Габдулла Тукайның «Җир йокысы» шигырен анализлау

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Габдулла Тукайның «Җир йокысы» шигыре

Максат: 1)Укучыларның Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты

турындагы белемнәрен тулыландыру.

2) Уку күнекмәләрен, сөйләм телләрен, үстерү.

3) Укучыларда Г. Тукай иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү .

Дәрес барышы

1.Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, саумысыз,

Кәефләрегез ничек?

Укучылар:Кояшлы иртә кебек

Тукай телен, Җәлил телен

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Ай, рәхмәт кадерле укучыларым!

Күрәм, сез бик тырыш, уңган балалар икәнсез.

Укучылар:Уку дәресен яратабыз,

Бик тә көтеп алабыз.

Бүген тагын ниләр белән

Мавыктырыр апабыз?

Укытучы:Сез, балалар, ашыкмагыз,

Бераз сабыр булыгыз.

Уку дәресендә, сәнгатьле укырга,

Сорауларга тулы итеп җавап бирергә

Әзер булып торыгыз.

2.Яңа материалны презентацияләү:

-Укучылар белән диалог: Укучылар,тәрәзәгә күз салыгыз әле. Хәзер елның кайсы вакыты? (....) Кышка гына хас билгеләрне әйтеп күрсәтегез әле(Кар ява, суык, боз ката, буран, кешеләр калын киенеп йори, балалар чаңгы, чана, тимераякта шуа)

-Сез, кышны яратасызмы? Ни өчен?

(....)

-Ә хәзер игътибар белән экранга карыйк әле .

(Г.Тукай әсәре буенча куелган "Кышкы кич" мульт-ын карау)

Сораулар:

  • Балалар, сез игътибар иттегезме бу мульт-м кемнең әсәре буенча куелган?

  • (.....)

  • Сез аның тагын нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез?

  • (....)

  • Балалар, шагыйрьнең үзе турында мин сөйләгәннәрдән ниләр исегездә калды?

  • (Шагыйрьнең биографиясен искә төшерү, слайдлар карау)

  • Ә менә, бүгенге дәрестә Г. Тукайның иҗаты белән танышуны дәвам итеп тагын бер шигыре белән танышыйк (Шиг-не укытучы укый)

4. Сүзлек эше (Слайд карау)

5. Физпауза:"Кышкы урманда"

Кышкы урманга килдек, (йөрү хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек: (кулларын як-якка җәяләр)

Тун кигән каен-уңда (күрсәтәләр)

Ямь-яшел чыршы сулда.

Кар бөртекләре оча

Әйләнеп җирне коча. (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнәләр)

Әнә куян сикерә

Ул бүредән элдертә (урында йөгерәләр)

Без дә аннан качабыз (иеләләр)

Тапмас безне ул явыз

Аю бабай ял итә. (күзләрен йомып, башларын кулларына куялар)

Кызылтүшләр очалар

Бигрәк матур шул алар. (басып кулларын җилпиләр)

Урманда рәхәт булса да,

Өйгә кайтыйк балалар! (йөрү хәрәкәтләре)

6. Шигырьне укучылар укый (Башта эчтән укып чыгалар)

7. Шигырьне анализлау.

8. Кыш бабайдан хат уку слайд (Кыш бабай)

-Укытучы: Балалар, кыш турында шиг. укыдык бик күп сөйләштек. Ә тиздән безнең иң яраткан, көтеп ала торган нинди бәйрәм җитә? (Яңа ел)

Безгә күчтәнәчләр алып кем килә? (Кыш бабай)

-Балалар, бездә ачык дәрес икәнен белеп, Ерак Себердән Кыш бабабыз безгә хат җибәргән, ләкин ул гади түгел, сезнең дәрестә алган белемнәрегезне тикшерү максатыннан җибәрелгән. Хатны ачабызмы укучылар?(.....)

Хатның эчтәлеге: Кадерле, 2 нче сыйныф укучылары! Сезне якынлашып килүче 2012нче Яңа ел белән котлыйм. Сезгә, саулык-сәламәтлек, укуыгызда зур уңышларга ирешүегезне теләп калам. Белемле, тәртипле балалар булып үсегез.

Укучылар , әгәрдә бүгенге дәрестә минем биремнәремне үтәсәгез, Яңа ел җиткәндә, үзем дә сезгә килермен, күп итеп бүләкләр алып килермен.

Сәлам белән, Кыш бабагыз!

  • Кыш бабайның биремнәрен үтибезме, укучылар?

  • (........)

9. Биремнәрне үтәү

- Табышмаклар:

-Җәй дә яшел, көз дә яшел

Кыш та яшел шулай ук

Энәләре күп булса да

Җебе аның бер дә юк (Чыршы)

-Ачуыннан сызгырган,

Бураннарын туздырган

Кулсыз ачкан капканы,

Юлсыз киткән тап аны (Җил)

Кышын агач ботакларында була торган йомшак мамыктай ак кар

(бәс)

-Яңа ел бәйрәмендә ул,

Балаларга бүләкләр,

Күп шатлыклар тарата.

Шуңа күрә аны,

Балалар көтеп ала (Кыш бабай)

-Үзе су, үзе каты (Боз)

-Ике агай тездән, калышмыйлар тездән (Итекләр)

-Укытучы Г. Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр күрсәтә, укучылар шуларны дөрес итеп билгелиләр

Тест чишү:

  1. Г.Тукай туган авылны атагыз:

А) Кырлай

Б) Өчиле

В) Кушлавыч


  1. Шагыйрь туган ел:

А) 1884

Б) 1893

В) 1886

3.Тукайның әнисенең исеме:

А) Мөршидә

Б) Мәүлидә

В) Мәмдүдә

4.Шагыйрьнең кайсы шигырен көйгә салганнар? (җырлыйбыз)

А) "Туган тел"

Б)" Буран"

В)" Китмибез!"

5.Тукай ничәнче елда вафат булган?

А) 1910

Б) 1913

В) 1915


10. Дәресне йомгаклау:

- Без бүген дәрестә ниләр әшләдек?

- Дәрес сезгә ошадымы?

-Укучылар мин сезгә ышанам сөекле Тукаебызның иҗаты белән сез гел якын булырсыз. Аның турында күп укырсыз шигырьләен ятларсыз.

11.Өй эше бирү( Г.Тукайның "Җир йокысы" шиг. ятларга, 52 бит

12. Билгеләр кую.










Уйкуга талган- татлы, тыныч йокыга киткән

Кыйбла- көньяк

© 2010-2022