Сценарий по татарскому языку на тему Албастылар

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Батулла

Албасты

Катнашалар:

Урман кызы

Аю

Албасты

Болан

Куян

Бал кортлары, күбәләкләр

Музыка. Әкрен генә пәрдә ачыла. Сәхнә матур чәчәкләргә күмелгән. Бал кортлары, күбәләкләр очып йөриләр. Сәхнәгә Урман кызы чыга. Ул җырлап ("Бакчабыз" җырын) чәчәкләр утырта.

Урман кызы: Мин бөтен җир йөзенә чәчәкләр утыртып чыктым. Ә-ә , менә бу төштә чәчәкләр юк икән. Каяле, мин монда да чәчәкләр үстерим әле.

Кыз чәчәкләрне иркәли- иркәли чыгып китә. Күбәләкләр дә, куян да көләләр. Аннан соң бер яктан Аю башы, икенче яктан Болан мөгезләре күренә. Алар сәхнә уртасына чыгалар, баш иеп исәнләшәләр. (Звучат звуки природы). Чыгып китәләр. Аланда күбәләкләр генә кала. Шулчак куркырыч музыка ишетелә башлый. Сәхнәдә утлар уйный. Албасты килеп чыга. Ул чәчәкләрне таптый ,өзә. Соңгы чәчәкне таптаганда сәхнәгә Урман кызы килеп чыга.

Албасты: һаман шул чәчәкләр! Һаман чәчәк исеннән тын каплана.

Урман кызы: Албасты! Тимә чәчәкләргә! Тимә!

Албасты: Мин сиңа ничә тапкыр әйттем: үстермә чәчәкләр,үстермә! Мин чәчәкләр яратмыйм, дидем. Төсләрен дә, исләрен дә яратмыйм.

Ул кызга таба килә, кыз куркып чигенә. Албасты кызның битенә шаркылдап көлә дә, соңгы чәчәкне кыз күз алдында изеп көлеп чыгып китә. Кыз ятып елый. Сәхнәдә сынык агачлар, таптаплган чәчәкләр генә кала. Музыка шул турыда сөйли. Кыз әкрен генә торып, чәчәкләрне төзәтә башлый. Кыз җырлый. ("Гөлләрем"җыры)

Урман кызы: Ничә гасырлар инде чәчәкләр үстерәм. Мин җир шарын чәчәк белән күмәр идем. Албасты килә дә чәчәкләрне таптап китә. ( МУзыка. Ул Албасты килгәнне аңлата). Әнә тагын килә! Качыгыз, җәнлекләр, качыгыз, күбәләкләр!. Албасты килә!

Албасты: Ха-ха-ха! Тагын үстердеңме? Шашкан кыз! (Кызны җилтерәтеп, алгы планга алып чыга). Тагын син үстердеңме бу чәчәкләрне? Ничә гасырлар әйтә киләм, барыбер мин аларны таптап бетерәм! (Ике учына төкереп, киереп, киерелә, иң матур чәчәккә суга. Чәчәк өстендә Албасты бии). Ха-ха-ха, менә синең чәчәкләреңә! Менә!

Кыз: Син ямьсез! (Албасты көлә) Син миһербансыз! (Албасты тагын да катырак көлә) Син Албасты!

Албасты: Ие, мин Албасты шул! Менә шуңа күрә дә мин синең чәчәкләреңне басып сытам! Таптыйм! Ха-ха-ха!

Баягы шикелле ул бар чәчәкләрне таптап чыга. Бары тик бер генә чәчәк агач төбендә кала. Кыз елый. Сәхнәгә җәнлекләр чыга. Аю, Болан, Куян, Бал кортлары, күбәләкләр елап ятучы кызны урап алалар. Һәммәсенең дә башы аска салынган.

Кыз: Гомер буе шулай булыр микәнни соң? Гомерләр буе... Мин арыдым инде, мин кабат чәчәкләр утыртмаячакмын.

Куян: Әбәү, чәчәксез урман буламыни?

Аю: Чәчәкләр булмагач, бал кортлары кайдан бал җыйсыннар?

Кыз: Күрәсез бит, Албасты чәчәкләр үстерергә ирек бирми, Албасты булганда чәчәкләр үстереп булмый.

Куян: Беләсезме! Албастыны тотып тукмарга кирәк. Без күп, ә ул берәү генә.

Барысы бергә: Чыннан да кыйнарга кирәк!

Болан: Мин сөзәрмен! (Сөзгән булып күрсәтә, барысы да көлешәләр)

Аю:. Мин таптармын (Күрсәтә, барысы да көлешәләр)

Бал кортлары: Без чагарбыз! Безз!

Кыз: Сез бит ул килә башласа качасыз. Курыкмассызмы соң?

Барысы бергә: Юк! Бергә булганда курыкмабыз!

Тагын матур музыка,(Җәй айлары бигрәк матур) кыз да, җәнлекләр дә сынган чәчәкләрне төзәтеп йөриләр. Куркыныч музыка ишетелә башлый.

Куян: Албасты килә!

Кыз: Яшеренегез! Ул килеп җиткәч, берьюлы чыгарсыз!

Җәнлекләр качалар. Кыз уртадагы зур агач артына кача. Албасты килеп төшә, ул хәлсез.

Албасты: Уф арыдым! ..Арыдым ирде... картаям бугай. Бу кире беткән кызның чәчәкләрен таптый-таптый билем сызлый башлады. (Ул атлаганда аксый) Бу юлы мәңге үсмәслек итеп таптап китәм дә -вәссәләм!

Кыз: (бәрә) Эзмә чәчәкләрне!

Болан: (сөзә) Мә, бер мөгез! Мә, ике мөгез! Мә, өч мөгез!

Албасты: Ай билем! Ай аякларым! Үлә-әм! Үтерә-ә-ләр! Кара-выл!

Кортлар: Беззз дә башкалардан калмабыззз! (Чагалар)

Албасты; Ай башым! Ай сыртым!

Кыз: Кабат киләсеңме?

Албасты: Юк, килмәм!

Кыз: Җәнлекләрне кыерсытмассыңмы?

Албасты: Валлаһи, кыерсытмам, үлә-ә-м!

Чыгып китә. Сәхнә яктыра. Матур музыка. Бөтенесе чәчәк утырталар, җырлыйлар.

Җәй айлары бигрәк матур

Җәй айлары бигрәк ямьле,

Карлыганлы, җиләкле.

Җәй айлары матурлата

Һәр елны табигатьне

Кушымта:

Су буенда чишмәләр,

Тугайларда тургайлар.

Талларда сандугачлар,

Күлләрдәге балыклар,

Урамдагы балалар

Җәй килгәнгә шатланалар.

Гөлләр.

Җәйләр җиткәч, бакчаларда

Матур гөлләр үстерәм.

Аллы-гөлле чәчәкләре

Күңелләрне үстерә.

Кушымта:

Гөлләрем,

Минем кадерлеләрем.

Бакчаларга ямь өстәүче

Минем хуш ислеләрем.

Бакчабыз

1.Бакчабыз нәкъ гөлбакча

Матур гөлләр һәр якта.

Каршы алалар безне

Бакчага килгән чакта

Кушымта:

Исле гөлләр тибрәнеп

Хуш ис бөркеп торалар.

Миләүшәләркулланышып.

Елмаеп утыралар.

2. Бакчабыз нәкъ гөлбакча

Бик тә якын күрәбез

Шуңа күрә матур-матур

Чәчәкләр үстерәбез.

Кушымта:

Безнең алан

1. Кояш елмая, җылы җил исә,

Тургайлар сайрый, чәчәкләр үсә.

Җир җиләкләре шундый пешкәннәр,

Нурларга тулып сыгылып төшкәннәр.

Кушымта:

Сез беләсезме бу нинди урын?

Бу- безнең алан, бу- безнең болын.

Шундый күңелле безнең аланда

Дусларың белән бергә булганда.

  1. Кояш елмая, җылы җил исә,

Тургайлар сайрый, җиләкләр пешә.

Тургайлар кебек танкына җаным,

Мондый гүзәл җир бар микән тагын?

Кушымта:

Сез беләсезме бу нинди урын?

Бу- безнең алан, бу- безнең болын.

Шундый күңелле безнең аланда

Дусларың белән бергә булганда.

Албасты

Албасты: һаман шул чәчәкләр! Һаман чәчәк исеннән тын каплана.

Албасты: Мин сиңа ничә тапкыр әйттем: үстермә чәчәкләр,үстермә! Мин чәчәкләр яратмыйм, дидем. Төсләрен дә, исләрен дә яратмыйм.

Албасты: Ха-ха-ха! Тагын үстердеңме? Шашкан кыз! (Кызны җилтерәтеп, алгы планга алып чыга). Тагын син үстердеңме бу чәчәкләрне? Ничә гасырлар әйтә киләм, барыбер мин аларны таптап бетерәм! (Ике учына төкереп, киереп, киерелә, иң матур чәчәккә суга. Чәчәк өстендә Албасты бии). Ха-ха-ха, менә синең чәчәкләреңә! Менә!

Албасты: Ие, мин Албасты шул! Менә шуңа күрә дә мин синең чәчәкләреңне басып сытам! Таптыйм! Ха-ха-ха!

Албасты: Уф арыдым! ..Арыдым ирде... картаям бугай. Бу кире беткән кызның чәчәкләрен таптый-таптый билем сызлый башлады. (Ул атлаганда аксый) Бу юлы мәңге үсмәслек итеп таптап китәм дә -вәссәләм!

Албасты: Ай билем! Ай аякларым! Үлә-әм! Үтерә-ә-ләр! Кара-выл!

Албасты; Ай башым! Ай сыртым!

Албасты: Юк, килмәм!

Албасты: Валлаһи, кыерсытмам, үлә-ә-м!

Аю

Аю: Чәчәкләр булмагач, бал кортлары кайдан бал җыйсыннар?

Аю:. Мин таптармын (Күрсәтә, барысы да көлешәләр

Барысы бергә: Чыннан да кыйнарга кирәк!

Барысы бергә: Юк! Бергә булганда курыкмабыз!

Бал кортлары

Бал кортлары: Без чагарбыз! Безз!

Кортлар: Беззз дә башкалардан калмабыззз! (Чагалар)

Барысы бергә: Чыннан да кыйнарга кирәк!

Барысы бергә: Юк! Бергә булганда курыкмабыз!

Урман кызы

Урман кызы: Мин бөтен җир йөзенә чәчәкләр утыртып чыктым. Ә-ә , менә бу төштә чәчәкләр юк икән. Каяле, мин монда да чәчәкләр үстерим әле.

Урман кызы: Албасты! Тимә чәчәкләргә! Тимә!

Урман кызы: Ничә гасырлар инде чәчәкләр үстерәм. Мин җир шарын чәчәк белән күмәр идем. Албасты килә дә чәчәкләрне таптап китә. ( МУзыка. Ул Албасты килгәнне аңлата). Әнә тагын килә! Качыгыз, җәнлекләр, качыгыз, күбәләкләр!. Албасты килә!

Кыз: Син ямьсез! (Албасты көлә) Син миһербансыз! (Албасты тагын да катырак көлә) Син Албасты!

Кыз: Гомер буе шулай булыр микәнни соң? Гомерләр буе... Мин арыдым инде, мин кабат чәчәкләр утыртмаячакмын

Кыз: Күрәсез бит, Албасты чәчәкләр үстерергә ирек бирми, Албасты булганда чәчәкләр үстереп булмый

© 2010-2022