Урок Һади Такташның Караборынның дусты әсәрендә лексик-грамматик минимум

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7 сыйныфның рус төркемендә коммуникатив технологиягә нигезләнеп үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Һади Такташның "Караборынның дусты" әсәрендәге лексик-грамматик материал

Максат : Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру,

сүзтезмәләрне тәрҗемә итү һәм җөмлә төзү күнекмәләре булдыру,

татар теленә кызыксыну уяту.

Укучыларда җәнлекләргә карата сак караш тәрбияләү

Җиһазлау : дәреслек, сүзлекләр, ноутбук

Дәрес тибы: ЛГКФ. Яңа дәрес материалын аңлату.

Технология: коммуникатив-үстрелешле технология

Дәрес барышы:

I . Оештыру өлеше.

- Исәнмесез,укучылар.

  • Исәнмесез,хәерле көн!

Тел әфәнде уйнап - көлеп,

Безне татарча өйрәт.

Дөрес итеп , сүзләр әйтеп

Сөйләшә белик тизрәк.

II . Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

  • Дәресебезне фонетик зарядкадан башлаячакбыз. (1 нче слайд.) Вау-вау ,һау- һау , мияу, му , мәә, Без бүген сезнең белән "Минем дусларым" бүлеген өйрәнә башлыйбыз. Узган ел без сезнең белән"Дүрт аяклы дусларыбыз" бүлеген өйрәнгән идек. Бу бүлектә нәрсәләр турында өйрәнгән идек. Фонетик зарядка сезгә ярдәмгә килер.

  • Этләр турында өйрәнгән идек.

  • Быел да үзегезнең дүрт аяклы дусларыгыз турында иркен итеп сөйли алуыгызны ирешү төп максатларыбызның берсе. Ә бүген дәреснең темасы "Һади Такташның "Караборынның дусты" әсәрендәге лексик-грамматик материал". ( 2нче слайд). Бүген без сезнең белән алдагы дәресләрдә очраячак сүзләр һәм сүзтезмәләр белән танышачакбыз. Дәфтәрләрне ачтык, бүген 2 нче март, Тема .1нче күнегү, Алина биремне укы әле. Хәзер сүзләрне укып чыгабыз. Язылышы белән укылышы туры килмәгән сүзләрне игътибар белән карагыз, нинди үзгәрешләр барлыкка килә. Белмәгән сүзләрне сүзлекләрдән карагыз.

  • Ике бөртек - икэбөртөк - две крупинки, две капли

  • Аерылу - айрылу - растаться

  • Ауный башлау - ауный башлаw - начал валяться

  • Кочаклау - очаклаw - обнять

  • Баштан сыйпау - баштан сыйпаw - погладить по голове

  • Кузгалу - кузгалу - тронуться

  • Җибәрү - җибәрү - отпустить

  • Ераклашу - йыраклашу - отдалиться

  • Шыңшу - шыңшу -скулить

  • Бәргәләнү - бәргәләнү - метаться

  • Улау - улаw - выть

  • Тартылу - тартылу - тянуть ( 4 нче слайд)

Әйдәгез хәзер тикшереп карыйк . Иптәшләрегезне игътибар белән тыңлагыз. Язылыш белән әйтелеш арасында нинди аерма бар һәм ни өчен шулай икәнен исбатларга тиешсез.

  1. ( 3 нче слайд). Аерылу сүзендә а хәрефе беренче иҗектә о лаштырыла ( бу кагыйдәгә караган сүзләрне әйттерү ,сүз ахырында ау кушылмасы бергә килгәндә, у w булып ишетелә (бу кагыйдәгә караган сүзләрне әйттерү)

  • Татар телендә ике сузыкның рәттән килүе ничек атала

  • Дифтонг.

  • Дөрес , иптәшеңнең җавабын тыңла.

3.К хәрефе калын сүзләрдә к булып ишетелә (бу кагыйдәгә караган сүзләрне әйттерү).

4. сүз ахырында у һәм ү - w авазына охшатып әйтелә.

5. бөртек сүзендә 2нче иҗектә ө авазы ишетелә

6, е хәрефе сүз башында һәм иҗек башында ике аваз белдерә(бу кагыйдәгә караган сүзләрне әйттерү), ләкин бу сүзне тагын бер кат әйтеп карагыз әле, е хәрефе бу сүздә й булып кына ишетелә,

  • Кайсы сүз яки сүзтезмә аерылып тора?

  • Ике бөртек.

  • Калган сүзләр нинди сүз төркеменә карый?

  • Исем фигыль.

  • Исем фигыль икәнен исбатлагыз.

  • Тамыры фигыль , фигыльнең тамырын әйтү (боерык ф)

  • Ә хәзер тәрҗемәсен карыйк, игътибарлы булыгыз, бу сүзләр һәм сүзтезмәләр бүген сезгә тагын очыраячак (тәрҗемәләрен әйттерү), тагын нинди охшаш яклары бар (этнең эш - хәрәкәтләре).

  • Сүзләрне тагын бер кат бергә кабатлап чыгу.

  1. Хәзер сезгә мөстәкыйль эш 2 нче күнегүдәге сүзтезмәләрне татар теленә тәрҗемә итергә кирәк булачак. Ә сезгә ярдәмгә 1 нче күнегү булышыр. Алмира сүзтезмәләрне укып чык, аңлашылмаган сүзләрне сорарсыз. Сүзтезмәнең парын табарарга. Һәр берегез чыгып , чиратлап парын кырыена куегыз. ( Проектор аша тикшерү, алдан бетергәннәр җөмлә төзиләр

Расстаться с другом дус белән аерылышу

Две капли слезы ике бөртек күз яше

Обнять его аны кочаклау

Погладил по голове башыннан сыйпау

Тронутся сместа урыннан кузгалу

От себя не отпускал үзеннән җибәрмәде

Отдалился от дома өйдән ераклашты

Долго скулил озак шыңшыды

Метался по двору ишегалдында бәргәләнде

Метаясь выл бәргәләнеп улады

Потянулся за хозяином хуҗасы артыннан тартылды

Татарча сүзтезмәләрне яңадан кабатлап чыгу. ( 5 нче слайд)

  1. 6нчы күнегү . Фигылләрне укып чыгыгыз, барлык сүзләрдә аңлашылдымы

Акбай нәни хуҗасын оныта алмады.(кочаклады)

Дусты чыгып киткәндә, җиргә ятып ауный башлады.

Азат этне аңа таба якын җибәрмәде.

Эт, шыңшып, хуҗасы артыннан йөгерде.

Акбай,улап, дусты киткән якка таба чапты. (тартылды)

Алдан бетергәннәр, 1 нче күнегүдәге сүзләр белән төзеп карагыз, кайсы җөмләләрдә куеп була.

  1. Ә хәзер иҗади эш башкарып алабыз. Бүген өйрәнгән сүзләрдән һәм үзегезнең сүзлек запасыгызны кулланып, синквейн язып карарсыз. Синквейн турында нәрсә беләсез. (6нчы слайд)

1 нче юл исем

2нче юл ике сыйфат

3 нче юл 3 фигыль

4 нче юл дүрт сүздән торган фраза

Бер сүз белән синоним

Ипоева Алинабыз безнең шигырьләр язарга оста , син үзеңнең берәр шигыреңне укып китсәң була.

7нче күнегү Сообщите о том , что

Эт озак шыңшыды.

Ул үзенең нәни дустын җибәрәсе килмәде.

Атлар өйдән ераклашты.

Саубуллашканда Азат аны башыннан сыйпады һәм кочаклады.

Акбай үзенең дустыннан аерыласы килмәде.

Йомгаклау. Сез бүген дәрестә үзегезгә таныш булмаган нинди сүзләр белән таныштыгыз

Өй эше.( 7нче слайд)

  1. 7 нче күнегүне язмача башкарырга.

  2. 2. Катя, Алеша,Алмира, Алиналар бүген өйрәнгән сүзләр белән

Үзегезнең этегез турында 5-6 җөмлә төзисез.

Синквейн

Эт

Тугрылыклы, акыллы

Саклый, яклый, улый

Кешенең өен читләрдән саклый

Дус

Көчек

Йомшак, кечкенә

Шыңшый, кочаклый, өрә

Кешегә бик тиз ияләшә

Эт

Эт

Нәни, якын

Шыңшый, ауный, тартыла

Аерылганда күзеннән яшь килә

Сакчы

Нәбиуллина Луиза Зөфәр кызы Әгерҗе районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

© 2010-2022