Эссе на тему: Педагогик осталыгым

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Син бервакытта да үзең хакыңда үз

фикереңне әйтмә. Аны башкаларга калдыр.

Кәрим Тинчурин

Үз эшеңнең остасы булу нидән гыйбарәт соң ул? Чынбарлыкта хезмәтеңне профессиональ күнекмәләр белән сыйфатлы итеп башкарумы, әллә эшеңне яңалыклар, үзенчәлекле идеяләр белән баетып тормышка ашырумы?

Педагогик осталык турында дистәләрчә билгеләмә бирелгән. Гасырлар дәвамында акыл ияләре укытучылык һөнәре турында үз фикерләрен әйтеп калдырган.

Шулай да осталыкның төп күрсәткече - ул укытучы шәхесе .

Укытучы - иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.

Мин - татар теле , әдәбияты һәм алман теле укытучысы. Үз өстемә никадәр бурыч йөкләнгәнен аңлап эш иткәндә генә уңышка ирешәчәкмен. Ә бүгенге җәмгыять укытучы алдына гаять зур бурычлар куя. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү - барлык укытучылар өчен төп максат булса, ана теле укытучысына үзенең туган телен камил белгән, милли традицияләрне таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы да өстәлә. "Үз халкыңның җанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану - менә нәрсә озын гомерле итә милләтне!" - дип язды Мөсәгыйт Хәбибуллин. Ә моңа ирешү өчен Т. Миңнуллин фикерен истә тотып эш итәргә кирәк дип саныйм мин: " Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан."

.

Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Үз эшемдә традицион булмаган, дәрес - сәяхәт, дәрес - уен, дәрес - конференция, дәрес - бенефис кебек эш төрләрен яратып кулланам.

Хәзерге мәктәпне информацион технологияләрдән башка күз алдына китерү кыен. Мин дәресләрдә компьютер технологияләрен, мультимедиа презентацияләр кулланам. Яңа теманы шушы слайдлар ярдәмендә еш аңлатам. Алман теле укытучысы булганлыктан, дәресләргә әзерләгәндә чит телләрне укыту методикасын кулланам.

Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да. Минем өчен һәр укучы - кояш. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк.

Без тәрбияләгән, белем биргән балалар - киләчәк. Нинди орлык чәчсәк, шуны игәрбез.Мин эшчәнлегемнең төп максатын билгеләдем. Ул- һәр баланың сәләтен ачу һәм шул нигездә һәр укучының шәхесен үсеш режимына чыгару. Компьютер, кесә телефоннары, скайп заманында баланы туган тел белән кызыксындыру бик авыр. Әмма тел - ана сөте белән бирелгән иң кыйммәтле бүләк. Туган телдә матур, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, аңа мәхәббәт тәрбияләү- төп максатларымның берсе.

Максаттан чыккан төп бурычларым түбәндәгеләрдән гыйбарәт: функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм әзер шәхесне үстерү, милли-мәдәни компетенцияләр булдыру, төрле мәдәниятле халыкларның гореф-гадәтләрен ихтирам итүче шәхес тәрбияләү, универсаль белем күнекмәләрен туплау, проект-тикшеренү эшчәнлеген үстерү, белемнәрне тормышта куллана алу мөмкинлекләрен ачу.

Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Шуңа күрә асылда мин үземә өч юнәлеш күзаллыйм: дәрес, сыйныфтан тыш эшчәнлек һәм бала шәхесен үстерүгә шартлар тудыру. Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Яңа дәүләт стандартлары таләп иткәнчә, дәрестә мин баланы фикерләргә өйрәтәм. Ә фикер йөртү - сораудан башлана. Үсеш дәресе сорарга һәм эзләнергә өйрәтә. Дәресне тикшеренү- эзләнү методы белән алып барам. Сүзләрнең әйтелешенә һәм уку техникасына зур игътибар бирергә тырышам. Ачык, матур итеп сөйләмәгән, үз фикерләрен дөрес җиткерә алмаган баланың белем дәрәҗәсе дә түбән булачак! Моны бервакытта да истән чыгармыйм. Эшчәнлегемнең төп шартларының берсе- "шатлык аша укыту һәм тәрбияләү". Һәр дәрестә стимуллар системасы булдырырга тырышам. Сәләтле балалар белән юнәлешле эшләгәнлектән, укучыларым район конкурсларында уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Укучыларымның фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар. Безнең мәктәп укучылары "Тамчы шоу" дигән интеллектуаль уенда катнашып җиңүче дипломына ия булдылар. 2015 елда Мулла Иле авылында булып узган "Әдәбият елына багышланган иҗат бәйгесе"ндә минем укучым 3 урынга лаек булды. Казан химия университеты белән хезмәттәшлек итеп торам. 2015 елда булып узган олимпиадаларда 8 сыйныф укучысы Фаррухшина Тәнзилә призер исеменә лаек булды.

Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Белемемне үстерү өстендә һәрдаим эшләп торам. Курсларга укырга йөрим, семинарларда катнашам, ачык дәресләр карыйм- болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: "Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала", - дип язган.



© 2010-2022