Выступление на тему: Патриотик тәрбия бирүдә кулланыла торган эш төрләре

 Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү учреждениеләренең укыту программасына кертелгән мөһим юнәлешләреннән берсе. Чөнки кешелекнең  киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхеслә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әхмәтҗанова Э.И.

Лениногорск шәһәре

Патриотик тәрбия бирүдә кулланыла торган эш төрләре.

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү учреждениеләренең укыту программасына кертелгән мөһим юнәлешләреннән берсе. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак нәни баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле.

Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе - тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Патриотлык- үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.[4: 47]

Шул максаттан чыгып, мәктәптә тәрбия системасы укучыларда милли тарихыбызга, туган телебез һәм әдәбиятыбызга, мәдәниятебезгә мәхәббәт тойгысы, үз халкың белән горурлану хисләре, аның тарихын, уңай гореф - гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү белән кызыксындыру шикелле сыйфатлар булдыруны күз алдында тотарга тиеш.

Патриотик тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы - ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә. Һәр дәрес, бигрәк тә тарих, әдәбият дәресләре патриотик тәрбия бирү мәктәбе булып тора. [2: 57]

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эше тулаем педагогика фәне кебек фәнни, системалы булырга тиеш.[2: 57] Аның югары идеяле булуы, өзлексез алып барылуы мөһим. Ватанга мәхәббәт әлифбадагы рәсемнәрдән, мәктәп музеенда булудан, ветераннар белән очрашудан, аларның сугыш һәм хезмәт геройлары турында сөйләүләреннән башлана.[2: 57]

Бүген Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны, укыту технологияләрен һәм техникасын, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң колач алды. [3: 16] Шуңа күрә рус телле балалар белән эшләгәндә, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, һәр дәресне алдан уйлап, куйган максатларымны тормышка ашырырлык эш төрләре сайлап эшләргә тырышам. Патриотик тәрбия бирүдә нинди эш төрләре кулайрак, кайсылары укучыларны уйлануга, иҗади фикер йөртүгә тарта, шул турыда уйланам.

Мәсәлән, 7нче сыйныфта Ф.С. Сафиуллина, К.С Фәтхуллова тарафыннан эшләнгән дәреслектә, «Татар әдипләре иҗатыннан" дигән бүлек бирелгән. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан патриот шагыйрь һәм язучыларыбыз Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре", Фатих Кәримнең "Тик булса иде ирек", "Кызыма", Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсере, шагыйрь Хәсән Туфанның "Кемнәр сез?", шагыйрь Сибгат Хәкимнең "Миңа гармун, гармун җитми читтә...", Әмирхан Еникинең "Туган туфрак" әсәрләре бирелгән. Мин бу дәресләрдә балаларга әлеге язучыларның тормышлары, аларның иҗат эшчәнлекләре турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирергә тырышам. Дәресемне телдән журнал чыгару формасында үткәрүне иң отышлы дип саныйм. Балалар шәһәр һәм мәктәп китапханәләрендә, интернет челтәрендәге мәгълүматларга, татар теле һәм әдәбияты кабинетында булган материалларга таянып, шушы шагыйрьләр һәм язучылар турында чыгышлар әзерлиләр һәм дәрестә иптәшләренә җиткерәләр.

Шулай ук укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүне күздә тотып, көчле укучы балаларны берничә төркемгә бүлеп, проект эше тәкъдим итәм. Бер төркем укучылар үзләре сайлап М.Җәлил, Ф.Кәрим, С.Хәким һәм башка язучылар буенча, ә икенче төркем укучылар үзебезнең Лениногорск шәһәреннән сугышка киткән 15 Советлар Союзы герое турында проект эше эшлиләр. Проект эше башкарганда, укучылар өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә, табылган мәгълүматны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша.[3:20]

Проектны эшләү берничә этапта башкарыла:

Проектлар биремен әзерләү.Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим итәм, үтәү шартларын аңлатам, ә укучылар максат, бурычлар билгеләнеп, эш планы төзиләр.

Проект эшен башкару. Рус телендә сөйләшүче балалаларга тема буенча киңәшләр бирәм, алган мәгълүматларны системалаштырырга өйрәтәм, ә укучылар, үз чиратында, мәгълүмат туплыйлар, фәнни әдәбият, матбугат материалларына анализ ясыйлар.

Гомумиләштерү этабы.Укучылар тупланган материалны анализлыйлар, нәтиҗәләрне гомумиләштерәләр.

Проектны яклау - төп этап.Ул сыйныф каршында һәм катнашында үтә. Яклау барышында проекның уңай һәм кимчелекле яклары ачылырга, эшне үтәүгә бәя бирелергә тиеш.

Йомшак укучы балалар белән презентацияләр, открыткалар, стенгазеталар эшләргә мөмкин. Әлеге бүлекне йомгаклап, дәрестән тыш вакытта мәктәп һәм шәһәр музейларына экскурсияләргә барырга, күргәзмәләр оештырырга, сугыш һәм тыл ветераннарын очрашуга чакырырга мөмкин.

Әлеге темага бик күп мисаллар китерергә булыр иде, ләкин югарыда әйткәнемчә, патриотик тәрбия һәрвакыт дәвамлы һәм системалы булырга тиеш. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, Ватаныңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт әдәбият дәресләре аша алып барылса, җәмгыятькә лаеклы һәм үрнәк гражданин тәрбияләү бурычын үтәп була.

Әдәбият исемлеге.

  1. Ахметшина Г. Военно-патриотическое воспитание старших школьников/ Г. Ахметшина // Мәгариф.- 2013.- №9.- Б.66-68.

  2. Гатауллин Р. Патриотик тәрбиягә - игътибар/ Р. Гатауллин // Мәгариф.-2005.- №5.- Б.57.

  3. Камаева Р.Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр/ Р. Камаева // Мәгариф.-2014.-№11.- Б.16-21.

  4. Хәйруллин Р. Патриотлар тәрбиялибез/ Хәйруллин Р.// Мәгариф.- 2008.-№5.- Б.47-48.



© 2010-2022