Технологическая карта по татарскому язык на тему Кушма сүзләр

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема

Кушма сүзләр.

Теманың максаты


  • Укучыларны кушма сүзләрне табарга, аера белергә һәм дөрес итеп билгели белергә, җөмләләр төзегәндә, сөйләмдә аларны кулланырга өйрәтү.

Бурычлар

  • укучыларның танып белү активлыгын үстерергә һәм интеллектуаль үсешенә ирешергә;

  • укучылар үзидарәсен үстерү ярдәмендә укучыларның мөстәкыйльлеген, җаваплылыгын арттыруга ирешергә;

  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга;

  • гражданлык-патриотик һәм рухи тәрбия бирүгә аеруча нык игътибар итәргә.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр

  • Ясалма сүзләрнең төрләрен, аларның исемнәрен белү.

  • Җөмләләрдән табарга һәм дөрес итеп билгеләргә өйрәнү.

  • Кушма сүзләрнең аермасын билгеләргә өйрәнү.

  • Кушма сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

  • Кушма сүзләрне дөрес язарга өйрәнү .



Дәрес барышы

Дәреснең этаплары.


Укучының эшчәнлеге

Укытучының

эшчәнлеге

Дәресне алып бару


Һәр этапта универсиаль укыту гамәле.

Диагностик биремнәр

I этап. Оештыру моменты.

Укучыларны актив-лаштыру, төркемнәр

нең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Дәрестә үзеңе тоту кагыйдәләрен әйттерү һәм аларны дәлилләргә.

Балаларны дәрестә актив эшләргә күнектерү.

I этап. Оештыру моменты.

Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып. .-Дәрестә үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик:

-Шауламаска!

-Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер!

-Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир!

-Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!

-Рәхмәт, әйдәгез бер-бере-безгә уңышлар теләп дәре-себезне башлап җибәрик.

I этап. Оештыру моменты.

- Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә тиешбез?

1.Башкаларны тыңларга һәм аңларга өйрәтү. .

2.Куелган максат буенча дөрес, төгәл сөйләм төзү күнекмәләре булдыру.

3.Төркемнәрдә, коллективта эшләү күнекмәләре булдыру.

1.Мәктәпкә, укуга карата уңай тәсир булдыру.

2.Үзеңне тоту кагыйдәләре турында төшенчә булдыру.

II этап. Белемнәр-не актуальләш-терү.

Тема буенча үтелгән материалны гомумиләштерү, искә төшерү.

Яңа материал өстендә эшләү, Табышмак һәм мәкальләр формасында бирелә.

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

Сорауларга җаваплар ярдәмендә кушма һәм парлы сүзләрне искә төшерү буенча фронталь эшне оештыру, аларның язылышларында, төзелешләрендә булган аерманы күрсәтү.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Бергә берне кушкач ничә?

Беләм ике диярсез.

Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә

Анысы нәрсә дигән сүз?

(кушма сүзләр)

- Нинди сүзләр дип аталалар?

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?
- Бүген дәрестә кушма сүзләр белән танышуны дәвам итербез.

II Белемнәрне актуальләштерү.

-Татар телен белү сезнең тормышыгызда нинда урын ала? Ул белемнәр нәрсәгә кирәк?

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

Укучыларны кушма сүзләрнең төзелеше белән таныштыру.

Күнегүләрне эшләүдә катнашу.

Бер-береңә ярдәм һәм контроль оештыру . (парлап эшләү)

Эшләнгән биремнәр-нең дөреслеген бәяләү.

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.



Кушма сүзләрне өйрәнүне оештыру.

Парларда эшләүне, эшләнгән биремнәрне бәяләүне оештыру.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишүдә укучыларны катнаштыру.

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

Уку мәсьәләсен кую.

Яңалык ачу.

-Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез табышмакларның җавапларын тактага язарсыз.

Самолет, бозваткыч, тимераяк, карабүрек.

-Кушма сүзләр ничек ясалган?

-Дәресебезнең максаты нинди?

- Димәк, безнең дәрес темасы нинди тема була инде?
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
-Укучылар, әйдәгез әле бирелгән рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп нинди сүз булганын билгелик әле.

- Тамырларын күрсәтеп күчереп языгыз.

Көнбагыш (көн+багыш), көнчыгыш(көн+чыгыш), көнбатыш(көн+батыш), һәрвакыт(һәр+вакыт), карабодай(кара+бодай), көньяк(көнь+як), ашъяулык(ашъ+яулык), төньяк(төнь+як), гөлҗимеш(гөл+җимеш).

Физминутка

III этап. Яңа материалны өйрәнү.

- Ни өчен кушма сүзләрнең ничек ясалышы турында әйтәлмибез?

Кушма сүзләр ничек ясала?

Парларда эшләү.

Шәхси УУГ

Регулятив УУГ

Танып-белү УУГ

Текстан, рәсемнәрдән яңа информацияне таба белү кунекмәләре булдыру.

Коммуникатив УУГ

-Нинди сүзләр антоним, синоним дип атала?

IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Кушма сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, ясалышларын истә калдыру.

Дәреслектә бирелгән күнегүләр өстендә эшләү.

Парларда эшләгәндә бер-береңә ярдәм күрсәтү, тикшерү оештыру.

Сорауларга җаваплар бирүдә катнашу, үз фикерләрен төзеп әйтү һәм дәлилләү.

Парларда эшләүне оештыру, эшләнгән эшләргә контроль булдыру.

Дәреслек буенча эш оештыру.

Укучыларны проблемалы сораулар буенча фикер алышуда катнаштыру.

IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

V. Дәфтәрләрдә эшләү.

- Дәреслекнең 47нче битендә бирелгән 70нче күнегүне язып эшләү. Җөмләләрдән кушма сүзләрне табып, ясалышларын телдән аңлатырга. 71нче күнегүне парлап эшләү. Бирелгән кушма сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгеләү.

-Үзегез сайлаган биш сүз белән җөмләләр уйлап языгыз.

Күзләргә зарядка: - Ә хәзер дәреслектә бирелгән 72 нче күнегүне телдән эшлибез. Сүзләрнең ясалышын һәм язылышын аңлатыгыз.

Мөстәкыйль эш. Кушма сүз төзе.Башын әйтәм син тәмамла Яр-,ал-,аш-,юл-,ун-.

VI. Дәресне йомгаклау.Рефлексия.

- Бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

- Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

-Дәрестә нинди төшенчәләр белән таныштык?

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?

IV этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

Дәфтәрләрдә эшләү.

(мөстәкыйль эш)

Регулятив УУГ

1.Укытучы ярдәмендә дәрестә эшләнәчәк эшләрне планлаштыру.

Танып-белү УУГ

Коммуникатив УУГ

Регулятив УУГ

1.Дәреслек материалы өстендә эшләгәндә үз фикереңне әйтә белүне булдыру.

2.Уку эшчәнлеген, куелган максаттан чыгып, бәяли белү күнекмәләре булдыру.




© 2010-2022