• Преподавателю
  • Другое
  • Сценарий праздника Навруз Яз килә - Нәүрүз килә для детей старшей и подготовительной группы детского сада

Сценарий праздника Навруз Яз килә - Нәүрүз килә для детей старшей и подготовительной группы детского сада

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яр Чаллы шәһәренең "Көлсылу" 44 нче катнаш балалар бакчасы" муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"








НӘҮРҮЗ бәйрәме өчен сценарий

Тема:"Яз килә - Нәүрүз килә"

(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына)








Сунгатуллина Ризидя Фаиковна

балаларга татар теле өйрәтү буенча

югары квалификацияле тәрбияче,










Яр Чаллы

2015ел.

Зурлар һәм мәктәпкә үзерлек төркеме балалары өчен

НӘҮРҮЗ бәйрәме

"Яз килә - Нәүрүз килә"


Максат: Татар халкының милли бәйрәме "Нәүрүз" бәйрәме турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Милли горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  • бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын дикъкать белән карарга һәм тыңларга өйрәтү;

  • бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;

  • матур әдәбият һәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

Җиһазлар: уеннар өчен кирәк- яраклар, кулъяулык, ачкыч. кәрзин күчтәнәчләр, бүләкләр.

Алдан әзерлек эше: Җырлар, шигырьләр, мәкальләр өйрәнү. Әти-әниләрне, әби- бабайларны кунакка чакыру.

Бәйрәм барышы: зал язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән: ясалма агачлар, чәчәкләр, кояш. Плакат эленгән:

"Яз шатлыгы күңелегезгә күчсен. Бәйрәмегез якты, матур булсын".

Алып баручы:

Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сезнең барыгызны да язгы зур бәйрәм- Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген уйнап, җырлап ярышып Нәүрүзбикәне каршы алырбыз.

1 бала: Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Яз бүген бездә.


2 бала: Тизрэк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Куяннар тунып беткәндер,
Иссен җылы җил.


3бала: Урманда бит җылы өй дә,
Җылы мич тә юк.
Куяннарның әбиләре
Бәйләми оек.


4бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Кошчыкларга җырлар өйрәт,
Уйна, сайра, көл.

5бала:

Урманда бит пешермиләр
Тугәрәк калач.
Песнәкләрнең туннары юк,
Тамаклары ач.


6 бала: Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында күл.


7 бала:Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!

Җыр "Яз килә"

(Убырлы карчык керә. Җеп белән урап бәйләнгән Нәүрүзбикәне алып килә)


Убырлы карчык: Килми генә торсын әле яз! Менә Нәүрүзбикәне алып китеп үземнең өемә бикләп куям. Миңа да бәйрәм кирәк. Минем өемә яз китерсен, матурлык китерсен!

Нәүрүзбикә: Юк - юк, җибәр мине, Убырлы, мин бикләнеп яши алмыйм. Мин кешеләрне бик, бик яратам. Балаларга яз китерәсем, шатлык өләшәсем бар.

Убырлы карчык: Ә - ә - ә, балаларны яратасың, ә мине яратмыйсыңмы?

Нәүрүзбикә: Әйбәт булсаң, явызлыклар кылмасаң, сине дә яратырмын, сиңа да җылы, якты, кояшлы көннәр алып килермен.

Убырлы карчык: Җылы, якты, кояшлы көннәр алып килерсеңме?Андый рәхәтлекләрне башкалар белән бүлешеп булмый инде. Әйдә, үземә генә алып килерсең андый көннәрне. Менә мин сине шушы ачкыч белән өемдә бикләп тотармын (ачкыч күрсәтә). Кулъяулыгыма яхшылап төенләп куйыйм әле (ачкычны кулъяулыкка төенләп , кесәсенә салганда төенле кулъяулык төшеп кала.Убырлы Нәүрүзбикәне алып чыгып китә).

Алып баручы: Балалар, нишлибез инде? Нәүрүзбикәдән башка язда килми, кояш та чыкмый бит. (Аптырап йөргәндә, төенләнгән кулъяулыкны табып ала. Чишеп ачкычын алмакчы була, чишелми. Кулъяулык "Телгә килә")

Кулъяулык (аудио язма): Юк, мин гади яулык түгел, бик тиз генә чишелмим. Мине чишәсегез килсә, җырлап - биеп, уйнап көлеп күңелемне күрегез. Шартымны үтәсәгез, бәлки чишелермен - ачкычлы булырсыз.

Алып баручы: Кулъяулыкның да шарты бар икән, Убырлы карчыкныкы шул ул! Балалар, без бу шартны үти алабыз бит. Әйдәгез әле,уйнап җырлап, биеп алыйк!

  1. Уен "Капкалы"

(чишеп карый, чишелми)

2. Җыр "Яз килә"

(чишеп карый, чишелми)

  1. Шигырләр сөйләү

(чишеп карый, чишелми)

  1. Аерым җыр "Солдатлар"

(чишеп карый, чишелми)


Алып баручы: Балалар, чишелми бит әле бу яулык һаман, Нишләргә инде!? Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы халык булган, мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Әллә без дә мәкалләр әйтеп карыйкмы икән?

4.Барлык балалар белән уен: "Төенләнгән кулъяулык"

(мәкальнең башын алып баручы әйтә, азагын кулъяулык бирелгән бала әйтеп бетерә).

Алып баручы: (уен беткәч) Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк (яулык чишелә ачкычны алалар).

(Убырлы карчык керә)

Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?

Алып баручы: Күрдек тә, таптык та, инде. Ачкычны да кулга төшердек. Менә! (Күрсәтә)

Убырлы карчык:Минем ачкыч бит ул , бирегез!

Алып баручы: Бирми генә торыйк әле. Менә безнең балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң, карап - карарбыз.

Ярышлар:

  1. "Кашыкка күкәй куеп узышу"(Убырлы җиңелә)

  2. "Капчык киеп узышу".

(Соңгы уенда Убырлы да катнаша, ул капчыкка кергәч, капчык авызын бәйләп куялар.Ул кычкыра, чыгаруларын таләп итә).

Алып баручы: Менә, Убырлы карчык эләктердек үзеңне! Нәүрүзбикәне азат итсәң, без дә сине коткарырбыз.Риза булмасаң, чыгармыйбыз.

Убырлы карчык: (еламсырап) коткарыгыз гына, җибәрәм Нәүрүзбикәне.Үз кулларым белән китереп бирермен.

Алып баручы: Ышанып җибәрәбезме, балалар?(Әйе). Ярый инде, бар чык. Алып кил Нәүрүзбикәне.(Чыгара, ачкычны бирә.Убырлы чыгып Нәүрүзбикәне алып керә).

Убырлы карчык: Менә алып килдем- сүземдә тордым (үзе китә).

Нәүрүзбикә: Рәхмәт,сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.

Агымсулар кичтем мин,

Биектаулар үттем мин.

Сезне сагынып килдем мин-

Нәүрүз котлы булсын

Алып баручы: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып аңа матур җырыбызны җырлыйк әле. Килегез!

Җыр "Нәүрүз белән балалар җыры"

Нәүрүзбикә: Рәхмәт, балалар, матур җырыгыз өчен. Мин дә буш килмәдем- сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килдем.Язгы кояш һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен. Менә бусы- сезгә бәйрәм күчтәнәче, рәхәтләнеп сыйланыгыз!

Сыерчык сайрап үтте.
Һавалар зыңлап китте.
Шатлатланып каршы алыгыз,
Яз җитте бит, яз җитте!

(Күчтәнәчләр салынган кәрзинне бирә. Балалар рәхмәт әйтеп алалар)

Бәйрәм тәмам


© 2010-2022