Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер-класс на конкурс Учитель года 2015Мастер класс

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары!

Минем үземнең чыгышымны күренекле мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов сүзләре белән башлыйсым килә:

(Слайд 2.) "Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү - мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы".

Бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү - ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү.

"Кешегә балык бир, ул бер көн тук була, син аны балык тотарга өйрәт- ул көн дә тук була", - дигән мәкаль бар. Белем бирүнең төп максаты - укучыга белем һәм күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү.

(Слайд 3.) Минем методик темам: ,, Инновацион технологияләр кулланып татар теле һәм әдәбияты дәресләренә укучыларда кызыксыну уяту".

Мин темамны уңышлы сайладым дип уйлыйм. Чөнки әлеге тема мине заманнан артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә актив кулланып, яңа педагогик эзләнүләргә һәрвакыт өндәп тора.

Ә менә балаларда үз фәнеңә ничек кызыксыну уятырга соң? Миңа үземнең эшемдә инновацион технологияләр ярдәм итә. Бүген шуларның берсе -тәнкыйди фикерләү технологиясенә тукталырбыз.

Мастер-класс барышы.

Мастер-классның максаты: Тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү; Тәнкыйди фикерләү технологиясе турында кызыксынулар уяту, әлеге технология нигезендә эшләргә "этәргечләр" бирү. 11, 12 слайд

Эшкә керешкәнче, төркемнәргә бүленеп куйыйк. Хәзер игътибарны экранга юнәлтик.

  1. Чакыру. Кызыксындыру уяту.

"Акыл штурмы". -Тактадагы рәсемнәргә карагыз әле, рәсемнәр буенча теманы табарга тырышыгыз. (Әйе, темабыз "Бәхет"). Кайдан белдегез? (Куллану максаты: тема буенча балаларның нәрсә белүен ачыклау; тема буенча идея һәм фаразлар; Булган белемнәрне активлаштыру. Дәреснең беренче этабында кулланыла. Укучылардан күбрәк идеяләр әйттерү өчен уңайлы. Ничек уйлыйсың? - барысы да уйлый, фикер әйтә.

- Без бер-беребезгә бик еш бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Бәхет турында әңгәмә беркемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Чөнки һәрберебезнең дә бәхетле буласы килә. Без сезнең белән бүген бәхет турында сөйләшәчәкбез һәм "бәхет формуласы"н төзербез. Менә шундый сорау туа, ә нәрсә соң ул бәхет? Хөрмәтле, хезмәттәшләр, бу төшенчә белән сезнең күз алдыгызга нинди ассоциацияләр килеп баса? Мин сезгә үз җавапларыгызны "Кәрзин" ысулы аша әйтергә тәкъдим итәм.

"Кәрзин" ысулы.

Дусларың

булуБу ысул, гадәттә, дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул идеяләрне, төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм укучыларның шәхси, парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә. Ул дәрестә балаларның белемнәрен активлаштыру вакытында кулланыла.

Якты дөнья күрү

Бәхет

Яраткан эшең булу

Матурлыкны күрә белүБәхет

Әни булу шатлыгы

гаилә

Якыннарыңның исән-сау булулары

- Без сезнең белән "бәхет" сүзе белән бәйле идеяләр кәрзинен тутырдык.

Ә "бәхет" сүзенең синонимнары нинди? "Бәхет" сүзен доминанта сүз итеп алып, синонимик оя төзегез, аны түгәрәк эчендәге секторларга языгыз.

"Концептуаль түгәрәк" ысулы кластерның бер төре. Бу ысулның өстенлеге шунда, ул сыйныфтагы һәр укучының дәрес дәвамында фикер йөртүен, эшләвен таләп итә. Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела. Нәтиҗәдә, укучыларның уй-фикерләрен, темага караган белемнәрен чагылдырган график сурәт барлыкка килә. Бу ысул төркемле эш алымнарын оештырганда да уңайлы. Һәр төркемнең эшен тыңлаганнан соң, укытучы дөрес версияне тактада күрсәтә, эшләр анализлана.

Халәт

(состояние)

Бәхет

Хозурлык

(блаженство)


Хис

(чувство)

Хис

(чувство)

Муллык

(благополучие)

Уңыш

(успех)

Шатлык (радость)

Ә хәзер мин сезгә аңлатмалы сүзлектән бәхет төшенчәсенең нәрсә аңлатканын укып үтәм. Бәхет -исем 1. Тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе. 2. Эштә,тормышта,укудагы уңыш.

2 стадия. Аңлау (төшенү)

Ә хәзер Г.Тукайның " Фатыйма белән сандугач " шигыре белән танышырбыз (экранда Фатыйма белән сандугач рәсеме)

- Без "Текстны паузалап уку" ысулын кулланабыз. Ул "Гади һәм катлаулы сораулар" (Толстые и тонкие вопросы) ысулы белән үрелеп барачак. Дәреснең икенче һәм өченче этабында кулланыла.

Гади

Катлаулы

Кем...

Ни өчен... аңлатыгыз

Нәрсә...

Ни өчен сез... дип уйлыйсыз

Кайчан...

Аерма нәрсәдә...

Фатыйма:

Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?

Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.

Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (Фатыйма сандугачны алтын читлеккә утыртып куя.-Ни өчен сандугач сайрамый? Алга таба нәрсә булыр?

Сандугач:

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,

Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

Һәм мине анда тагын дустым көтә,

Сагына ул, саргая ул, ут йота.

Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,

Булса да алтын, һаман да читлек ул.

-Сандугач бәхетлеме? Ни өчен?Сандугачка бәхетле булыр өчен нәрсә җитми? (ирек, туган йорты, гаиләсе һ.б.) Сез сандугачны бәхетсез дидегез һәм аның бәхетсезлеген ирексез булуында, гаиләсеннән аерым торуында күрдегез.Фатыйма ирекле, гаиләсе дә, хәтта алтын читлектә яраткан сандугачы да бар. Ул бәхетлеме ? Ни өчен? Аңлатыгыз.

-Сандугачны Фатыйма бәхетле итә аламы ? Ничек?(ул аны иреккә җибәрә ала)

Ничек уйлыйсыз, Фатыйма нәрсә дияр кошка?(шигырьнең соңгы куплеты укыла)

Фатыйма:

Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:

Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Әйе, Фатыйма ялгыша, ләкин аның ялгышын төзәтү мөмкинлеге бар.

-Шуның белән Фатыйма үзе бәхетле була ала, чөнки ул Сандугачка ирек

бүләк итә.

Йомгак итеп, Француз философы Д. Дидро сүзләрен китерәсем килә : "Бик күпләрне бәхетле итә алган иң бәхетле кеше була", - дигән. Ә сез бу фикер белән килешәсезме?

Чираттагы ысул "РАФТ".

1 нче төркем.Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар. Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганнарын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.

  • Эх, бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар.

  • Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил.

Сөйләшә - сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр һәм шып туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде...

  1. нче төркем.Алсу белән Алинә кичәдән кайтып киләләр. Көлешәләр, шаярышып бер-берсен этеп тә җибәрәләр. Шул ук вакытта кочаклашып та алалар. Артларыннан Лилия килә. Сиздермәскә тырышса да, аның борчулы икәне күренеп тора. Ул кызлар янына килә алмый, аларны бик нык үпкәләтте шул.

  2. нче төркем. Илшат бүген үз-үзенә урын таба алмый: әле тегендә барып бәрелә, әле монда сугыла. Аның бөтен нәрсәсе дә бар: квартиры, машинасы, эше, әти-әнисе сау-саләмәт. Очрашып йөри торган кызы да бар, тик сизелеп тора: кыз аның белән бары тик байлыгы өчен генә очраша, Илшат та алай янып-көеп тормый.

"Бәхет формуласы"н чыгарыгыз.

Күптән түгел Америка профессорлары, психологлары Дэвид Майрес һәм Эд Динер "Бәхет формуласы дүрт кисәктән тора" дип язып чыктылар. Озак вакытлар дәвамында алып барылган фәнни тикшеренүләр аркасында алар , чын бәхетле кеше түбәндәге дүрт таләпкә җавап бирергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр:

  1. Үз-үзеңне ихтирам итәргә. Андыйлар үзләренең башкалар өчен яхшы кәеф чыганагы, интеллегентлы һәм әдәпле булуларына ышаналар.

  2. Үз-үзеңне контрольдә тота алу. Андый кешеләр үзләрендә теләсә нинди проблеманы хәл итә алырлык көч барлыгын тоеп яшиләр, алар яхшы укыйлар һәм эшлиләр, стрессларга бирешмиләр.

  3. Тормышка өмет белән карарга (оптимист булырга) кирәк. Уңышка ышанган кешегә бәхет үзе юлда була.

  4. Бәхетле кешеләр - тиз аралашучан, темпераментлы, аларның дуслары күп була.

  1. 3.Рефлексия.

Укытучы сүзе: Бәхет турында бик күп сөйләп һәм сөйләшеп була. Әйдәгез, дәвам итеп, синквейннар төзеп карыйк.

Синквейн - ул француз теленнән алынган сүз, "5 юллык" дигәнне аңлата. Синквейн - рефлексия этабы өчен иң уңайлы алым.Синквейн ысулының асылы нидән гыйбәрәт соң? Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә - резюме чыгарырга ярдәм итә. Сүзнең тәмен тоеп, иң кирәклеләрен генә сайлап, үз фикереңне оста һәм кыска итеп әйтеп бирү сәләтен үстерүдә аның роле зур. (Слайд 20) Беренче юлга бер сүз языла. Бу - исем, ягъни синквейнның темасы. Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә. Өченче юлга өч фигыль языла. Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар. Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин. Соңгы бишенче юлда төп сүз - резюме языла. Ул теманы аңлата, укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра. Искәрмә: һәр юлга языла торган сүзләрне укучылар үзләре уйлап табалар. Шарт төгәл үтәлгәндә, шигырь килеп чыга.

"Тәнкыйди фикерләү технологиясе" темасына синквейн

Тәнкыйди фикерләү технологиясе

Үстерелешле, тәрбияви

Кызыксыну уята, үзаң формалаштыра, бергәләп эшләтә

Укучыларга мөстәкыйль эшләргә ярдәм итә

хезмәттәшлек

Синквейн алымының өстен яклары: (слайд 21, 22)

Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгы арта.

Грамматик материал кабатлана.

Эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли.

Тәнкыйди фикерләүне камилләштерә.

Катлаулы информация гомумиләштерелә.

Укучы үзен шагыйрь итеп хис итә.

Бәхет

чиксез, шатлыклы

килә, тула, баса

тормыш якты төсләрдә

гармония

Бәхет

Кирәкле, кыска мизгелле

Шатландыра, өмет бирә, яшәтә

Бәхетнең иртәгәсе көне һәм үткәне юк. Ул үткәнен хәтерләми, киләчәген уйламый. Ул бары тик хәзерге заманда.

Хис


Бәхет

Төрле, чиксез

Күрү, сизү, кабул итү

Яшәешнең мәгънәсе

Эмоция

Бәхет

Шатлыклы, көтелмәгән

Елмайта, яулап алына, килә

Һәрвакыт бәхетле булырга кирәк

Шатлык

Тема бер үк төрле булса да, синквейнның нәтиҗәләре төрлечә чыгарга мөмкин. Ә бу - укучыларга һәръяклап анализларга мөмкинлек бирә, хәтерләрендә дә яхшырак саклана.

Диаманта

Бәхет

Төрле, чиксез

шатландыра, килә, өмет бирә

Һәрвакыт бәхетле булырга кирәк

Кайгы

Авыр, газаплы

Хәсрәтләндерә, елата, уйландыра.



Чыгышымны шигырь юллары белән бетерәсем килә

Бәхеткәем минем үз кулымда икән,

Җуелмасын гына ул кинәт.

Үз бәхетен һәркем саклый алсын иде,

Көчле булсын иде һәр йөрәк.

Барыгызга да бәхет телим! (музыка)

Бу - бәхет кошы. Бәхет кошыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз.



© 2010-2022