• Преподавателю
  • Другое
  • Выступление на тему: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Выступление на тему: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану Латипова Рәмзилә Рухулбаян кызы,   Бөре шәһәре 1нче санлы мәктәп. Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Безнең  алдыбызда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу  татар теле укытучыларыннан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман талә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа

технологияләр куллану

Латипова Рәмзилә Рухулбаян кызы, Бөре шәһәре 1нче санлы мәктәп.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Безнең алдыбызда бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу татар теле укытучыларыннан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Үземнең укыту эшчәнлегемдә укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән төрле педагогик технологияләр элементларын кулланып эшлим:шәхесне үстерүгә юнәлтелгән, проблемалы укыту, уен, коммуникатив, компьютер технологияләре шундый технологияләрдән.

Татар телен өйрәтү процессында, уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга кызыксынуын уята. Мәсәлән, мин рольле уеннарга өстенлек бирәм. Тәкъдим ителгән ситуацияне күзаллап, укучылар рольле уеннарда теләп катнашалар. Рольле уен катнашучылар һәм тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларда сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Уенны оештырганда берничә шарт истә тотып эшләнә: укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрле дәрәҗәдә булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлеп бирү; укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне генә файдалану; телдән актив аралашу мохите булдыру.Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда " Мәктәптә", " Ашамлыклар кибетендә"," Кием кибетендә", " Ашханәдә" кебек уеннарны яратып уйныйлар. 8-11 нче сыйныфларда язучы-шагыйрьләрнең иҗатына йомгаклау итеп викторина, "Йолдыз сәгате", "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уеннарын үткәрү бик отышлы. Бу чарада язучының биографиясе кабатлана, әсәрләре сәхнәләштерелә, укучыларның ижади мөмкинлекләре ачыла.

"Очты-очты", "Күрсәт әле, үскәнем", "Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә", "Йөзек салыш", "Ал кирәк, гөл кирәк, "Буяу сатышлы", "Җиләк җыям, как коям", "Бас, кызым Әпипә", "Чәп- чәп, чәпәкәй", "Аюның өе зур"кебек жырлы-биюле уеннарны башлангыч сыйныф укучылары бик яратып теләп уйный.

Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.

Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану бик отышлы дип саныйм мин. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Тик компьютерны урынлы һәм дөрес файдалана белергә кирәк. Дәрес буена компьютер яки интерактив такта куллану бик үк дөрес булмый. Һәр нәрсәне чама белеп, компьютерның дәрескә куйган максатка ирешүдә эшне ничек җиңеләйтүен ачыклап куллану кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютерны куллану түбәндәге эш төрләрен үз эченә ала: яңа материал аңлатканда, компьютер ярдәмендә күп мәгълүмәт бирергә, төрле фото, портретлар, видео-роликлар, язучыларның биографияләренә кагылышлы видеоматериалларны күрсәтү, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, әдәби әсәрләр буенча төшерелгән спетакль - кинофильмнардан өзекләр, мултьфильмнар күрсәтү, презентацияләр әзерләү.

Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын ачып бирә, аны һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.







© 2010-2022