Тест по татарскому языку для 10 класса

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тест

10 нчы сыйныф

1. Кайсы төркемдә аваз һәм хәреф саны туры килә?

1) ут, тавык, көрт, урман 3) куян, тәгам, кәгазь, оя

2) сары, өстәл, бару, ямь 4) буяу, мәче, машина, авыр

2. [с] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз:

1) тел уртасы, өрелмәле, яңгырау 3) ирен-ирен, йомык, яңгырау

2) тел алды, өрелмәле, саңгырау 4) тел алды, йомык, яңгырау

3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез:

1) колын, төлке, көнендә 3) җиһан, риза, машина

2) сабый, урман, китү 4) болынлык, утын

4. Татар язуы тарихы кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән?

1) рун - гарәп - латин - уйгыр - кирилл

2) гарәп - латин - кирилл

3) рун - уйгыр - гарәп - латин - кирилл

4) уйгыр - гарәп - рус - латин

5. Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла: Туган якта һәр тал җырлый... (С. Хәким)

1) һәр, 2) тал, 3) җырлый, 4) туган як

6. Түбәндәге мисалларда фразеологик берәмлекләр кергән вариантны күрсәтегез:

1) үги ана яфрагы; бүре җиләге; тимер юл; кузы чикләвеге

2) кара-каршы утыру; каты тавыш белән сөйләү; сукмакны югалту

3) салпы якка салам кыстыру; теш кайрау; йөрәк итен ашау; күз буу

4) хәрәкәт башлану; кычкырып елау; кунакка килү; җәй үтү.

7. Авылдашларга сүзенең дөрес итеп морфемаларга бүленешен күрсәтегез:

1) авыл-да-ш-лар-га 3) авыл-даш-ла-рга

2) авыл-даш-лар-га 4) авыл-да-ш-ла-рга

8. Таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә булуын таләп итәләр?

1) баш килештә 3) чыгыш килешендә

2) юнәлеш килешендә 4) иялек килешендә.

9. Мөмкин, кирәк, ярый, бар сүзләре:

1) аваз ияртемнәре 3) кисәкчәләр

2) хәбәрлек сүзләр 4) бәйлекләр

10. Түбәндә күрсәтелгән сүзтезмәләрнең кайсысы исем сүзтезмә булып килгән?

1) ахырдан икенче 3) күп нәрсә

2) укудан кайту 4) чигелгән сөлге.

11. Җөмләнең төрен билгеләгез: Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез һәм очсыз-кырыйсыз (Ә. Еники)

1) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

3) катнаш кушма җөмлә

4) иярченле кушма җөмлә.

12. Билгеләмәне дөрес итеп тәмамлагыз: Җөмләдә барлык теркәгечләр дә ...

1) аерым язылалар 3) сызыкча аша язылалар

2) кушып язылалар 4) дөрес җавап юк.

13. -ыл/-ел/-л, -ын/-ен/-н кушымчалары фигыльнең кайсы юнэлешенә хас?

1) кайтым 3) уртаклык

2) төшем 4) йөкләтү

14. Бакчачы, сызгыч, бүлмә сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?

1) сүз ясагыч кушычалар өстәү юлы белән

2) сүзләрне кушу юлы белән

3) сүзләрне кыскарту юлы белән

4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән

15. Җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелган очракны күрсәтегез: Әйтсен яшьләр (1) менә шулай яшәп (2) Шулай үлсәң иде дөньяда (М. Җәлил)

1) (1)өтер, (2)өтер 3) (1)сызык, (2)өтер

2) (1)ике нокта, (2)өтер 4) (1)ике нокта, (2)сызык

16. Повесть, власть, промышленность, секретарь, календарь кебек алынма сүзләргә I, II, III зат берлектә ....

1) тартым кушымчаларының нечкә төре, килеш кушымчаларының калын төре ялгана

2) тартым кушымчаларының да, килеш кушымчаларының да калын төре ялгана

3) тартым кушымчаларының калын төре, килеш кушымчаларының нечкә төре ялгана

4) тартым кушымчаларының да, килеш кушымчаларының да нечкә төре ялгана

17. Тезүле бәйләнешне белдерүче чараларга кайсы чара керми?

1) санау иинтонациясе

2) каршы кую интонациясе

3) тезүче теркәгечләр

4) бәйлек һәм бәйлек сүзләр

18. Сыйфат белән белдерелгән хәбәр кайсы җөмләдә?

1) Карыйм: күрше Апуш белән Кылый малае шашка сугып утыралар.

2) Тегеләрнең шашкалары такта өстендә үзе йөри сыман.

3) Сәерсенеп, Кылыйга карасам, тегенең колагы ишәкнеке кадәр зур.

4) Тотындым көләргә, егетләр, һич кенә дә тыелып булмый.

19. Кайсы җөмләдә кире сүз тәртибе күзәтелгән?

1) Күпме тыңласаң да туйдырмый.

2) Аңа бүтән кошлар да кушыла.

3) Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә башкара ул җырын.

4) Аның белән ярышса, тик урман тургае гына ярышыр.

20. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр ничә төркемчәгә бүленәләр?

1) 5

2) 6

3) 7

4) 8



© 2010-2022