Эссе Мое педагогическое мастерство

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Минем педагогик осталык"

Бу дөньяда кешедән җаны-тәне белән, бөтен барлыгы белән багышланып эшләүне таләп итә торган һөнәрләр бар. Әйтик, шагыйрь-язучылар, рәссамнар, композиторлар үз эшләренә гомерләрен багышлап, кайвакыт хәтта дөнья рәхәтлекләреннән ваз кичеп иҗат иткәндә генә халыкның күңеленә керердәй саф-садә әсәрләр тудыра алалар. Укытучы хезмәте дә, нәкъ әнә шундый иҗат кешеләре кебек үк, багышлануны таләп итә торган һөнәр. Гомумиләштереп әйтсәк: Укытучылык, мөгаллимлек ул кешегә тумыштан-табигатьтән, Аллаһының тәкъдире белән иңдерелә торган бер вазифа!

Бер мизгелгә генә тарихның тирәндә калган төпкелләренә сәяхәт кылып кайтыйк әле. Безнең иң олы , иң абруйлы мөгаллимнәребез, ягъни барлык халыклар өчен уртак булган укытучыларыбыз - пәйгамбәрләр. Алар безне Аллаһының үзеннән үк килгән гыйлем белән таныштырганнар. Ә инде гади мөгаллимнәр аларның шушы игелекле эшен дәвам иттергән. Шуңа күрә дә Укытучы - мәктәптә дәрес бирүче, шәкертләренә ниндидер бер фән өлкәсеннән мәгълүмат җиткерүче генә түгел, киң мәгънәсендәге мөгаллим ул. Димәк, укытучы ул - иң борынгы һөнәр. Жир йөзенә кеше итеп яратылгансың икән, син инде үз балаларыңны тәрбияләүче укытучы да булырга тиешсең, иң беренче итеп аларга әхлак кануннарын, туган телеңне җиткерергә бурычлы . Менә шушы урында сүземне үземнең гомер юлымда тупланган тәҗрибәгә таянып дәлилләп китәсем килә.

Мин Татарстанның шушы төбәгендә туып үсүем белән чын күңелемнән горурланам. Чынлы суларыннан алган дәрт-дәрман, туган авылым - Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы урманнарыннан күзәнәкләремә сеңеп калган татлы саф һава миңа тормышта көч-куәт биреп тора.

Һәр иртәдә тормыш иптәшем -Илсур Халитов белән бергәләп,(гәрчә күрше авылы мәктәбендә эшләсә дә) үзебезнең эш урыннарыбызга юл алабыз. Улларыбыз да туган мәктәпләрендә -Кече Чынлы урта гомуми белем мәктәбендә белем алалар.

Балаларымның күңелендә туган телгә мәхәббәт гаиләбездә тәрбияләнә. Туган телен яраткан , әти-әнисенең сүзен тыңлаган бала әхлак кануннарын саклый, яклый да беләчәк. Бер карасаң, мең төрле мәшәкатьләре кайнап торган авыл җирендә иҗат өчен вакыт калмый кебек тоела. Юк, адәм баласы үзенең табигате белән иҗатчы ул. Фәкать аның әнә шул асыл сыйфатын күрә, үстерә белергә, әнә шул мең мәшәкать арасында кайнаган чагында да, табигатьнең гүзәллеген һәм камиллеген күрергә, күктәге болытларның, салават күперенең, сандугач тавышының, чишмә чылтыравының һәм тагын безнең янәшәбездәге башка күренешләрнең серен чишәргә өйрәтергә кирәк. Шулар арасында бергә яшәгән кешеләрнең, күршеләрнең, авылдашларның күңелен-җанын аңларга, аларның ялгышларын гафу итәргә өйрәтү. Тормышның үзеннән менә шундый белем бирелсә һәм ул белем мәктәптә бирелә торган дәресләр белән ныгытылса, бала, һичшиксез, иҗади шәхес булып үсәчәк.

... Укытучы һөнәренең тарихына тагын бер караш ташлыйк әле. Кешеләр арасында һөнәр бүлешү дигән бик борынгы күренеш бар: кемдер чүлмәкче, кемдер күлмәкче булып киткән кебек, аерым сәләткә ия булган кешеләр башкаларның балаларын да тәрбия кылуны үз өсләренә алганнар. Менә шул рәвешчә, укытучы дигән үзгә бер һөнәр формалашкан. Мөгаллим һөнәре сайлаган кеше иң әүвәлдә әле тәрбияче, остаз

талантына ия булырга , балаларны яратырга тиеш. Бу сыйфатны мин "1" саны белән бәяләп куйыйм әле. Балаларны ярату алып килде дә инде мине Укытучы дигән үтә дә серле һөнәр дөньясына. Әниемнең әбисе Әминәдән калган эстафета таягын мин алганмын. Балачакта минем күңелдәге хыялым тормышка ашты.

Бүгенге авыл укытучысы заманадан калышмаска тырыша. Электрон мәгариф системасына да аны беркем өйрәтмәде, беркем аңлатмады, фәкать үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы бәрабәренә кереп китте ул. Бу якткн ул шәп "иномарка" кебек җиһазланган алдынгы шәһәр мәктәпләрендәге укытучылардан бер карышка да калышмый. Миңа калса, моның белән беркем дә бәхәсләшә алмас, чөнки бу фикер реаль чынбарлыкка нигезләнеп әйтелде. Бүгенге авыл укытучысы яңа методикалар да үзләштерә, фән белән дә шөгыльләнә. Әлегә аз булса да, укучыларым белән катнашып, җиңү яулаган фәнни-эзләнү, иҗади-эзләнү эшләре алып барам. Жюри тарафыннан бәяләнгән эшләр белән танышканнан соң, таянып эшләрлек бай материал барлыгына инанасың. Авыл укытучысы моның өчен төн йокысын кызгана мени? Берле янына бер "ноль" эстәп куярга вакыттыр. Шулай итеп, мием эшем"10" саны белән бәяләнде.

... Укучың мәктәпкә килми калса да, интернет челтәре ярдәмендә аңа дәресне аңлатырга мөмкинлегебез бар хәзер, димәк, дәрес өзелми, укучы программадан артта калмый, дигән сүз. Бу яктан да эш чак кына җайга салына. Нинди уңайлы: укучыңа дәрес материалын электрон рәвештә аңлатасың да бирәсең. Әле киләчәктә, имеш, шулай укыту рәвешенә күчәчәкбез икән. Менә монысы белән килешәсе килми. Укучыңның күзенә карап, "тере" аралашып дәрес аңлатуны бернинди электрон методларга һәм алымнарга да алыштырп булмый, минемчә. Электрон мөмкинлекләрдән файдаланып эшләгәне өчен укытучының бәяләмәсенә тагын бер "ноль"не өстәп куйыйк. Ничә килеп чыкканы мөһим дә түгел хәзер безгә.

Авыл җирлегендә укытучы гел алгы планда, кеше күзе уңында. Бәйрәмнәрдә концерт куярга кем тиеш? Укытучы! Бер "0". Җәйге ялда булуына карамастан, юл кырыйларын кем чистарта? У-к-ы-т-у-ч-ы! Менә тагын бер "0". Сайлауларда, референдумнарда комиссия рәисләре, әгъзалары да укытучылар. Тагын "0". Җәй көне ул мәктәп яны бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үстерүче, һәр дәрестә - нечкә психолог, кирәк булса - табиб, кыш көннәрендә боздан фигуралар кисеп, мәктәп ишегалдын бизәүче скульптор һәм башкалар, һәм башкалар... Гади авыл укытучысының кардан ясаган төрле- төрле фигураларын күрсәгез иде сез! Әле дә ярый шундый чаралар бар, югыйсә укытучының яшеренеп яткан талантлары ачылмый калыр иде. Дөрестән дә, менә шундый эшләрдә коллективта чын йөрәктән аралашасың, бер-береңә якынаясың.

...Хатын-кызның өй эшен тавык та чүпләп бетерә алмый, дигән матур мәкаль яши татар халкында. Менә бу очракта да шул мәкаль урынлы булыр һәм күп итеп "0" ләрне өстибез. Бу хезмәттән ул беркайчан зарланмый - иң мөһиме менә шул.

ФГОС дигән кыскартылма сүзнең дә мәгънәсенә тиз төшендек без - авыл укытучылары. Яңалыкны тиешенчә кабул итә белгәндә, аны дөрес һәм урынлы кулланганда хезмәт нәтиҗәсез булмый. Төн утырып дәрескә гадәти, этапларын су кебек эчкән план түгел, ә технологик карта язасың, асылына төшенәсең. Тормыштан алып биргән җавапларын, чын күңелдән әйтелгән сүзләрен ничек "Дөрес түгел!" дип, инкар итмәк кирәк?! Менә ул ФГОС кая булган, аның исемен генә үзгәрттеләр түгелме соң? Мин эшли башлаган елларда , 10 ел элек үк булган икән ул!


Авыл укытучысы ФГОС ны да өйрәнә, башка стандартлар белән дә таныша. Шулай булмаса, ОГЭ га да, ГИА га да, БДИга да укучыларны әзерли алмас идек. Бу урында да үз эшенә үтә дә җаваплы караган укытучы, үз укучылары белән бергә ике атна имтихан нәтиҗәләрен көтеп күпме көчен җуя. Югыйсә, электрон-мәгълүмати технологияләр үтеп кергән, хәбәрләр яшен тизлегендә тарала торган заманда яшибез бит. Укытучы эшен тулысы белән башкара ала торган җайланма уйлап табылмадымы икән!? Юк, андый җайланманы беркем дә беркайчан да ясый алмаячак! Мөгаллимнең бәяләмәсенә тагын бер "0" не өстәдек.

Сингапурча укытуны да авыл укытучысы тиешенчә кабул итте. Тагын шул ук картина: кирәк икән, замана белән бергә атлыйсың , һөнәреңә тугъры каласың килсә, тырышлык, үҗәтлек эшкә җигелә. (Хәер, бу сыйфатлар булмаган укытучы бармы икән ул?!) Сингапурча укытырга ике көн эчендә дә өйрәнергә мөмкин икән бит! Тик тагын каршылык: психологик яктан да, контенгентның менталитеты җәһәтеннән дә, дәрес бирү вакыты буенча да (сингапурда бер дәрес 60 минут бара бит!) авыл мәктәпләре мондый ысул белән укытуга әзер түгел бит әле. Шулай да, чын-чынлап асылына төшенеп бетелмәгән Сингапур алымнары кулланып кына әллә нигә ирешеп булмас кебек тоелса да, аның кайбер яклары үтемле, кызыклы. Миңа, шәхсән, бу системаның вакытны дөрес кулланырга, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтә торган сыйфатлары ошый. Заман бездән дә, киләчәк буыннан да шуны таләп итә бит!

Мондый яңа система кулланганы өчен укытучының көндәлегенә тагын бер "0" не урнаштырыйк.

Язмамның башында "1" саны белән укытучының төп сыйфатын бәяләгән идем. Аның янына "0" ләрне өстәгәч (алар әле тагын булачак!), математика өлкәсендә сай йөзгән кешеләр өчен үтә катлаулы булып тоелган сан килеп чыкты. Менә яңа заман авыл укытучысының бәһасе! Ә хәзер нәни генә бер эксперимент ясап карыйк: күңелдән генә шушы зу-ур санның иң башында торган "1" лене алып ташлагыз. Нәрсә калыр? Тоташ нольләр. Ә нольләрнең, никадәр генә күп булсалар да, бер кыйммәте дә юк. Димәк, заманга яраклашыр өчен дә, эшеңнең нәтиҗәсен татыр өчен дә иң әүвәлдә әнә шул "1" легә ия булырга, ягъни укытучы булып туарга, укытучы булып калырга кирәк! Язмамны үземнең язмышыма, тагын меңнәрчә коллегаларымның тәкъдиренә туры килә торган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

Мин яшәмим гомер буш үтсен дип,
Яшим җирдә гөлләр үссен дип.
Күкләребез мәңге аяз булсын,
Тыныч җилләр генә иссен дип.
Көрәш уты минем йөрәгемдә-
Сүрелмәсен һаман, һаман да!
Тугры булыйм димен намусыма,
Тиңдәш булыйм яңа заманга!
Туган җирдә якты эзем калса,
Эшем белән тормыш яшәрсә -
Шулай булса гына, мин хаклымын,
Кеше булып җирдә яшәргә!

© 2010-2022