Эссе Моё педагогическое мастерство

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Шәйдуллина Ләйсән Маликовна,

ТР Әгерҗе муниципаль районы

Сарсак-Омга лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Минем педагогик эшчәнлегем.

Мин "ике туган мәктәбем бар" дип горурланып әйтә алам. Берсе - сигез ел буе белем алган туган авылым Тирсә мәктәбе булса, икенчесе - мин эшли торган күрше Сарсак-Омга лицее. Менә инде егерме елга якын, көн дә иртән торып, бездән биш чакрымдагы күрше авылга юл тотам. Эшемә мин канатланып барам, чөнки анда минем яраткан хезмәттәшләрем белән сөекле укучыларым көтә. Минем фикеремчә, эшкә куанып, зур теләк белән барудан да рәхәт нәрсә юктыр. Теләк булганда гына эшлисе килә, ниндидер яңалыклар кертәсе, эзләнәсе һәм табасы килә.

Билгеле булганча, укытучы һөнәре катлаулы һәм тынгысыз һөнәрләрнең берсе. Бүгенге көн укытучысы алдында зур максат куелган. Ул - заман белән бергә атлаучы күпкырлы шәхес тәрбияли торган кеше. Укытучы һәр баланың яшь һәм характер үзенчәлеген тоя белүче дә, яңа технологияләрне оста үзләштерүче дә, кирәк вакытта - ягымлы әни, кирәк вакытта таләпчән остаз да була белергә тиеш. Мин дә үземдә шул сыйфатларны булдырырга тырышам.

Мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мин эшли торган Сарсак-Омга авылы - Әгерҗе районындагы удмурт авылларының берсе. Шунлыктан, безнең лицейда күпчелек удмурт балалары белем ала. Мин удмурт балаларына һәм рус телле укучыларга татар теле һәм әдәбияты укытам. Эшемнең нәтиҗәсе балаларның минем белән матур итеп, саф татарча "Исәнмесез!" дип әйтүләреннән дә күренә дип уйлыйм. Удмурт баласына татар телен өйрәнү чит телне өйрәнүгә бәрабәр. Чит телләрне һәр бала бер дәрәҗәдә өйрәнә алмый. Кемгәдер ул кыеннан бирелә, кемдер бик тиз "эләктереп ала". Ә авырдан бирелә торган фәнне бала бик үк яратып та бетерми. Шуны күздә тотып, мин дәресләремне кызыклы, җанлы итеп алып барырга, татар теленең нечкәлекләрен бала күңеленә җиткерергә тырышам.

Мин Р. З. Хайдарованың татар теле дәреслекләре буенча укытам. Белгәнебезчә, аның дәреслекләре Е. И. Пассовның коммуникатив технология концепциясенә нигезләнеп төзелгән. Коммуникатив технология аралашуга корылган технология буларак, дәресләремдә диалогик һәм монологик сөйләм коруга, төрле ситуатив күнегүләр эшләүгә зур игътибар бирәм. Дәресләрдә кроссвордлар, ребуслар чишү, төрле тест биремнәре эшләү, электрон презентацияләр төзү дә дәресләремне җанландыра. Укучыларым татар теле дәреслекләренә төзелгән электрон кушымталардан да бик теләп файдаланалар. "БАЛА" мультимедия интерактив китапханәсе тәкъдим иткән мультфильмнарны көтеп алалар. Рус телле укучыларда һәм удмурт балаларында татар телен өйрәнүгә зур кызыксыну һәм җаваплылык уяту - минем төп максатларымның берсе. Коллегаларым белән берлектә төрле дәрестән тыш чаралар оештырабыз, татарча шигырь сөйләү бәйгеләре, күренекле даталарга багышланган әдәби кичәләр, уеннар үткәрәбез. Укучылар татар теленнән уздырыла торган дистанцион олимпиадаларда да бик теләп катнашалар, җиңүче дипломнарына лаек булалар.

Гомумән әйткәндә, укучының мәктәптә үткәргән һәр көне кызыклы һәм уңышлы булырга тиеш дип уйлыйм. Укучылар "Белем" дигән чиксез дөньяның никадәр күбрәк баскычын үтеп, никадәр күбрәк ишеген ача алалар икән, без - укытучылар - шуның белән бәхетле.

Замана бер урында гына тормый, югары темплар белән алга чаба. Хәзерге укучылар алдында татар теленнән бердәм дәүләт тестлаштыруы узу максаты тора. Шунлыктан бу юнәлештә эшне инде башлангыч сыйныфлардан башлыйм. Текстны ишетеп һәм укып аңлау күнегүләрен, лексик-грамматик һәм ситуатив күнегүләрне дәресләремдә еш кулланам. Укучыларым белән хат язу нечкәлекләрен дә җентекләп өйрәнәбез. Әлегә кадәр Бердәм республика тестлаштыруы нәтиҗәләре дә канәгатьләнерлек булды.

Укытучы һөнәре һич тә бертөрлелеккә корылмаган. Аеруча хәзерге тиз үзгәрүчән заманда! Укытучы һәрвакыт хәрәкәттә. Ул бөтен җиргә өлгерә алырга тиеш. Укучыларны төрле фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләргә, конкурсларда катнашырга этәрергә кирәк. Өстәвенә, үз белемеңне күтәрү турында да онытырга ярамый. Укытучылар өчен дә конкурслар җитәрлек. Әзерлән, катнаш һәм үрләр яула. Үзем дә "Ел сыйныф җитәкчесе" һәм "Ел укытучысы" бәйгеләренең муниципаль турында катнаштым. Санап кителгәннәр сине ялыктырмый икән, син шул "казанда кайныйсың" икән, димәк, син үз эшеңнең остасы. Укытучы киң күңелле, игелекле, гадел, эш сөючән кеше, ләкин шул ук вакытта таләпчән, кырыс та була ала. Укучылары белән горурлана, аларны игелекле, намуслы, әдәпле булырга, туган җиребезне яратырга өйрәтә, халкыбыз тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт хисе тәрбияли.

Сүземнең ахырында Шәүкәт ага Галиев сүзләрен әйтәсем килә: "Йөрәккә ачкыч яратып булмый, аны яратып кына ачып була". Балаларны бөтен барлыгы - уңай һәм кимчелекле яклары белән кабул итә алсаң гына, алар да сине үз итәр, тырышлыгыңны аңлар, дип ышанам.


© 2010-2022