• Преподавателю
  • Другое
  • Яңа Ел бәйрәме-кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен

Яңа Ел бәйрәме-кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

КЫШ БӘЙРӘМЕ

Максат:

  • Балаларның әйләнә-тирә дөнья, табигать күренешләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү;

  • табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү;

  • балаларның иҗади сәләтен, сүз байлыгын камилләштерү;

  • балаларның сәхнә осталыкларын үстерү;

  • төрле милләт балалары арасында дуслык, бер-берсенә хөрмәт, толерантлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: "Кыш бизәкләре" рәсемнәр күргәзмәсе, сәхнә әсәрләре өчен декорацияләр



  1. блок.

1.Балалар тезелеп басалар. Алга 4 бала чыга: Динә, Камилә, Азизә, Мустафа - шигырь сөйлиләр:

1. Снега прилетели и землю укрыли,

Пурга и холодные ветры завыли.

Но пусть непогода бушует и злится,

На празднике будем мы все веселиться!

2. Как в морозный день гости съехались.

Праздничный день - самый красочный!

Сколько песен здесь! Сколько смеха здесь!

Сколько радости самой праздничной!

3. Шатлыклар - күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка -

Зур бәйрәм бүген бездә!

4. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

  • Хуш килдегез, кадерле кунаклар! Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Бәйрәмебезгә рәхим итегез!

2. "До чего же хорошо!" җырын җырлыйлар. (Җыр беткәч, утыралар)

- А сейчас дорогие гости, подарим вам сказку "Заюшкина избушка".

Музыка

3. "Заюшкина избушка"

- Елмаюдан дөнья яктыра. "Елмаю" исемле җырыбыз сезгә бүләгебез!

4. "Елмаю" җыры

  1. блок.

Музыка уйный. Кар бөртеге керә:

  • Исәнмесез, балалар, кунаклар! Мин дөрес килдемме? Бу "Салават күпере" балалар бакчасымы?

  • Әйе, Кар бөртеге. Бик дөрес килгәнсең. Бүген бездә кыш бәйрәме.

  • Сезнең бакча балаларының бик акыллы, тәрбияле, җитез икәнлеген ишеткән идем. Шуңа күрә сезнең бәйрәмдә катнашырга телим. Үзем дә буш кул белән килмәдем: төрле табышмаклар да алып килдем. Зирәкләргә, җитезләргә бүләкләрем дә бар.

  • Әйдә, әйдә рәхим ит Кар бөртеге. Без кунакларны бик яратабыз, шулай бит балалар?

Музыка уйный. Кычкырып Убырлы керә.

  • Миннән башка гына бәйрәм уздырмакчы булдыгызмы? Минсез нинди бәйрәм инде ул - бәйрәм яме мин бит ул! Мин дә төрле уеннар беләм : кем катырак кычкыра, кем еракка төкерә, кем ныграк киреләнә? Менә ичмасам уеннар, көлеп үләсең.

  • Юк инде без андый уеннар уйнамыйбыз, безнең балалар бик тәртиплеләр.

  • Балалар бөтен җирдә тәртипсез инде алар: сүз тыңламыйлар, ашамыйлар, елаклар, киреләр.

  • Бездә андый балалар юк. Әйеме, балалар? Алар бәйрәмгә күп шигырьләр, җырлар өйрәнделәр, карап тор әле.

  • Менә әби утырып тор!

  • Мин әби түгел әле, миңа бары тик 599 яшь кенә! Ярар, арып киттем, утырып торыйм әле. Кар бөртеге белән апагыз бик мактаган була сезне, миннән әйбәт белмисездер әле.

  • Әйдәгез әле балалар, осталыгыбызны кунакларыбызга күрсәтик әле.

  • Нинди матур шигырьләр өйрәнгәнсез икән балалар? Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк әле.

Балалар шигырьләр сөйли

  • Сүзне иң нәни дусларыбызга бирәбез.

Кар яуганда

Энем минем кар яуганда

Чыга чана шуарга,

Артка карый - эз юк була;

Хәйран кала шуңарга:

  • Апа, апа, кая качкан

Минем чана шуган юл?

  • Мамык карлар явып узгач,

Кар астында калган ул.

"Снег"

Он летает белой стаей

И сверкает на лету.

Он звездой прохладной тает

На ладоне и во рту.

Он на солнышке румяный,

Под луной он - голубой.

Он за ворот и карманы

Залетает нам с тобой.

Төрекчә шигырь

Салкын, саф һава

Салкын, саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.

"Зима"

Белый снег пушистый

В воздухе кружится

И на землю тихо

Падает ложится.

И под утро снегом

Поле забелело

Точно пеленою

Все его одело.

Төрекчә шигырь

Беренче кар

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

Буран

Урамда -буран, мин өйдә торам

Тәрәзә аша тик авыз ерам.

Әй, җил выжылдый, буран дуылдый

Ачулы песи кебек мырылдый.

Җиңдем, ди бугай, дуланып шулай.

Әй, бичаракай, кыланма болай.

"Мороз"

Невидикой осторожно

Он является ко мне

И рисует, как художник,

Он узоры на окне.

Это - клен, а это - ива,

Вот и пальма предо мной.

Как рисует он красиво

Белой краскою одной!



  • Афәрин, балалар, булдырасыз! Шәп! Бигрәк матур сөйләдең!

Кар бөртеге шигырь сөйләгән балаларга бүләкләр бирә.

-Туктагыз әле, минем дә үз бүләкләрем бар. Менә эскәтерем - үзе ашата иде, хәзер ашатмый, искерде; бусы ковер-самолетым - очмый хәзер, ремонтка бирергә кирәк. Ә бусы ... бусы минем күлмәгем. Почти яңа дип әйтергә була. Яшь вакытта концертлар куя идем. Ә менә таба - балалар пешерергә. (Кулы белән авызын каплый). Чистартып көзге урынына кулланырга була дим. Ничек соң, минем бүләкләрем ошадымы сезгә?

-Юуук!

- Шигырьләрен матур сөйләсәләр дә, җырлый белмидер сезнең балалар!

- Безнең балалар артистлар кебек җырлый да беләләр. Тыңлап кара!

"Снег - снежок" җыры

  • Афәрин, балалар бик матур җырладыгыз!

- Әйдәгез әле, зирәк булуыгызны да күрсәтегез Убырлыга. Кар бөртеге алып килгән табышмакларга җавап бирегез әле!

Табышмаклар әйтү.

Кар б. табышмаклар укый. Убырлы дөрес түгел җаваплар кычкыра.

1)Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан туннар кигән.

Бу кайчан? (Кыш)

2) Җир өстендә ак мамык (Кар)

3) Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сыман гына.

Өс киемеңә куна,

Кулга тисә - су була. (Кар бөртеге)

4) Ишегалдында таш була, өйгә керсә су була. (Боз)

5)Зимой и летом - одним цветом. (Сосна, елка)

6)Летом серый, зимой - белый. (Заяц)

7) Хитрая плутовка, рыжая головка.

Хвост пушистый - краса.

Кто же это? (Лиса)

8)Косолапы ноги,

Зимой спит в берлоге,

Догадайся, ответь.

Кто же это? (Медведь)

  • Балалар бик дөрес җаваплар бирделәр. Хәзер менә кунакларга да табышмаклар әйтим әле, ничек җавап бирерләр икән? (әти-әниләргә табышмаклар әйтә)

1)На ветке не птичка -

Зверек-невеличка.

Мех теплый, как грелка.

Кто это? (Белка)

2)Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Я, әйтеп бак! (Куян)



  • Афәрин, бу залга гел зирәкләр генә җыелганнар икән.

  • Әйе шул, Кар бөртеге.

  • Син аларга бик җиңел сораулар гына бирдең.

  • Әйдә алайса, син дә җавап биреп кара. Бер кош һәм тагын бер кош - ничә була?

  • Бер көтү кош була!

  • Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз?

  • Бер чәчәк һәм тагын ике чәчәк - ничә чәчәк?

  • Бер букет була!

  • Дөрес әйттеме балалар?

  • Менә Убырлы, күрдеңме инде хәзер, сүзләребезгә ышандыңмы?

  • Әйе, балаларыгыз бик зирәкләр дә, уңганнар да икән. Уеннарыгыз да миңа бик ошады, кара урманыбызда шундый уеннар уйнарбыз әле без дә. Ииии, минем дә сезнең шикелле буласы, сезнең садикка йөрисе килә бит, алырлар микән?



  • Балалар, алабызмы Убырлыны да садикка?



  • Алайса без сине бәйрәмнәребезгә чакырырбыз.



  • Ә хәзер әйдәгез уен уйнап алыйк әле!

"Кар бөртекләре җыю" уены - 2 команда

Уенның тәртибе: һәр командада 3әр бала. Җирдәге кар бөртекләрен савытка тутырасыз. Кайсы команда күбрәк җыя - алар җиңүче була!



  • Ә хәзер Кар бөртеге һәм Убырлы белән бергәләп биеп алыйк әле!

(Хоровод - "Как на тоненький ледок" җырына)



  • Ярар, китим инде мин, урман дусларым көтәдер, саубулыгыз! Күңелле булды сезнең янда! Яхшы кунак иттегез мине, алайса бәйрәмегезне мәнге дә булдырмый идем! Әйдә, Кар бөртеге урманда да көтәләр, анда да бәйрәм ясыйк!

  • Саубулыгыз, балалар, һәрчак шулай акыллы булыгыз!

  • Саубулыгыз!

3 блок.

  • Бәйрәмебез дәвам итә. Кадерле кунаклар, сезнең игътибарыгызга бакчабызга йөрүче нәниләрдән тагын бер бүләк тәкъдим итәбез.

"Колобок" әкияте күрсәтелә.



  • Зәңгәр күзле курчагым

Әлли-бәлли ит әле.

Синең бит йоклар чагың

Тәмләп йоклап кит әле, диләр безнең гүзәл кызларыбыз. Һәм сезгә үзләренең яңа биюләрен күрсәтәләр. Рәхәтләнеп карагыз!



  • Кызлар биюе.

  • "Зимушка хрустальная" җыры

  • Кадерле кунакларыбыз, бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

БЕТТЕ.



© 2010-2022