Разработка урока татарского языка Билгесез үткән заман 3класс

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Билгесез үткән заман.

Максат:

1. -ган, -гән, -кан, -кән формалы фигыльне актив сөйләмгә кертү.

2. Үткән заман фигыль кушымчаларын дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.

3. Әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү.

Материаллар һәм җиһазлау: мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар, Г. Тукай портреты, "Безнең гаилә" картинасы, "Су анасы" мультфильмы), Белмәмеш, "Ромашка".

Дәрес барышы

I. Оештыру

1. Исәнләшү

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегз ничек?

Укучылар:Исәнмесез, яхшы!

Укытучы: Утырыгыз, укучылар.

II. Белемнәрне актуальләштерү

  1. Актуальләштерү:

Укытучы: Сузык авазларны кабатлыйбыз. Экранга карагыз. (слайд №1)

Бирелгән сүзләрне төркемләп языгыз. Бу рәсемнәрдә нәрсә күрсәтелгән? Бу сүзләр нәрсә белдерәләр.

Укучылар: Экранда эш-хәрәкәт күрсәтелгән.

Укытучы: Эш-хәрәкәт белдергән сүз ничек атала?

Укучылар: Фигыл

2. Әңгәмә

Укытучы: Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

Укучы: Нишли? нишләде?

Укытучы: Какие аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже произошли?

Укучы: Сказать о действиях, которые уже произошли, помогают аффиксы

-ды, -де, -ты, -те, которые присоединяются к начальной форме: барды, килде.

(Укчылардан җөмләләр төзеттерү) (интер. актив тактада рәсемнәр күрсәтелгән)

3. Күнегү башкару

Укытучы: Укучылар, дәфтәрләрне ачыгыз, число, сыйныф эше, дип языгыз. Экранга карагыз.

Бирем: Выпишите глаголы - Фигыльләрне языгыз.

Дәфтәр, язды, уйнады, китап, укучы, укыды, укытучы, басты, барды, малай, әни, китте, бирде.

Укучылар яза:

язды

уйнады

укыды

килде

җырлады

китте

III. Яңа материалны үзләштерү

1. Билгесез үткән заман хикәя фигыль турында белешмә бирү.

Укытучы: А если мы хотим сказать о событиях, которые мы сами не видели, то употребляем аффиксы: -ган, -гән, -кан, -кән. (дәреслек, 39 бит)

В городе шёл снег. Шәһәрдә кар яуган.

Мальчик читал книгу. Малай китап укыган.

Девочка ходила в библиотеку. Кыз китапханәгә барган.

Ял итеп алыйк.

Физминутка ("Җил исә, исә".)

Дәресне дәвам итәбез.

3. Портрет белән эш

Укытучы: Укучылар, бу кем?

Укучы: Бу - Габдулла Тукай.

Укытучы: Габдулла Тукай кем ул?

Укучы: Г. Тукай - бөек шагыйрь.

Укытучы: Ул нәрсәләр язган?

Укучы: Ул шигырьләр һәм әкиятләр язган.

Укытучы: Сез аның нинди шигырен беләсез.

Укучы: "Безнең гаилә"

Укытучы: Кайсыгыз сөйләп күрсәтә?

4. Шигырьне сөйләү.

5. Яңа сүзләр өстендә эш.

Укытучы: Чтобы было интересно нам надо знать новые слова.

Су анасы - Водяная

Су буе - возле реки

балык тота - ловит рыбу

курка - боится

орыша - ругает

шатлана - радуется

карак - вор

кеше әйбере - чужая вещь

IV. Белем-күнекмәләрне беркетү

1. Әңгәмә

Укытучы: Укучылар, карагыз әле безгә кунакка кем килгән?

Укучы: БЕЛМӘМЕШ

Укытучы: Белмәмеш Г. Тукайның "Су анасы" әкиятен укыган һәм, язып, хат белән безгә җибәргән. Әйдәгез әле, укыйбыз.(Берәр җөмлә укыйлар)

2. Текстны уку

Җәй көне.

Малай балык тотарга барды.
Су буенда ул Су анасын күрде.
Малай курыкты.
Ул Су анасының тарагын алды.
Малай авылга йөгерде.
Ул таракны әнисенә бирде.

Әнисе шатланды.

Укытучы: Укучылар, карагыз әле, Белмәмеш үзе күргәнме? Ул дөрес язганмы?

Юк. Димәк, ничек язарга кирәк?

Укучы: -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары белән

Укытучы: Әйдәгез, хаталарны төзәтәбез. Карточкаларда кушымчаларны языгыз.

3. Карточкалар белән эш.

Җәй көне.

Малай балык тотарга барган.
Су буенда ул Су анасын күргән.
Малай курыккан.
Ул Су анасының тарагын алган.
Малай авылга йөгергән.

Ул таракны әнисенә биргән.

Әнисе шатланган.

Укытучы: Хаталарны төзәттек.

4. Мультфильмны карау.

Укытучы: Укучылар, минем "Су анасы" мультфильмы бар. Карыйсыгыз киләме? Ләкин сез игътибарлы булыгыз, Белмәмеш тагын хата ясамаганмы? (мультфильмны карау)

Укытучы: Белмәмеш дөрес язганмы? Әнисе шатланганмы?

Укучы: Юк, әнисе малайны орышкан.

Укытучы: Әйе, дөрес. Әнисе малайны орышкан. Кеше әйберен алырга ярамый. Сез дә кеше әйберен сорамыйча алмагыз.

5. "Ромашка" уены.( Ромашка таҗларына фигыльләр язылган (бар, кил, укы һ.б.), аларга -ган, гән, -кан, -кән кушымчаларын ялгарга кирәк)

V. Өй эше.

Укытучы: Көндәлекләрне ачабыз. Өй эше: әкият язарга (3-4 җөмлә) (-ган, -гән, -кан, -кән кушышчаларын кулланып).

VI. Дәрескә йомгак

1. Әңгәмә

- Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

-ган, гән, -кан, -кән кушымчалары

мультфильм карадык

яңа сүзләр өйрәндек

  • Сезгә дәрес ошадымы?


  • Нәрсәләр ошады?

2. Билгеләр кую.

3. Саубуллашу.

- Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

© 2010-2022