Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2012 нче елның 29 нчы августында үткәрелгән мәктәп методик берләшмә утырышының

беркетмәсе (№1)

Катнашалар: Питрәчнең беренче номерлы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Барлыгы : 10 укытучы

Көн тәртибе:

  1. Узган 2011-2012 нче уку елының эш нәтиҗәләре, яңа уку елына бурычлар.

  2. Мәктәп методик берләшмә җитәкчесе сайлап кую.

  3. Яңа 2012- 2013 нче уку елына эш планы кабул итү.

  4. Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларын кабул итү.

  5. Дәреслекләр торышы.

  6. Мәктәп туры предмет олимпиадасын уздыру.

  7. Сәләтле һәм өлгереше түбән укучылар белән эш алып бару.

  8. Г.Тукайның туган көненә багышланган ачык чаралар уздыру.

Тыңланды:

  1. Беренче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе узган уку елының эш нәтиҗәләре, ирешкән уңышлар һәм кимчелекләр турында сөйләде.



  1. Икенче көн тәртибе буенча яңа уку елына мәктәп методик җитәкчесе итеп бертавыштан Питрәчнең беренче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чукурова Галина Илгиз кызы сайланды.



  1. Мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И. 2012- 2013 нче уку елына алга куелган бурычлар белән таныштырды һәм нәрсәгә игътибарны күбрәк юнәлтергә икәнен искәртеп үтте.

  2. Дүртенче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И. татар теле һәм әдәбияты укытучыларын яңа 2012- 2013 нче уку елына татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларын төзүдә яңалыклар белән таныштырып үтте..

  3. Бишенче көн тәртибе буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары дәреслекләр торышы, аларның бүгенге көн таләпләренә туры килмәве,җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, иске булуы турында фикер алышты.

  4. Мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И мәктәп туры предмет олимпиадасын тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген искәртеп үтте.

Карар:

  1. Яңа уку елына план кабул итәргә.

  2. Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программаларын кабул итү.

  3. Дәреслекләр җитмәү сәбәпле, иске дәреслекләр белән программа материалыннан читкә тайпылмыйча, яңалыкларны искә алып укытырга.

  4. Мәктәп туры предмет олимпиадасын тиешле дәрәҗәдә үткәрергә.

2012 нче елның 1 нче декабрендә үткәрелгән мәктәп методик берләшмә утырышының

беркетмәсе (№2)

Катнашалар: Питрәчнең беренче номерлы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Барлыгы : 10 укытучы

Көн тәртибе:

  1. Мәктәп туры олимпиадаларына йомгак ясау.

  2. Аттестация үтүче укытучылар атналыгы.

  3. Район туры предмет олимпиадасында катнашу.



  1. "Йөрәкләрдә татар моңы" татар композиторларына багышланган музыкаль кичәгә хәзерлек алып бару.

  2. "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!"бәйрәм - кичә

  3. "Әбиемнең серле сандыгы". Татар халкының милли киемнәре турында әдәби музыкаль кичә

  4. Татарча чыршы бәйрәме уздыру.

Тыңланды:

  1. Беренче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И. мәктәп туры олимпиадаларына йомгак ясап, олмпиаданың район турына тиешле дәрәҗә әзерлек белән барырга кирәклеген искәртеп үтте.

  2. Икенче көн тәртибе буенча аттестация үтүче укытучылар атналыгы башланып китүе искәртелде. Һәм аттестация үтүче укытучылар ачык дәрес, чаралар күрсәтергә, иҗат лабораторияләре белән таныштырырга тиешлеге искәртелде.



  1. "Йөрәкләрдә татар моңы" татар композиторларына багышланган музыкаль кичәгә, "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!"бәйрәм - кичәгә, татарча чыршы бәйрәме уздыруга хәзерлек алып бару мәсьәләләре каралды.

Карар:

  1. Район туры предмет олимпиадасына тиешле дәрәҗәдә әзерлек белән барырга.

Аттестация үтүче укытучыларга ачык дәрес, чаралар күрсәтергә, иҗат лабораторияләре белән таныштырырга.

  1. План буенча каралган кичәләрне тиешле дәрәҗәдә үткәрергә.

2013 нче елның 1 нче февралендә үткәрелгән мәктәп методик берләшмә утырышының

беркетмәсе (№3)

Катнашалар: Питрәчнең беренче номерлы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Барлыгы : 10 укытучы

Көн тәртибе:

1. Ф.Яруллин һәм Ф.Кәрим иҗатларына багышланган сыйныфтан тыш чаралар уздыру.

2. Татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздыру. М.Җәлил һәм Г.Исхакыйларны искә алу.

3. Туган тел көнен (аерым план буенча) уздыру.

4. Туган тел айлыгы уздыру.

5. Республика туры олимпиадасында катнашу.





Тыңланды:

  1. Беренче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И. район туры олимпиадаларына йомгак ясап, олмпиаданың республика турына тиешле дәрәҗә әзерлек белән барырга кирәклеген искәртеп үтте.

  2. Икенче көн тәртибе буенча Ф.Яруллин һәм Ф.Кәрим иҗатларына багышланган сыйныфтан тыш чаралар уздыру планы белән таныштырылды. Һәм укытучылар ачык дәрес, чаралар күрсәтергә тиешлеге искәртелде.

  3. Дүртенче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И., татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар теле атналыгын үткәрү планын кабул иттеләр.

  4. Туган тел көне уздыруга хәзерлек алып бару, планын төзү мәсьәләләре каралды.

  5. Туган тел айлыгы кысаларында үткәреләсе чаралар турында сөйләшү алып барылды.

  6. Мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И республика туры предмет олимпиадасында тиешле дәрәҗәдә катнашырга кирәклеген искәртеп үтте

Карар:

  1. Республика туры предмет олимпиадасына тиешле дәрәҗәдә әзерлек белән барырга.

  2. План буенча каралган кичәләрне тиешле дәрәҗәдә үткәрергә.

2012 нче елның 11 нче апрелендә үткәрелгән мәктәп методик берләшмә утырышының

беркетмәсе (№4)

Катнашалар: Питрәчнең беренче номерлы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Барлыгы : 10 укытучы

Көн тәртибе:



1. "Мин татарча сөйләшәм !" акциясендә катнашу.

2. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 126 ел булуга багышланган чаралар һәм татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздыру.

Тыңланды:

  1. Беренче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И. "Мин татарча сөйләшәм !" акциясе кысаларында үткәреләчәк чараларда катнашу кирәклеген искәртеп үтте. Чукурова Г.И., татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан "Мин татарча сөйләшәм !" акциясенең үткәрү планы төзелде.

  2. Икенче көн тәртибе буенча татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 126 ел булуга багышланган чаралар һәм татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздыру планы белән таныштырылды. Һәм укытучылар ачык дәрес, чаралар күрсәтергә тиешлеге искәртелде.



Карар:

1. "Мин татарча сөйләшәм !" акциясендә катнашырга.

2. Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 126 ел булуга багышланган чаралар һәм татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздырырга.



2012 нче елның 15 нче маенда үткәрелгән мәктәп методик берләшмә утырышының

беркетмәсе (№5)

Катнашалар: Питрәчнең беренче номерлы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Барлыгы : 10 укытучы

Көн тәртибе:

1. Чыгарылыш имтиханнарына эзерлек.

2. Яңа 2012-2013 нче уку елына эш планы кабул итү.

Тыңланды:

  1. Беренче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан чыгарылыш имтиханнарына эзерлек мәсьәләләре тикшерелде



  1. Икенче көн тәртибе буенча мәктәп методик берләшмә җитәкчесе Чукурова Г.И яңа 2012-2013 нче уку елына эш планы белән таныштырды, һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан кабул ителде.

Карар:

1. Чыгарылыш имтиханнарына эзерлек белән килергә.

2. Яңа 2012-2013 нче уку елына эш планы кабул итәргә.



© 2010-2022