- Преподавателю
- Другое
- телим мин, әнием сиңа! дигән темага сыйныф сәгате эшкәртмәсе
телим мин, әнием сиңа! дигән темага сыйныф сәгате эшкәртмәсе
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Давлетшин И.И. |
Дата | 19.02.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Гаилә бәйрәме
Илһам ДӘҮЛӘТШИН
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы
Кичәнең максатлары:
- укучыларда гаилә кору мәсьәләсенә җитди караш тәрбияләү, әти, әнигә,туганнарга карата ихтирамлы булу сыйфатларын үстерү;
- укучыларның иҗади сәләтен үстерү ;
- әхлак тәрбиясе бирү.
Җиһазлау: Компьютерда әти-әниләргә багышланган җырлар, .балаларның әти әниләре белән бергәләп төшерелгән фотосүрәтләре, язмалары, балаларның теләкләре язмалары җыелмасы; әти -әниләрнең балаларына язма теләкләре; татар халык әйтемнәре, теләкләре, табышмаклары язылган берничә плакат.
Сыйныф бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән. Укучы балаларның һәм әти -әниләрнең иң уңышлы дип табылган теләкләре зур итеп язып куелган.Мәктәп ашханәсендә чәй табыны әзрләнгән. Укучы балаларның " ...Телим мин әнием сиңа, әтием сиңа, туганым сиңа!" дигән иншалары компьютерда чыгарылып хәзерләп куелган.
Кичәнең барышы
I. Кичәне башлау.
1. Әти-әниләрне сәламләү.
2. Кичәнең тәртибе белән танышу.
3. Кунаклар белән таныштыру.
II. Төп өлеш.
1. Сыйныф җитәкчесенең кыска чыгышы "Хәзерге заманда гаилә кыйммәтләрен саклауның әһәмияте".
Чыгышның тезислары:
- кешеләр бик күптәннән гаилә булып яшәү рәвешен алганнар;
- татар халкы элек электән гаилә тормышына бик җитди караган. Безнең халыкның гаилә традицияләре бик бай һәм үзенчәлекле;
- хәзерге заманда яшьләр гаилә корырга ашыкмыйлар;
- гаилә тормышын саклауның һәр кеше өчен, ил өчен әһәмияте бик зур;
2. Класс компьютерыннан әкрен генә җыр агыла - "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа".
Укучы балалар үзләренең иншаларын әти- әниләренә тапшыралар. Әти-әниләр җыр тыңлый-тыңлый балаларының иншаларын укыйлар.
Теләкләрдән өзекләр.
Әхмәтҗанова Җәмилә:
-әнием, алтыным, күз нурым минем. Сиңа озын гомер, таза исәнлек, бәхет - шатлык телим. Мин сине бик-бик яратам!
Әнием син җирдә гомергә,
Кояш кебек бер генә.
Син һәр көн булсаң өйдә,
Рәхәт минем күңелемә.
-әнием, бәгърем минем! Синең миңа " кызым", " балам" дип эндәшүләрең ни тора! Синең тавышың кебек назлы тавыш беркемдә дә юк... ;
-Зинуров Рәдиф:
-әтием- әнием сезгә миннән иң изге теләкләр.Безнең янәшәдә,безнең белән бергә бәхетле тормыш итәргә язсын иде... ;
-Ризванов Рәҗәп:
-минем әтием белән әнием дөньяда иң уңганнар ,иң булганнар, иң матурлар. Әти -әни гел бәхетле тормышта яшәгез. Безнең өчен иң якын кешеләр сез... ;
-Сөләйманова Хәния:
-минем әнием дөньяда иң уңган, иң игелекле, иң ярдәмчел. Ул минем өчен дус та сердәш тә киңәшче дә. Әтием дә дөньяда иң-иң әйбәте. Әниемә дөньядагы иң матур чәчәкләр бәйләмен бүләк итәсем килә. Минем әбиләрем дә дөньяда иң әйбәт әбиләр, бабаларым дөньяда иң яхшы бабайлар... ;
- Хузина Ләйлә:
-кадерле әтием, абыйларым, яраткан энем. Сезне олы бәйрәм белән котлыйм! Әтием, абыйларым сез солдат хезмәтен үтәп кайткансыз.Һәрвакыт шулай көчле, батыр булыгыз. Сезгә миннән иң изге теләкләр... ;
2.Класс компьютерына алдан язып куелган видеоязмаларны бергәләп карау. Укучылар үзләренең теләкләре арасыннан иң уңышлы дип табылган фикерләрен әти-әниләренә компьютер экраны аша җиткерәләр.
3. Компьютердан "Балам минем" дигән җыр уйнатыла.
Әти-әниләр балаларына үзләре язган теләкләрдән торган язмаларын тапшыралар.
Әти-әниләрнең үз балаларына язган теләкләрдән өзекләр:
Галиев Илнарның әнисе:
-улым! мин синең будөньяда бәхетле булуыңны телим. Тәүфыйклы, тәртипле, сабыр бул.Чын ир егет булып үс! Үскәч тә киң холыклы булып кал... ;
Әхметвәлиева Гөлфиянең әнисе:
-кызым минем. Сине чын кңелдән бәйрәм белән котлыйм! Синең бәхетле, тәүфыйклы, шәфкатьле бала булып үсүеңне телим. Үскәч тә, тормышта үз урыныңны табып, чын Кеше булып яшәргә тырыш...
4. Әти-әниләр һәм балалар тарафыннан әзерләнгән җырлар һәм шигырьләрдән концерт. Ул әниләр, әтиләр балалар,туганнар турындагы җырлардан һәм шигырьләрдән төзелә.
5. Әти- әниләр, чакырылган кунаклар, укучылар белән бергәләп чәй табыны артында утыру. Табын янында утырганда татар халкының гаилә кыйммәтләре, йолалар, халык әйтемнәре, сынамышлар искә төшерелә
III. Кичәне йомгаклау.
1. Әти-әниләргә кичәнең аеруча күңелләренә хуш килгән
мизгелләре, тагын да кызыклырак итү өчен нәрсәләр өстәргә мөмкин икәнлеге турында фикерләрен тыңлау.
2. Халык йолаларына туры китереп кунаклар(әти-әниләр) белән саубуллашу һәм озату.
3