Задания для контрольных работ по татарской литературе (6 класс)

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 сыйныф (1 төркем) барлыгы: 26 балл

1 вариант

1.Татар халлык җырлары , гадәттә, дүрт төркемгә бүлеп күзәтелә. Ниндиләр? Языгыз. (1әр балл)

1).....

2).....

3).....

4)....

2. Г.Тукай иҗат иткән 5 әсәр исемен языгыз (1әр балл)

3. Түбәндәге юллар кайсы әсәрдән? Авторын, исемен күрсәтегез (2 балл)

"Ни күзем белән күрим: чапанымның алгы чабулары дегеткә буяган кебек кап-кара булган. Малайлар:

-Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, катымша, катымша, - дип укыдылар".

4.Тел турында нинди мәкальләр беләсез? 5 мәкаль языгыз (1 әр балл)

Тестлар (1 балл )

1. "Котадгу белек" поэмасын кем иҗат иткән?

а) Кол Гали

ә) Г.Утыз Имәни

б) Й.Баласагунлы

2. Тормышта очрый торган яраксыз күренешләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләү ничек атала?

а) идея

ә) юмор

б) сатира

3. "Туган авыл" шигырен кем иҗат иткән?

а) М.Җәлил

ә) Ф.Кәрим

б) Г.Тукай

4."Мокамай" поэмасын кем иҗат иткән?

а) Шәйхи Маннур

ә) Һ.Такташ

б) Муса Җәлил

5.Хәлим кайсы әсәр герое?

а) "Кәҗүл читек"

ә) "Мокамай"

б) "Онытылмас еллар"

6. Советлар Союзы Герое исемен алган шагыйрьне билгеләгез.

а) Муса Җәлил

ә) Абдулла Алиш

б) Ф.Кәрим

7.М.Мәһдиев язган әсәрне билгеләгез

а) "Онытылмас еллар"

ә) "Фронтовиклар"

б) "Әтиле-уллы солдатлар"

8.Бөек Ватан сугышында кайсы язучы катнашмаган?

а) Ә.Еники

ә) Ш.Галиев

б) И. Гази

9.Ә.Еникиның "Матурлык" хикәясендәге төп геройның исеме?

а) Гыйлемдар

ә) Гомәр

б) Бәдретдин

10. Җәй көне татар халкының нинди милли бәйрәме үткәрелә?

а) Каз өмәсе

ә) Сөмбелә бәйрәме

б) Сабан туе








6 сыйныф (1 төркем) барлыгы: 26 балл

2 вариант

1.Түбәндә театр артистларының һәм җырчыларның исемнәре бирелгән. Җырчыларны аерып языгыз (1әр балл)

Шәүкәт Биктимеров, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Равил Шәрәфиев, Фәрит Бикчәнтәев, Салават Фәтхетдинов, Зөһрә Сәхәбиева, Наилә Гәрәева, Люция Хәмитова.

2.Татар әдәбиятыннан үзегезгә таныш булган 5 балалар язучысын (шагыйре) языгыз (1әр балл)

3. Түбәндәге юллар кайсы әсәрдән? Авторын, исемен күрсәтегез (2 балл)

"Умарта кортыннан качкан кеше кебек, капкадан атылып кердем. Урамнан, гөж итеп, малайларның көлүләре, "әнисенең читеген кигән" дигән такмаклары мине озатты. Хушбуй исле, сумса, пәрәмәч тәме чыккан өй каршы алды"

4. Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез? 5 мәкаль языгыз (1 әр балл)

Тестлар

1. "Мулла белән абыстай" шигырен кем иҗат иткән?

а)Г. Кандалый

ә) Г.Утыз Имәни

б) Й.Баласагунлы

2. Кимчелекләрдән ачы итеп көлү ничек атала?

а) сатира

ә) юмор

б) композиция

3. Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасында кайсы авыл телгә алына?

а) Кырлай

ә) Кушлавыч

б) Сасна

4.Һ.Такташның "Мокамай" поэмасы кемгә багышланган?

а) дустына

ә) абыйсына

б) әтисенә

5.И.Газиның "Онытылмас еллар" әсәрендәге малайның исеме ничек?

а) Әхмәдулла

ә) Хәлим

б) Былтыр

6. "Имән" шигыренең авторын билгеләгез.

а) Муса Җәлил

ә) Абдулла Алиш

б) Ф.Кәрим

7."Фронтовиклар" романының төп герое кем?

а) Хәлим

ә) Бәдретдин

б) Рушад

8.Бөек Ватан сугышында кайсы язучы катнашкан?

а) М.Мәһдиев

ә) Ә.Еники

б) Һ.Такташ

9.Ә.Еникиның "Матурлык" хикәясендә Бәдретдин нинди уен коралында уйный?

а) гармун

ә) скрипка

б) курай

10. Кайсы бәйрәм татар халкыныкы түгел?

а)Раштуа

ә) Корбан

б) Сабан туе



© 2010-2022