7нче сыйныфта татар теленнән эш программасы

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

7нче сыйныфта татар теленнән эш программасы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. "РФ Законы Мәгариф турында" Федераль законының уку - укыту программалары дип исемләнгән 12 маддәсе (5, 7пунктлар) нигезендә;

2. Татарстан Республикасы мәгариф турындагы ТР законы татар һәм рус телләрен ТР дәүләт гомуми белем бирүнең аерым баскычы башлангыч, урта, гомуми белем бирү өчен билгеләнгән стандартлары нигезендә өйрәнелә;

3. "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы РФ законының 14 нче маддәсе нигезендә;

4. "Татарстан Республикасы мәгариф турындагы"ТР законы бу мәсьәләгә ачыклык кертә: "татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, федераль дәүләт гомуми белем бирүнең аерым баскычы (башлангыч, төп урта, гомуми урта белем) өчен билгеләнгән стандартлары нигезендә тигез күләмдә өйрәнелә"

5. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы"

6. 2014- 2016 елларга ТР дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру;

7. Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014- 2016) программасы;

Бу программалар татар телен төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып торалар.

8. Мамадыш шәһәре 3нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең төп укыту программасына; 9. Мәктәпнең 2015-2016нчы уку елына укыту планы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 № 183нче боерык);

10. Мәктәпнең календарь укыту графигы (директор тарафыннан расланган 29.08.2015 № 184нче боерык);

11. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы (14.12.2009 , 16.01.2012 №16 үзгәрешләр ) белән федераль исемлеккә кертелгән "Татар теле" Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен укыту әсбабы -7 нче сыйныф. Авторлары : Айдарова С.Х., Гарипова В.А., Нәбиуллина Т.Г. "Татарстан китап нәшрияты" 2015нче ел .

12. Программа "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы (татар балалары өчен) " Төзүче-авторлар: Ф.ФХарисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова -Казан: Татар.кит.нәшр.,2011.

Мәктәпнең 2015 -2016 нчы уку елына укыту планы буенча 7 сыйныфта (татар төркеме) татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать ( барысы 105 сәгать) вакыт бирелгән. Кайбер дәресләр каникул һәм бәйрәм көннәренә туры килгәнлектән, укучыларга җиңел үзләштерелә торган темалар берләштерелеп бирелде, алар тематик планның искәрмә графасында күрсәтелде.

7нче сыйныфта татар теле укытуның максатлары,бурычлары:

  • Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;

  • Телнең морфология, лексика, грамматикасы буенча белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,

  • Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, монологик сөйләм оештыру;

  • Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

  • Сүзләрне фонетик яктан, төзелеше һәм сүз төркеменә мөнәсәбәте ягыннан тикшерү:

  • Мөстәкыйль сүз төркеме буларак исем, сыйфат, сан, алмашлык, рәвешне, фигыльне аера белү. Җөмләдә дөрес куллана белү

  • Сүзне мәгънәле кисәкләргә аеру һәм һәрберсенә аңлатма бирү, язуда аларны шартлы билгеләр белән күрсәтү; ясалышы ягыннан сүз төрләренә аңлатма бирү, кушма сүзләрне дөрес язу;

  • Текстның темасын аеру һәм төп уйны аңлау. Укыганның эчтәлеген төгәл, кыскартып һәм киңәйтеп сөйләү. Сөйләм телендә һәм язма эшләрдә фикерләрне мөмкин кадәр төгәлрәк белдерү өчен лексик синонимнардан урынлы файдалана белү;

  • Эш кәгазьләре төрләреннән беркетмә, хат, белдерү һәм акт яза белү.

7 нче сыйныфта татар теле фәненнән темалар бүленеше.

Тема исеме.

Сәгатьләр саны

1.

Морфология буенча 6нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

5сәг.

2.

Фигыль

40 сәг.

3.

Аваз ияртемнәре.

4 сәг.

4.

Хәбәрлек сүзләр.

3сәг.

5.

Бәйлекләр.

6сәг.

6.

Теркәгечләр.

5сәг

7.

Кисәкчәләр.

4сәг.

8.

Ымлыклар.

3сәг.

9.

Модаль сүз төркемнәре

3сәг.

9.

Үткәннәрне кабатлау.

12сәг.

10.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

20сәг.

Барлыгы

105сәг.


Тема

Сәг. саны

дата

Искәрмә

план

фактик

1

БСҮ." Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем".

1

02.09

2

Исем сүз төркемен кабатлау

1

03.09

3

Сыйфат сүз төркемен кабатлау

1

07.09

4

Сан сүз төркемен кабатлау

1

09.09

5

Алмашлык һәм аларның төркемчәләрен кабатлау

1

10.09

6

Кереш контроль диктант

1

14.09

7

Рәвеш аларның төркемчәләре һәм ясалышын кабатлау

1

16.09

8

Фигыль турында төшенчә

1

17.09

9

Фигыльнең башлангыч формасы

1

21.09

10

Фигыльнең барлык-юклык формасы

1

23.09

11

Б.с.ү. Эш кәгазьләре. Җыелыш беркетмәсе язу

1

24.09

12

Фигыль юнәлешләре

1

28.09

13

Фигыль юнәлешләренең дөрес язылышы

1

30.09

14

Фигыль юнәлешләренең рус теле белән тәңгәллеге

1

01.10

15

Фигыль төркемчәләре

1

05.10

16

Фигыль төркемчәләрен ныгыту йөзеннән диктант язу.

1

07.10

17

Фигыльнең җөмләдә кулланылышы

1

08.10

18

Затланышлы фигыльләр.

1

12.10

19

Затланышлы фигыльләр.Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

1

14.10

20

Боерык фигыльләрдә басым һәм интонация

1

15.10

21

Боерык фигыльне кабатлау буенча изложение язу.

1

19.10

22

23

Теләк фигыль турында төшенчә

Хикәя фигыль турында төшенчә

1

1

21.10

22.10

24

Хәзерге заман хикәя фигыльләр

1

26.10

25

Хәзерге заман хикәя фигыльләр, аларның мәгънәләре

1

28.10

26

Үткән заман хикәя фигыльләр

1

29.10

27

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр

1

09.11

28

Үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау йөзеннән изложение язу.

1

11.11

29

Билгесез үткән заман хикәя фигыльләр

1

12.11

30

Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәләре

1

16.11

31

Киләчәк заман хикәя фигыльләр

1

18.11

32

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләр

1

19.11

33

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләр

1

23.11

34

Б.с.ү. "Мәктәп тормышында кыңгыраулар чыңы" темасына сочинение

1

25.11

35

Шарт фигыльләр

1

26.11

36

Шарт фигыльнең җөмләдә кулланылышы

1

30.11

37

Затланышлы фигыльләрне кабатлау

1

02.12

38

Затланышсыз фигыльләр.

1

03.12

39

40

Сыйфат фигыль.

Сыйфат фигыльне ныгыту буенча диктант язу

1

1

07.12

41

Хәзерге заман сыйфат фигыль

1

09.12

42

Үткән заман сыйфат фигыль.

1

10.12

43

Киләчәк заман сыйфат фигыль.

1

14.12

44

Сыйфат фигыльнең заманнарын кабатлау

1

16.12

45

Хәл фигыльләр, аларның төркемчәләре

1

17.12

46

Хәл фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

21.12

47

Исем фигыльләр

1

23.12

48

Исем фигыльләрнең исемгә әйләнүе

1

24.12

49

Инфинитив турында төшенчә

1

11.01

50

Инфинитивның җөмләдә кулланылышы

1

13.01

51

Фигыльләрнең ясалышы

1

14.01

52

Ярдәмче фигыльләр, аларның кулланылышы

1

18.01

53

Затланышсыз фигыльләрне кабатлау Затланышсыз фигыльләр буенча мөстәкыйль эш

1

20.01

54

Б.с.ү. Котлау язарга өйрәнү

1

21.01

55

Аваз ияртемнәре турында төшенчә

1

25.01

56

Аваз ияртемнәренең ясалышы һәм дөрес язылышы

1

27.01

57

Аваз ияртемнәренең сүзләр ясауга нигез булып йөрүе

1

28.01

58

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ

1

01.02

59

Б.С.Ү "Туган ягыма яз якынлаша"

1

03.02

60

Хәбәрлек сүзләр турында төшенчә

1

04.02

61

Хәбәрлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы

1

08.02

62

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ

1

10.02

63

Б.с.ү. Белдерү язарга өйрәнү

1

11.02

64

Бәйлекләр турында төшенчә

1

15.02

65

Бәйлекләр, аларның төркемчәләре

1

17.02

66

Бәйлекләрнең төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерүе

1

18.02

67

Бәйлек сүзләр

1

22.02

68

Б.с.ү. Акт язарга өйрәнү

1

24.02

69

Бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы

1

25.02

70

Бәйлек һәм бәйлек сүзләргә морфологик анализ ясау

1

29.02

71

Контроль диктант.

1

02.03

72

Теркәгечләр турында төшенчә

1

03.03

73

Теркәгечләр, аларның төркемчәләре

1

07.03

74

Б.с.ү. "Минем яраткан укытучым" темасына сочинение язу

1

09.03

75

Теркәгеч сүзләр

1

10.03

76

Теркәгеч һәм кушымча

1

14.03

77

Теркәгечләрне ныгыту йөзеннән диктант язу

1

16.03

78

Бәйләгеч сүз төркемен кабатлау

1

17.03

79

Кисәкчә турында төшенчә

1

30.03

80

Кисәкчәләр, аларның төркемчәләре

1

31.03

81

Кисәкчәләр, аларның дөрес язылышы

1

04.04

82

Кисәкчәләргә морфологик анализ ясау

1

06.04

83

Кисәкчәләрне ныгыту йөзеннән диктант язу

1

07.04

84

Ымлыклар турында төшенчә

1

11.04

85

Ымлыклар алар янында тыныш билгеләре

1

13.04

86

Ымлыкларга морфологик анализ ясау

1

14.04

87

Ымлыкларны кабатлау буенча изложение язу

1

18.04

88

Модаль сүзләр турында төшенчә

1

20.04

89

Модаль сүзләрнең рус һәм татар телләрендә кулланылышы

1

21.04

90

Модаль сүз төркемнәрен кабатлау

1

25.04

91

Б.с.ү. сочинение

1

27.04

92

Фигыль юнәлешләрен кабатлау

1

28.04

93

Затланышлы фигыльләрне кабатлау

1

02.05

94

Кабатлау йөзеннән күнегүләр эшләү.

1

04.05

95

Затланышлы фигыльләрне кабатлау буенча диктант язу

1

05.05

96

Затланышсыз фигыльләрне кабатлау

1

11.05

97

Ярдәмче фигыльләрне кабатлау

1

12.05

98

Үткәннәрне кабатлау.

1

16.05

99

Арадаш аттестация эше (контроль диктанты «Ләлә»)

1

18.05

100

Хаталар өстендә эш . Ярдәмче сүз төркемнәрен кабатлау.

1

19.05

101

Ярдәмче сүз төркемнәрен кабатлау йөзеннән күнегүләр эшләү.

1

23.05

102

Мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлау

1

25.05

103

Уку елы дәвамында үтелгән темаларны кабатлау

1

26.05

104

Уку елы дәвамында үтелгән темаларны кабатлау

1

30.05

105

Уку елы дәвамында үтелгән темаларны кабатлау

1

30.05

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты -22 -30 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә "4" ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә "3" ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә "2" ле куела.

Контроль диктант- ел башында 70-80сүз, ел ахырында 80-90сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә "5" ле куела. (Бер - орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 190-230 сүз (105-115 -язма күләме)

ел ахырында 230-270 сүз ( 115-125- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение - укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була.

Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 7нче сыйныфларда 1-2 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт-алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Укыту - методик комплекты

1. "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар (татар балалары өчен, 1-11 нче сыйныфлар), Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

2. Ф.М. Хисамова. "Татар теле морфологиясе". Казан, "Мәгариф" , 2006.

3. Татар теле грамматикасы. III том. Казан, "Фикер", 1999.

4. Бердәм республика имтиханына әзерләнәбез. "Татар теле". Казан, "Школа", 2007.

5.Гыймадиева Н.С., Баһавиева Р.Ә. "Контроль диктантлар һәм изложениеләр" , Казан, "Яңалиф", 2004.

6. Хафизова Г.С., Якубова Н.Г. "Татар теле. Контроль эшләр һәм диктантлар", Казан, "Гыйлем" нәшрияты, 2015.






© 2010-2022