Сочинение на тему Милли музыка

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1) Дивизия командирының скрипка уйнавын әле мин беренче күрүем. 2) Айвазян "безнең көйне" дигәч, генерал йә украин, яисә рус көен уйнар дип көткән идем. 3) Ул чын безнеңчә татар көе "Тәфтиләү"не сыздырырга тотынды. 4) Скрипка элек кайдандыр ерактан ишетелгән төсле тонык кына, сабыр гына моңланып торды да, авазы һаман көчәя, кыюлана барып, инде безнең тирәгә генә сыеша алмыйча, урман кырыйларына ук таралды. 5) Генерал салмак кына чайкала-чайкала уйный да уйный. 6) Әйтерсең лә ул, урман буйларын урап, тагын да көчәеп кайткан музыка дулкыннарыннан шулай чайкала иде. 7) Лейтенант белән без, үлән өстенә кырын яткан килеш, әсәрләнеп тыңлыйбыз. 8) Мин мин инде, менә бу әрмән малаеның шулай йотылып, дөньясын онытып тыңлавы миңа сәеррәк тоелды, генералга ихтирам йөзеннән генә түгелме икән дип шикләнгән идем. 9) Әмма аның бер ноктага төбәлгән дымлы күзләре дә, авызына капкан үлән сабагын тешләп, ара-тирә көрсенеп кую да кичерешләренең ихлас күңелдән, хак икәнлеген күрсәтә иде. ( Г. Шәрәфи)

Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Текст нәрсә турында? Сез милли музыканы тыңлыйсызмы? Татар милли музыкасы турында сездә нинди фикерләр бар? Милли музыка, халык көйләре милләт өчен ни өчен мөһим санала? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз


Тема: Милли музыка.

Бу текстта Г.Шәрәфи әсәреннән өзек бирелгән.Дивизия генералы скрипкада"Тәфтиләү" көен уйный.Аны солдатлар онытылып тыңлыйлар.Автор безгә милли көйнең кешегә тәэсире никадәр көчле булуы турында әйтергә тели.

Автор бу көйне "чын безнеңчә" дип атый. Әсәрдә татар милли көе әрмән егетенә көчле тәэир итә.Генералга бу көйне уйнау зур ләззәт бирә.Сабыр гына уйный башланган көй көчәя бара. "Тәфтиләү"көе татар тарихы,язмышы турында уйландыра.Чыннан да,халык көйләре күңелнең иң түренә үтеп керергә сәләтле.Автор милли көйнең солдатларга зур рухи көч биргәненә басым ясый.Халык көйләре үткәннәр турында гына уйландырып калмый ,якты киләчәккә өмет чаткылары бирә.Сугыш туктап торган арада милли көй күңелләргә ял бирә.Яралы солдатлар милли көйләрне тыңлаган вакытларында авыр яралары турында онытканнар.Әмирхан Еникинең"Кем җырлады"әсәрендә татар җырын ишеткәч, егет һушына килә.Ул туган авылын,сөйгән кызын,якыннарын искә төшерә.Җыр аның иң кадерле минутларын хәтерендә яңарта.Татар милли көйләрен безнең буынга Илһам Шакиров,Хәйдәр Бигичев,Рәшит Ваһапов кебек бөек җырчылар җиткерде.Хәйдәр Бигичев концерты миңа бик көчле тәэсир иткәннен әле дә хәтерлим.Аның башкаруында милли җырларны бер тапкыр ишеткән кеше "илаһи моң чишмәсе"нең никадәр тирән булуына төшенә.

Минемчә, автор бу теманы уңышлы сайлаган һәм укучылар игътибарын җәлеп итә алган. Бай орнаментлы озын көйләр-илһам чишмәсе.Чын татар кешесенә милли көйләрне ишетү зур шатлык китерә.Алар тәэсир итү көчләрен беркайчан югалтмаячаклар.

© 2010-2022