Открытый урок на тему Исем темасын гомумиләштереп кабатлау

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Исемне гомумиләштереп кабатлау.

Дәреснең максаты:

1.Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру;килеш,күплек сан,тартым кушымчаларын дөрес куллануга ирешү:

2.Каллиграфик һәм орфографик язу күнекмәләрен камилләштерү;

3.Рәсемнәр буенча укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен тирәнәйтү, сүзлек байлыгын арттыру, " Көз" темасына сөйләшүне дәвам итү;

4.Урман, кыргый җәнлекләр турында белемнәрен арттыру, туган як табигатенең матурлыгына соклану хисе,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәреснең төре: йомгаклау дәресе;

Җиһазлау:компьютер,интерактив тактада күрсәтеләчәк презентация, агач рәсеме(тактада,дәрес барышында биремле яфраклар-карточкалар,дәрес ахырында төрле төстәге алмалар белән алышыналар) ,тестлар.

Дәреслек : Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова "Татар теле"4сыйныф,2009.51бит.

Дәрес планы.

1.Оештыру-мотивлаштыру.

а) Исәнләшү.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

а) алган белемнәрне кабатлау, анализлау.

3.Уку мәсьәләсен кую.

4.Уку мәсьәләсен чишү:

а)укучыларга үз эшләрен адымлап чишүгә шартлар тудыру.

б)рәсем буенча эш (тактада),уен "Кем күбрәк?"

в) дәреслек белән эш.( күн.124,51б.)

5.Ял минуты."урыныңны тап" уены.

5.Төркемнәрдә эшләү,үзбәя.

6.Алгоритм төзү.

7.Үз тикшерүле мөстәкыйль эш.

8.Рефлексия.

9.Өйгә эш.

10.Йомгаклау.

Дәрес барышы.

1.Оештыру-мотивлаштыру.

-Исәнмесез, укучылар, хәерле иртә!

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

Анам телен,

Тукай телен,

Өйрәнергә без килдек.

-Туган тел ул нинди тел?

-И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле,

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

-Укучылар, бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә ,дәресебезне башлап җибәрик.

- Дәфтәрләрне ачабыз,число язабыз. (дөрес итеп утырабыз,между партой и грудью оставляем с кулачок место,спинка прямая,только головку наклоняем)Сыйныф эше дип матур итеп язып куябыз.

-Тактада рәсем.Ө хәрефе,матур язу минуты.(ө хәрефенең баш һәм юл хәрефләрен тоташтыру элементлары белән чиратлаштырып язабыз)

а) дәфтәрләрне алышып билгеләр куябыз.

-Ө хәрефе турында нәрсәләр беләбез?Искә төшерәбез.

-Ө-е -орфограмма,кагыйдәсен әйтәбез.(слайд №1)

-.Уен. "Кем күбрәк?"(рәсемгә карап,кем күбрәк сүз язар)

Тикшерү.(бәяләү алмалар белән! Кәрзиндә өч төрле алма, 1-урын-кызыл,

2-урын-яшел,3-урын-сары)-Укучылар без бүген уңыш җыябыз,алмалар төрле-төрле,сезнең белемнәрегез кебек.

- .Сүзләрне укыйбыз хор белән.Слайд 2

а)Яңа сүзләрне сүзлеккә язып куябыз,тәрҗемә итәбез.Өн-нора,төп-пень.

б)Сүзләргә сорау бирәбез,нинди сораулар күбрәк булды?(нәрсә? Нәрсәләр?)

-Слайд 3 (Шушы хәрефләр арасыннан уегыз белән-мысленно яңгырау тартыкларны алып ташлагыз,м-сонорный кала.Нинди сүз килеп чыкты?

ВГИЖЗСЛЕДМР

-Исем. (слайд-4)

Без исемне беләбезме? -Әйе.

-Димәк без бүген нинди теманы кабатлыйбыз.?

-Исем темасын.

--Теманы дәфтәргә язабыз(слайд 5).

-Бу рәсемдә елның кайсы вакыты?(Көз)

-Кайдан белдегез? Нинди көз билгеләре күрәсез?(Сары төс күп,төрле-төрле яфраклар оча,төлке балалары өндә утыралар,суык)

-Төлкеләр,тиеннәр кайда яшиләр?

-Урманда.

-Көз көне алар нишлиләр?

-Кышка әзерләнәләр.

- Дәреслекне ачабыз,51б., 124 нче күнегү.

Сорауларны бергәләп укыйбыз,тәрҗемә итәбез,җавап бирәбез.

Слайд 9 (урманда үзеңне тоту кагыйдәләре)

-Бергәләп укыйбыз, тәрҗемә итәбез,нәтиҗә ясыйбыз.

(Кәрзиннән алмалар алалар,үзбәя)

Ф И З М И Н У Т К А

Уен, "Урыныңны тап"(Килешләр язылган карточкалар таратам,тәртип буенча такта янына тезеләләр,һәр килеш сорауларын әйтә,1-2 тапкыр уйныйбыз,вакытка карап).

-Төркемнәрдә эшлибез.(Карточкаларда биремнәр: 1-Ял сүзен тартым белән төрләндерегез; 2-КӨЗ сүзен килешләрдә төрләндерегез;3- урман,гөмбә,яңгыр,кош,өн,төп,агач,яфрак,үлән,тиен- күплек санда языгыз).

Слайд 6(төркемнәр җавапларын алышып слайдтагы җавапка карап тикшерәләр,бәялиләр- алмалар өләшәләр).

-Тактада агач рәсеменә төрле-төрле яфраклар беркетелгән,берәмләп чыгып алалар,биремнәрне эшләп бетергән укучылар күршеләренә ярдәм итәләр,бер-берсен тикшерәләр, кәрзиннән алмалар бүләк итәләр).

- Исем сүз төркеменең алгоритмын төзибез.(Слайд7)

Схема буенча исем сүз төркеме турында сөйлибез.

- "Әллүки" журналында минем укучым Нафикова Айсылуның " Урман " дигән хикәясе басылган иде,хәзер шуны укып ишеттерәм,нәрсә турында язды икән Айсылу?(Балалар җаваплары,слайд 8, бергәләп укыйбыз,исемнәрне табабыз).

-Өйдә" Көз көне урманда" дигән темага җөмләләр төзеп килегез.. -Укучылар,ничек уйлыйсыз? Сезгә исем сүз төркемен белү тормышта кирәк булырмы? -Кирәк була.-Матур итеп сөйләшү һәм дөрес итеп язу өчен алган белемнәребез кирәк була.

-Йомгаклау.а) Тактадагы агачка магнит белән җыйган алмаларын беркетәләр,алмаларның төсенә карап белемнәренең ни дәрәҗәдә булуы ачыклана,б)тартым,килеш, сан дигән карточкалар турына смайликлар куялар,үзләштерү дәрәҗәсенә карап.

-Менә, укучылар ,алган белемнәрнең җимешләрен җыйдык,кем тырышкан,аның җимеше татлы,ә ялкауның-ачы була икән.Дәрес тәмам. Пусть плоды ваших знаний всегда будут сладкими.Сау булыгыз!





5


© 2010-2022