• Преподавателю
  • Другое
  • План –конспект урока по татарскому языку в 7 классе по теме “ Глагол” с использованием сингапурской методики

План –конспект урока по татарскому языку в 7 классе по теме “ Глагол” с использованием сингапурской методики

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ "Красновидовская основная общеобразовательная школа" Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан














План -конспект урока по татарскому языку в 7 классе по теме " Глагол" с использованием сингапурской методики























Таиров Ильгезер Рустамович

учитель татарского языка и литературы









2014

ТЕМА: ЗАТЛАНЫШЛЫ ФИГЫЛЬЛӘРНЕ ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ .

МАКСАТ :

1) Затланышлы фигыльләр (боерык, хикәя, шарт фигыльләр) турында алган

белемнәрне гомумиләштереп кабатлау. Зат-сан белән дөрес төрләндерү

күнекмәләрен камилләштерү.

2) Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру;

3) Татар теленә карата ихтирам ,бердәмләп эшләү, дуслык сыйфатын тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ:

Техник чаралар: мультимедио,ноутбук.

Таратма материал: битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.

ДӘРЕС ТИБЫ : белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәрес.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.

КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭТ,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД,

- ТИК - ТЭК - ТОУ,

- КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше:

1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

3) Дәрес максатын хәбәр итү.

- Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, затланышлы фигыльләр (боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль) турында кабатларбыз һәм аларның зат-сан белән төрләнешен искә төшереп китәрбез. Сөйләм телендә дөрес куллана белү күнекмәләрен камилләштерербез.

2. Актуальләштерү:

- Өй эшенә сезгә затланышлы фигыльләргә , аларның зат-сан белән төрләнүенә караган сораулар әзерләп килергә кушылды.

- Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрен тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүләргә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була. (Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- вакыт бетте

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Афәрин, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды"

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда бастык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Афәрин!

3. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР ( следуем за лидером ) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-ХАЙ ФАЙВ.

- Алдагы эшне без ТИК - ТЭК - ТОУ(крестики нолики) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез.

- Моның өчен сезнең өстәлләрегездә карточкалар куелган .Аларның артында 1 сүз язылган (фигыльләр).

- Икенче номерлы партнер әлеге битләрне өстәлнең уртасына ,тәртип буенча 3*3 рәвешендә урнаштыра.

- Сез хәзер төрле 3 сүзне кулланып 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенча.

- Башка сүзләр өстәргә ярый.

-Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

-Вакытыгыз бетте. Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин) структурасы ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз, фигыльләрнең затын, санын билгелисез, истә калдырыра тырышасыз яки язасыз.

-Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

-Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)

-Афәрин, дәфтәрләрегезне аласыз,бүгенге числоны ясасыз,сыйныф эше.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди фигыльләр кулландың? Затын-санын билгелә. Җөмләне тактага язалар.Җөмләләр дөрес төзелмәсә ,төзәтәсез (Берниче укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

- Минем 3 номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди төр фигыльләрне кулландың? Шул фигыльләрне берлек һәм күплек санда төрләндер.

5. Йомгаклау:

1) Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

Үзегезнең фигыльләрегез белән тагын нинди җөмләләр төзеп язасыз, кем күбрәк төзи ала.

2) Билгеләр кую.

3) Сорауларга җавап бирү:

- Укучылар искә төшерик әле, затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә? Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалалар? Зат-сан белән төрләндереп күрсәтегез.

- Кем миңа хикәя фигыльнең заман кушымчаларын санап чыга ала?

- Боерык һәм шарт фигыльләр нәрсәне белдерәләр ?

- Һәрбер төр фигыльне барлык һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерергә.

(Укучыларның җаваплары тыңлана).

Дәрес бетте , чыгарга мөмкин. Сау булыгыз!




Файдаланган әдәбият:

1. Ф.М. Хисамова "Татар теле морфологиясе" Казан "Мәгариф" нәшрияты 2006

2. Программный офис реализации проекта "Совершенствование качества преподавания в Республике Татарстан. Преобразование обучения для XXI века"

Л.Ф. Мухаметшина - руководитель проекта.

3. Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан. "Мәгариф", 2005.

4. Р.Р.Нигъмәтуллина "Татарча да яхшы бел" 7нче сыйныф өчен дәреслек

Казан, "Мәгариф" 2007

5. Вафина Э.Х Ф.С.Сафиуллина,..Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, "Мәгариф", 2005.

6. Гыймадиева Н., Р.Галләмова.Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Казан, "Гыйлем", 2010




© 2010-2022