- Преподавателю
- Другое
- 5 нче сыйныф өчен йомгаклау тесты (рус мәктәбе татар төркеме)
5 нче сыйныф өчен йомгаклау тесты (рус мәктәбе татар төркеме)
Раздел | Другое |
Класс | 5 класс |
Тип | Тесты |
Автор | Павлова Л.Х. |
Дата | 30.08.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
5 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты
I вариант
-
Бу юллар кайсы шигырьдән?
Анда кайтсам, мин дә башка:
Анда мин дә сандугач!
А) "Тургай ни дип җырлый"
Ә) "Табигать баласына"
Б) "Туган ил".
-
Туган як турындагы картиналарның кайсы авторы безнең якташ?
А) И.Шишкин
Ә) И.Остроухов
Б) И.Левитан.
3. "Фәгыйлә" әсәрендә кыз нишли?
А) җиләк җыя Ә) утын кисә Б) су ташый
-
М.Әгъләмов шигырен табыгыз.
А) " Табигать баласына"
Ә) "Туган җиреңнән китмә"
Б) "Матурлык минем белән".
-
"Алтынчәч" либреттосын кем иҗат иткән?
А) М.Җәлил Ә) Г.Тукай Б) Г.Ибраһимов.
-
Кайсы әсәр гаиләдәге катлаулы мөнәсәбәтләргә багышланган?
А) "Солдатлар"
Ә) "Зәңгәр күлдә ай коена"
Б) "Кар нинди җылы".
-
Р.Әхмәтҗановның "Солдатлар" шигырендә күтәрелгән төп тема нинди?
А) Армиягә солдатлар озату.
Ә) Сугыштан кайтмый калганнарны сагыну.
Б) Солдат формасына соклану.
-
Бәхетнең хезмәттә икәнлеген күрсәткән әсәр.
А) "Чыбыркы" Ә) "Бәхет кайда була?" Б) "Бөтенесе кирәк".
-
"Зәңгәр күлдә ай коена" әсәрендә Ай кемгә ярдәм иткән?
А) Айсылуга Ә) Айгөлгә Б) Айнурга.
-
Халык аваз иҗатына нәрсә керми?
А) тизәйткечләр Ә) мәкаль Б) повесть.
-
Тылсымлы әкиятне билгеләгез.
А) "Ак байтал"
Ә) "Хәйләкәр төлке"
Б) "Солдат балтасы"
-
"Кыссаи Йосыф" әсәренең авторы кем?
А) Мөхәммәдьяр
Ә) Кол Гали
Б) Каюм Насыйри.
-
Әсәр исемнәрен авторлпры белән туры китерегез.
Н.Дәүли "Телефонлы кәҗә"
Ф.Садриев "Кар нинди җылы"
А.Гыймадиев "Зөһрә кыз - безнең авылдан"
Л.Лерон "Тургай ни дип җырлый?"
-
"Төлке һәм йөзем җимеше" әсәре нинди жанрга карый?
А) әкият
Ә) шигырь
Б) мәсәл.
-
М.Җәлилнең шигырен билгеләгез.
А) "Колын"
Ә) "Җырларым"
Б) "Үз илемдә"
-
"Хөкем алдыннан" картинасының авторы кем?
А) Х.Якупов
Ә) А. Пластов
Б) И.Шишкин.
17. "Кыр казы" шигырендә кайсы ел фасылы сурәтләнә?
А)Көз
Ә) Кыш
Б) Яз
-
Г. Тукай ничәнче елда туган?
А) 1913
Ә) 1886
Б) 1887
-
Г.Кутуйның "Сагыну" әсәре нинди жанрга карый?
А) нәсер
Ә) шигырь
Б) хикәя
-
Ф. Хөснинең "Чыбыркы" әсәрендәге төп геройның исеме ничек?
А) Илдар
Ә) Азат
Б) Рәшит.
5 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен татар әдәбиятыннан йомгаклау тесты
II вариант
-
"Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр!" - дигән шигъри юлларны кем язган?
А) Н.Дәүли
Ә) Ф.Кәрим
Б) М.Җәлил.
-
"Фәгыйлә" әсәрендә нинди вакыт сурәтләнә?
А) Кыш
Ә) Яз
Б) Җәй
-
Р.Мостафинның " Балыкчы Муса" әсәрендә малайга нәрсә була?
А) суга бата
Ә) кармакка эләгә
Б) мәктәпкә соңга кала.
-
"Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл" әсәрендәге геройның исеме ничек?
А) Хәким
Ә) Хәммәт
Б) Хәйдәр
-
Нинди шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре" исемле шигырьләр җыентыгы бар.
А) Г.Тукай
Ә) М.Җәлил
Б) Ф.Кәрим.
-
Кайсы шигырь өчьюллык строфа белән язылган?
А) "Бер горурлык хисе"
Ә) "Татарстан шуннан башлана"
Б) "Туган телдә дәшсәм генә"
-
М.Җәлил ничәнче елда җәзалап үтерелә?
А) 1943
Ә) 1944
Б) 1945.
-
Кайсы әсәр М.Җәлилнеке түгел?
А) "Кызыл ромашка"
Ә) "Кыр казы"
Б) "Бүреләр".
-
"Тургай ни дип җырлый?" әсәрендәге кызның исеме ничек?
А) Нәсимә
Ә) Нәзифә
Б) Нәфисә.
-
"Ветеран дәфтәрләр" шигырен кем язган?
А) Р.Әхмәтҗанов
Ә) Н.Дәүли
Б) Р.Харис
11. "Төлке белән Торна" әсәре нинди әкият?
А) тылсымлы
Ә) хайваннар турындагы
Б) көнкүреш әкияте.
-
"Кар нинди җылы..." әсәрендә кайсы геройның әтисе гаиләдән китәргә җыена?
А) Гарифның
Ә) Илгизнең
Б) Булатның.
-
А.Алишның "Килделәр" әсәрендә кемнәр килә?
А) кошлар
Ә) кунаклар
Б) фашистлар
-
Әсәр исемнәрен авторлпры белән туры китерегез.
Н. Исәнбәт "Үз илемдә"
Г.Зәйнәшева " Башка берни дә кирәкми"
С.Хәким "Туган ил"
М.Әгъләмов " Матурлык минем белән"
-
Кайсы әсәрдә Бөек Ватан сугышы сурәтләнә?
А) "Колын"
Ә) "Бәхет"
Б) "Татарстан шуннан башлана"
-
К.Насыйри язган әсәрне билгеләгез.
А) "Нуры содур"
Ә) "Кыйссаи Йосыф"
Б) "Әбүгалисина"
17. Г.Тукай туган авылы?
А) Кырлай
Ә) Өчиле
Б) Кушлавыч.
-
"Табигать баласына" шигыре нинди темага багышланган?
А) Бөек Ватан сугышы
Ә) Табигатькә сакчыл караш
Б) Әниләрне ярату
-
Халык авыз иҗатына нәрсә керә?
А) повесть
Ә) роман
Б) такмак
20. "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырендә малайны кем уйнарга чакырмый?
А) Алмагач
Ә) Сандугач
Б) Песи