Конспект урока по татарскому языку

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:





Тема: Бәйләнешле сөйләм үстерү. "Беренче кар" темасына хикәя яздыру.

Максат: Бәйләнешле сөйләм һәм язма телләрен үстерү.

Бурычлар:

  1. Күзәтүләргә таянып, беренче кар турында хикәя төзергә өйрәтү.

  2. Сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.

  3. Күзәтүчәнлек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.



Дәрес барышы.

I.Оештыру.

  1. Исәнләшү, танышу.

-Исәнмесез, укучылар. Сездә хәзер татар теле дәресе. Бу дәресне сездә мин, Сөмбел Фидаилевна алып барам.

2)Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Дәрескә барыгызда әзерме? Китап-дәфтәрләрегез, ручка-карандашларыгыз бармы?

3)Уңай халәт тудыру.

-Укучылар, кәефләрегез ничек? Кәефләрегез бүгенге көн дәвамында шулай ук яхшы булыр дип ышанып калам.

II.Актуальләштерү.

1)Табышмакның җавабын табу аша дәрес темасын ачыклау.

-Укучылар, мин сезгә хәзер табышмаклар укып китәм. Сез игътибар белән тыңлагыз һәм табышмакның җавабын әйтегез.

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

Нәрсә икән ул?

(Кар)

III.Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Беренче кар турында укучылар белән әңгәмә.

-Исегезгә төшерегез әле, беренче кар быел кайчан яуды?(укучылар җавабы)

-Карны күргәч сөендегезме? (укучылар җавабы)

-кар бөртекләре җиргә ничек ява?

Ә җил чыккач алар нишлиләр?

(Җил булмаганда алар әкрен генә очып, тирбәлеп җиргә төшәләр. Ә җил чыкса, алар бер өскә күтәрелеп, бер аска төшеп бөтереләләр)

-Укучылар, беренче кар эриме?(Эйе, эри)

-Сезнең кар бөртекләрен тотып караганыгыз бармы? Алар нинди? Алар бөтенесе дә бертөслеме?

(Алар бөтенесе дә бертөсле түгел. Һәрбер кар бөртеге бер-берсеннән формалары һәм зурлыклары буенча аерылалар).

- Укучылар, экрандагы кар бөртекләре дә бер-берсеннән аералып торалар (Экранда слайд)

-Кар бөртекләре тәнгә киемгә кунгач нишлиләр?

Эреп бетәләр.

-Укучылар, кар нинди төрле була?

Җепшек кар, көрпәк кар, ябалак кар.

Җепшек кар-бераз эреп, көпшәклеген югалткан, юеш кар, көрпәк кар-каты, бозлы кар , ябалак кар-мамык кебек җиңел һәм күпереп торган эре бөртекле кар.

-Укучылар, беренче кар турында нинди сынамышлар беләсез?

Әүвәлге карны күрсәткәч, кырык көннән кар ята.

Беренче кар көндез яуса-кыш салкын, төнлә яуса-җылы булыр.

Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы булыр.

-Укучылар, кыш дигәч сез нинди бәйрәмне күз алдына китерәсез?

Яңа ел.

-Ә сез Яңа елны яратасызмы? Ни өчен? (Укучылар җавабыз).

IV.Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1)-Ә хәзер хикәяне төзеп карыйк әле. Башта искә төшерик, хикәя нинди өлешләрдән тора?

- Баш өлештә нәрсә турында сөйләрсез?

- Кыш килү, табигатьтәге үзгәрешләр турында.

Төп өлештә нәрсә турында сөйләрсез?

Кар бөртеге, кар турында.Чөнки безнең хикәянең исеме "Беренче кар".

- Тәмамлау өлешендә нәрсә турында сөйләрсез?

-Кыш килүгә булган хисләрне.

2)Бирелгән план үрнәге буенча хикәя язу.

План.(экранда)

1. Табигатьтәге үзгәрешләр.

2. Кар бөртеге,беренче кар.

3. Кыш килүгә синең карашың, хисләрең.

-Укучылар, хәзер мин сезгә үрнәк хикәя укып күрсәтәм, игътибар белән тыңлап утырыгыз.

Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды. Ә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә.

Иртән тәрәзәгә карасам, беренче кар яуган. Кай арада килеп өлгергән диген, без иртән йокыбыздан торганда, тәрәзәләребез каршына кыш килеп баскан, җир ак мамыкка төренгән, эре-эре кар бөртекләре ашыкмый гына уйныйлар.

Яңа яуган кар өстендә тормышның бар сулышы ярылып ята. Урам буйлап узганда, кемнеңдер өенә эз керүен, кайсыныңдыр урам буйлап узуын күрәсең. Әнә ерак түгел, шаярып уйнашкан эт эзләре ярылып ята, аңа каршы якта − ат чанасы эзе. Мондый хозурлык бары кыш көне генә була ала.
Ә безгә, балаларга, кышын тагын да рәхәт һәм күңелле. Кышның уеннары гына да ни тора бит! Кар йомарлап атышу, җепшек кардан кар бабай һәм кар кызы, тагы әллә нинди фигуралар ясау дисеңме − берсе дә калмый. Тимераякларга, чаналарга, чаңгыларга да чират җитә. Артыңнан кар өермәләре калдырып, биек-биек таулардан чаңгы-чана шуу нинди күңелле! Ул шугалакта тимераяк шууларның рәхәтлеге сөйләп бетергесез! Үзеңнең юешләнеп беткәнеңне дә сизмисең. Пальтоңның итәкләренә бозлар катып бетә. Бияләйләреңнән су тама. Алай да өйгә кайтасы килми. Болар барысы да кыш көне генә була торган күренешләр. Шуңа күрә без кышны яратабыз.

-Укучылар, ә хәзер "Беренче кар" темасына хикәя яза башлыйк. Дәфтәрләрегезне ачыгыз, число язып куегыз, хикәяне яза башлыйбыз.

а)дәфтәрләрне ачу.

б)числоны язу.

в)хикәя яза башлау.

V.Йомгаклау.

1)Дәрескә нәтиҗә ясау.

2)Дәрестә нәрсә турында сөйләшеп киттек?

2)Өй эше бирү.

б)хикәяне язып бетереп килергә.

2)Саубуллашу.

© 2010-2022