кебек Кәрим Әмири дә әсәрләрен гәзиттә бушлай бастыра.

1937 елдагы репрессияләр якташыбызга да кагылып үтә, аңа халык дошманы дигән исем тагыла һәм китаплары тыела.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 48 яшь була, ул инде билгеле язучы, күп кенә шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр авторы. Иҗади эштән тыш ул уку йортларында татар теле һәм әдәбияты буенча лекциялар укый. Сугыш гадәти тормыш агымына узенең төзәтмәләрен кертә. Якташыбызга да сәнгатьтән ерак булган эш белән шөгылләнергә туры килә, утын складында эшли. Авыр сугыш елларында, илдәге барлык халык кебек ук, үзенең хәленнән килгәненчә ярдәм итергә тырыша.

  1. елдан К. Әмири СССР Язучылар союзына әгъзә итеп алына.

Слайд 7

  1. Якташыбызның иҗатына күзәтү

Слайд 8

К.Әмиринен әдәбияттагы юлы 1913 елдан, Оренбургта нәшер ителүче «Шура» журналында басылган шигырьләреннән башлана. Ул Октябрь революциясеннән соң, бигрәк тә гражданнар сугышы hәм шуннан соңгы үзгәрешләр чорында аеруча актив иҗат итә. Аның шигырьләре hәм поэмалары «Бабай», «Даhи», «Шәрекъ сәхрәсе», «Сулган чәчәк» «Ачлык көннәрендә» hәм башкалар бер-бер артлы газеталарда hәм журналларда басылып чыга. Беренче булып 1919 елда «Шигырьләр җыентыгы» аерым китап булып дөнья күрә.

Слайд 9 (2)

Алтмышынчы елларда "Яз килә" "Таң вакыты" дигән китаплары да басылып чыга.

Слайд10 (11)

Зинир Ибраһимов безгә "Сабанчы" шигырен укып ишеттерер.

Сабанчы

Язгы кырда эшли бер сабанчы,

Туры атын җигеп сабанга,

- Бәрәкәт бар, ди фәкать тезелеп,

Дулкынланып ускән саламда...

- Тарт сабанны, әйдә, бахбайкаем,

Эшләсәк, без ачлык күрмәбез:

Башка илләр ачлык күргәндә дә,

Икмәк юктан сузылып үлмәбез.

Кулга алган иркен тормышны без

Сакларбыз тик фәкать эш белән;

Зиннәтләрбез иркен, якты көнне

Эшкә биргән изге көч белән!..

Әдип каләмен драматургия жанрында да сынап карый: борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең мәшһүр "Кыйссаи Йосыф" әсәре сюжетына багышлап язылган «Йосыф вә Зөлайха» трагедиясы 1922 елда Татар дәүләт театры сәхнәсендә куела. Тәнкыйтчеләр аны уңай бәяли.

Слайд 11 (4)

Яшь драматургның мещанлык күренешләрен оста фаш иткән, шул заманның көн кадагына суккан «Печән базары», «Казан кызы» «Пайтәхет жәлладлары», "Мәхәббәт җыры" пьесалары да уңыш белән куела. Тик аның иҗатында да барысы да шома гына бармый. Әсәрдә төп игътибар җиңел кәсеп эзләүчеләрне, әрәмтамакларны фаш итүгә юнәлтелгән «Печән базары» пьесасы 1937 елда кулланыштан цензура белән тыела. Шулай да язучы күңел төшенкелегенә бирелми, иҗат итүен дәвам итә.

Поэзия жанрында эшләү белән беррәттән К. Әмири балалар өчен китаплар да яза. Анын «Музыкант» исемле озын хикәясе, «Ак кәҗә» исемле әкият поэмасы аерым китап булып басылып чыга.

Слайд 12 (11)

Кәрим Әмиринен "Бүләк" шигырендә тыл һәм фронт кешеләренең рухи берлеге күрсәтелгән. Бу шигыре 1920 елда "Чаткылар" җыентыгында басылып чыга. Язучы еракта сугышып йөрегән сөекле кешесенә бүләк өчен "Изге бәйрәм - фронт атнасы" кичәсендә утырып күлмәк тегүче бер матурны тасвирлый:

Үзе җырлый сызып озын көйгә,

Куша җырга окоп буйларын,

Нечкә хисле йомшак күңеле белән,

Еракларга атып уйларын.

Аның торышыннан, хәрәкәтләреннән, сүзләреннән, җырларыннан - бөтенесеннән фронттагы иптәшенә тулы бирелгәнлек, аның хаклыгына тулы ышану һәм сөйгәненә ничек тә булышу, ярдәм итү теләге сизелеп тора.

"Бүләк" шигырен рус телендә безгә Айрат Галишанин укып күрсәтер.

Подарок

Кто-то вечером песню поет

И готовит подарок кому-то.

Пригодится ему, говорит,

Там, небось, ни тепла, ни уюта.

Тянет долгий, тягучий мотив,

Про окопы поет, да про вьюгу
И задумчиво всею душой

Улетает к далекому другу.

Иногда вдруг отложит шитье

Оборвет вдруг напев свой тягучий.

И луна, поглядев на нее

От досады запрячется в тучи.

Можно сравнивать стан с тростником,

Но тростник слишком сух и не гибок
Можно сравнить губы с цветком,

Но у роз не бывает улыбок.

Лишь бы только она сберегла,

Это все от недоброго взора.

Скоро будет подарок готов,

И на фронт увезут его скоро.

Белой бязи купила она,

Шьет рубашку в подарок с любовью,

Пусть любимый наденет её,

Пусть он носит её на здоровье

Слайд 13 (7)

Бөек Ватан сугышы вакытында «Көрәш җырлары» дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Укучыбыз Зинара Мустафина башкаруындагы "Батыр" шигырендә көрәшче арыслан белән чагыштырыла. Арыслан - яклаучы, илне саклаучы символы.

Батыр

Егет булган кеше ук-сөңгедән

Бер карыш та артка чигенмәс,

Утлар чәчеп килсә дошман аңа,

Йөзләрендә курку сизелмәс.

Гайрәт орыр явыз дошманына,

Куркаклардай каушап бирелмәс

Ялын каккан көчле арысландай,

Батыр калыр, hичбер жиңелмәс….

Дошман каушап артка кача

Кызыл солдат күкрәк киергәндә,

Вулкандагы кебек җир селкенә

Кызыл гаскәр җиңеп килгәндә.

Көрәшләрдә батыр калган егет

Туган илнең көчле терәге.

Көчле терәк булган егетләрнең,

Мәңге батыр калыр йөрәге.

Слайд14 (1)

Язучының иҗатында, шул чорга хас булган, идиллик романтизм традицияләре сизелә. Әйтерсең лә чынбарлыкта барысы да хәл ителгән, көрәш тә юк, каршылыклар, авырлыклар да юк. Барысы да ал төсләрдә сүрәтләнә, матур киләчәккә ышану яңгырый.

Шундый шигырләренең берсе "Безнең илкәй - ил генә!"

Лиана Шайхлисламова сөйли.

Безнең илкәй ил генә,

Жир йөзендә бер генә.

Безнең илдә үскән кызлар,

Чәчәк кенә, гөл генә.

Безнең илкәй ил генә,

Җир йөзендә бер генә.

Безнең илнең егетләре
Арысланга тиң генә.

Безнең илкәй ил генә,

Җир йөзендә бер генә.

Ал илемдә, гөл илемдә,

Шат яшәми кем генә

Слайд 15

Кәрим Әмиринен халык авыз иҗаты, халкыбызның йолалары белән кызыксынуы билгеле. 1994 елда "Идел" журналының беренче санында "Кайпан җыены" дигән сәхифәсе дөнья күрә. Язучы 1947 елда язган аны. Кулъязманың кыйммәте - язучының үз күргәннәренә таянып бәйрәм тудырган уй хисләре ярдәмендә шул чорның рухын сала алуында. Гасыр башында безнен авылда үткәрелгән җыен турында бәян ителүе сәбәпле бу хатирәләр безгә аеруча кадерле. Кульязма Казан шәһәренен Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының этнография бүлеге архивында саклана.

Слайд16 (9)

Бу язма шулай ук район гәзитендә дә басылып чыкты

Фатыйхова Зәбидә Гандәлиф кызы якташыбызның "Кайпан җыены" язмасыннан өзек укып ишеттерер.

Слайд 17 (3)

Гомеренең соңгы елларын Әмири Казанда үткәрә. Төрле гәзит-журналларда әледән-әле мәкалләр, очерклар белән чыгыш ясый. Ул туган халкы мәдәнияте hәм әдәбияты үсешен даими күзәтеп бара. Хәле шәптән булмаса да, 1958-1959 елларда язучының яңа пьесалары, балаларга тәгаенләнгән китаплары дөнья күрә тора.

Слайд 18 (3)

Узе исән чакта 18 китабы басылып чыга. Гомумән , аның шигъри, чәчмә әсәрләрен туплаган 22 китабы нәшер ителә.

Сүзне Кәрим Әмири иҗатын өйрәнүгә күп көч салган , якташыбыз турында бай материал җыйган Асхабутдинов Рәдис Тимерхан улына бирәбез.

Слайд 19 (21)

Ә хәзер Кәрим Әмири сүзләренә Радис Асхабутдинов көй язган "Умырзая" җырын сезгә бүләк итәбез.

Умырзая

Иртән тишеп чыкты - яфрак ярды,

Көндез атты матур ал чәчәк;

Кичкә табан инде ал чәчәге:

Ахры, кичкә гомере бетәчәк...

Кояш батты... умырзая бетте...

Гомер итте тик бер көн генә;

Ал чәчәге балкып торган чагын

Күрә алды икән кем генә?...

Гомер шулай инде, шаулап туа...

Тоймысың син үтеп киткәнен,

Кеше дә бит шулай, сизми кала

Чәчәк атып гомер иткәнен.

Умырзая туып, тау буйларын

Чәчәк белән бер көн бизәде;

Аз яшәде, ләкин мәңге калды

Күңелләрдә аның бизәге…

Слайд 20

3.Кәрим Әмири һәм бөек шәхесләр.

Кәрим Әмири - Г. Тукай, М. Гафури, Дәрдмәнд, Шәриф Камал, Рәмиевлар белән бер заманда яшәгән, аларның әсәрләрен укып, үрнәк алып иҗат майданына аяк баскан һәм шул чорның татар шигъриятендә үзенә хас урын биләп, шактый тирән эз калдырган әдип ул.

Якташыбызның тормыш юлында бик күп бөек шәхесләр белән очрашырга, ә кайсеберләре белән якыннан аралашырга туры килә.

Слайд 21 ( 7) портретлар )

(2) Укытучылык итеп йөргән чакларында Кәрим Әмири бәләкәй Такташны беренче тапкыр Сыркыды авылында күрә. Икенче тапкыр алар Казанда очраша. "1923 елның башы. Ул вакытта мин "Кызыл Татарстан" газетасында эшләп йөрегән чагым. Язмыш мине тагын бәләкәй Адюк (хәзер инде ул Һади Такташ) белән очраштырды. Без озак сөйләшеп утырдык. Ул әле дә шулай үсмер чагындагы кебек шигъри кайнарлыгын югалтмаган " дип яза Әмири үзенең Такташ турындагы истәлекләрендә.

(3) Кәрим Әмири «Татарстан хәбәрләре» гәзитендә жаваплы сәркатыйп булып эшләгәндә шунда ук Муса Жәлилне дә махсус хәбәрче итеп эшкә алалар. Ул вакытта Җәлилгә бары тик 17 яшь була, ул татар рабфагында укып йөри. Җәлилнен дистәләгән язмасы Кәрим Әмири җитәкчелегендә дөнья күрә. Булачак шагыйрьнең иҗади үсешендә якташыбызның роле һичшиксез.

(4) Мәсгуд Гайнетдиновнын «Давылларда җилләрдә (Хәсән Туфаннын тормышы һәм иҗат сәхифәләре)» исемле китабында Хәсән Туфанның башлап язган беренче шигырен Кәрим Әмиригә күрсәтүе һәм уңай бәя алуы турында яза. Беренче тапкыр К.Әмири, М. Парсин төзәтүе астында гәзит битендә басыла. Х. Туфанга шагыйрлек җылысы өрүче, рухи көч биреп җибәрүче кеше якташыбыз була.

Кәрим Әмиринең (5) Әхмәт Фәйзи, (6) Афзал Шамов, (7) Галиәскәр Камал белән аеруча еш күрешкәне билгеле. Галиәскәр Камал "Эш" гәзитендә эшләгән чакта Әмири үзенең һәр шигырен аңа күрсәтә, киңәшләшә торган була. Бу турыдагы хатирәләрен ул Г. Камал турындагы истәлекләрендә язып калдырган. Шулай ук Кәрим Әмиринең "Печән базары" драмасында Г. Камал бик зур осталык белән Гимади образын тудыра һәм тамашачылар һәрвакыт аның уйнавын сорыйлар.

Казанда , 1969 елда чыккан «Татар поэзиясы антология»сында К. Әмири иҗатына бик зур урын бирелгән. Бу үзе үк 20-30 елларда поэзия өлкәсендә әдипнең ныкышмалы эшләвен һәм әдәби үсештә алдынгылардан булуын күрсәтә. Монда шагыйрнең биографиясе һәм «Бүләк», «Сабанчы», «Татарстан», «Җырла», «Безнең авыл», «Бишек җыры» шигырләре китерелә.

Слайд 22 (5)

Сезнең ихтибарыгызга «Җырла» шигыре. Ләйсәнә Мулланурова укый.

Җырла

Җырла, егет, җырла,

Матур җырга

Хәйран кала матур кыз бала:

Сызып-сызып

Җырлап җибәрүгә:

«Бу кем икән!!!»- диеп сызлана...

Җырла, егет, җырла,

Хәйран калсын

Җир кызлары синең таушыңа,

Уйна курай,

Җырла сызып-сызып,

Дәва булсын жырың барсына...

Күккә карап,

Тургай моңын тыңлап,

hавалардан кузен алмаган;

Күктә эзләп моңнар,

Якты нурлар,

Матур күзен җиргә салмаган -

Кинәт алып күзен,

Сине эзләп,

Уйсу җиргә күзен бер салсын;

Сылу кызлар,

Хәйран булып җырга,

Бүләк өчен җирдән гөл алсын!..

Фәтхи Бурнашнын «Әдәбият һәм сәнгать турында» дигән китабында да якташыбыз искә алына: «Хәзер беренче татар драмасы труппасы кулында тарихи пьеса «Йосыф вә Зөләйха» нәубәттә тора (Кәрим Әмири әсәре). Бу әсәр матур гына язылган, һәм тиешенчә музыка, җыр көчләре белән тулыландырылса, шөһбәсез зур урын алачак әсәрдер». Бурнаш китабында вакытлы матбугатта үз каләмнәренең осталыгын курсәтеп килүче, байтак өлкән, күренекле язучылар арасында К. Әмиринен исеме беренче булып телгә алына.

Слайд 23 (5 )

(1,2) Язучы каты авырып яткан чакларында да шигърият дөньясындагы яңалыклар белән кызыксына. Гомеренең соңгы көннәренә тиклем Риза Ишморат, М. Парсин, Шайхулла Тульвинский белән аралашып тора. Дуслары, язучылар аны онытмый, хәлен белергә килеп торалар, китаплар алып киләләр. Гаилә архивында язучыларның култамгалары белән китаплар саклана, шуларнын берсе:

(3,4) «Хөрмәтле Кәрим абый! Яткан җирдән генә бер узган сукмакларга да кайтып кил. Фатих Хөсни 1959 ел».

(5) Якын дусты Сибгат Хәким язучының гаиләсенә гел ярдәмгә килә , Кәрим Әмиринен үлеменнән соң да гаиләсенә булыша, улы Әнвәрнең тормышы белән гел кызыксынып тора.

Слайд 24

Якташыбыз 1962 елның 28 гыйнварында вафат була. Ул Казан шәһәрендә җирләнгән. (2) Кәрим Әмиринең улы Әнвәр, гаиләсе белән Татарстанның Озерный поселыгында яши, балалары (3) Данил һәм (4) Дина.

Слайд 25 (6)

Якташыбыз турында түбәндәге китаплардан да мәгълүмәтләр табырга була.

  1. "Писатели Советского Татарстана" А. Гиниятуллина1970 г

  2. "Татар балалар поэзиясы антологиясы" 1960 г

  3. "Татарский энциклопедический словарь"1999 г

  4. "Татар әдәбияты тарихы" 1989 г.

  5. "Антология татарской поэзии" 1957 г

Слайд 26 (5)

  1. "Записки краеведа" К. Байгазина 2004 г.

Слайд 27

4. Онытылган сукмаклар буйлап

Слайд 28 (3)(сынАнвар)

Язучынын иҗаты белән беренчеләрдән булып Фидаһи Рәхим улы Рәхимов кызыксына башлый. Ул 1958-1959 елларда әдип турында материаллар җыя, укучыларга язучының шигырьләрен укый, әсәрләреннән өзекләр сөйли. «70 нче елларда улы Әнвәр минем өйгә кунакка килде» - дип сөйли Фидаһи Рәхим улы. Туган авылыннан ерак торса да, күңеле белән туган ягы, халкы белән яши язучы, «аягым төзәлгәч авылга кайтып килербез әле, авылдашларымны күрәсе килә» дип еш кабатлый торган була ул гомеренең соңгы көннәрендә. Әнвәр кечкенә булса да бу сүзләрне онытмый: «Әтиемнең туган якларына бигрәк кайтасы килде, ләкин каты авырыды, аяклары йөремәс булды шул» ди. Әтисе васыятен үтәп Бүлкайпанга кайткач ата нигезен, мәктәп ихатасында үскән сиреньнәрне күреп күңеле тулыша. Әйткәндәй, сирень куакларын Кәрим Әмири Борай районы Чишмә авылыннан алып кайтып утырткан була. Әнвәр дә сирень үсентеләрен, әтисенең төсе итеп, Казанга алып кайтып китә.

Слайд 29 (4)

Әмировларнын гаилә архивында Тәтешле якларыннан килгән хатлар да саклана.

1993 елда якташыбызның 100 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнгәндә укытучы Резидә Касыйм кызы Гаянова ярдәм һәм киңәшләр сорап әдипнен улы Әнвәр Әмировка мөрәжәгать итә.

Һәм шулай ук 1994 елда крайны өйрәнүче Клара Миәссәр кызы Байгазина да районда музей барлыгы, анда якташ язучыларыбыз турында бай мәгълүмәт булуы, тик Кәрим Әмири турында бер нәрсә дә булмавы әйтеп хат яза. Языучынын иҗады, тормыш юлы белән кызыксынуын әйтә.

Слайд 30(1-3)

Хатлар җавапсыз калмый. Шагыйрнең улы тагын Башкортостанга, әтисенең туган якларына юл ала. Авылда якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кичәдә катнаша, әтисе турында истәлекләр белән бүлешә, китапларын һәм фотоларын бүләк итә. Укучылар Әнвәр Кәрим улы сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлый, җавап итеп шигырьләрен яттан укыйлар. Шагыйрнең улы туган якларында әдипне онытмаганнары, зурлаганнары өчен рәхмәтен белдерә.

Ә хәзер сузне шушы очрашу турында сөйләп китергә Халимьянов Радмир Ризвановичка бирәбез

Слайд 31 (3)

Онытылып моңа чаклы күләгәдә калып килгән язучыларыбыз иҗаты әдәбиятыбыз үзәгенә кайта. 1994 елда «Шура» журналының беренче санында якташыбызга багышланган беренче мәкалә дөнья күрә. «Беренче шигырьләре «Шура»да» дип аталган бу мәкаләнең авторы Бүлкайпан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Касыйм кызы Гаянова.

Слайд 32

Шушы журналда беренче басылган "Каръялектә" дигән шигырендә: "бер генә дога белсә дә хәзрәт улы мулла булыр, ә менә зиһене ачык, фикере таза булган ярлы баласы надан, динсез саналыр" дип яза Кәрим Әмири. Шигырь 1913 елда басылып чыга. Заманына күрә бу наданлыкка, социаль изүгә каршылык күрсәтергә өндәү булып яңгырый.

Cүз мәкалә авторы - кунагыбыз Резидә Гаяновага бирелә

Слайд 33 (7)

Якташыбызның иҗатын өйрәнү дәвам итә. Аның исемен мәңгеләштерү өчен Бүлкайпан авылында мәктәп, училище урнашкан урамга Кәрим Әмири исеме бирелгән.

Сүзне ..........................................

Фарвазетдинов Әдһәм Мәгъдән улына бирәбез

Слайд 34 (3)

Якташыбызның "Безнең авыл" дигән шигыре "Уку китабы" дәреслегенә керетелгән. Һәр укучы бу шигырь белән таныша, аны яттан сөйләргә өйрәнә. Туган ил! Туган авыл! Бу төшенчәләр һәр баланың күңеленә сабый чактан сеңеп кала. Туган җиргә кечкенәдән ярату хисе , әйләнә-тирәнең матурлыгына соклану тәрбияли Кәрим Әмири бу әсәрендә.

Бу китапта "Безнең авыл" шигыренә бирелгән иллюстрация да гади генә түгел. 90 нчы елларда якташыбызның иҗатын өйрәнүчеләр авыл күренешен фотога төшереп алып китәләр , ә соңрак инде шушы фотоларга карап иллюстрация эшләнә. Чынлап та, тау башында тезелеп киткән өйләр, биек манаралы мәчет, тау итәгендәге бакчалар, кечкенә инеш буенда тезелеп үскән өянке агачлары безгә шул тиклем таныш күренеш.

Слайд 35 (2)

Слайд 36. портрет

19 нчы гасыр азагы һәм 20нче гасыр башы язучыларларының иҗаты бүгенге көн өчен кызыклы түгел, искергән дип әйтүчеләр табылыр. Бу, әлбәттә, ялгыш караш. Якташыбызның иҗатының үзәгендә шул вакыттагы алдынгы карашлы , караңгылыкка каршы чыккан гуманист тора. Әсәрләрендә Туган илгә тугрылык, әйләнә- тирәнең матурлыгына соклану, эшне һәм эш кешесен мактау, кешелеклелек темасы яңгырый. Ә бу кыйммәтләр бер вакытта да искерми, һәрвакыт актуаль булып кала.




Слайд 36 (кулланылнан материаллар)

  1. Башкортостан укытыусыһы 2008 №6 "Кәрим Әмири иҗатын өйрәнү" Р. Асхабутдинов, Г. Мулланурова

  2. Записки краеведа 2004, Клара Байгазина

  3. Татар әдәбияты тарихы 4 том, 1989

  4. Тәтешле хәбәрләре 2008, 25 декабрь, "Якташ язучыбызның тормышы һәм иҗаты" Бүлкайпан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, авыл хәбәрчесе Радис Асхабутдинов.

  5. Тәтешле хәбәрләре "Кайпан җыены" Кәрим Әмири

  6. Уку китабы , 2 сыйныф. Р. Х . Ягъфәрова

  7. Шура . 1994 №1 «Беренче шигырьләре «Шура»да». Резида Касыйм кызы Гаянова.

  8. Презентация "Казани - 1000 лет" Алина Губайдуллина

15


© 2010-2022