Дәрес эшкәртмәсе омонимнар ( 5 класс татар төркеме)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Омонимнар.

Максат: 1. Укучыларны омоним турында төшенчә белән таныштыру; аларны җөмләдә дөрес итеп табарга һәм мәгнәләрен аңлатырга, синоним, антоним сүзләрдән аерырга өйрәтү; укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, монологик сөйләмне үстерү.

3. Туган як табигатенә сак караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Җиһазлау: Дәреслек, проектор, экран, тема буенча презентация.

Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

• Бүген сыйныфта кем кизү?

• Укучылар, бүген көн нинди?

• Көз көне тагын нинди көннәр була?

• Көз айларын санагыз әле.

• Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

2.Актуальләштерү.

- Алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп китик әле. Нинди сүзләр белән таныштык?

( Туры һәм күчерелмә, бер һәм күп мәгънәле, синоним һәм антоним сүзләр белән таныштык.) Мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз.(слайд №1)

-Дөрес, укучылар. Ә хәзер ,әйдәгез синоним һәм антонимнарның кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.

- Булдырдыгыз, укучылар.Үткән дәрес темаларын яхшы үзләштергәнсез.

3.Уку мәсьәләсен кую.

- Ә хәзер игътибар белән тактага карадык. Сүзләрне укыгыз һәм рус теленә тәрҗемә итегез, мәгънәләрен аңлатыгыз. (слайд №2)

- Сораулар куеп сүз төркемнәрен билгеләгез.(слайд№3)

- Бу сүзләр ничек языла? ( Бер төсле языла, ләкин мәгънәләре төрле).

- Дәвам итәбез, тактада бирелгән рәсемнәргә карагыз, язылышын һәм мәгънәләрен аңлатыгыз. (4-14 слайдлар)

- Бу нинди сүзләр? Рус телендә сез мондый сүзләрне ничек атадыгыз? Рус телендә өйрәнгән кагыйдәне искә төшерегез. (Омонимы)

-Димәк, без бүген әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр белән танышырбыз.

( слайд №15) Бүгенге темабыз "Омонимнар" дип атала.(слайд №16)

- Дәфтәрләргә число, теманы һәм тактада бирелгән матур язу күнекмәләрен язып куегыз.

4.Ныгыту.

- Ә хәзер дәреслекләрдә бирелгән кагыйдәне укыгыз.(32 бит)

- Тактада бирелгән ребусны чишеп карыйк. Нинди сүз яшерелгән икән? (слайд №17)

- Дәреслекләрдә бирелгән 66 нчы күнегүне таптык. Биремне укыгыз.

- Мин дә күнегүдә бирелгән рәсемнәр белән җөмләләр төзедем. Игътибар белән тактага карадык. ( слайд №18, 19)

- Ничек уйлыйсыз алдагы дәресләрдә үткән нинди сүзләр белән омонимнарны бутап була? (куп мәгънәле). (слайд №20-22)

-Дәфтәрләргә экранда сүзтезмәләрне беренче баганага күп мәгънәле, икенче баганага омоним сүзләрне аерып языгыз. (слайд №23)

- Хәзер дәреслекнең 32 нче битендә бирелгән 67нче күнегүнетелдән эшлибез. Шигырьне укыйбыз һәм омоним сүзләрне табып мәгънәләрен аңлатабыз.

- 68 нче күнегүне бирем буенча язып эшлибез. Омоним сүзләрнең мәгънәләрен аңлатып, җөмләләр уйлап язарга. Күнегүне мөстәкыйль эшлибез.

- Тактада бирелгән кроссвордны чишү.(слайд №24,25)

5. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек? Ничек эшләдек?

6. Өй эше. 33 нче бит, 69 нчы күнегү бирем буенча эшләргә.

© 2010-2022