- Преподавателю
- Другое
- Конспект «Инсафлының теле саф»
Конспект «Инсафлының теле саф»
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Ибрагимова Л.Ф. |
Дата | 18.08.2013 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема : Инсафлының теле саф .
Максат: - балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү;
-
өйдә , бакчада, урамда үз - үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен өйрәтү ;
-
инсафлылык төшенчәсе белән таныштыру ;
-
әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү ;
Кулланылган әдәбият : "Әдәплелек дәресләре" , "Көч һәм рух"
китаплары , "Мәгариф" журналы
Җиһазлау : мәкальләр язылган таблица , кәрзин рәсеме , сүзләр
язылган карточкалар , музыкаль үзәк , кассета.
Барышы.
(Талгын музыка)
Укырга һич иренмәс ,
Начар юлларга кермәс ;
Ялкау балалар кебек ,
Үзен уенга бирмәс ..
Шәфкать итәр кечегә ,
Юл куяр зур кешегә ;
Моның кебек баланы
Яратмас кеше нигә ?!
(М.Гафури)
- Балалар бу шигырьдә нинди бала турында язылган ?
- Әдәп , әдәпнең төбе - яхшы гадәт , диләр . Без бүген сезнең белән әдәплелек турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез . Татар халкы элек - электән "чисталык" , "сәламәтлек" , "пөхтәлек" , "кыюлык" , "батырлык" , "инсафлылык" дигән сүзләрне еш кулланган , үзенә шул сыйфатларны тупларга тырышкан . Кеше шулай әдәпле булырга өйрәнгән . Ә нинди бала әдәпле бала була соң ?
Балалар җавабы:
- Әдәплелек - кеше белән дөрес аралаша белү ул .
- Әдәпле кешене һәркем ярата , хөрмәт итә .
- Әдәпле кеше һәрвакыт якыннары , дуслары турында кайгырта , ярдәм итә .
- Әдәпле баланың тик торырга вакыты калмый . Аның һәр эше алдан исәпләнгән .
- Әдәпле бала соңга калмый .
- Әйе , балалар , сез бик дөрес җавап бирдегез . Ә хәзер сезнең белән инсценировкалар карап үтик
(Талгын музыка)
"Төймә"
Алсу : Әби , малайлар да киемнәренә төймәне үзләре тага беләме икән ?
Әби : Анысын белмим инде , кызым . Малайлар да , кызлар да төймәне өзә беләләр , ә аны күп вакыт әбиләре тага . Син дә , кызым , пальтоңдагы төймәне өзгәнсең , шуны үзең так инде !
Алсу : (үпкәләп) Менә ничек ! Син нигә үзең такмыйсың ? Син әби ич !
- Балалар , Алсу дөрес уйлаганмы ? Сез ничек уйлыйсыз ?
- "Әдәпленең күлмәге сәдәпле ,
Үзе матур гадәтле" диләр .
(Талгын музыка)
"Бабай белән малай"
Бик күп әйбер күтәргән бабай , аның артыннан малай керә
Малай : Әй , бабай ,синең бер китабың төшеп калды !
Бабай : Минем бар әйберем дә үземдә шикелле , ә ул минеке түгелдер .
Малай : Юк ,юк , синең китап ул . Мин карап килдем , синең 3 китабың , 1портфелең һәм 1 төенчегең бар иде . Барысы 5 кисәк әйбер . Ә хәзер кулыңда дүртәү генә .
Бабай : Һәм , улым , син математиканы бик яхшы беләсең икән . Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең (һәм җирдәге китапны ала)
- Бабай нинди кагыйдә турында әйткән ?
- Малай нәрсә эшләргә тиеш иде ?
- Сезнең дә юлда очраган әби - бабайларга булышканыгыз юкмы соң ?
- Әдәпле булу - кешегә игътибарлы , инсафлы булу дигән сүз ул . Әдәплелекнең бер төре булган инсафлылык турында сөйләшеп , аңлашып алыйк . Нинди бала инсафлы дип атала ?
- Инсафлы кеше дип тәрбияле , башкалар белән яхшы итеп сөйләшә белә торган , өлкәннәргә , дус - ишләренә игътибарлы булган кешеләргә әйтәләр . Инсафлы кешеләр тупас сүзләр әйтмиләр . Инсафлылык турында яңа мәкальләр белән танышыйк .
"Инсафлының теле саф" - димәк , без үз сөйләмебездә бары тик матур сүзләр , чиста сүзләр генә кулланырга тиеш .
"Яхшы сүз - җан азыгы"
"Ягымлы сүз язгы көн кебек" - Язгы көндә кояш яктырта , челтерәп аккан кар сулары тавышы күңелгә бик якын , рәхәтлек бирә . Яхшы, ягымлы сүз ишеткәч , кешенең күңеле күтәрелә , рәхәт була . Шуңа күрә , сез үзегезнең сөйләмдә күбрәк "шифалы" сүзләр кулланырга тиеш .
- Сез нинди "шифалы" сүзләр беләсез ?
(Балалар үзләре белгән "шифалы" сүзләрне әйтәләр . Карточкаларга язылган сүзләрне (рәхим итегез , гафу итегез , исәнмесез , сау булыгыз , юлларыгыз уң булсын , хәерле иртә , рәхмәт , эинһар , армый эшләгез , рөхсәт итегез) кайчан кулланырга икәнен әйтәләр һәм кәрзингә тутыра баралар .)
- Без сезнең белән Ш.Галиевнең "Рәхмәтләр хакында" , Х.Халиковның "Хәерле иртә" , Ә.Исхакның "Беренче рәхмәт" шигырьләре белән таныш. Бу шигырьләрдә "шифалы" сүзләрнең әһәмияте турында язылган .
Сөйләр сүзләр бик күп алар ,
Сөйли белеп сөйләсәң .
Озын сүзнең кыскасы шул
Кеше булырга теләсәң :
Әдәпле бул , сәләтле бул ,
Кешелекле һәм тыйнак ;
Батыр бул , матур бул ,
Пөхтә һәм җыйнак .
-Исәнләшү , сәламләү турында матур җыр да беләбез , тыңлап үтик "Саумы , кояш" җыры
-Сөйләшә белү - осталык ул . Сүз гаять зур көчкә ия . Ул кешене сөен-дерә һәм көендерә , дәртләндерә һәм оялта да ала . Шуңа күрә кеше белән сөйләшкәндә бик уйлап кына сөйләшергә кирәк . "Инсафлының теле саф", диләр .