Агыйдел аша салынган купер

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«АҒИҘЕЛ « АША САЛЫНГАН КҮПЕР БУЙЛАП…

Рафаэль Сафин исеме белән мин мәктәп елларында ук «Агыйдел» журналы аша таныштым.

Ул чорда телевидение юк, радио да кап-кара вьетнам эшләпәсен хәтерләтеп, стенада эленеп тора,эшләгәндә эшли, эшләмәгәндә - үз көе белән… Әнә шул чакларда, иң кадерле кунактай, матбугаттан «Ағиҙел» журналын көтеп алабыз, кичләрен җиткәч, бигрәк тә, бу яратып укыган журналыбызның дуслары күбәя,чөнки ,караңгы төшеп, эңгер - меңгер төшә башлау белән,шул якын булып өлгергән басмадагы әсәрләрне укып ишетер өчен кич утырырга дип, безнең өйгә хатын- кызлар,апалар, җиңгәләр җыелалар. Ә кычкырып укучы ул- мин,укуда шома телле- югары сыйныф укучысы.Әдәби укуларга корылган мондый кич утырышлы авыл кичләрен түземсезлек белән көтеп ала идем. Әлбәттә, кул эшенә уңган апаларны үзенең кунакчыл өенә кичләрен җыеп ,утырмалар оештыруның башында кадерле кешем,шул кичәләрдә борыңгы җырларны озын көйгә салып, бик тә югары тавыш белән башкару осталыгына һәвәс булган әнием булды...Бүген дә бу басманың яңа номерын кулга алган саен якын кешеләрем әнием белән әтиемнең якты образлары күз алдына килеп баса. Тормыш ничек кенә авыр булмасын,гаилә нинди генә матди кыенлыклар кичермәсен республикабыздагы чыгып килгән басмаларга чыгым таба алганнар,безне 6 баланы туган өебездән дә тышта,читтәрәк тагын да икенчерәк, киңрәк дөнья барлыгы белән кызыксындырып үстергәннәр, укып,белем алып кына шул үрләрне яяулап булачагын аңыгыбызга сеңдереп үстергәннәр...Бүгенге көнне респупликабызның иң мәшһүр булган бу журналның укучылары кими баруны мин замана дулкыны гына итеп карамас идем.Мине шул гаҗәпләндерә: гаиләдә генә түгел,һәр әдәбият укытучысының өстәл журналы -дәреслегенә әверелергә тиешле бу басма язылу компанисе чорында агитаторларга мохтаҗлык кичерә. Ныклабрак уйлап карасаң, бит журнал укучыда әдәби зәвык кына тудырып калмый,ә бүгенге тормыш агышын,яшәешнең бик күп кырлы аспектларын төшендереп ,килер буынга,тормышка дөрес караш тәрбияләүдә дә гаҗәеп көчле чыганак булып тора. Чордашларым минем белән ,мөгаен, килешерләр дип уйлыйм: ул чакта әл дә "Агыйдел" журналы кебек, төпкел авылларга барып җитә алган сүз сәнгатенең гүзәл басмалары булган, югыйсә, үзем дә бүген килеп бу мәшһүр басма белән инде менә күп еллар буе иң якын сердәшемдәй үз итеп, " сөйләшеп "утыра алыр идемме икән? Шуның өчен дә мин "Агыйдел" журналына чиксез рәхмәтлемен, аннары аның үткән битләрендә кабатланмас балачагым,иҗатка ясаган беренче адымнарымның эзләре дә калган төсле..Бүтән яшьтәшләрем шундый кичләрдә челтәр бизәкле шәл читләре бәйләргә өйрәнгәндә мин күнелемә башкача моңнар -шигъри нурлар тезгәнмен..Гаиләбездә бер елны да алдырмый калмаган бу журнал минем өчен чишмә башы булганлыгы икеләндерми. Монда заманына карата зыялы,укымышлы нәселдән чыккан әниемнең шәхесе ,һиччиксез, хәлиткеч роль уйнагандыр,әлбәттә.. Г.Тукай, М.Гафури шигырьләрен яттан сөйләп,алты баласы күңеленә матурлык орлыклары чәчеп үстерде ул, шуңа да күрә һәммәбез дә сүз сәнгатен яратып, халкыбызның милли коралларында уйнап үстек, әниебез сөйләгән әкият геройлары аша рәсем сәнгатен дә үз иттек,төннәр буе мамык шәлләр бәйләп, өс - башка авыр булуга карамастан,әтиебез белән бергәләп әниебез укыттылар, кайчандыр үзләре дә белемгә тартылып та,хыяллары тормыш шартлары аркасында сүнеп калуны гафу итмәгәннәрдер.Ничек булса да олы дөньяга юл ачтылар, арабыздан танылган опера җырчылары, талантлы укытучылар, һәвәскәр музыкантлар үсеп чыктык - беребез дә ата-анабыз йөзенә кызыллык китермәдек.Ул гына да түгел, әнием шул "Агыйдел" журналы аша авылыбызның бик күпләгән хатын - кызларына да рухи байлыкларның ни дәрәҗәдә томышыбызда зур роль тотуын күңелләренә салышкандыр, югыйсә кичләрен аның янына өебезгә, клубка җыелгандай, кул эшләрен төенләп,күпләп җыелмаслар иде алар (к.ю.).Кич утырасы көнне өебез аеруча бәйрәм төсе ала.Казанда әтиебез карап үстергән симез елкы итеннән тәмле ис чыгарып, аш кайный ,пичтә Ырумбыр далаларында уңып үскән иген оныннан кабарып хуш исле икмәк пешә. Менә апалар, җиңгиләр җылы итеп ягылган ,шикәр кебек , ап-ак итеп акшарланган пич янына тезелешеп, кул эшенә тотыналар. Иң уңайлы урын минеке - кулымда "Агыйдел" журналының соңгы номеры, басманы актарып, алдагы номерларында чыккан әсәрнең дәвамын укырга жыенам-проза әсәре иде ул .Шулчак журнал битендә Р.Сафин дигән авторны очраттым, кич утыручыларның түземсезлеген җиңеп, башта шагыйрьнең шигырьләрен укырга булдым.Укый башлап күп тә үтмәде,апалар арасыннан берсе" сулк-сулк "итеп еларга кереште. Сугыштан әйләнеп кайтмаган туганнарын исенә төшергән икән шагыйрьнең сүзләре. Кабат-кабат укыттылар миннән бу әсәрне,нәни йөрәгем апалар кичергән сугыш еллары хәсрәтенә барып тоташып, шагыйрь сүзенең көче, сихри моңы шул чакларда гомергәчә күнелемә кереп урнашты,моннан ары инде мин шигъриятан башка яши алмадым. Шул рәвешчә,шигърият белән якыннан очраштырган бу авторның әсәрләрен төрле гәзит-журнал битләреннән эзли торган булып киттем. Шагыйрь кебек, ходай биргән сәләтем белән, мунчаларга кереп утырмыйча гына, гармунда уйнарга өйрәндем,шагыйрь кебек, сәнгать училищесына кереп укырга хыялландым, һәм дә, нәкъ шагыйрь, кебек киләчәгемнең ышанычлы сукмакларын әдәбиятка булган ынтылышым билгеләде. Шушындый уйларым һәм әниемнең дә балаларын укытучы итү теләге мине Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус- татар бүлегенә укырга китерде.Үзенчәлекле иҗат, талантлы шәхес, тик үзенә генә хас моңга ия булган Р.Сафин шигърияте, таланты әнә шулай, мине үз артыннан әйди-әйди, сүз сәнгате серләренең эзенә, әдәбият дөньясының нәкъ үзәгенә илтә торган чәчәкле болынга алып килде.Ә шагыйрьнең үзен күрү,якыннан танышу университетка укырга кергәч,1-нче курста булды.

1970 нче еллар.Уку йортының тамаша залы шыгрым тулы. Шигърият кичәсе бара.Тере шагыйрьләрне беренче тапкыр күрү максатыннан, иң алгы рәткә елышканбыз. Президиумда моңа кадәр ишетеп, укып кына белгән күренекле язучылар. Алар арасында Р.Сафин да бар.Тулай торакта бүлмәдәш кызларым да Кыйгы районыннан булганга, мин дә аларга кушылып, Р.Сафинның чыгышын көтеп утырам. Шул чак группабызның иң шук, иң чая кызы Фәнизә( Тулпар журналында эшләп, хаклы ялга чыкты) пышылдап кына: "Әйдә әле, әнә теге читтәге чибәр абыйга уен өчен генә хат кисәге язып җибәрик",- диде.

Абый,абый!

Сиңа нигә 50,

Ә миңа тик бары-18?

Шулай дип язган язуыбыз озакламый кичәгә рәислек итүче Мостай ага Кәрим кулында иде инде. Язуга күз йөртеп чыккач, елмаеп, кулдан-кулга ары җибәрде. Безнең бу шаянлыгыбыз язучыларга да бик ошады булса кирәк. Президиумдагылар җиңелчә генә хәрәкәтләнеп, үзара хәбәрләшеп алдылар. Араларында иң өлкәне, ап-ак чәчле Кирәй Мәргән күзлеген бер киеп, бер салып:"Кызлар моны, мөгаен, миңа язганнадыр әле",-дигән кыяфәттә, бик канәгать йөз белән, хатны кесәсенә салып та куйды. Рафаэль абый белән шулай итеп, "аңлаша" алмый калдык. Менә ул үзе трибунага чыкты. Кап-кара костюмнан, төп-төз гәүдә, дулкынланып торган тыйнак кына бөдрә чәчләр, ачык һәм горур караш, җиңел һәм ышанычлы адымнар... Ничек гашыйк булмыйсың? Шагыйрьнең уты чыгып, шартлап торган чагы бит! Әйе, без- кызлар бу кичәдән Рафаэль абыйга, аның шигъриятенә, талантына гашыйк булып кайтып киттек. Мондый очрашулар соңыннан да еш кабатланып тордылар. Бу сокландыргыч шәхес кайда гына чыгыш ясамасын, башкалардан һәрчак аерылып торды. Безнең алда шагыйрь генә түгел, ә талант җыелмасының матур бер үрңәге, күп, бизәкле гөлләмәне хәтерләткән кабатланмас шәхес-гармунчы да, драма актеры да, гаҗәеп көчле янгырашлы тавышка ия булган сүз остасы да басып тора иде.Үз-үзен тотышы, аның табигате өчен генә сайланып бирелгән кебек, тышкы һәм эчке матурлык, тыйнаклык һәм горурлык тамашачыны үзенә каратып, мөкиббән итә иде. Шагыйрь шәхесенә карата олы хөрмәт хисләре тудырган сәбәпләрнең тагыда берсе итеп мин аның хатын-кызга, зифа затларга булган мөнәсәбәтен әйтер идем: бу мөнәсәбәттә күпме зыялылык, күпме тыйнаклылык, ирмен дигән ирнең әхлакый һәм рухи сафлыгы ярылып ята иде. Моның сәбәпләре, бәлки аның "бер сөюенә генә табынып яшәвендә" генә булгандыр...Кем белә...

Укуымны тәмамлагач,язмыш мине Кыйгы яклары белән бәйләде.Шушы төбәктә яшәү чорында мин бер нәрсәне аңладым: бу якларның матур табигате моннан чыккан кешеләрне генә түгел, читтән килүчеләрне дә әсир итә ала икән.Туган җирләреннән читтә яшәп,аның белән җылы мөнәсәбәтне, аңа булган җылы мәхәббәтне гомере нең соңгы минутына кадәр саклый алган Рафаэль Сафин кебек шагыйрьләр бик сирәктер ул.




СОҢГЫ ОЧРАШУ

Р.Сафин белән очрашуларны һәрвакытта без-якташлары,туганнары, дуслары, якыннары, шигърият сөюче ләр зур түземсезлек белән көтеп яшәдек һәм ул очрашулар гөрләп,шаулап, дан булып үтәләр иде.70 яшьлегенә арналган юбилее көннәрендәге соңгы очрашу кичәсе мәңге онытылмаслык булып, хәтердә уелып калды.

Кадерле кунагыбызның кайтып җитүен көтеп алгандай,Кыйгының шул елгы көзе дә ашыкмый, көйсезләнми генә, бу якларның табигатенә сирә кенә эләгә торган кояшлы, җылы көннәре белән куандырып тора.

Көз. Сентябрь аеның азагы. Р. Сафин да туган якларына көз ялкыны, көз муллыгы белән кайтып кергән иде. Көннәр шулай аяз торалар!

Торрыйк-торрыйк оча торналар.

Торрыйк-торрыйк...

Уйлар тагы да

Балалыкка кайтып чорнала.

Көннә шулай аяз торалар.

Шундый биек зәңгәр һавалар!

Шундый иркен,якты җир йөзе.

Кояш мине үзе тибрәтә

Алтын бишек-туган җир үзе.

Торрыйк -торрыйк очаторналар...

("Торналар очканда")

Шагыйрь үзенең гомер көзләрен күз уңында тотып,табигатнең бу вакытын шигырьләрендә еш кына искә алды. Соңгы кайтуының да нәкъ менә шушы вакытка туры китерүенең сәбәбе дә очраклы бумагандыр, күрәсең.

"Сентябрьдә син дә,мин дә бер",-дип,

Йөрмим инде җиңешеп.

Сентябрьдә килеп татыдым мин

Мәхәббәтнеңтатлы җимешен...

Усал телләр әйтер: "Вакыттыр бит

Акыл белән сиңа яшәргә, .

Гомреңнең җиткән сентябре

Мәхәббәтне калдыр яшьләргә", -

дип шагыйрь соңгы сентябрен туган яклары белән хушлашу минутлары итеп сайлагандыр, бәлки.

Шушы соңгы кайтып китүендә ниләр кичерде, ниләр уйлады икән ул? Хәер, шагыйрьнең бездән - якташларыннан яшерер бер сере дә булмады кебек: ул ачыктан -ачык сөйләште, шатланды, моңсуланды, әсәрләрен укыды, сәхнәләрне яңгыратып,тальян моңына күмде.

Эх,уйна әле гармун! Өздер әйдә!

Моң -шәрәбең белән исертеп,

Килә яткан картлык борылып китсен

Яшьлек моңын синдә калдырып...

("Тальян гармун" )-1987

Әйе, 70-яшь-кеше гомере өчен аз түгел, ә шагыйрьгә ул - бер мизгел. Катмарлы тормыш һәм иҗат юлы, яшәлгән еллар үзенекен итә, күрәсең...

Эх,мәңгелек түгел бернәрсә дә,

Бердән-бер көн барыр юлымда,

Төшеп китсәм иде мин үзем дә

Яна-яна дөнья кулыннан,

Яна-яна...

Сәламәтлеге шактый какшаган Рафаэль абыйның моңсу да,тирән сагышлы да күз карашлары һәр нәрсәне ,һәр әңгәмәчесен, гүя,соңгы кабат күрәм дигәндәй,сабыр гына күз уңыннан үткәрә иде кебек..Шагыйрьнең нечкә күңеле барсын да алдан сизгән,тойгандыр, ахрысы...

Шагыйрь өчен иң дулкынландыгыч минутлар туган авылында -Еланлыда булгандыр.Сәхнәдән шагыйрьнең яраткан җыры "Агыла да болыт агыла ..".( Х.уфан сүзләренә А. Акчурин музыкасы)ны җырлап та ишеттергәч, соңыннан, хушлашу вакылары җиткәндә, шагыйрь рәхмәтен белдереп: "Сеңлем, сез языша да торгансыздыр әле... Вакыт табып, олы матбугатка язып бирсәгез иде бу кайтып китүләрем турында",- дигән үтенечен белдергән иде. Шагыйрьнең соравын, мин, әлбәттә, зур теләк белән кабул иттем.Олы шәхеснең мондый мөрәҗәгате миңа олы матбугатка чыгу өчен зур мөкинчелекләр юллавын аңлап,кулыма каләм алдым.Шагыйрь исән чагында материалны вакытында өлгертә алмавым инде менә шагыйрь вафатыннан соң дистәләгән еллар үтүгә карамастан,һаман миңа тыңгылык бирми. Урыны, җае туры килгәндә һәр урында сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләрен дә укыйм ,яраткан җырын да башкарам,матбугатта шагыйрь истәлегенә материаллар чыгарып,басмаларның лауреаты исемнәренә дә лаек булдым,тик һаман Рафаэль аганың үтенечле соңгы карашы һәм соңгы сүзләре минем өчен амәнәткә хыянәт кебек артымнан калмый, күңлемнең мондый тынгысыз халәтен, фәкать, щагыйрь теләген үтәгәч кенә тынычландыра алырмын кебек .Шагыйрьнең "олы матбугат" дигән сүзләре, минем өчен,әлбәттә ул яратып укыган "АҒИҘЕЛ " журналы. Мөгаен, ул минем һәм шагыйрь теләкләрен аңлар дип ышанам.

Ни кызганыч,материал әзер булганчы, шагыйрь якты дөнья белән хушлашып та өлгергән...көтмәгән... Безне, шигъриятне ятимләтеп, китеп барган. "Акыллылар китте ,җыен син дә,"-дип кем анда, кайда чакыра?Китергә без ашыйкмыйк әле,Утырыйк әле чак кына...".. Ашыктың, шагыйрь, ашыктың... Ирексездән, Рафаэль абыйның яраткан шагыйре Хәсән ага Туфанның сүзләре күңелгә килә:

Әллә ничек үтте шунда гомер:

Туйганчы бер күрешмәдек тә...

"Очрашырбыз әле",дигәнбездер,

Аерылганда үбешмәдек тә ...

Самавырда сулар бетсәләр дә,

Сөйләр сүзләр

Бетмәгән икән.

Нигә шунда сәгать:

"Соңгы тапкыр

Утырасыз", - димәгән икән.(Х.Туфан." Соңгы очрашу")

Әйе,әдәбиятыбыз олы югалту кичерде.Безнең белән шагыйрьнең мәңгелек

рухы,көе, моңы,җырлары, әсәрләре калды.

Кала алмам,мин калада!

Кала алмам

Бөтенләйгә анда бәйләнеп,

Ташлый алмам сине,әй, авылым

Тагы кайттым сиңа әйләнеп…

(« Юк, мин сине ташлап китмәдем» 1963)

Шагыйрь кайтты…мәңгелеккә туган авылына кайтты…Әтисенең каберенә көзнең соңгы чәчәкләрен салганда да,озакламый аның янына кайтып ятачагын сизгәндер шагыйрь.

Туган җирем,синң киңлекләрдә

Очып йөргәндә хуш булып,

Кайтып төштем бүген

Давылларда канатлары сынган кош булып.

Таныйсыңмы мине?Рафаэль мин

Әхмәтсафа улы…

Узгәргәнмендер шул,үзгәрдем.

Үзгәртә дә икән, янтайта да икән

Җырлап яшәр гаяр ирләре.

Җырларга да канат кирәк.канат,

Очмый икән җаның,җыр тына.

Канатларым сынды,бәрелде дә

Мәрхәмәтсез еллар сыртына.

Уләргә дип сиңа кайтканым юк

(үләргә да кайта кешеләр)

Чәйнәп өздем Әҗәл элмәген мин,

Булганда син,җирем көч-терәк.

Ай шәмеңне яндыр,сөйләшик,

бар тирә-як тынгач,кич белән.

Әҗәл белән әле бәхәсем зур,

Бирче миңә очтык көч кенә.

Уйлама да җирем бу кайткан дип,

Зарланырга .Юк,юк,һич кенә…

Минем әле эшлисе эшләрем күп,

Бирче миңа бирче көч кенә!

Мин бмт синнән соранмыйм…

(Андыйлар да бар ул дисеңме?)

Кайтарып бир булган гайрәтемне,

Кайтарып бир булган көчемне!

Кирәк икән яндыр утларында,

Суларына сал да ат ярга

Йөрәгемнән

Хәлсезлекне алып ташларга.

Көч кенә бир миңа

Усал телләр әйтми торсын әле:

«Беткән бу ,-дип,-инде мал булма»

Мин очырмын янә кырларымда

Сырхау тәннәремә ял булгач.

Мин калырмын синдә

Кешеләргә

Үзем канат үзем көч булып

Кеше яши фани дөньяларда

Очса гына җаны кош булып.

( «Туган җиргә ялвар»1991)

Шагыйрьнең мәңгелек йорты тормышта да,иҗатта да,шигъриятта да туган авылында калды…Кайберәүләр кебек мраморга төренгән каберлекләрне сайламады,ә бит ул да шулай итә ала иде…Юк, аны туган якларының кыр чәчкәләренә күмелгән каенлыклары тартты.Хәер,шагыйрь шәхесендәге мондый нечкәлекләрен тирәнрәк аңлау өчен Р.Сафинның шигырьләренә мөрәҗәгать итү дә җитә.Бер дә юкка гына әйтми торганнардыр бит: «Язучының бөтен тормышы әсәрләрендә»,-дип.

Әйе,иҗат кешесенең иң ныкышмалы һәм кабатланмас минутлары-зур илһам, көчле дулкынлану белән иҗат иткән,

әдәбият дөньясын,үз замандашларын гына түгел,бәлки килер буын нарны зәвыкландырырлык әсәрләр белән баетуга арналган минутларыдыр ул.Шуңа күрә Р.Сафинның әсәрләрен укыганда ,автор белән бергә ул кичергән хис-дулкын ялкыныда бәвеләсең,аның белән бәхетлесең,аның белән моңланасың,аның белән хәсрәтлесең, өзгәләнәсең дә,шул ук вакытта, рухи ныклык та кичерәсең.Чын талант иясенең вакыт-вакыты белән, булсын хәсрәтле иҗаты да, укучысына көч бирә түгелмени?

Р.Сафинның поэтик йөзен ул яшәгән чор,әдәби мөхит билгеләде.Аның иҗат дөньясына багу белән үк үзеңне илаһи хисләр дәрьясында кебек тоясың.Каләмдәшләреннән аермалы буларак, ,Р.Сафин әдәбият дөньясына җыр- музыка сәнгате аша килеп кергән язучы,трибун шагыйрь,тормышның кайсы яклары турында гына язмасын,хәтта мәхәббәттә дә күнел бунтарлыгы аша тормышны сафландыру өчен көчен дә,сәламәтлеген дә кызганмады.Аның «Тормыш кушуы»(1956) дип исемләнгән тәүге җыентыгында ук һәр шигыре шагыйрьнең үзенә генә хас әйдәүче моңы барлыгын күрсәтте. Иҗатының башында ук формалашкан юнәлеше әсәрләренең соңгысына кадәр сакланып калды.Бик күпләгән иҗатчылар кебек ул да тормышында төрле иҗтимагый - сәяси вакыгаларга шаһит булды.Әмма теге яки бу дулкынга яраклашам дип тормышында маяк итепкабул иткән гомумкешелек дөньясы идеалларына һәм үзенә,шигъриятына хыянәт итмәде.

Бер җыр беләм

Тәрәзә ачып куеп,

Гөлчәчәккәй аны җырлады.

Кояш баеп шәфәк кызарганда

Гашыйк булып аны тыңладым.

Шагыйрьнең башлангыч иҗатында ук инде фикер бөреләренең язгы тулышуын ,хисләрнең мөлдерәп ташып чыгарга әзер булуын тоясың. Иң элек шагыйрь үзе яшәгән чоның улыбулып калды,шул дәвернең тын алышын тоеп яши белә, ,укучысы йөрәгенә керә алу таланты белән аерылып торды,үзе яшәгән чорның вакыйгалары арасында нәкъ аңа гына хас тойгылар һәм яшәү күәте белән аерылып торды. Үз заманының кешелектә тоткан яхшы якларын күреп ,шигъриятның моңына төрде,кире якларын үз шәхеше аша сөзеп, аннан да ижатына илһам таба алды.Һәр шигъриятнең көче- аның лирик героенда икәнен без яхшы беләбез.Р.Сафин да бу җәһәттән искәрмә түгел. Аның лирик герое -20 гасыр кешесе.Шагыйрь да лирик герое кичерешләрен кешелек дөньясының иң бөек иделлары баскычларына мендерә алды.Ул герой -дөньяны үзгәртеп коручы,үз чорының уңыш, хәсрәтлен үз тормышы аша үткәрүче шәхес булып, күз алдына килеп баса.Шагыйрьнең үзе өчен дә томыш еллар тезмәсе генә түгел,ә иҗатта кайнап үткән шатлыклар да,табыш -югалтула да,

кеше дигән бөек тереклекнең күңел ташкыннары,ярсулары һәм күңел тынычлыгы да булды..Дөрес,Р.Сафин калын-калын томнар аша олы тарихи вакыйгалар,кискен фактларга корылган сюжет белән мавыкмады ,иҗатының асыл ташы булып,кеше шәхесе ятты. Һәм шул кеше дигән затны табигать биргән бөтен булмышы белән иң бөек идеаллар баскычына мендерә алды.Чөнки шагыйрь өчен шуннан да зуррак максат юк иде.Бу идеалны ул тормышка гашыйк күңелдән тапты.Шуңа да шагыйрьнең иҗаты -тормышка гашыйк булган кешенең иҗаты ул.Ә гашыйк кешенең күңеле тик шаян җырлардан гына тормый икән, мәхәббәт, сөю хисләре күп вакыт ялкыны белән өтеп ала,сагышка сала,моңга төрә,,тәкатеңә тия,күп очракта,бәгереңне телгәләп,чарасыз да калдыра.Шагыйрь иҗатында да мондый моңнар бихисап.Бу бик табигый дә,башкача булуы мөмкин дә булмас кебек.Соң,чын талант кешесенең тормышы башкача була аламы икән?Үзәкләрне өзәрлек күңел газаплары шагыйрь шәхесен дә урап узмады бит…Уйлар,уйлар…Шагыйрьнең күңел яралары, йөрәк кичерешләре аша сөзелеп, шигъри аваз ала.Ул аваз шагыйрь бәгереннән кош булып очып чыгып,бөтен дөньяга яңгырый,кеше күңелләрен сафландырып,яшәүгә өмет ,тормышка мәхәббәт уята.Ә тормышка булган мәхәббәт бер вакытта да гади, гамьсез була алмый,иҗатта да шулай.Иҗат дөньясы да нәкъ ташкын кебек, табигать мизгелләредәй, ярларына сыеша алмый ярсый,я булмаса яңа язлар көтеп, тынып кала.Тик ни эшләргә соң ,әгәр дә ул дәрьяның моңлы бер кылы үзеңә дә тыңгылык бирмәсә?

Уелам инде,уелам

Җырга моңга уелам.

Үзәкләрне өзәрлек моң

Агыла Әй буеннан.

Кем ул шулай җырлый сузып,

Язның аулак кичендә?

Ак болытлар уйга калып,

Тыңлый эңгер эчендә.

Бөгелә таллар ,бөгелә,

Бөгелә җилгә түгел.

Талларда да бар шикелле

Моңлана торган күңел.

Кемнеңдер саф мәхәббәте

Әйләнгән дә җыр-моңга

Сагнуларын сөйли кебек,

Үзе моңлы болынга.

Уелам инде,уелам

Җырга-моңга уелам.

Ташларга җан керер иде

Әй моңының моңыннан.

Моң тибрәлә һәр куакта,

Битләүләрдә,үзәндә...

Чү!Карасам,барлык бу моң

Үземдә бит,үземдә.

Ул озата бара мине

Сәфәрләргә юл алсам.

Мин үзем дә югалырмын,

Әгәр ул моң югалса.

Җирем моңы,гомрем буе ,

Тартыр Әем буена.

Уелам инде,уелам

Җир генәмнең моңына. ( "Җирем моңы")

Туган яклар!Ничек матур һәм горур яңгырый.Җанга якын газиз туган төбәгенә кайтса,шагыйрьнең күнел балкышы яңара,уйлары сафлана,чишмә суларын уртлап, әрнүле йөрәгенә ял таба,шул дәрәҗәдә ки хозур туган ягы табигатен фәкать ул гына аң лый төсле,бу чишмәләр,бу горур Әй елгасы,баһадирдай киң күкрәкле Лачынташ та шагыйрь хисләренә битараф түгел-көтеп ала...

Һәр куакта мин бүген кунакта,

- Эч суыңны ,мә!- ди һәр чишмә.

Дәшкән кебек була һәрбер чәчкә:

Безнең янда калчы,кал китмә!

Әй буена төшсәм,шаян дулкын

Әйтә кебек "Әйдә ,уйна! "

Кояш төшә суга,гүя судан

Балалыгым карый елмаеп.

("Бу тиклем дә сагыныр икәнмен.".)

Шушы урында туктап,кечкенә бер лирик чигенеш ясыйсым килә.Шул ук студент елларында Кыйгы якларын университетның театр агитбригадасы белән спектакльләр куеп йөрер өчен сайлаганбыз, бу да очраклы гына булмагандыр дим үзем өчен.Шагыйрь иҗаты һаман үзе артыннан ияртә.Көннәрнең берсендәР .Сафинның туган авылы Еланлыда Сибай халык театры гастрольләре белән тап килдек.Менә шул очрашу минутларында театрның баш режиссеры Башкортстанның халык артисты Закирьян ага Ханов Рафаэль Сафинның туган авылына карап:"Мондый гүзәллектә ничек итеп Рафаэль булып тумыйсың,мин дә туар идем! "-дип шаярып сөйләшкәне хәтердә калган. Шул чагында үзем дә"Әллә,чынлап та ,(Испан художнигын истә тотып) талантлы кешеләр бу дөньяга "Рафаэль" исеме белән тулармы икән әллә?-дип , уйлап, үземчә ниндидер бер яңалык ачкандай булган идем шикелле.

Әйе, шагыйрь иҗатының рухи һәм илаһи чыганагы ,һичшиксез,аның туган яклары булды-таулары,урманнары,кая ташлары...Ул үзе дә шушы гүзәллек эчендә табигать баласы булып калырга яратты,туган төякне онытмау,аны күз карасыдай саклауны иң мөкатдәс бурыч итеп исәпләде.

Табигатьнең кәләш кенә чагы,

Берүк абай була күрегез:

Яман сүзләр әйтеп өркетмәгез,

Кайта күрмәсен ,дим, күңеле.

Табигать дөньясы аша кешелек дөньясына юл яру -Р.Сафин лирикасының фәлсәфи эчтәлеген ачучы төп үзенчәлекләрнең берсе ул. Шагыйрь гади генә нәрсәләргә дә символик мәгънә сала.Мәхәббәт,матурлык,тугрылык символы булган каен образын шигъриятта,гомүмән,сәнгатьтә нинди генә рәссам иҗат итмәде икән? Ләкин каен сылуын поэтик сүз нечкәлекләре аша Р.Сафиннан да остарак итеп,символлар баскычына кадәр үрләтеп,горур каяташ югарылыгына мендерә алган берәр тагын рәссамны күрсәтүе кыендыр.Әнә ул"Каядагы каен " Лачынташ башыгында горур сыны белән әллә кайдан игътибарны үзенә җәлеп итә. Каен шул җирләрдән үтүче юлчыларны сәламләп каршы ала, хушлашып озатып кала,моңсу чакларында Әй өстендәге алтын койрыклы балыкларның акчалаклар белән шаяруын күзәтеп, наянлана...Горур Каяташ,батыр егеттәй,Каенсылуын учларына алган да ,гүя,аны ярдан аска төшеп китүдән саклап торадыр кебек.Әйе,тамырларың гасыр сынауларын үткән мәгърүр каяташ өстендә булуы нинди зур бәхет!.. Күр! Каенның тәлгәш толымнарын...Әнә алар Әй суында чагыла.Әллә инде аның зифа буе җилгә ,бөгелеп-сыгылып, тын гына агып яткан дулкыннарның көйләвен тыңлыймы,аңа кушылып, моң- зарларын түгәме? Булыр,бик булыр..Табигать тудырган могҗиза бит бу...Аның да җаны бар күрәсең....Шагыйрь күңеле түгелмени бу?

Каенкаем,ялгыз каенкаем,

Менеп бастың нигә каяга?

Жил туздыра яшел толымыңны

Тау астында гына Әй ага,-дип,

нигә әле шулай шагыйрь еш кына шигырьләрендә ялгыз каен образына мөрәҗәгать итә соң?Ялгыз ,уйчан каенның эч серләрен, хәлен аңларга тырышу җәһәтеннән шагыйрь җанландыручы көч таба, җансыз әйбергә тереклек өреп, көтмәгәндә лирик герой белән табигать арасында диалог ,кеше һәм табигать паралеллеге барыкка китерә. Әйе,кемдер әллә нинди әдәби шедеврлар иҗат итеп тә иҗатын яшәү чыганагы гына итеп кенә кабул итсә ,шагыйрь үз алантын яшәү рәвеше итеп алып,шул күркәм сыйфатларны укучысына муллап өләште.

Эч серләрем сөйләр идем,

Жан сөйгәнем юк шул янымда...

Шагыйрь үзе дә шигырьләрендә кайчак ялгыз калырга ,хисләренә ирек куярга яратты,мәхәббәте белән сөйләште.Сөюе аның үзе өчен ничек кенә кадерле булмасын,интим хисләренкүнеле моңына күчереп,кешеләрне дә мәхәббәтнең сихри матурлыгын тоярга өйрәтте,күнелләрне сафландырга ярдәм итте,үзендә әнә шундый көчнең булуы белән чиксез шатланды.

.

Моң тибрәлә һәр куакта

Битләүләрдә,үзәндә...

Чү,карасам ,барлык бу моң

Үземдә бит үземдә.

Р.Сафин нәрсә турында гына язмасын,нинди генә образ тудырмасын,ул һәрвакыт мәхәббәт җырчысы булып калды.Аның лирик героеның сөюе дә тирән күлдәй серле,умырзая чәчкәседәй язлы,каен сылуыдай назлы,юкә агачы кебек тәтелдәк-эчкерсез һәм саф.Шагыйрь үзе дә мәхәббәттә тугрылык символы булды,бердән-бер сөюенә табынып яшәде.

Синсез үткән моңлы гомрем минем

Күз керфекләреннән үрелгән

Бер челтәргә салып төрелгән.

Коела,күрче ,шуннан берәм-берәм

Сине зарыгып көткән көннәрем,

Көннәремнән бигрәк төннәрем.

Телефоннан шылтырата салып,

Хәлем авыр ,килче, дисәм дә.

Син килмәссең, беләм,соң инде

Килмә,дияр идем ,килсәң дә.

Уйланасы көйләр уйналгандыр,

Жырланасы җырлар җырланган.

Ә шулай да көтәм -ник соң көтәм ?

Әллә берәр мәгънә эзлимме соң

Һыянәтне гафү итүдән.

Юк, гаепсез түгел, мин үзем дә

Мин үзем дә юлда абындым

Тик сөюне ваклап өләшмәдем,

Бер сөюгә генә табындым.

("Көтү"-1982).

Р.Сафин үзенең әсәрләрендә дөньяга багып , хафаланып,борчылып кына калмады, аның матурлыгын да күрә белде. .Шагыйрь иҗатының мондый күркәм сыйфатлары һәр әсәрендә,һәр басылып чыккан җыентыкларында ачык чагылды.Аның әсәрләрен кабат-кабат укыган саен,шагыйрь образы тулырак ачыла бара.Кызганычка каршы, бу бай иҗат әз өйрәнелгән.50 елдан артык иҗат чорында байтак китаплары басылып чыгуга карамастан,аларны табуы кыен,тәрҗемәләре турын да сүз дә юк.Заманында шагыйрь үзе дә бу хакта бик тыйнаклык күрсәткәнер,минем шигырьләремне чыгарыгыз, китапларымны бастырыгыз,дип соранып,даулашып йөрмәгәндер-бу аның табигатенә ят күренеш,әлбәттә.

Шагыйрьләргә бар әйтүчеләр:

- Син горур әллә нигә.

Шуңа күрә дөнья көтүе дә

Авыр бит, авыр сиңа.

Ул шаярып җавап бирә:

  • Электән килә шулай.

Шагыйрьләр горур булалар,

Горурлар шагыйрь була,-

дигән юллары да шагыйрьнең нәкъ үзенә үк туры киләдер, мөгаен. Башкорт драматургиясен,шигъриятен үстерүгә зур өлеш керткән талантлы шәхес иҗаты киләчәктә ныклап өйрәнелер,китаплары да басылып, дөнья күреп торырлар дип ышанасы килә.Шагыйрьнең иҗаты аны яратып укыган,аның күңел дулкыннары белән аваздаш хисле укучысы өчен язмыш бүләге булды,шуңа да аның яңадан -яңа басылып торган китаплары шигъри моңлы җаннарга бүләк бүлып кына җитсен иде диан теләкне теләргә кала.Шагыйрьнең үзе дә ,иҗаты да тере чакта бик тансык һәм кадере белән якын булды,горур табигате аны горур боркеттәй һәрчак югары тотты,үзен аңлаучыларга ул ,фәкать,шигырьләрен бүләк итте,үзеннән читләшкәннәргә дә шуны ук эшләде,үзен аңлаганнар һәм аңлый алмый газиз булганнарны да үз итте,барсына да тик ярдәм кулы сузды, тик үзе тере чакта гына шагыйрь күңеле тынычланып, һәр нәрсәдән риза булып китә алмады. Кем белә,бәлки шагыйрьдән соң калган әнә шундый моңсу истәлекләре нәкъ аның турындагы якты истәлекләрне тагы да тирәнрәк кабул итәргә ярдәм дә итәр кебек әле ул.

Р.Сафин турында сүз барганда шуңа да басым ясау урынлы булыр : аның иҗади киңлекләре күп булды. Ул башкорт телендә иҗат итсә дә, татар жирлегеннән үсеп чыккан шагыйрь икәнен яхшы беләбез.Шагыйрь моңа шигърият күзлегеннә генә карамады,аның нечкәлекләрен тирән тоя,күрә белде.Кайберәүләр кебек тел-милләт мәсьәләләрен күпертмәде,бу яктан бик сак булу кирәклеген яхшы аңлады.Аны ят,чит җирләр кызыксындырмады,үзе яшәгән җирнең тын алышын нечкә тоеп,аны чиксез яратып иҗат итте. Башкортстан дигән күп милләтле илдә туып, аның һавасын сулап,ул башкача иҗат итүне күз алдына да китерә алмагандыр.Гомүмән,Р.Сафин үзен һәртөрле вакланулардан өстен тотты,аның өчен ,гүя шигърият теле генә бар иде.Әйе, ул барыбыз өчен дә язды. Бу сыйфатлар аның һәр сүзендә ярылып ята,шагыйрь үзе дә, аның лирик герое да тормышны төрле пычраклыклардан, хәшәрәт-шакшыдан тазартырга һәм мәңгелеккә аны тик гүзәллектән ,яхшылыктан гына төзергә ынтылган көчле рухлы зат булып күз алдына килеп баса.Шагыйрь өчен җәмгыятьнең сәламәт үсеше ,кеше шәхесен күтәрү ,шул ике төшенчәнең берлеген тәэмин иткән шартларны булдыру иң мөһим теләкләренең берсе иде.Һәм шушы юлда ул барлык осталыгын кушты һәм тормыш сынауларын,иҗади каршылыкларны җиңеп чыга алды ,дип ышанып әйтеп була.

Р.Сафинның арабыздан китүен инде еллар саный бара.Һәр елны язлар җитүен хәбәр итеп,кыр казлары кайтып, Әй суында коенырлар,язларның һәр ел саен кабатланып торуына сөенерләр, көзләр җитәр, алар шагыйрьне хәтерләтеп,тагын буякларны калдырып,очып китәрләр... Һәр елны шулай кабатланып торыр...

Шагыйрь калдырган моңнар каенлыкларда,тугайларда,бол- ынлыкларда, каяташлар арасында кайтаваз булып яңгырап торырлар.

Кышның ап-ак сафлыгы белән дөньяга килеп,елның шул мизгелендә арбыздан китеп барган шагыйрь,озак-озак безнең күңелләрдә яшәр,онытылмас,ул калдырган моңнар кар бөртекләре кебек,хисләребезне сафландырып торырлар.

Әгәр бер көн аусам шушы җирдә.

Кар ябарлар минем өстемә...

Карлар ява ,ява якты моң нар...

Яусын!Яусын!Моңнар кочагында

Бер кайчан да мин бит өшемәм.


Ямилә Хөрмәтуллина.Кыйгы районы лицее укытучысы

.

© 2010-2022