• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока татарской литературы в 10 классе на тему Дәрдемәнднең Кораб шигырендә милләт язмышының чагылышы

Конспект урока татарской литературы в 10 классе на тему Дәрдемәнднең Кораб шигырендә милләт язмышының чагылышы

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Закир Рәмиевнең "Кораб" шигырендә милләт язмышының гәүдәләнеше.

Максат:

  1. Дидактик:

Закир Рәмиевнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турындагы белемнәрне тулыландыру, "Кораб" шигырен анализлау; темасын, идеясен ачыклау;

  1. Үстерешле:

бүгенге көндә бу теманың актуальлеге темасына әңгәмә уздыру, сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрне үстерү.

  1. Тәрбияви:

Татар милләтенә булган хөрмәт, мәхәббәт хисен көчәйтү; туган телне саклап калырга тырышу; үз халкыңа тугры булып калу.

Җиһазлау: дәреслекләр(10 класс әдәбият), Дәрдемәнднең "Исә җилләр..." шигырьләр җыентыгы, язучы портреты, мультимедиа комплексы.

Дәрес барышы

  1. Закир Рәмиевнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турындагы белемнәрне системага салу.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар!

Мин - Әлфия Ринат кызы, бүген сезнең сыйныфта татар әдәбияты дәресе уздырам. Бүген нинди матур көн. Чыннан да, кыш - табигатьнең иң серле мизгеле. Кар бөртекләре белән бергә дөньяга бәхет, шатлык, куанычлар гына яусын иде дигән теләктә, дәресебезне башлыйбыз. Сез әзерме, укучылар?

Яхшы. Игътибарыгызны экранга юнәлтүегезне сорыйм.

(Презентация карау)

Укытучы: Укучылар, шушы презентацияне карагач, дәреснең темасы нинди булыр дип уйлыйсыз?

-

Укытучы: Дөрес, Дәрдемәнд турында сөйләшәчәкбез. Ә бүгенге дәреснең темасы "Дәрдемәнднең "Кораб" шигырендә милләт язмышының гәүдәләнеше"

Дәфтәрләрне ачып, бүгенге көнне һәм теманы языгыз.

Укытучы: Сезгә алдагы дәрестә өй эше итеп, Дәрдемәнд турында мәгълумәтләр укып килергә кушылган иде. Дәрдемәнд турында нәрсәләр белеп килдегез?

-

-

-

Укытучы: Бик яхшы, укучылар! Димәк, Дәрдемәнд - талантлы шагыйрь, матбугатчы, хәйрияче, 20нче йөз башы татар мәдәни күтәрелешен матди яктан тәэмин итүчеләрнең берсе - Мөхәммәтзакир Рәмиев.

(Дәрдемәнд- ул шагыйрьең тәхәллүсе: "моңлы зат", "хәсрәт чигүче", "кайгылы кеше" мәгънәсен белдерә). Бүген без Закир Рәмиевның "Кораб" шигыренә тукталачакбыз.

  1. "Исә җилләр..." шигырьләр җыентыгыннан укытучы "Кораб" шигырен укый.

Кораб

Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән караб!
Төн вә көндез
Ул йөзәдер:
Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,
Купты дулкын -
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?


  1. Видеоязма. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты - Марат Шәрипов "Кораб" шигырен укый.

  2. Укучылар, кайсыгыз "Кораб" шигырен сәнгатьле итеп укып күрсәтергә тели?

(шигырь укыйлар)

  1. "Кораб" шигыренең кыскача эчтәлеге нидән гыйбәрат?

-

Укытучы: Әйе, кораб һәлакәт алдында кала. Уйлап карагыз! Авторның әйтәсе килгән сүзе гади бер корабның штормга юлыгуы микән! Шагыйрь кораб образы аша нәрсәне сурәтләргә тырышкан? Нинди кораб ул?

-

-

Укытучы: Яхшы, ә минем уйлавымча, бу ил корабы, укучылар.

Ил корабы - символик образ. Бу образга нинди мәгънә салынган?

Укучылар:ил, халык, милләт тормышы.

Укытучы:Шагыйрь нинди хис белән сөйли?

Укучылар:Шагыйрь тирән борчылу хисе белән сөйли.

Укытучы:Нигә борчыла?Шигырь 1908 нче елда язылган. Бу чорда Русия территориясендә нинди вакыйгалар була?

-

Укытучы:Минемчә, автор халыкның бүгенгесен, үткәнен, киләчәген сурәтли. Сез ничек уйлыйсыз? Үткәне, әлегесе, киләчәге ничек чагыла шигырьдә?

-

-

Укытучы:Әсәр тоташ символик образлардан тора. Әйдәгез һәрбер образга аерым тукталыйк.

Укучылар: Диңгез - тормыш, шаулавы - вакыт агышы, җил - илдә барган үзгәрешләр, дулкын - язмыш, тормышны үзгәртердәй көч.

Укытучы:Көчле җил вакытында кораблар исән каламы? Кайсы очракта?

Укучылар:бердәм, нык, көчле команда булса, дулкыннарны оста кабул итсәләр.

Укытучы:Нәтиҗә ясыйк, милләт корабы исән калырмы? Аның киләчәге өметлеме?

-

Укытучы:Шигырь буенча фикер алышканнан соң, без аның темасын һәм идеясен билгели алабыз.Укучылар. Әдәбият теориясенә тукталып үтик әле.

Экранга игътибар итәбез, сул якта терминнар, уң якта аларның билгеләмәләре. Сез кайсы термин кайсы билгеләмәгә туры килгәнен дөрес итеп әйтергә тиешсез.

Димәк, "Кораб" шигыренең Темасы һәм идеясе:

Укучылар:Темасы - автор татарлар һәм аларны көткән сынаулар турында яза.Идеясе - нык, бердәм, көчле булса, милләтнең киләчәге өметле.

Әсәрнең теленә игътибар итик. Нинди тел-сурәтләү чаралары кулланылган? Һәр берегезне компьютерлар артына утырырга чакырам. Хәзер компьютерда диктант язабыз. Кулларга "Кораб" шигырен алдык, аннан тел сурәтләү чараларын эзләп табабыз. Аллегория, инверсия, метафора.

(Аллегория- символик образлар: җил, дулкын, кораб, диңгез.

Инверсия: шаулый диңгез, чыкты җилләр, купты дулкын һ.б.

Метафора: Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?)

Сайттагы әдәбият теориясе бүлегендәге мәгълумәтләр белән куллана аласыз.

Бик яхшы. Ә әдәбият теориясенең башка билгеләмәләре турында сез шулай ук минем персональ сайтта укый аласыз. Минем персональ сайтның сылтамасын үзегезгә язып алсагыз, бик яхшы булыр.

Шулай ук, тактада компьютерда татар хәрефләре урынлашуы таблицасы бар. Ярдәмгә куллана аласыз.









Ял минуты

Укытучы:Укучылар. Мине сезгә ял минуты үткәреп алырга тәкъдим итәм. Сез ризамы?

29 ноябрь көнне бөек Әниләр көне булып үтте. Мин әниемне мондый рәвештә тәбрик иттем:

  • Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.
    Без сине, әнкәй, яратачакбыз, яратырбыз!
    Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
    Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен!

Сезгә иҗади бирем:

Татар телендә, 4-5 җәенке җөмлә кулланып,әниләрегезне туган көн белән котлау тексты язырга.

Киттек!

Укучылар әниләренә язган котлауларны укып күрсәтәләр.

Афәрин!

6. Җыр тыңлана (Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров башкаруында һәм заманча яңгырашта "Кораб" җыры)

(кыска гына әңгәмә, бүгенге көн проблемалары)

Укытучы:Укучылар, хәзерге көндә бу проблема актуаль яңгырыймы? Безнең чорда, безнең мохиттә туган халкыбызның, туган телнең нинди проблемалары (мәсьәләләре) бар? Кем ничек фикерли?

Укучылар:

  • Туган телен белмәү, белергә теләмәү. бигрәк тә шәһәр балалары;

  • халкыбызның тарихы, традицияләре онытыла бару;

  • туган тел белән кызыксынмыйлар;

  • татарча җырлар тыңламау

  • татар кинофильмнарыбулмау

  • татарчамероприятиеларәзбулу.

Һәр халыкның үз проблемалары, үз авырлыклары бар, шулай бит? Һәр халык үзенең милләтен саклап алып калырга, үз телен белергә, гореф-гадәтләрен онытмаска, милләтенә тугры калырга тиеш, укучылар. Мин сезне әнә шул мәсьәләләрне хәл итүгә зур көч салып барган, әлеге вакытта милләтебезнең киләчәгенә битараф булмаган, туган телне үстерергә, саклап калырга тырышучы, аның мәдәниятен пропагандалаучы милләтпәрвар егетләр һәм кызлар белән таныштырасым килә. Ул -Башкортстан татар яшьләре оешмасы әгъзалары һәм Казан шәһәрендә эшләп килгән Ботендөнья Татар яшьләре форумы әгъзалары.

(Видеоязма карау). Күреп торуыгызча, без дә шул чараларда актив катнашып барабыз. Сезне дә шуңа чакырабыз!

  • Димәк, шул мәсьәләләрне хәл итү өчен безгә нинди эшләр башкарырга кирәк? Укучылар, сез менә милләтебезнең якты киләчәге өчен, туган телебез онытылмасын өчен җәмгыятькә нинди өлеш кертер идегез?

Укучылар:

-Балаларыма татар телен өйрәтер идем

-Режиссергаукыпчыгып, татарчакинофильмнар төшерер идем.

- Татарча гәзитләр күбрәк чыгарыр идем.

- Балаларыма татар исемнәре кушар идем.

- Мәдрәсә төзетер идем.

Укытучы: Афәрин, укчылар. Сез бу максатларыгызга һичшиксез ирешерсез, туган телебезне яратып, хөрмәт итеп, милләттәшләребез белән бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын безгә!

8. Нәтиҗә ясау.

Дәрдемәнд дөнья агышы, Кеше язмышы, Татар халкының үткән, әлеге, киләчәк заманы турында фикерли. Дөняның язмыш ирегенә буйсынып яшәвенә борчыла, үзенең дә, халыкның да диңгездәге кораб хәлендә калуын күз алдына китерә. Борчылу хисенең сәбәбе - әдипнең язмышы турында һәм милләтенең язмышы турында уйланулары.

9. Рефлексия.

Укучылар, бүгенге дәрестә катнашуыгызны, үзегезнең никадәр өлешегезне кертүегезне өстәлегездә яткан татар смайликлары белән бәяләвезене сорыйм.

  1. Йомгаклау.

IV . Өй эше.

  1. "Кораб" шигырен ятларга.

  2. Дәрдемәнднең тормышы һәм иҗаты турында презентация эшләп килергә.

Бүгенге дәрестә актив катнашканыгыз өчен, барыгызга да яхшы билгеләр куям. Дәресебез тәмам. Бик зур рәхмәт, булдырдыгыз!

© 2010-2022