1941-1945 нче еллар сугыш чоры поэзиясе

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1941-1945 нче еллар сугыш чоры поэзиясе.

- әдәбиятның агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлавы; төп максат-бурычы: халыкны изге көрәшкә чакыру, бердәмлеккә өндәү, җиңүгә ышаныч тәрбияләү, фашизмга нәфрәт хисе уяту һ.б.;

- әсәрләрнең эчтәлеген билгеләүче пафослар: героик (Ф.Кәрим "Идел егете"), романтик (М.Җәлил "Сандугач һәм чишмә"), фаҗигале (Ф.Кәрим "Партизан хатыны");

- укучының хис-кичерешләренә йогынты ясау максатыннан авторлар контраст төсләр белән эш итә: илен саклаучы патриот, тырыш хезмәт кешесе - ачык, якты; фашизм, аның ялчылары кара, төссез буяуларда сурәтләнә;

- сугыш чоры таләпләренә иң тиз яраклашучы төр лирика була, һәм анда мондый мотивлар алга чыга:

а) көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй "Сугышка, иптәшләр");

ә) илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим "Ант"; М.Җәлил "Тупчы анты"; М.Хөсәен "Туган ил өчен");

б) фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми "Фашизмга үлем!"; Ә.Исхак "Канга - кан");

в) туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур "Саубуллашу җыры"; Г.Кутуй "Озату җыры"; К.Нәҗми "Озату");

г) сугышның алдагы елларында шигъриятнең эчтәлеге яңарып, үзәккә фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре куелу (Ш.Мөдәррис "Землянкада"; С.Хәким "Хат"; Ә.Фәйзи "Фронт юлында");

д) тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми "Хәят апа", "Сагыну хаты");

е) поэзиядә поэма һәм баллада жанрлары активлашу (Ф.Кәрим "Гөлсем", "Партизан хатыны", "Тимер һәм тимерче"; К.Нәҗми "Снайпер Мәрдән");

ж) сугышның соңгы чорында җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары киңрәк яңгырау (Ш.Маннур «Без киләбез күкрәп"; Б.Рәхмәт "Безне көтәләр"; Ф.Кәрим "Мин - гуманист"; Х.Туфан "Гөлләр инде яфрак яралар").


















© 2010-2022