• Преподавателю
  • Другое
  • Разработка конспект урока Кышкы уеннар, по татарскому языку в русских группах 4класс

Разработка конспект урока Кышкы уеннар, по татарскому языку в русских группах 4класс

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”. Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.                         2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.                           3. Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе  тәрбияләү.   Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова. “Татар теле һәм уку китабы”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык баш...
Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Республика Татарстан,

Рыбно-Слободский муниципальный район,

МБОУ »Рыбно-Слободская СОШ№2»



«КЫШКЫ УЕННАР»

4 НЧЕ СЫЙНЫФ, РУС ТӨРКЕМЕ

(По программе "Совершенствование качества

преподавания в Республике Татарстан»)



дәрес эшкәртмәсе







Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Лилия Рәхмәтулла кызы









2014 НЧЕ ЕЛ

Дәреснең темасы: "Кышкы уеннар".

Максатлар: 1. "Кыш" темасына караган лексиканы искә төшерү, "Кышкы уен" тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекмәләре булдыру.

2. Укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Р.З.Хәйдәрова. "Татар теле һәм уку китабы": рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4нче сыйныфы өчен дәреслек, компьютер, кышкы уеннар туында слайд-презентация, карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Хәзер бер-берегезгә "хәерле көн" теләгез.

-Карагыз әле ,урамда нинди һава торышы?

-Кышкы салкын көн.Аз гына җил исә.

-Хәзер кышның кайсы ае?(февраль). Февральнең ничәсе?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Әйдәгез ребусны чишеп, дәресебезнең темасын белик. (Ребус чишү, 1 нче слайд)

- Дәресебезнең темасы ничек булды?

- "Кышкы уеннар"( 2 нче слайд).

-Без сезнең белән "Кышкы уен" текстын укырбыз, шул текст буенча күнегүләр эшләрбез, кышкы уеннар турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1. "Тәрҗемә" уены.(Укытучы сүзне әйтә, укучылар җавап бирәләр.)

Татарча әйтегез ( слайдтагы сүзләрне тәрҗемә итү 3,4 нче слайдлар): сани, лыжи, коньки, каток, снеговик.

Бу сүзләр безгә бүген дәрестә кирәк булыр.

2. "Сингл Раунд Робин"-обучающая структура , в которой учащиеся проговаривают ответы на данный вопрос по кругу один раз.

- Кыш көне нинди уеннар уйнап була?Сорауга җавапны әзерлибез. 3нче номерлы укучы сөйли башлый.

Рәхмәт. Димәк, укучылар сөйләве буенча, кыш көне нинди уеннар уйнап була? Санап китик әле:(4 нче слайд)

чана шуарга;

чаңгы шуарга;

тимераякта шуарга;

хоккей уйнарга;

"Тау патшасы" уены уйнарга.

Дөрес. Ә менә без сезнең белән укыячак "Кышкы уен" хикәясендә балалар нинди уен уйныйлар икән? (Кар бабай ясыйлар)

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1)Укытучы укый;

2)Текстны эчтән уку;

3)Текстны тәрҗемә итү;

4) Текстны чылбырлап уку;

5).Ә хәзер биремнәрне игътибар белән тыңлагыз һәм үтәгез.

(Тэйк оф- тач даун-(Встать-сесть)-обучающая структура для получения информации)

Кайсы җөмлә текстта бар? Дөрес җавап булса, басабыз.Дөрес булмаса, утырабыз.

1) Урамда ап-ак кар ява. Урамда яңгыр ява.

2) Урамда кызлар уйныйлар. Урамда малайлар уйныйлар.

3) Малайлар кардан ак аю һәм кар бабай ясыйлар.

Малайлар кардан кыш бабай ясыйлар.

4)Кар бабайга күмердән борын ясыйлар. Кар бабайга кишердән борын ясыйлар.

5)Балалар шатланалар.

-Ни өчен кайберәүләр ялгышты?

-Текстны аңлап укымаганнар.

-Димәк,укучылар, белгәнегезчә хикәяне аңлап укырга кирәк. Шул чакта дөрес итеп җавап та бирә алырсыз.

6)((Континиус раунд робин -структура, в которой организовывается обсуҗдение какого - либо вопроса в команде)

Ә кар бабайны ничек ясыйлар соң? Командада кар бабай ясау этапларын чәче озын булган кеше башлый. Вакыт бетте. Сорауга җавапны Вилина сөйләсен әле. (5 нче слайд)

Йомшак карны алабыз һәм шарлар ясыйбыз. Беренче шар бик зур була, икенче шар - кечкенәрәк, өченче шар- кечкенә. Күзләрен күмердән ясыйбыз, ә борынын -кишердән. Аяклары һәм куллары бик кечкенә шарлар. Башына эшләпә ясыйбыз. Менә шундый кар бабай.

-Рәхмәт.

7)Текстны рольләргә бүлеп уку, яки сәхнәләштерү. (5 слайд).

Сәхнәләштерү өчен ничә укучы кирәк булыр икән?(Олег, автор, малайлар)

Олег-Руслан, малайлар-Роберт һәм Дима, автор- Ксюша)

8)Модельләштерү .Ә хәзер үзегез кар бабай ясап карагыз әле. (Кисмә фигуралардан кар бабай ясау, пазлы җыю)(6слайд).

-Кар бабай ясар өчен безгә 3 төрле зурлыктагы түгәрәк кирәк.Башына турыпочмаклык куябыз.Кулларына һәм аякларына кечкенә түгәрәк кирәк,ә күзләренә алардан да кечкенә түгәрәк куела. Борынына өчпочмак куябыз.

9)"МИКС ПЭА ШЭА-обущающая структура, в которой участники смешиваются под музыку, образовывают пару, когда музыка прекращается, и обсуждают предложенную тему, используя РЕЛЛИ РОБИН и ТАЙМД_ПЭА_ ШЭА(для развёрнутых ответов).Музыка астында биеп хәрәкәтләнәбез.Сорауга җавап эзлибез.

-Җәй көне безнең башкалабыз-Казанда универсиада булып узды. Ә тиздән Сочида олимпиада уеннары бара.Сезгә сорау:

А)-Укучылар, ә кыш көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?

-Чаңгы шуу, биатлон, фигуралы шуу, хоккей, сноуборд уеннары уйнарга була.

Б)-Җәй көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?

-Волейбол, бадминтон, футбол, теннис, йөзү

В)- Су спорт төрләрен беләсезме?Алар ниндиләр?

-Йөзү ярышы, төрле көймәләрдә йөзү,су полосы(ватерпол).

Г)- Спор уеннарының нинди файдасы бар?

-Сәламәтлекне ныгыта; үзеңә дәрт, көч аласың; синдә үзеңне хәзерләп, олимпия уеннарында катнаша аласың.

10)Кышкы уеннар турында диалоглар төзү .

- Бер-берегезне уйнарга чакырып, диалоглар төзегез.( Укучылар янәшә парлары белән эшлиләр). Темалар: "Кар бабай ясау", "Урманга чаңгы шуарга бару", "Тауга чана шуарга бару", "Шугалакка бару", "Урамда уйнау", "Хоккей уйнау", "Кышкы көн", "Яңа ел бәйрәменә бару".

Укучыларның диалогларын тыңлау. Бәя бирү.

V. Дәресне йомгаклау.

- Сез ни өчен урамда уйнарга яратасыз?

  • Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?

  • Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Билгеләр кую.

Өйгә эш:" Дельфин»спорт комплексы турында сөйләргә әзерләнеп килергә.

"Кышкы уен" текстының эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.





© 2010-2022