Разработка внеклассного мероприятия Туган телем - иркә гөлем

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Туган телем - иркә гөлем

Максат. Укучыларда татар теленең матурлыгы, гүзәллеге, тирәнлеге белән сокланырга өйрәтү;

сәнгатьле сөйләм телен үстерү; туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, экран, презентация, плакатлар, аудио язма, китаплар күргәзмәсе.

1 нче укучы. Без- татарлар, туган телебез татар теле.

Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.

2 нче укучы. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

И минем җандай кадерлем,

И җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син,

Шатлыгым теле бүген.

3 нче укучы. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе- анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый.

4 нче укучы. Әйе, мәшһүр шагыйребез Г.Тукай үзенең туган теленә булган ихтирамын әнә шулай матур итеп әйтеп биргән.

Бөек әдип Тукай телне ярата белеп яраткан. Телне ул матур сүзләр җыелмасы итеп кенә карамаган, аны иң элек аралашу, аңлашу, тәрбия коралы итеп тә караган. Шуңа күрә дә телне халыкча итеп, "туган тел", "матур тел", "әткәм-әнкәмнең теле" дип атаган.

Без -татарлар!(шигырь)

5 нче укучы. Без- татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без- татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без- татарлар.

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

Без- татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет

Без- татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Җыр"Кояшлы ил"


  1. Кояшлы ил, безнең ил

Күге аның гел аяз

Кыш китерсә, Кыш бабай

Чәчәк алып килә яз


  1. Һавасы да, җире дә

Салават күпере дә.

Яңгыры да, кары да

Безгә якын бары да.


  1. Сандугачлы урманы

Ашлык тулы кырлары.

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары

6 нчы укучы. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган "әни", "әти", "әби", "бабай" сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.Туган-үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без әүвәл туган тел ярдәмендә тойганбыз. Милләтебез сәнгать ияләренең матур-матур шигырьләрен ятлап әле дә куанабыз, рухланабыз.

7 нче укучы. Дөньяда иң-иң матур ил-

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел-

Ул минем туган телем.

"Балам",- диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

"Әнкәем",- дип әниемә

Мин туган телдә дәшәм.

8 нче укучы. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

"Туган ил" дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

9 нчы укучы. Мин сөйлим анам телендә

Яшим атам җирендә.

Бу бәхет миңа бирелгән

Туган йорт бишегендә.

Тәүге кабат аяк басып

Сукмактан киттем йөреп.

Әйттем анам теле белән:

-Мин җирдә кеше!- дип.

10 нчы укучы. Туган тел- иң татлы тел,

Туган тел- иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма-

Туган телне онытма!

Халкым бер тумыш көндә дә

Тукаен онытмады.

Без-"Туган тел"дән туганнар

Без- Тукай оныклары.

11 нче укучы. Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Әткәң-әнкәң телен белсәң,

Адашмассың кайда да...

Туган телемдә эндәшәм

Кояшка да, айга да.

Туган телемдә аңлашам

Үткән, бүгенем белән...

Әлифбамны дога итеп

Укыймын күңелемнән

Игелекле булып үсим

Газиз туган телемә.

Туган тел бер генә була-

Әнкәй кебек бер генә.

Җыр"Туган тел"

12 нче укучы. Татар дигән исемнең тарихы да бик борынгы. Төрле чор галимнәре аны төрлечә аңлатканнар. Кайберәүләр аны "тар-тар" сүзеннән алынган дип уйлыйлар

13 нче укучы. Бу фикер безнең халыкка туры килә, чөнки ул сүз бөтен авырлыкны тартыр дигәнне аңлата.

14 нче укучы. Туган җирем- Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

15 нче укучы. Туган телем күп еллдардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түрендә.

"Әнкәй" дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә.

16 нчы укучы. Үз ана телем- минем өчен\

Матур, иң тәмле тел,

Үз телем- үз әйберем булган өчен

Ярата күңел.

17 нче укучы. Туган телем- татар теле,

Сандугачлар теле бит ул.

Үзе гади, үзе бөек,

Аһәңле һәм моңлы бер тел.

18 нче укучы. И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул... Әгәр син булмасаң

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың.

Югалтмадың безне-

Халык исән калган син барга.

Бу дөньяга күзебезне ачтың,

Вакытыбыз юк кабат йомарга.

19 нчы укучы. Татар баласы (Л.Лерон)

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә:

Нинди гүзәл татар кызы!-

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә:

Нинди матур татар улы!-

Күз тимәсен үзенә.

Үзе тыйнак,үзе горур,

Хак сүз булыр әйткәне.

Яратыр газиз Ватанны,

Сөяр әткәй-әнкәйне.

Дәү булгач та шулай калыр-

Татар баласы булып.

Әйтерләр:

-Татар кызы бу!

Диярләр:

-Татар улы!

20 нче укучы. Татар теле (Н.Мадьяров)

Татар теле- минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт ул телдә.

Шул тел белән көйлим...

Милләттәшем булган һәркемгә.

Дөньялар киң, анда илләр бик күп,

Туган илем минем бер генә.

Туган илемдә дә телләр бик күп,

Туган телем минем бер генә.

Җыр "Мин яратам сине, Татарстан!"

Кулланылган әдәбият


  1. М.Ф.Кашапова. Иң гүзәл тел- туган тел. Казан. 2009.

  2. М.А.Вәлиуллин. Балачак илендә. Казан, 2009.

  3. М.Ф.Кашапова. Уйныйк әле балалар. Казан, 2011.

  4. К.В.Закирова, Л.Р. Мортазина"Балачак - уйнап-көлеп үсәр чак"Казан, 2012.

  5. К.В.Закирова. Иң матур сүз. Уку китабы. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2012


© 2010-2022