5нче сыйныф сыйфат дәрәҗәләре

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

5а сыйныфы,татар төркеме. Тема:Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

Максат: 1. Белем бирү максаты:Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе һәм аның ясалышы белән таныштыру.

2.Фикерләү сәләтен үстерү максаты: Укучыларның үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру;

3. Тәрбияви максат:Кышкы табигатьнең матурлыгын күрә белергә, туган якның изгелеген аңларга,саклый белергә өйрәтү.

Дәреснең техноләгиясе: үстерешле укыту.

Дәреснең тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Метод: өлешчә эзләнү.

Җиһазлау:дәреслек,схемалар,карточкалар.

Дәрес барышы.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1. Оештыру.

Эш ритмына кертү.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар 4әр кеше утыралар.Алларында Мэнэдж мэт.

Исәнләшү, хәерле көн теләү.

-Яныгыздагы иптәшегезгә Кояшлы көн теләгез,

- Каршыдагы иптәшегезгә

Хәерле көн теләгез,

- Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез.

- Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.

-Укучылар.бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген дәрестә кемнәр юк?

-Бүген атнаның нинди көне?

-Бик яхшы,рәхмәт!

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

-Көннәр кояшлы булсын!

-Җирдә тынычлык булсын!

-Барыбызга да хәерле көннәр!

-Көнебез хәерле үтсен!

-Бүген сыйныфта мин дежур.

-Дәрестә барысы да бар.

-Бүген атнаның икенче көне,сишәмбе.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Белем дәрәҗәсен тикшерү .

1)Укытучы табышмак әйтә:"Аңда бар, белемдә юк,яңада бар,искедә юк".

2)"Халык зур ул,моңлы ул,көчле ул!"-дип кем әйткән?

-Дөрес,балалар.Бу җөмләдән сыйфатларны табыйк әле!

-Болар нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар?

-Әйдәгез,хәзер бу сыйфатлардан чагыштыру дәрәҗәсен ясап карыйк әле!

Типик җитешсезлекләрне билгеләү.

Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.

3)Тактага Х.Туфанның "Аралагыз мине"шигыреннән өзек язылган плакат эленә.

Арыды бугай сезне сагынып йөрәк,

Арыды бугай газиз башкаем.

Яшел шәлең белән күләгәләп

Ял иттер бер,сеңлем ак каен.

--Ә хәзер игътибар белән укып чыгыгыз әле. Бу Хәсән Туфан шигыре. Аның 9 нчы декабрьдә туган көне. Әйдәгез моннан сыйфатларны табыгыз әле!

-Бик дөрес.

4)Балалар, сезгә өй эше итеп кайсы күнегү бирелгән иде? Әйе,бик дөрес,84 нче күнегү иде.

-3-4 укучы өй эшен әйтәләр ,укып күрсәтәләр.

(Өй эшен тикшерү.) Хаталы эшләр төзәтелә.

-Укучылар,сыйфатлар предметның нәрсәләрен белдерә?

-Димәк,сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

5) Хәзер Сималтиниус Релли Тейбл структурасын файдаланып , карточкалар белән эшләп алырбыз. Һәрберегездә бертөрле карточкалар. Анда хәрефләре төшереп калдырылган сыйфатлар бирелгән. Күпнокталар урынына хәрефләрне куеп языгыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. (Карточкалар таратыла).

-Карточкаларыгызны йөзгә-йөз (партнер по лицу) утырган иптәшегез белән алмашыгыз һәм тикшерегез. 1нче өстәлдәге 1нче укучы 1нче баганадагы сүзләрне укый.

2нче өстәлдәге 2нче укучы 2нче баганадагы сүзләрне укый.

-Хәзер аларның дөреслеген тикшерәбез.

6) Хәзер без өйрәнгән гади,чагыштыру дәрәҗәләренә карата күрмә диктант языйк.

Зәңгәррәк,кызылрак,ямь-яшел,кара,ак,кып-кызыл.

-Кайсы сыйфат артык?

-Ни өчен бу сыйфатлар артык?

-Бик дөрес ,балалар. Чыннан да бу без өйрәнгән дәрәҗәдәге сыйфат түгел. Бу -сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.

.

Укучылар җавабын әйтәләр:--ң авазы.

-Габдулла Тукай.

-Моңлы,көчле,зур.

-Гади дәрәҗәдәге.

-Моңлырак,зуррак,көчлерәк.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

-Яшел,ак,газиз.





Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.(84 нче күнегү)

-Күнегүне укып чыгалар.Сыйфатлардан чагыштыру дәрәҗәсен ясаганнар.

-Сыйфатлар предметның төрле дәрәҗәдәге билгесен белдерә.

-рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә.

-Укучылар карточкалар белән эшлиләр.



-Укучылар шулай эшлиләр.

Кып-кызыл,ямь-яшел.

-Чөнки бу сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәсе дә,гади дәрәҗә дә түгел.

3. Яңа теманы аңлату.

-Бүген безнең дәреснең темасы "Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе".Числоны һәм теманы дәфтәрләрегезгә язып куегыз!

- Дәреслекнең 71нче битен ачып, 88нче күнегүне табыгыз. Күнегүдәге сүзләрне укып чыгыгыз әле. Монда сыйфатларга нәрсәләр өстәлгән?Димәк, 1)сыйфатның артыклык дәрәҗәсе сыйфатның беренче иҗегенә п яки м авазы өстәлеп ясала икән.2) Сыйфат алдына иң,үтә,җете,дөм сүзләре өстәлеп тә артыклык дәрәҗәсе ясала: иң яхшы,дөм караңгы,үтә җылы.

Дәреслектән 89нчы күнегүне табабыз һәм телдән эшлибез.

Фикер алышу өчен таймд пэа шэа структурасын кулланабыз.Сорау: бу шигырьдәге артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны табарга.

-Хәзер дәфтәрләрегезгә бу күнегүне эшләп куясыз. Монда бары тик артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына язабыз.

Физкультминутка.

Ә хәзер ,укучылар,бераз ял итеп алабыз,барыбыз да матур итеп басабыз һәм минем арттан кабатлыйбыз.

Су буенда бакалар,

Баталар да калкалар,

Баталар да калкалар.

Уңга да бөгеләләр,

Сулга да бөгеләләр,

Артка да бөгеләләр,

Алга да бөгеләләр.

Һәм суга сикерәләр.

-Стё зе класс структурасын кулланабыз. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән җөмләләр төзеп язабыз. 2минут вакыт бирелә.Шул вакыттан соң укучылар түгәрәк буенча китәләр һәм бүтән укучының ошаган җөмләсен үзләренә язып куялар.

- Ә хәзер карточкалар өстендә эшлибез. Күп нокталар урынына төшеп калган артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны куеп күчереп языгыз һәм асларына дулкынлы сызык сызыгыз.

Мин ... энем белән паркка бардым. ... көн иде. Агач астында ... кош баласы ята иде. Ул очмый,чөнки аяклары авырта. Без аны ... өйгә алып кайттык. Мин аңа ... урын әзерләдем. Энем ... ипи һәм ... сөт бирде. ... кош баласы бездә озак яшәде,зур үсте.

-Димәк,артыклык дәрәҗәсе ничек ясала икән?

-Дәреслек белән эш.Теманы ныгыту.

-Әйдәгез,кагыйдәне дәреслектән укып чыгыйк әле-Ә хәзер Х.Туфан шигыренә кире кайтыйк.Сыйфатлардан башта чагыштыру,аннан соң артыклык дәрәҗәсен ясакарыйбыз.(Телдән).

Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра.

-укучылар фикер алыша, 1-2 укучы үз фикерен җиткерә:ап-,бик,иң,зәп,үтә.җете һ.б.

2укучы артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны укып бирәләр.

Укучылар дәфтәрләрдә 89нчы күнегүне эшлиләр.





Карточка өстендә эшлиләр. Һәр җөмләне тикшереп баралар.

-Укучылар кабатлыйлар.

Укучылар җөмләләр төзиләр.



Укучылар җавап бирәләр.

Укучылар сыйфатларны үзгәртәләр.

4. Ныгыту.

-Ә хәзер,балалар,картина буенча артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларны кертеп кечкенә хикәя төзибез.(Төркемнәрдәге һәр кеше берәр җөмлә әйтә.). Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

Хәзер тест эшлибез.

Төркемнәрдәге һәр кеше берәр җөмлә әйтә.

5. Йомгаклау.

--Дәрес азагына да килеп җитте.Әйдәгез, искә төшерик әле, нинди сүз төркеме турында сйөләштек?

-Сыйфатның нинди категориясе генә бар?

-Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне күрсәтә? (нинди дә булса билгенең күпкә артык булуын күрсәтә)

-Нинди төрләр белән ясала?

-Дәрес ошадымы?

-Өй эше.Кыш турында артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган 5 җөмлә язып килергә.

-Билгеләр кую.

-Дәрес тәмам, чыгарга була.

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсенең ничек ясалуын.

-Әйе, дәрес ошады.

-Сау булыгыз.






© 2010-2022