Дәрес Китап-белем чишмэсе. (дәрес-проект)

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ЛДәрес Китап-белем чишмэсе. (дәрес-проект)аеш районы 25 нче Октябрь урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаязова И.Ш.



Тема: Китап - белем чишмәсе,дәрес - проект.

Максат: 1. Китап турындагы белемнәрен тулыландыру, ныгыту, үз куллары белән китаплар ясау;

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерү.

3. Шигъри юллар, мәкальләр аша туган телебезгә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, аның белән горурлану хисләре тудыру.

Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, китаплар күргәзмәсе, шигырьләр, мәкаль - әйтемнәр китаплары.

Катнашалар: 4 нче сыйныф укучылары, укытучылар.

Дәрес барышы.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар, кадерле кунаклар. Экранга карагыз эле. Биредә табышмак язылган. Тыңлагыз һәм җавабын табыгыз.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә?

Укучылар. Китап.

Укытучы. Бик дөрес. Шулай булгач, безнең бүгенге бәйрәмебез нәрсә турында булыр икән?

Укучы. Китап.

УДәрес Китап-белем чишмэсе. (дәрес-проект)кытучы. Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул "Китап - белем чишмәсе" дип атала.

Кем күп белергә теләсә -

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз - белем йортына - мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул - белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче эш итеп кулга китап аласыз.

Китап - тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Укытучы. - Укучылар, нәрсә соң ул китап? Китап дигән сүз нәрсәне аңлата?

Укучылар. Китап - нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма.

Укытучы. -Укучылар, китап безне ниләргә өйрәтә соң?

Укучылар.

- Китап әдәпле булырга өйрәтә.

  • Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.

  • Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.

  • Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.

  • Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.

  • Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

УДәрес Китап-белем чишмэсе. (дәрес-проект)кытучы. Укучылар, сез китап укырга яратасызмы? Алайса, әйдәгез, тикшереп карыйк. Мин сезгә әзекләр укыйм, сез аларны кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиеш буласыз.

  1. И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы. (Г.Тукай "Туган тел")


  1. Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай "Су анасы")


  1. Мин күмәч, күмәч!

Мин әбидән киттем.

Мин бабайдан киттем.

Мин куяннан да китәм. ("Күмәч")


  1. Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. ("Сертотмас үрдәк")

Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Китаплар укыйсыз икән. Хәзер сезнең белән үзебез китаплар ясап карарбыз.

Беренче төркем - хайваннар турында әкият китабы, икенче төркем - табышмаклар китабы. Өстәлләрегездә барлык кирәк-яраклар да бар. Ахырдан үзегез ясаган китаплар белән таныштырырсыз.

Әйдәгез, хәзер үзегез язган әкият һәм табышмаклар белән таныштырып китегез эле.

Бик яхшы, барыгызнын да китаплары бик матур килеп чыккан.

Укытучы. Әйдәгез, слайдда китап турында күренекле галимнәрнең сүзләре һәм мәкальләр язылган. Аларны укып тәрҗемә итик .

  1. "КИТАП... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул - адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗи-заларның могҗизасы". Ибраһим Гази

Дәрес Китап-белем чишмэсе. (дәрес-проект)

  1. Китап -тормыш көзгесе,

Китап - бөек тәрбияче.

Н.К.Крупская


  1. Китап- заманыбыз, тормышыбыз ул. В. Белинский


  1. "Китап - бакча ул, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре"
    К. Насыйри

Мәкальләр:

  • Китап - белем чишмәсе.

  • Китап - галим, телсез мөгаллим.

  • Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.

  • Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә.

  • Китапсыз көн - югалткан көн.

  • Китап - ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе...

  • Китапны дусны сайлаган кебек сайла.

  • Китап - бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.

  • Күп укысаң, күп белерсең.

Укытучы. Укучылар , китап укыганда нинди кагыйдәләрне белергә кирәк икән?

Укучылар.

-Караңгы урында укыма, күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китапка төшсен;

-Китапның битләрен ачканда бармагыңны төкерекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла;

-Дәрес Китап-белем чишмэсе. (дәрес-проект)Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй;

-Китапны кояшка куйма, югыйсә тышы кибеп кубар, битләре саргаер;

-Рәсемнәрне буяма. Ертылган битләрне ябыштыр;

-Китапны өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

- Әгәр китаптагы әсәрләрне яратып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә тәкъдим ит.

Укытучы. Бүгенге китап бәйрәмен йомгаклап шуны әйтәсем килә.

Барыгызда бик яхшы катнаштыгыз. Кичәне мондый сүзләр белән тәмамлыйсым килә. Укучылар! " Сезнең кулыгыз да нинди генә китап булса да, ул сезне игелекле, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китап - игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!"

Барагызга да бик зур рәхмәт!



© 2010-2022