Мәктәпләрдә Сабантуй бәйрәмен үткәрү өчен сценарий

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ БӘЙРӘМЕ

( Сабан туеның сценарие)

Сабантуй бәйрәмен үткәргәндә аны тантаналы ачу һәм

тәмамлау өлешенә зур игътибар бирелә, бәйрәмнең шигъри рух

белән сугарылганын исәпкә алып, борынгы гореф-гадәтләрне

хәзерге вакытка яраклаштырган һәм Сабантуй бәйрәменең

бөтен үзенчәлекләрен эченә алганын исәпкә алып,

түбәндәге сценарийны тәкъдим итәбез

Иртәннән башлап Сабантуе турында җырлар яңгырый.

Мәйданга килүче халыкны милли киемдәге кызлар һәм егетләркаршы ала.

Иртәнге сәгать 9.50. Оркестр уйный. Сәгать 10.00.Сабантуй бәйрәмен алып баручы - егет һәм кыз башлыйлар.

Салмак кына көй уйный.

Зөл. Саумы, июнь - сабантуйлар ае!

Саумы, сабантуйлы киң мәйдан!

- Менә шулай матур яшәгез! - дип,

Җыйдык әле сезне яңадан.

Бәйрәмнәрнең таҗы - Сабантуйлар -

Бүләк безгә бөек Ходайдан.

Бу тормышның бөтен матурлыгын,

Хозурлыгын саклый бу мәйдан!

Рин. Хәерле иртә, бар дөнья!

Хәерле иртә, илем!

Илем - көнем, динем - телем,

Сөекле халкым минем!

Мәйдан тирәли халык җыела тора.

Зөл. Хәерле иртә барчагызга,

Олыгызга, кечегезгә,

Бабайларга, әбиләргә,

Газиз әти-әниләргә,

Сөекле җиребезгә.

Рин. Сабантуйлар килде туган якка

Буразналы җирләр түреннән,

Тургай тавышлары аһәң биргән

Хезмәт батырлары иленнән!

Кунаклар трибунасына мәртәбәле кунаклар күтәрелә.

Зөл. Рәхим ит, Сабантуй, атла түргә,

Бер ел көткән халык, күр, әйдә!

Кыңгыраулы атлар тавыш бирә,

Ходайга тапшырдык, бигайбә.

Рин. Сабантуйлар өчен юк чит-ятлар,

Үз итә ул барлык өммәтне;

Сабантуйлар йөри илләр гизеп,

Берләштереп халык, милләтне.

Кунаклар килүе дәвам итә.

Зөл. Бәйрәмнең ул иң миллие,

Дәртлесе, күңеллесе.

Сабантуйларның булмый ул

Үткәне, бүгенгесе...

Һәр чорның үз сабантуе!

Бармы берәр аерма?

И, Ходаем, халкыбызны

Сабантуйдан аерма!

Рин. Хәерле иртә, исәнмесез, хөрмәтле райондашлар!
Данлы Сабантуйның хөрмәтле кунаклары! Ерак араларны якын итеп, Сабантуй бәйрәменә кайткан якташ, кардәшләребез! Районыбызның өлкәннәре, яшьләре, бала-чагалары! Сезне бүгенге олы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз!

Зөл. Якын туганнар! Килгән кунаклар! Сабантуй капка­лары, ишекләр ачык! Олы бәйрәмебезгә рәхим итегез, түргә Узыгыз!

Рин. Кадерле укучылар, әти-әниләр һәм Туембаш мәктәбен үз итеп, якын күреп ераклардан килгән кунаклар! Эше нинди, ашы шундый, дигән борынгылар. Мәктәп коллективының күркәм эшләре барлык Кукмара районына билгеле билгеле. Сабантуе хезмәт сөючән, тырыш, уңган булган Туембаш халкының күңел­ле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер мәртәбә исбатлар.

Зөл. Хөрмәтле авылдашлар һәм кунаклар! Милли бәйрәмебез Сабантуйны ачу һәм котлау өчен сүз мәктәбебез директоры Зиятдинова Нүрфия Рамазан кызына бирелә.Рәхим итегез! .(Нүрфия котлый)

Җыр Газизова Алинә үзенең җырын бүләк итә. Кавыштыр мәхәббәт

Рин. Бүгенге бәйрәмебездә районыбызның мөхтәрәм җитәкчеләре- Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Мансуров Роберт Мияссарович, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Зиятдинов Ягфар Яппарович, хезмәт даны газетасы журналисты Гөлҗифар Миннеханова, Туембаш авыл җирлеге башлыгы Гарипов Илфат Фәритович. Тойма ачык акционерлык җәмгыяте идарәчесе Рәҗәп Хәнәвиевич та катнаша

Ә хәзер бәйрәм белән котлау өчен сүз Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Мансуров Роберт Мияссаровичка бирәбез. Рәхим итегез.

Роберт Мияссарович, ә хәзер Сезнең белән берлектә Россиякүләм, республикакүләм олимпиадаларда урын алган укучыларны тәбрикләп үтик әле.

Дипломом центра поддержки талантливой молодежи 2-ой степени награждается Юсупов Ильдар, ученик 9 класса, занявший 2 место во Всероссийской олимпиаде по информатике.

Дипломом центра поддержки талантливой молодежи 2-ой степени награждается Газизова Алина, ученица 9 класса, занявшая 2 место во Всероссийской олимпиаде по информатике.

Управление образования Исполкома Кукморского муниципального района, Информационно-методический центр Кукморского муниципального района награждают Газизову Алину, ученицу 9 класса, занявшую 3 место в межрегиональном фестиваль-конкурсе по иностранным языкам "Новая волна".

Зөл. Центр поддержки талантливой молодежи выражает благодарность Гайнуллину Ринату Галимулловичу за подготовку призера Всероссийской олимпиады.

Центр поддержки талантливой молодежи выражает благодарность Зиятдиновой Нурфие Рамазановне за подготовку призера Всероссийской олимпиады.

Рин. Центр поддержки талантливой молодежи выражает благодарность Ахметзяновой Гульсине Гаязовне за организацию и проведение Всероссийской олимпиады.

Центр поддержки талантливой молодежи выражает благодарность Рахимуллиной Фаине Шакировне за организацию и проведение Всероссийской олимпиады.

Центр поддержки талантливой молодежи выражает благодарность Фазуляновой Рузиле Мубаракяновне за организацию и проведение Всероссийской олимпиады.

Управление образования исполкома Кукморского муниципального района РТ, отдел военного комиссариата РТ по Кукморскому муниципальному району МБОУДОД "Центр внешкольной работы" награждают команду МБОУ ООШ с. Туембаш, занявшую 2 место в исторической викторине "Мое Отечество" на районной военно-спортивной игре "Зарница"

Управление образования исполкома Кукморского муниципального района РТ, отдел военного комиссариата РТ по Кукморскому муниципальному району МБОУДОД "Центр внешкольной работы" награждают команду МБОУ ООШ с. Туембаш, занявшую 3 место в конкурсе "В здоровом теле - здоровый дух" на районной военно-спортивной игре "Зарница"

Рин. Хөрмәтле авылдашлар! Сабан туебыз кунаклары! Үзебез­нең матур традиция буенча мәктәп Сабан туй­ларында һәр елны уку елының икенче ярыеллыгына йомгак ясала. Менә быел да мәктәп директоры укуда, сәнгаттә, хезмәттә алдынгы укучыларны котлау турында карар чыгарды.

Зөл. Менә алар - иң тырыш, иң булган кызлар һәм егетләр!

( Котлау)

Зөл.Аларны котлап Хафизов Фәндәс үзенең җырын бүләк итә.

Рин. Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары,

Котлы булсын, милләттәшләр,

Мәктәп Сабантуйлары!

Рин. Вакыт чонгылында югалмаган, үзенең тәмен-ямен безнең көннәргә җиткерә алган быелгы Сабантуй бәйрәме барыгызга да миһербанлык, ныклы сәламәтлек, күңел көр­леге һәм искиткеч күп шатлыклар алып килсен!

Ямьле булсын, шатлык тулсын, гөрләп торсын Сабантуй!

Зөл. Борынгыдан килгән гадәт,

Ата-бабай йоласы.

Ипи һәм тоз, баллы чәк-чәк белән

Кунакларны каршы аласы!-

Елмаешып каршы ала кызлар.

Кулларында баллы чәк-чәкләр,

Бәйрәм белән котлап кунакларга

Бәйләм-бәйләм матур чәчәкләр.

Милли киемнәрдәге 1 кыз һәм 1егет мәйдандагы халыкны чәк-чәк белән сыйлый, 1-се кунаклар трибунасына менә.

«

"Гармун алыйм әле дускай" җыры (А. Ключарев музыкасы, Г. Зәйнәшева сүзләре) яңгырый.

Бу музыка астында шигъри юллар яңгырый.

Рин. Татарстан!

Республикам минем,

Тынычлык һәм дуслык бакчасы!

Казан, Чаллы, Әлмәт,Кукмараның

Авылларың ямьле - барчасы!

Зөл. Киң Иделең, мәгърур Чулманнарың,

Чал тарихың белән шатлы син;

Тукай, Сәйдәш, Илһамнарың белән,

Җәлилләрең белән данлы син!

Рин. Тырыш халкың бердәм булып тарта

Чорлар йөген - тормыш арбасын.

Шуңа бүген дөнья мәйданында

Ныклы адым белән барасың.

Зөл. Татарстан! Сабантуйлар иле,

Халкың чиккән сөлге кулыңда.

Көрәшләрдә җиңеп, даннар ал син,

Гөлләр үссен барыр юлыңда.

Рин. Татарстан! Нинди матур исем -

Йөрәкләргә язып ятларга!

Тик уяу бул, халкым, илкәеңне

Күз карасы кебек сакларга!

Зөл. Җырлары һәм гармуннары белән

Сабантуйлар килде әйләнеп.

Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан -

Мәйдан тулы сөлге бәйләме.

Тамаша кыл, күңел ач син бүген,

Биеп җибәр, әйдә, булмаса!

Болынлыкны яшел постау итеп,

Табын кора туган-тумача.

Туган якның чишмәләре тәмле

Җилләренә хәтле, һәй, тыгыз.

Кардәшләрем, кунак булып бүген

Сабантуйга Сез дә кайттыгыз.

Рин. Шәрран ачык күңел бакчалары,

Хөсетлек юк, юктыр яман уй.

Җанны, рухны, йөрәк тибешләрен

Бергә тоташтыра Сабантуй.

«Бу бит безнең Ватан»,- дия-дия,

Шатланыйк без, уйныйк, гөрләшик.

Якташларым! Сабантуйда сыман,

Яшәүдә дә мәңге берләшик!

Безнең кайбер укучыларыбыз бөтенроссия күләм олимпиадаларда җиңү яулады.Аларны тәбрикләү өчен бирегә Мәгариф идарәсе башлыгы Мансуров Роберт Мияссаровичны чакырабыз.

Халявиев Илсаф "Чакыр мине"

Рин.Укуда сынатмаган кебек укучыларыбыз спортта да сынатмый. Аларны тәбрикләү өчен сүз спорт эшләре туризм һәм яшьләр идарәсе башлыгы Зиятдинов Ягъфар Яппаровичны чакырабыз.

Грамотой награждается Халявиев Ильсаф, занявший 2 место в Первенстве ДЮСШ "Зилант" по настольному теннису.

Хөрмәтле Илфат һәм Илсөяр Хәләвиевлар! Сезнең 7 сыйныфта укучы улыгыз Хәләвиев Илсаф спорт өлкәсендә республика, район күләмендә зур уңышларга иреште. Шундый тырыш, тәртипле, көчле рухлы бала үстерүегез белән без дә горурланабыз һәм олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Зөл.Шарафиева Динара Муса "Татар халык биюе"

Парлар мәйданга чыга.

Рин. Хөрмәтле авылдашлар, Сабантуй кунаклары!
Авылыбыз елдан-ел үсә, матурлана бара.Туембашлылар шулай киләчәккә өмет белән яши, ә киләчәк ул - балалар. Мәктәбебезнең даими спонсоры,Тойма ачык акционерлык җәмгыяте идарәчесе Рәҗәп Хәнәфиевичка сүз бирик әле.

Хөрмәтле Рәҗәп Хәнәфиевич!

Туембаш төп мәктәбе админстрациясе, коллектив исеменнән һәрвакытта безгә ярдәм кулы сузганыгыз, һәр чарада материаль яктан ярдәм иткәнегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.Сезгә эшегездә зур уңышлар, тазалык, саулык гаилә бәхете телибез. Һәр туар таң Сезгә шатлык алып килсен.

Сезнең хөрмәткә Гайнуллина Гөлгенә үзенең яраткан җырын бүләк итә..

Зөл. Кайда гына эшләмәсен, күңел җылысын биреп эшләгән кеше һәрвакыт хөрмәт иясе булды. Безнең мәктәбебезнең хөрмәтле кешесе- Туембаш авыл җирлеге башлыгы Гарипов Илфат Фәрит улына сүз бирик .

Хөрмәтле Илфат Фаритович!

Туембаш төп мәктәбе админстрациясе, коллектив исеменнән һәрвакытта безгә ярдәм кулы сузганыгыз, һәр чарада материаль яктан ярдәм иткәнегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.Сезгә эшегездә зур уңышлар, тазалык, саулык гаилә бәхете телибез. Һәр туар таң Сезгә шатлык алып килсен.

(Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең марий биюләрен бүләк итәләр.)

Рин. Хөрмәтле кунаклар! Ярыш, көрәш әле башлан­маган, сыналмаган әле ир биле, ә Сабантуйның бүгенге батырлары билгеле - ул менә бирегә җыелган Туембаш авылының­ эшчән халкы. Алар - кыр батырлары, хезмәт алдын­гылары, безнең киләчәгебез - шат йөзле балалар, Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераннары, мәгариф һәм мәдә­ният хезмәткәрләре.Ә хәзер сүзне ветеран укытучыларыбызга бирәбез.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем

Килгән чакта башка авырлык

Җитми калса көч я сабырлык

Сиздермичә ярдәм иткәнсез

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Зөл.Ә хәзер сүзне ветеран укытучыларыбызга бирәбез.Рәхим итегез, Галимуллина Гөлнур Муллануровна.

Ашхабад (7кл)

Рин. Сабан туе, бүген Сабан туе!

Чишмәләрдән чыңлап аксын суы.

Чыңлап аккан чишмә суы кебек,

Изүләрен ачкан гармун чыңы.

Яшь киленнәр кыз чакларын уйлап

Колгаларга элә, элә сөлге!

Сандугачлар, бакчаларын ташлап,

Гармунчыга биргән сүзне.

Бәгырь өзелердәй моңлы көе,

Әй, гармунчы, әйттер, әйттер шуны!

Аерылганнар кире кайтыр булсын!

Өзелеп көткән кавышкандай тойсын,

Вәгъдәләшкән вәгъдәсендә торсын,

Әй, гармунчы, әйттер, әйттер, шуны!

Сабан туе бүген, Сабан туе!

Зөл.Батырлар бил алышырлар,

Дуслык хисе күңелдә.

Бабайлар гореф-гадәте

Саклана бит бүген дә.

Осталарга, тапкырларга

Бирелгән бүген мәйдан.

Халкыбызның Сабантуй бәйрәмендә үткәрелә торган уеннарга күчү өчен тәкъдим ителә торган текст.

ЗөлХөрмәтле кунаклар, авылдашлар! Берничә минуттан Сабантуйның иң гүзәл мизгеле - татарча көрәш буенча ярышлар башланачак.

Быел ул 2 үлчәү авырлыгында үткәрелә:

Рин. Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан кал­ганнар - халыкныкылар. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләк­ләрне күз бәйләп кисү, кызлар һәм егетләр арасында кул көрәше, тауга йөгерү, аркан тартышу, , бүрәнәдә капчык белән сугы­шу, аркан тартышу,галош белән йөгерү һ. б. Без сезне уеннарда, алышларда, ярышларда катна­шырга чакырабыз! Җиңүчеләрне дә, катнашучыларны да бүләкләр көтә.Алар бездән бик мулдан,форсаттан файдаланып спонсорларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә.Менә алар :Туембаш һәм Чуллы авылы халкы, Тойма ширкәте, Илхам, Ризван абыйлар гаиләсе, Хавизов Рашитләр гаиләсе, Мотыгуллин Данилләр гаиләсе һәм башкалар.Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе һәм эшләрендә зур уңышлар телисе килә.

Алар хөрмәтенә Саляхова Нүфия җыр башкара."Чын дустым"

Бер дә курыкмыйча, Сабантуй уеннарында барыгыз да актив катнашыгыз, Ходай тәгалә сезгә бетмәс-төкәнмәс көч-күәт биреп торсын!Сүзне Гали абыйга бирәбез.

Шул рәвешле барлык уеннар оештырыла.

Рин. Сабантуй җитте, дусларым -

Килгәнсез, рәхмәт сезгә,

Булыр бүгенге бәйрәмдә

Милли моң, тәмле сүз дә.

Сабантуймы, сабантуй -

Уеннар туе бит ул.

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Сынашып, җиңсәң әгәр -

Сабантуй - эчкә шатлык сыймас туй!


Концерт программасы аерым сценарийда тәкъдим ителә.

1.Гарипов Илсаф ." Гармун уйныйм"(җыр)

2.Башлангыч сыйныф укучылары бии.

3.5 сыйныф укучылары хор "Балачак"

4.Рахимуллина Рәмзия һәм Нигматуллина Фәйрүзә"Шаулый урман"(җыр)

5.Сагдиева Илсинә "Тәрәзәләр"

6.Гобәйдуллин Гөлия Яшләр биюе.

7.Мингазов Булат" Бәхеттә шатлыкта"

9.Зарипова Рүфинә, Йөзмөхәммәтова Илүзә- Чегән биюе.

8.8 сыйныф "Җомга"

Сабантуй ахырына якынлаша

Зөл. Хөрмәтле кунаклар! Безнең бүгенге сабантуебыз­ның баш батыры билгеле булды. Ул гадел көрәштә җиңеп, батыр калуы белән һәркемне сокландырды.

Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә тор­ган Сабан туе узып бара. Күгебез һәр көн саен сафлансын, өметләр аклансын, тормышыбыз бүгенге Сабан туйлары кебек ямьләнсен.

Рин. Бәйрәмнәр мөбәрәк! Сабантуй буыннарга дәрт, йөрәкләргә көдрәт илә күәт, җаннарыбызга иминлек, тынычлык иңдерсен! Ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш-ыру, туган-тумача сау-сәламәт булсын!

Зөл.Табыннар түгәрәк булсын!

Мөхтәрәм кунаклар!

Кадерле авылдашлар!

Хушыгыз, сау булыгыз!

Киләсе Сабантуйларга кадәр!


© 2010-2022