Урок на тему Тыуған илем иркә - гөлөм

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Ачык дәрес 6 нчы класс рус төркемнәре өчен (әдәбият).

Тема: Туган илем иркә - гөлем
Максат: 1. Программа кысаларында туган ягыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру, лексик-грамматик белемнәрне үстерү, укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү, яңа төшенчә бирү, язма сөйләмне үстерү, тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү, ныгыту өчен күнегүләр үстерү.
2.Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, диалогик, монологик сөйләмне үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтү, татарча аралашу күнекмәләрен үстерү.
3. Патриотлык, гражданлык сыйфатлары үстерү, яшәгән төбәк белән горурлану хисен тәрбияләүне дәвам иттерү, туган якка мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Дәрес тибы: ЛГКК
Җиһазлау: Компьютер, интернет, магнитофон, ТР картасы, карточка, рәсем.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез балалар!
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
Хәерле көн укучылар. Сез бүген бик матур күренәсез. Матур итеп киенгәнсез. Кәефләрегез ничек? Һәрвакыт шулай яхшы булсын.
2.Актуальләштерү.
- Бүген сыйныфта кем кизү?
- Укучылар, бүген көн нинди?
- Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.
- яз көне тагын нинди көннәр була?
- язын җилле көннәрдә була.
- Бүген ничәсе?
- яз ае елның кайсы фасылына керә?
- яз айларын санагыз әле.
- яз көне табигаьтә нинди үзгәрешләр була?
3. Фонетик зарядка. Бүгенге дәресебезне темасы туган илем - ,,иркә гөлем" дип атала.

Әйдәгез дәресебезнең эпиграфы белән танышып киттик.
4.Дәреснең эпиграфын хор белән уку.
Яшәсен, үссен
Мул Татарстан!
Туган илебезгә,
Туган илгә дан!
Бу җырны җырлый
Татарлар, руслар.
Без барыбыз да
Мәңгелек дуслар. (Җ. Тәрҗеманов).
5. Яңа белемнәрне формалаштыру:

Укучылар бүген без сезнең белән Роберт Рәкыйповның " Мин яратам сине, Татарстан" шигыре белән танышабыз. Бу шигырьгә Роберт Андреев көй язган һәм ул җырга әйләнгән.

  • Укучылар, сезнең алдыгызда шигырьнең тексты ята.

  • Текстны укытучы укый.Текстан авыр сүзләрне табу һәм тәрҗемә итү.Дәрес барышында Салават Фәтхетдинов башкаруында ул җырны да тыңлап китәрбез. Ә хәзер иң беренче булып шигырьне сәнгатьле итеп укырбыз.

  • Сүзлек өстендә эш.Әйдәгез, бу сүзләрне укып аңлатып киттик.

  • Чылбырлап шигырьне уку.

  • Кем Татарстанны ярата? (мин,син,ул,барлык кешеләр).

  • Сез Татарстанны ничек яратасыз?(бик,көчле,каты)

  • Татарстан нинди республика?(бай,гүзәл,матур,ямьле)

  • Ә хәзер,укучылар мин сезгә сорау бирәм - сез җавапны текстан табыгыз(укып күрсәт)

  • Сез Татарстанны ни өчен яратасыз(ал таңнары өчен,горур халкы,ак карлары, яңгырлары өчен, әнкәм теле өчен, Тукай, Җәлил, Сәйдәшләре өчен)

  • Әйе,укучылар һәр кеше үзенең туган җирен,туган илен,туган ягын бик ярата.

  • Безнең туган ягыбыз, безнең яшел бишегебез - Татарстан.

  • Музакаль пауза Татарстан җыры.

  • Ә хәзер укучылар эшне төркемләрдә дәвам итәбез.Һәр төркемгә алдан проект эше әзерләргә бирелгән иде.Беренче төркем.Казан 2-шәһәрләр,3-табигать.

  • Ә хәзер икенче биремгә күчәбез. Һәр төркем туган ил,туган як, турында татар телендә шигырьләрне искә төшерәбез.

  • Өченче бирем.диалог төзү. - Укучылар, ә хәзер һәр төркемнән кунакларыбыздан интервью ала.

  • Кайсы төркем иң кызыклы сораулар бирә.

  • Рәхмәт укучылар булдырдыгыз!

  • Әйе Татарстан турында сез бик күп беләсез, күп мәглуматлар туплагансыз! Туган ил! Ул безнең туган җиребез, туган йортыбыз,әти-әниләребез, туганнарыбыз, дусларыбыз - дөрес хәзер файдалы ял тиеп алыйк.(кроссв. чишү)

  • Укучылар, ә хәзер дәрестә алган белемнәребезне гомумиләштерү максатыннан чыгып Татарстан тур тест эшләп алабыз.

  • Димәк, укучылар Туган якны, туган жирне яратмый мөмкин түгел. Безнең Ватаныбыз, безнең республика байлыкларның берсе халыклар арасындагы дуслык.

  • Ә бу дуслыкны ныгыту өчен хөкүмәтебез бик

  • Укучылар, ә хәзер дәрестә алган белемнәребезне гомумиләштерү максатыннан чыгып Татарстан турында тест эшләп алабыз.

  • Димәк, укучылар Туган якны яратмый мөмкин тугел.

  • Димәк, укучылар безнең Ватаныбыз, безнең республикабыз нинди бай, талантлы уңган икән. Ә иң зур байлыкларның берсе халыклар арасындагы дуслык. Ә бу услыкны ныгыту өчен хөкүмәтебез безнең, президентыбыз, бик күп эш алып бара. Без Туган ягыбыны Татарстанны яратабыз, аның белән горурланабыз, һәм сез дә минем белән килешәсез дип уйлыйм. Настя + Руслан.

  • Туган якны жырлап бетерү.




© 2010-2022