Урок по татарскому языку на тему Икмәк

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

3-г сыйныфы, әдәби уку дәресе, циклда 3 нче дәрес

Тема: Х. Гардановның "Икмәк" тексты

Максат:

  1. Белем бирү максаты: Хикәя белән таныштыру, эчтәлегенә төшендерү; текстка караган лексиканы сөйләмдә активлаштыру; "Ашханәдә" темасына караган лексик берәмлекләрне ныгыту, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

  2. Үстерешле максат: Укучыларның фикерләү сәләтен, игътибарлылыкларын үстерү.

  3. Тәрбияви максат: Икмәккә карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, дәреслек, сюжетлы рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, тозлы камырдан ясалган ашамлыклар күргәзмәсе, түгәрәк пешкән ипи.

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы. (2 минут)

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар теләп, татар теле дәресен башлыйбыз.

Укытучы: Кәефләрегез, хәлләрегез ничек? (Яхшы) Әйдәгез, кәефләребезне тагын да күтәрер өчен, җыр җырлыйк. ("Кояшлы ил")

II. Актуальләштерү.

  1. "Белмәмеш" уены (2 минут) Якынча балаларның сораулары:

  • Син ашханәдә ашыйсыңмы?

  • Син бәлеш яратасыңмы?

  • Син чәкчәк белән чәй эчәсеңме? һ.б.

  1. Өй эшен тикшерү (1нче вариант: 59 нчы бит, 7 нче күнегү (бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә); 2 нче вариант: 59 нчы бит, 6 нчы күнегү (рәсемнәргә карап җөмләләр төзергә)) (3 минут)

III. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү (4 минут)

Допустим, к вам пришли гости. Вы их приглашаете за стол, угощаете разными блюдами. Если вы правильно решите кроссворд, то отгадаете, самую нужную, любимую еду нашего стола. (Татар халык ашлары куелган табынга күрсәтеп сөйләнелә)

г

ө

б

ә

д

и

я

ч

ә

к

ч

ә

к

ө

ч

п

о

ч

м

а

к

б

ә

л

е

ш

к

о

й

м

а

к


  • Нинди сүз килеп чыкты, укучылар? (Икмәк)

  • Димәк, иң тәмле, кирәкле ризык - ул нәрсә? (Ипи) (түгәрәк ипи күрсәтелә).

  • Сез икмәк турында мәкальләр беләсезме?

  • Нинди мәкальләр беләсез?

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз: без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

  • Дөрес, укучылар, без бүген дәрестә язучы Хәләф Гардановның "Икмәк" тексты белән танышырбыз.

IV. Текст өстендә эш.

  1. Текстны укытучы укый, укучылар эчтән укыйлар. (1 минут)

  2. Чылбырлап уку һәм тәрҗемә итү. (3 минут)

  3. Ике раслауның кайсысы дөрес? Дөрес җөмләне табып укырга. (дәреслекнең 60 нчы бите, 11 нче күнегү). (2 минут)

Физкультминут

V. Ныгыту.

  1. Группаларда эш (җөмләләрне киңәйтеп әйтергә) (3 минут)

  1. Балалар килделәр.

  2. Пешекче апа куйды.

  3. Икмәк төште.

5. - Укучылар, ә ни өчен икмәк идәнгә төште? (Чөнки Искәндәр икмәк белән вертолет ясады)

- Сез ничек уйлыйсыз, Искәндәр дөрес эшләдеме?

- Ә хәзер, укучылар, тактадагы сүзләрне укып тәрҗемә итик әле. (Тактага магнитлар белән сүзләр ябыштырылган була)

Яхшы - хороший, начар - плохой, әдәпле - воспитанный, әдәпсез - невоспитанный.

- Әйтегез әле, бу сыйфатларның кайсысы Искәндәргә туры килә? Искәндәр нинди малай? (Искәндәр әдәпсез, начар малай) (Искәндәр рәсеме куела һәм рәсем астына аңа туры килгән сыйфатларны бер укучы тактага ябыштыра)

- Ни өчен шулай уйлыйсыз?

- Ә сезнең арада андый балалар бармы?

- Сез Искәндәргә нинди киңәш бирер идегез? (Искәндәр, икмәк белән уйнама! Искәндәр, начар малай булма! Искәндәр, әдәпле, яхшы малай бул!) (Барлыгы 5 минут вакыт бирелде)

VI. Өй эше бирү (2 минут)

-Ребята, вы сами должны будете выбрать домашнее задание, с которым сможете справиться.

1 нче вариант: 60 нчы бит, 10 нчы күнегү (стр. 60, упр. 10 -правильно расставь предложения по содержанию текста "Икмәк")

2 нче вариант: 60 нчы бит, 13 нче күнегү (стр. 60, упр. 13 -переведите предложения)

3 нче вариант: 61 нче бит, 16 нчы күнегү (стр. 61, упр. 16 - пересказ текста "Икмәк")

VII. Рефлексия өлеше. (2 минут)

-Укучылар, ә хәзер әйтегез әле, без бүген нәрсә турында сөйләштек? (Икмәк, турында сөйләштек)

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек? (Сорауларга җавап бирдек, текст укыдык, тәрҗемә иттек, җыр җырладык)

- Укучылар, шушы эшләрдән чыгып, бүгенге дәрескә нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Икмәккә карата сак караш булдырырга кирәк)

VIII. Билге кую. (1 минут)

  • Сез үзегезгә нинди билгеләр куйдыгыз?


  • Дәрес тәмам, сау булыгыз. Бүгенге дәрес өчен рәхмәт.

© 2010-2022