Татарское литературное чтение в 1 классе (ФГОС)

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

№ п/п

Дәрес темасы.

Сәг.са-ны.

Дәрес тибы.


Төп эчтәлек

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Контроль төре.

Үткәрү вакыты.

предмет нәтиҗәләре

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

метапредмет нәтиҗәләре

План

Факт

I. Тема: "Әйдәгез танышабыз!" ( 5 сәг.)





1.

Әйдәгез танышабыз.

1

ЛКФ

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү.

Исәнме, исәнмесез, хәерле көн, сау бул, мин, син, сез, малай, кыз, кем, исем, ничек, укучы, укытучы сүзләрен яттан белү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү күнекмәләре

Әңгәмәдәш.

белән аралашу

калыбын төзү,

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

Индив./фронт сорау

04. 09


2.

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары һәм аларга җавап формасы.

1

ГКФ

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информацияне ала белү.


Бу кем? соравы аша кирәкле информацияне ала белү.

Сорауларны аңлап тулы җавап бирү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү күнекмәләре

Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

11. 09


3.

Татарстан шәһәрләре.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү.

Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Зәй, Алабуга, Әлмәт, Нурлат шәһәрләрен белү.

Сорауларны аңлап җавап бирү.


Алган

белемнәрне системалаштырырга өйрәтү

Индив./фронт сорау

18. 09


4.

Әйдә бергә уйныйбыз.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Бергә уйнарга чакыра белү.

Әйе - юк сүзләрен куллану.

Раслау һәм кире кагу формалары. Уенга чакыра белү.

Әңгәмәдәш.

белән аралашу

калыбын төзү,

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

Индив./фронт сорау

25. 09




5.

Кыргый хайваннар.

1

ЛКФ



Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү.

Аю, куян, бүре, төлке, керпе, тиен, кош, дус сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

02.10


II. Тема: "Урман дусларыбыз" ( 4 сәг.)


6.

Урман дусларыбыз.

1

ГКК

Кайда? Кайда яши? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Өйрәнел-гән исемнәрне күплек санда куллану


Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

09.10


7.

Рус халык әкияте "Теремкәй".

1

ЛГКК

"Теремкәй" әкиятенең эчтәлеген искә төшерү.

Хайваннарның кайда яшәгәннәрен әйтә, аларны сурәтли белү.

Уенга чакыра белү.

Төркемнәрдә өй эшләре турында

сөйләшү, сөйләм

күнекмәләрен

ныгыту

Индив./фронт сорау

16.10


8.

Рус халык әкияте "Төремкәй".

1

Диалогик, монологик сөйләм.

"Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү.

Хайваннарның кайда яшәгәннәрен әйтә, аларны сурәтли белү.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Әңгәмәдәш.

белән аралашу

калыбын төзү,

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

Индив./фронт сорау

23.10


9

Хайваннарны характерлый белү.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү

Хайваннарны характерлый белү.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

30.10


III. Тема: "Спорт бәйрәме". ( 3 сәг.)


10

Спорт бәйрәме.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы белән таныштыру.

Йөгерә, йөзә, сикерә, оча сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану

Раслау һәм кире кагу формалары

Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

13.11


11.

Дустыңны урамга уйнарга чакыру

1

ЛКФ

Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү.

Иптәшеңә командалар бирә белү.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау бирә белү күнекмәләре

Әңгәмәдәш.

белән аралашу

калыбын төзү,

сөйләшүне

башлый, дәвам

итә, тәмамлый

белү

Индив./фронт сорау

20.11


12

Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү

1

Д/М сөйләм

Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү

Иптәшеңә командалар бирә белү.

Сөйләмдә актив кул- лану, җөмләдә сүзләр тәртибе

Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

27.11


IV. Тема: "Мәктәптә". ( 3 сәг.)


13.

Уку - язу әсбаплары.

1

ЛКФ

Диалогик, монологик сөйләм.

Уку- язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү.

Дәфтәр, каләм, китап, бетергеч, карандаш, акбур, ак, кара, кызыл, сары, яшел, зәңгәр сүзләрен сөйләмдә куллану

Уку - язу әсбаплары -ның исемнәрен, алар -ның санын әйтә белү

Алган

Белемнәрне системалаштырырга өйрәтү

Индив./фронт сорау

04.12


14.

Без дәрестә.

1

ЛКФ

Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү.

Укый, яза, рәсем ясый, җырлый, саный, ала, бишле, дүртле, өчле, икеле, яхшы, пычрак, дөрес сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану

Сорауларны аңлап җавап бирү.


Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

11.12


15.

Без ничек укыйбыз?

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү.

Индив./фронт сорау

18.12


V. Тема: "Йорт хайваннары һәм кошлары". ( 3 сәг.)


16.

Йорт хайваннары һәм кошлары.

1

ЛКФ

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә белү.

Ат, сыер, сарык, дуңгыз, кәҗә, каз, үрдәк, әтәч, тавык, чеби, эт, песи (мәче). Бирелгән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Төркемнәрдә өй эшләре турында

сөйләшү, сөйләм

күнекмәләрен

ныгыту

Индив./фронт сорау

25.12


17.

Хайваннарны сурәтләү.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Хайваннарны сурәтли белү.

Йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллану

Укыту-укуга

карата ихтирамлы

караш

булдыру,укучыларны яхшы укуга өндәү

Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

15.01


18.

"Без йоклыйбыз" тексты.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Йоклый фигылен I, III затта сөйләмдә куллану.

Әни, әти, бәби, бала, йоклый, тыныч йокы, хәерле иртә, без йоклыйбыз сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

22.01


VI. Тема: "Бакчада". ( 2 сәг.)


19.

Яшелчәләр.

1

ГКК

ДСҮ

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануны камиллләтерү.

Кишер, кыяр, кәбестә, бәрәңге, суган, кабак, яшелчә сүзләрен сөйләмдә дөрес куллана белү

шәхесара һәм

мәдәниятара

аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

Алган

Белемнәрне системалаштырырга өйрәтү

Индив./фронт сорау

29.01


20.

Рус халык әкияте "Шалкан".

1

ЛКФ

"Шалкан" әкиятенең эчтәлеге белән таныштырү.

Яшелчә исемнәрен атый белергә өйрәтү

Сөйләмдә актив кул- лану, җөмләдә сүзләр тәртибе

Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

05.02


VII. Тема: "Кыш җитте". ( 2 сәг.)


21.

Кыш билгеләре.

1

ЛКФ

Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыру, көн нинди булуын сорый белү.

Кыш, кыш көне, салкын, буран, кар ява, җил исә, ява, чыгасүзләрен сөйләмдә дөрес куллану. Кышны сурәтли белү.

Укыту-укуга

карата ихтирамлы

караш

булдыру,укучыларны яхшы укуга өндәү

Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

12.02


22.

Кышкы уеннар.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.

Чана,чаңгы, тимераяк, шуа сөйләмдә дөрес куллану

Уенга чакыра белү.

Төркемнәрдә өй эшләре турында

сөйләшү, сөйләм

күнекмәләрен

ныгыту

Индив./фронт сорау

26.02


VIII. Тема: "Сәламәт бул". ( 2 сәг.)


23.

Тән әгъзаларының исемнәре.

1

ЛКФ

ГКК

Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.

Тән өлешләрен атый белү.




Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Алган

Белемнәрне системалаштырырга өйрәтү

Индив./фронт сорау

04.03


24.

Шәхси гигиена предметлары.

1

ЛКФ

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү.

Теш щёткасы, сөлге, сабын, тарак, тарый, чистарта сүзләрен яттан белү

Сөйләмдә актив кул- лану, җөмләдә сүзләр тәртибе

Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

11.03


IX. Тема: "Безнең гаилә". ( 2 сәг.)


25.

Минем гаилә.

1

Монологик сөйләм

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү.

Гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел, кеше, тату сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану.

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау бирә белү күнекмәләре

Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

18.03


26.

8 нче Март - әниләр бәйрәме.

1

ГКФ

Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү.

Кадерле, бәйрәм белән, уңышлар (сәламәтлек) телим

шәхесара һәм

мәдәниятара

аралашуда татар теленә карата

ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру

Төркемнәрдә өй эшләре турында

сөйләшү, сөйләм

күнекмәләрен

ныгыту

Индив./фронт сорау

01.04


X. Тема: "Татар халык ашлары". ( 1 сәг.)


27.

Татар халык ашлары.

1

ЛКФ

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү.

Өчпочмак, чәк - чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия

Укыту-укуга

карата ихтирамлы

караш

булдыру,укучыларны яхшы укуга өндәү

Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

08.04



XI. Тема: "Кибеттә". ( 2 сәг.)


28.


Ашамлыклар кибетендә. Нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?

1


Диалогик, монологик сөйләм.

Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллана белү.

Азык - төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү.

Кибеттә сатып ала белү.

Ипи, сөт, май, сыр, шикәр, кәнфит, аш, чәй, баллы, ачы.

Ашамлыклар

исемнәрен әйтә, аларны кибеттән сатып ала белү.

Сорауларны аңлап җавап бирү.


Төркемнәрдә өй эшләре турында

сөйләшү, сөйләм

күнекмәләрен

ныгыту

Индив./фронт сорау

15.04


29.


Киемнәр .

Киемнәр кибетендә.


1


Диалогик, монологик сөйләм.

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү.

Күлмәк, чалбар, итек, итәк, бүрек, читек, бияләй, башлык, тун сүзләрен сөйләмдә дөрес куллану.

Сөйләмдә актив кул- лану, җөмләдә сүзләр тәртибе

Парлап эшләү

күнекмәләрен

камилләштерү,аралаша белү сәләтен үстерү

Индив./фронт сорау

22.04


XII. Тема: "Без шәһәрдә яшибез". (3 сәг.)


30.

Шәһәрдә.

1

ЛГКК


Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү.

Үзенең яшәгән шәһәр турында сөйли белү

Укучыларда телне

өйрәнергә теләк

булдыру

Төркемнәрдә өй эшләре турында

сөйләшү, сөйләм

күнекмәләрен

ныгыту


29.04


31.

Безнең шәһәрдә.

1

Диалогик, монологик сөйләм.

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак, сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү.

Индив./фронт сорау

06.05


32.

"Татарстан шәһәрләре" темасын кабатлау.

1

ЛКК

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү.

Нинди транспорт белән барганыңны әйтә, сорый белү

Сөйләмдә актив кул- лану, җөмләдә сүзләр тәртибе

Үрнәк буенча эшләү,

сорауларга җавап бирү,

үзләштерелгән

белемнәрне куллана белү

Индив./фронт сорау

13.05


XIII. Тема: "Җәй җитә". (1сәг.)


33.

Җәй җитә.

1

ЛКФ

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру.

Кояш балкый, күбәләкләр оча, чәчәкләр үсә, җиләк - җимеш пешә, урамда җылы сүзләрне сөйләдә куллану. Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү

Сорауларны аңлап җавап бирү.


Алган

белемнәрне системалаштырырга өйрәтү

Индив./фронт сорау

20.05



























Аңлатма язуы


1 нче сыйныфлар өчен татар әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

11. Мәктәпнең эш программасы төзү турында нигезләмәсе (пед совет № 1 от 22.08.2015 г.)

12. Мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

1 нче сыйныф өчен "Татар әдәби уку " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.),

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1 - 11 сыйныфлар / [басма өчен Ч. М. Харисова, К. С. Фәтхуллова, З. Н. Хәбибуллина җаваплы]. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. - 239 бит.

Дәреслек: Күңелле татар теле. Р. З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева 1 нче сыйныф. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан "Татармультфильм" нәшрияты, 2012. - 100 бит.



Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәби уку укытуның төп максаты.

Рус балаларына әдәби уку укытуның төп максаты - гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.


- Балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез салу: гомуми уку күнекмәләрен, ягъни уку максатын куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү.

Укыту - методик комплекты аша татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:

- телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру;

- укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү;

- аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы;

- башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.

1) 1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

2) укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

3) татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Укыту - методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик принциптан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк - омтылышларын, индивидуаль - психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик - грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Бурычлары:

- Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.

- Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

- Дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

- Төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү.

- Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле

тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

- Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим.

- Аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.

- Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү .

Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр:


1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү.

2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү.

3. ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү.

4. ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик - грамматик нормаларны саклап, текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү.

5. МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйләү.

6. УКУ. Текстларны сәнгатьле, аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү.


Белем дәрәҗәсенә таләпләр:


- дәреслектә бирелгән тематик кысаларда татарчадан - русчага, русчадан - татарчага тәрҗемә итә белү;

- күчереп язу 1-2 җөмлә;

- эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: 15 - 25 сүз ;

- монологик сөйләм 4 фраза;

- диалогик сөйләм 3 реплика;

- тыңлап аңлау сүзләр сүзтезмәләр.



Күнекмәләргә таләпләр


1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70 - 80% ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

I. Сөйләшү

Диалогик сөйләм.

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

- өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II. Ишетеп аңлау (аудирование)

Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер - берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

- нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер - берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;

- ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

III. Уку

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.

- Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.

- Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма - автобус; кош - помидор һ. б.

- Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.

- Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.

IV. Язу

- 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты - татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.

- Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.

- Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе - ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз эшен оештыра. Методика фәне билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категориләрне аңлый алулары гына була алмый, ә контрольнең төп объекты булып, укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматиканы кулланып, мөстәкыйль аралаша алуы тора.

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын,

мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү - төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таяныпэш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә.


Укыту фәненең уку планында тоткан урыны


1 нче сыйныфта телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата

ихтирам хисе уята, укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 1сәгать исәбеннән, елга 33 сәгатькә төзелде.


Укытуның көтелгән нәтиҗәләре


Укытуның шәхси нәтиҗәләре

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- "Гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", "башкаларга карата түземлелек" төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.


Метапредмет

(танып - белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләре:

танып - белү

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп - нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

- үрнәк буенча эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

- аңлап укый белү;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрльгә ала белү;

- уку хезмәтенә бәя бирә белү;

- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрескә кирәкле уку - язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

Бу нәтиҗәләр дәреснең үстерү һәм тәрбия, белем бирү максаты белән билгеләнәләр.

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре календарь - тематик планда коммуникатив максат графасында һәр дәрес буенча аерым күрсәтелә барды. Шуны искәртергә кирәк, дәрес планын, эш программасын төзегәндә, дәреснең белем бирү максатын (предмет нәтиҗәсе) шушы графага карап ачыклана. Балаларның белем дәрәҗәләрен контрольгә алу да тематик планның шушы графасына нигезләнә. Гомумән алганда, дәреснең структур төзелеше дә, сайланган күнегүләр системасы да шушы графадагы коммуникатив максатны (дәрес ахырында ул предмет нәтиҗәсенә әйләнә) үтәүгә хезмәт итә.

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе - ул укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз эшен оештыра. Методика фәне билгеләгәнчә, контроль объекты булып укучыларның аерым сүзләрне тәрҗемә итә белүләре, яисә грамматик категориләрне аңлый алулары гына була алмый, ә контрольнең төп объекты булып, укучының өйрәнелгән лексиканы һәм грамматиканы кулланып, мөстәкыйль аралаша алуы тора.


Укытуның предмет нәтиҗәләре


  • Коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;

  • Коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; аралашуның вербаль һәм вербаль булаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.

Курсның эчтәлеге.

Тема

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1.

Әйдәгез танышабыз

5

Татар телен өйрәнүнең әһәмиятен аңлату, дәреслек белән танышу, -мы/-ме сорау кушымчаларын өйрәнү, кайда соравына җавап бирү, исемнәрне күплек санда куллану; кире кага, раслый белү; бер - береңнең яшен сорый белү.

2.

Урман дусларыбыз

4

Кыргый хайваннар, аларның исемнәре, яшәү урыннары. Аларны сурәтләү.

3.

Спорт бәйрәме

3

Без команда бирәбез.спорт бәйрәмендә катнашу. Иптәшеңә командалар бирә белү.

4.

Мәктәптә

3

Уку - язу әсбапларының исемнәрен, санын әйтә белү, үзеңә кирәк әйберне сорап ала белү. Дәресләр расписаниесен сорый, әйтә белү; уку - язу әсбаплары барлыгын, юклыгын хәбәр итә белү, сорый белү.

5.

Йорт хайваннары һәм кошлары,

3

В в, Г г, Д д, З з, Б б, П п, Э э, Й й, Ее хәрефләре, алар белән белдерелгән сүзләр белән танышу. Йорт хайваннары исемнәрен әйтә белү;

6

Бакчада

2

Нинди яшелчә, җиләк - җимеш яратканыңны әйтә белү.

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

7

Кыш җитте

2

Кышкы табигать, кышкы ял турында, кыш турында сөйли белү.

8

Сәламәт бул!

2

Авыру кешенең хәлен белешергә өйрәнү; авыруның хәлен сорау, аңа киңәш бирү.

9

Безнең гаилә

2

Үз гаиләң турында сөйли белү

10

Татар халык ашлары

1

Хушлаша, кунакка чакыра белү; очрашканда хәл сораша белү.

11

Кибеттә

2

Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы,-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү.

12

Без шәһәрдә яшибез

3

Х х,Һ һ,Ц ц,Ф ф, Щ щ хәрефләрен язарга өйрәнү.Үз шәһәрең турында сөйли белү, Татарстан шәһәрләрен атый белү. Кайда яши? Кайда? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү. Яшәү урыныңны әйтә белү;

13

Җәй җитә

1

Җәйге табигать, җәйге ял турында, Сабантуй турында сөйли белү.

























Тематик планлаштыру

1 нче сыйныфы ( 33 сәгать)


Коммуникатив максат, предмет нәтиҗәләре

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Әйдәгез, танышабыз! (5 сәг.)

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.


Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү.


Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен сорый, җавап бирә белү. Уенга чакыра, риза була белү.

Исәнме(сез). Син кем? Мин - Оля. Мин малай(кыз). Синең исемең ничек? Мин - Оля. Бу кем? Бу - Оля.

Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу Азатмы? Син Азатмы? Әйе, мин Азат. Юк, ул Азат түгел. Сау бул(ыгыз)

Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим.


Сиңа ничә яшь? Миңа 7 яшь. Алсуга 7 яшь. Сиңа 7 яшьме? Әйдә бергә уйныйбыз. Ярый.

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, хәлләр, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, Рәсәй, ә, уйныйбыз,әйдә, ярый, Шүрәле, бала, күбәләк, эт, песи, Акбай, урман.


1-10 кадәр саннар, ничәнче?



Уран дусларыбыз (4 сәг.)


Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, саный белү.

Бер-береңне чакыра белү.

Хайваннарны тасвирлый белү

Йорт хайваннарны һәм кошларны сурәтли белү


Бу-аю. Ничә аю бар?

5 аю бар.

Азат, кил әле.

Арыслан Татарстанда яшиме?

Бака суда яшиме?

Бу-сарык.

Сыер авылда яши.

Сыер зур.

Сарык кайда яши.

Куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, дус, урман, кил, әле, фил, ңираф, бака, арыслан, су, балык, куркак, усал, соры, кечкенә, зур.

Тавык, әтәч, сыер, каз, сарык, үрдәк, ат, кәҗә. Дуңгыз, песи, эт.

Спорт бәйрәме (3 сәг.)

Спорт бәйрәмендә катнашу. Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә ниләгәнеңне әйтә белү.

Без команда бирәбез

Сикерә, йөгерә, йөзә. Шахмат.


Мәктәптә (3 сәг.)


Дәресләрдә нишләгәнне әйтә белү.

Уку-язу әсбапларының исемнәрен,барлыгын,сорый белү

Бу нинди дәрес?

Бу-математика дәресе.

Беренче нинди дәрес?

Начар,карандаш, дәфтәр, бетергеч, китап, бир,ал, дәрес, рәсем, татар теле, рус теле, укый, яза, рәсем ясый, укучы

Йорт хайваннары һәм кошлары (3 сәг.)

Йорт хайваннарны һәм кошларны сурәтли белү


Бу-сарык.

Сыер авылда яши.

Сыер зур.

Сарык кайда яши.

Тавык, әтәч, сыер, каз, сарык, үрдәк, ат, кәҗә. Дуңгыз, песи, эт.

Бакчада (2сәг.)

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.



Син кая барасың? Мин базарга барам. Нәрсә аласың? Бу - кыяр. Кыяр яшел. Миңа кыяр бир(егез) әле. Бакчада нәрсә үсә? Шалкан, кишер, ... . Син нәрсә яратасың? Мин кыяр яратам. Тәмлеме?

Алма бармы? Алма ничә сум? Миңа алма бирегез әле. Мин кызыл чәчәк яратам. Оля, мә кызыл чәчәк.

Кишер, яшелчә, помидор, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, бир әле, мә, ал ничә сум, бирегез әле, чия, карлыган, әфлисун, җыя, чәчәк.


Кыш җитте ( 2 сәг.)


Кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләре әйтә белү, уенга чакыра белү.


Яңа ел турында сөйли белү. Бәйрәм белән котлый белү

Көн салкын. Мин чаңгы шуам. Әйдә чана шуабыз. Син ничек шуасың? Мин яхшы шуам. Мин бәйрәмгә барам.


Сәләмәтлек,уңышлар телим,кадерле әнием. Бәйрәм белән котлыйм.

Яңа елга кем килә? Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә.Кыш бабай, миңа бүләк бир әле. Мин бәйрәмгә барам.



Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, яшел, җитә, уенчык, шар, килә, бәйрәм, котлый, Яңа ел.




Сәламәт бул! (2 сәг.)

Тән әгъзаларының, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.

Кай җире авыртуы турында әйтә белү.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй, тәкъдим итә белү.

Бу баш, күз, ... . Миңа сабын бир әле. Синең сөлгең нинди?

Мин бит юам, теш чистартам. Кулың чистамы?

Башым авырта. Синең башың авыртамы? Әйе, авырта. Юк, авыртмый.

Әби, хәлең ничек? Температура бармы? Мә, дару (чәй) эч.

Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак, авырта, сабын, тарак, сөлге

теш щеткасы, чистарта, сикерә, сөртә, тарый.

Безнең гаилә (2 сәг.)

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү.

Татар халык ашлары исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.


Бу безнең гаилә. Безнең гаилә зур түгел. Бу минем әтием. Аның исеме - Александр Львович.


Әни бәлеш пешерә. Гөбәдия бик тәмле. Мин гөбәдия ашыйм, чәй эчәм


Әни, әти, апа, абый, сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, пешерә, ит, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша, ю, юа, тәмле, идән.

Татар халык ашлары (1 сәг.)

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү.кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү.

Татар халык ашлары. Кунакта. Табын янында. Туган көн.

Чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш, кош теле.

Кибеттә (2 сәг.)

8нче март бәйрәме белән котлый белү.

Бәйрәм белән котлый белү

Сөт бармы? Сөт ничә сум тора? Миңа сөт бирегез әле. Синең кашыгың бармы?

Сөт, май, чәй, ипи, сыр, шикәр, конфет, кефир, сок, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак.


Без шәһәрдә яшибез (3 сәг.)

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйли белү.


Нинди республикада яшәгәнеңне әйтә белү.

Нинди транспортта барга-ныңны әйтә белү.

Ашамлык исемнәрен әйтә, кибеттән сатып ала белү.


Мин шәһәрдә (авылда) яшим. Безнең шәһәр (авыл) бик матур. Шәһәрдә автобуслар йөри.

Мин Татарстанда яшим.

Мин мәктәпкә автобуста барам.

Сөт бармы? Сөт ничә сум тора? Миңа сөт бирегез әле.

Бу кашык. Кашык бармы? Кашык ничә сум тора? Синең кашыгың бармы?


Безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре исемнәре.




Җәй (1 сәг.)

Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү.

Җәй җитә. Көн җылы. Җиләкләр, чәчәкләр үсә. Мин урманда җиләк җыям. Мин авылга (бакчага) барам. Җәй көне сабантуй була.

Җәй, көн, елга. күл, җиләк,гөмбә,

Сабантуй.



Рус телендә сөйләшүче балаларның укудан белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшерү эшләренең күләме һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.


Эш төрләре

Тыңлап аңлау

Диалогик сөйләм

Монологик сөйләм

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

Уку (сүз саны)

Язу: 1. Күчереп язу (җөмлә саны)

2. Сүзлек диктанты (сүз саны)

3. Диктант (сүз саны)

4. Изложение (сүз саны)

5. Сочинение (җөмлә саны)

Сыйныфлар

I

Сүзләр, сүзтезмәләр

3 реплика

4 фраза

2

15 - 25 сүз

  1. 1 - 2 җөмлә

  2. -

  3. -

  4. -

  5. -




1 нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү:

1. Тыңлап аңлау -

2. Диалогик сөйләм - 3 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә.

3. Монологик сөйләм - 4 фраза. Сөйләм тема буенча, әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булырга тиеш.

4. Уку - сүзләр саны - 15 - 25.

5. Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл). Орфографик (хәреф төшерү, өстәү, алыштыру, сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Контроль күчереп язу (2) - 1 - 2 җөмлә.








Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятынукыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты".

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укытупрограммасы", төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.

3. Күңелле татар теле. Р. З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева 1 нче сыйныф. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан "Татармультфильм" нәшрияты, 2012. - 100 бит.

4. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. - Яр Чаллы, 2014.

5. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. -Казан, "Мәгариф", 2008.


Әдәбият һәм интернет ресурслар

1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 1 нче сыйныф. Авторлары:Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. - Казан, "Татармультфильм", 2014.

2. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. - Казан, "Гыйлем" нәшрияты, 2009.

3. Насибуллина Р.Н. "Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных уча-щихся начальных классов". - "Мәгариф" нәшрияты, 2007.

4. Максимов Н.В. "Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология."Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

11. edu.tatar.ru/

12. tarkhanova.ru/taxonomy/term/22

13. openclass.ru/sub/Родной...

14. rusedu.ru/files.php?cat=39&sort

15. Первая помощь - shkola.edu.ru

16. Школьный портал - portalschool.ru

17. Министерство образования и науки РФ - mon.gov.ru

18. http:tatar.org.ru

19.http:1september.ru

20.http:zavuch.info.ru

21.http//pedsovet.org.ru

22.belem.ru














21


© 2010-2022