Проект на тему Юллар имин булсын

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

МБДОУ «Янгуловский детский сад»







ПРОЕКТ


тема: Юллар имин булсын





Проектның җитәкчесе: Багауетдинова Лилия Расилевна - МБМБУ Яңгул балалар бакчасының 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе

Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе, мөдир, бакча хезмәткәрләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре, әти - әниләр

Проектның төре: танып - белү

Проектның вакыты: 1 ел

Проектның актуальлеге: елдан - ел юлларда машиналарның артуы, юл фаҗигаләренең күплегенә китерде. Иң кызганычы, бу һәлакәтләрдә балаларның гомере өзелү. Күп очракта бу юл - транспорт фаҗигаләренең сәбәпчесе балалар үзләре була. Бу балаларның элементар юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәүләреннән килә. Һәм бу үз чиратында, үзеннән - үзе балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәсенә өйрәтә башлау проблемасын китереп куя. Юл йөрү кагыйдәләрен, ягъни урам һәм юллар законын белү һәм төгәл үтәү - юл куркынычсызлыгының иң төп чараларыннан берсе.

Бу проблема өстендә эшләүгә балалар бакчасыннан ук зур игътибар бирелергә тиеш. Чөнки балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Кече яшьтән үк балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, теге яки бу ситуациядә үз -үзеңне ничек тотарга, югалып калмаска күнектерү кирәк.

Без балалар арасында юл фаҗигаләрен булдырмау өчен көчебездән килгәнчә тырышырга, әти - әниләр белән берлектә эшләргә, эзләнергә һәм тәвәккәл адымнар ясарга тиеш.

Проектның максаты: юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү аша балаларда урамда, юл - транспорт ситуацияләрендә үзеңне аңлы тоту күнекмәсе формалаштыру.

Проектның бурычлары:

  1. Балаларда урамда, юлда үз - үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү;

  2. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү сәләтен, игътибарын үстерү;

  3. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтү эшен дәвам итү; алган белемнәрен төрле юл - транспорт ситуацияләрендә файдалана белергә өйрәтү.

Проектның йомгаклау чарасы: "Яшел урам" - ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында бәйрәм кичәсе үткәрү

Көтелгән нәтиҗә:

  1. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында күзаллауларын киңәйтү.

  2. Юлда, урамда үз - үзеңне культуралы, тыныч, ышанычлы итеп тою күнекмәсен булдыру.

  3. Куркыныч ситуацияләрне алдан күрә белергә, аларны әйләнеп уза белергә өйрәтү.

  4. Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү процессында әти - әниләрнең, балаларның активлыгын арттыру.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1 этап Әзерлек өлеше

Проектның темасын, максатын, бурычларын билгеләү

Методик база булдыру

Балалар белән бердәм эшчәнлеккә перспектив план төзү

Әти-әниләр белән эш планын булдыру

Күрсәтмә һәм тарату материаллары әзерләү:

- юл йөрү билгеләре, төрле ситуацияләр сурәтләнгән картиналар, плакатлар

- фланелеграф, сюжетлы картиналар, конструкторлар

- әти - әниләр өчен күчмә передвижкалар, китапчыклар, консультацияләр

- сюжетлы - рольле уеннар өчен атрибутлар( регулировщик таягы, сыбызгы, милиционер фуражкасы, уенчык транспорт төрләре, флажоклар, юл чаты сурәтләнгән планшет)

- Юл йөрү билгеләре ( күкрәккә куела торган һәм күчмә)

Бакчаның материаль - техник тәэмин ителеше:

  • участокта юл чаты ясалган площадка

  • группада куркынычсыз юл хәрәкәте почмагы

2 этап Төп өлеш

  1. Диагностика (балаларның юл кагыйдәләрен белүләре турында белем дәрәҗәләрен билгеләү)

  2. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү занятиеләре үткәрү

  3. Баланың өлкәннәр белән бердәм эшчәнлеге

  4. Баланың мөстәкыйль эшчәнлеге

  5. Экскурсияләр һәм күзәтүләр

  6. Тирә - юнь белән танышу, сөйләм телен үстерү

  7. Матур әдәбият әсәрләрен уку

  8. Конструкцияләү

  9. Рәсем сәнгате

  10. Уеннар

3 этап Йомгаклау

"Яшел урам" бәйрәм иртәсе үткәрү. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашу

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча перспектив план.

Эш төре

Тема, максат

Вакыты

1.


2.







3.

4.




5.





6.




7.


8.



9.



10.




11.



12.



13.

14.


15.





16.


17.




18.

Экскурсия




Уен- ситуация



Прогулка


Танып - белү эшчәнлеге (әйләнә-тирә дөнья белән танышу)

Тәҗрибә үткәрү






Күңел ачу кичәсе



Музыка эшчәнлеге


Участок инспекторы белән очрашу


Кул эше



Әңгәмә үткәрү, ситуацияле рәсемнәр карау


Уен






Прогулкада күзәтү



Бердәм эшчәнлек


Тест - уен

Сюжетлы - рольле уен


Әңгәмә






Әти - әниләр өчен ачык шөгыль



"Яшел урам, яшел урман, яшел ут"

Тема: Олы юлга экскурсия

Максат: юлдагы ситуацияләрне күзәтү, таныш билгеләрне танып алу, алар турында әңгәмә үткәрү, бер - береңә игътибарлы булу.

Тема: Юлда йөри беләсеңме?

Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен белүләрен ачыклау; светофор төсләрен аера белү, шуның буенча хәрәкәт итү; урамда бер - берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү.

Транспорт хәрәкәтен күзәтү, шофер хезмәтен күзәтү.

Тема: Юл, транспорт, җәяүле. Куркыныч юл.

Максат: юлдагы куркынычны аңлау; юл, анда үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, җәяүлеләр өчен кагыйдәләр белән танышу.

Тема: Төрле юлның (полировкалы өслектә, шадра өслектә) машиналарның тизлегенә йогынтысын тикшерү.

Максат: тайгак юлда машиналарның тизлеге нык артуын, шоферга кинәт туктау мөмкинлеге булмавын аңлату, үз - үзеңне юлда дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту.

Тема: Юлда йөри беләсеңме?

Максат: юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрен ныгыту; юл йөрү билгеләрен истә калдыру; аларның көндәлек тормышта кирәклеген, мөһимлеген аңлау.

Тема: "Светофор" Җыр өйрәнү

Юл йөрү кагыйдәләренең кирәклеген, һәр җәяүлегә аларны үтәү мәҗбүри булуын аңлату, балаларның алган белемнәрен участок инспекторына күрсәтү.

Тема: Юл билгеләре

Максат: картоннан үзебезгә таныш юл билгеләрен ясау, бизәү; юл билгеләре турында белемнәрен ныгыту

Тема: Йөк һәм җиңел машиналар

Максат:төрле йөк һәм җиңел машина рәсемнәрен карау, Р.Миңнуллин "Светофор" шигырен уку, транспорт төрләре турында табышмаклар әйтү, яңаларын уйлап чыгару.

Тема: "Светофор"

Максат: макетта төрле транспорт чараларын кулланып юлда дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтү(җиңел машиналар, йөк машиналары, автобуслар), светофорга дөрес хәрәкәт итү күнекмәләрен ныгыту.

Тема:" Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр"

Максат: җәяүлеләр өчен юл кагыйдәләренең төгәл үтәлүен күзәтү, белемнәрен ныгыту. Әңгәмә үткәрү.

Тема: Шәһәр транспорты

Максат:балаларның шәһәр транспорты турындагы белемнәрен ныгыту; рәсемнәр карау, пассажирлар өчен төп кагыйдәләрне истә калдыру.

"Кем күбрәк юл кагыйдәләрен белә?"

Максат: алган белемнәрне кабатлау, ныгыту

" Регулировщик"

Максат: светофор булмаган урам чатларында хәрәкәтне аерым кешеләр - регулировщиклар көйләп торуын аңлату.Регулировщикның җәяүлеләр хәрәкәтен көйләүче сигналларын аңларга өйрәнү.

Тема: Велосипедта йөри беләсеңме?

Максат: балаларда урамда үз - үзеңне тоту культурасы булдыру, уеннар һәм велосипедта йөрү өчен махсус урыннар билгеләнүен аңлату. Велосипед, аның хәрәкәтен тәэмин итүче юл билгеләренең рәсемен ясау.

Тема: Кызыл Калфак кунакка бара"

Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрен тикшерү, ныгыту;активлык, игътибарлылык тәрбияләү.

ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында бәйрәм кичәсе үткәрү

Сентябрь



Сентябрь







Сентябрь







Октябрь







Ноябрь




Ноябрь



Декабрь



Январь



Февраль





Февраль



Март



Март




Март




Апрель





Апрель







Апрель





Апрель



Юл - транспорт фаҗигаләрен кисәтү буенча

әти - әниләр белән эш планы

Эш төре

Вакыты

Җаваплы

1.

2.


3.




4.




5.




6.



7.

8.









9.

Әңгәмә үткәрү: "Балалар сездән үрнәк ала"

Папка-передвижка кую "Юлларыгыз имин булсын"

Консультация "Балаларны юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру"

Юл билгеләрен өйрәнү буенча практик эш. Уен - дәрес үткәрү.

тема: "Светофорның өч күзе"

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, аларны төгәл үтәү эше буенча әңгәмәләр үткәрү

Юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәргә конкурс

Газета чыгару " Светофор"

Тема: Кызыл Калфак кунакка бара"

Максат: Юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрен тикшерү, ныгыту;активлык, игътибарлылык тәрбияләү.

"Яшел урам, яшел урман, яшел ут" - ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында бәйрәм кичәсе үткәрү

Сентябрь


Сентябрь


Октябрь




Ноябрь




Даими




Декабрь



Март



Апрель






Апрель


Группа тәрбиячеләре




Группа тәрбиячеләре

Багауетдинова Л.Р.

Группа тәрбиячеләре

Габдулхакова Л.Р.



Группа тәрбиячеләре

Группа тәрбиячеләре


Мөдир

Группа тәрбиячеләре,

муз. җитәкчесе

Балаларга уку өчен тәкъдим ителгән матур әдәбият әсәрләре:


  1. "Светофор" Р.Бәшәр

  2. "Яңгырдан соң" Н.Әхмәдиев

  3. "Шофер булам" З.Туфайлова

  4. " Минем таныш автобусым" Ш.Галиев

  5. "Ат "йөртүче" малай" Ш.Галиев

  6. "Автобуста" Ш.Галиев

  7. "Помидор - светофор" Ш.Галиев

  8. "Ныклы булсын адымнар" Р.Әхмәтҗанова

  9. "Светофор" Г.Галиева

  10. "Светофорның өч күзе" Ш.Галиев

  11. "Без - бакча балалары" Ш.Галиев

  12. "Велосипед" Л.Леронов

  13. "Сынатмый һич тә" Н.Мадьяров

  14. "Шофер булам" З.Туфайлова

  15. "Урамнар чатында" З.Нури

  16. "Өч төрле төс"

  17. "Игътибарлы булыгыз"

  18. "Дүрткүз ник койрыксыз?"

  19. "Безгә бирми" З.Нури

  20. "Хәрби машиналар уза"

КУШЫМТА 1

Яшел урам, Яшел урман, Яшел ут

Максат: юлда йөрү кагыйдәләрен үзләштерү; юл билгеләрен танып әйтә белүләренә ,алда үтелгән материалны , конкрет алымнар белән курсәтеп бирә алуларына ирешү; игътибарлылык тәрбияләү, проблемалы ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү; балаларның иҗади сәләтләрен, рольләрне башкару осталыкларын үстерү, матур сөйләм кунекмәләрен тәрбияләү, экологик тәрбия бирү.

Бер як стенага "Яшел урам, Яшел урман, Яшел ут " дип язылган.

Әби, бабай ян бакчада чәй эчә.

Онык кайта. -Хәерле көн, әбием! -Хәерле көн, бабаем!

Әби: Көннәр хәерле булсын, бәбкәем!

Бабай: Кая улым, гәзит бармыни?

Онык:"Хезмәт", бабакай!

Бабай гәзит укый: -Я хода, тагы авария!

Әби:Кая, кая, ни булган?(укый): -Урман юлында бер машина пошины бәрдергән...

Кыз керә: Нәрсә булган дисез?

Бабай:Бер поши машинага бәрелгән.

Онык:Эх, бу авария!?

Кыз:Ничек котылырга моннан?Әйдә, Илфар , эзләп табыйк без аны, югалтыйк күз уңыннан.

Онык:Ярый, әби,без киттек!

Бабай:Хәерле юл, балакайлар! Имин йөрегез!

Әби:Акыллы йөрегез, бәбкәйләрем, юлда да акыл кирәк!

Проект на тему Юллар имин булсын.

Көчле, ямьсез музыка яңгырый. Урам. Авария урамда йөри, туп тибә, үзенә урын таба алмый.

-Тәәк, нәрсә эшләргә? Кичә берәү генә булды, бүген бөтенләй юк! Ни генә кылырга соң? Светофор янына килә,әйләнеп йөри . Җепләрен өзгәләп, светофорны ала да, урман буена, агач төбенә ыргыта. Каршына балалар йөгереп чыга.

Онык:Менә бит ул кайда йөри!

Кыз:Авария,син бу юлы нәрсә җимерергә йөрисең?

Авария: И хөрмәтле балалар, минем сүзләремә колак салсагыз,сезгә һәрчак күңелле булыр.Сез гел юлда йөрегез, туплы уйнагыз, хоккей суксагыз да була, тәртипсез, акылсыз булыгыз, өлкәннәрнең сүзләрен бер дә тыңламагыз!

Кыз: Әле син кирегә сукалыйсыңмы? Хәзер мин сине (куып китә).

Онык:Күздән югал, Авария, йөрмә безнең якларда (куып китәләр).

Кыз: Авария дигән афәт урман ягына сызды бит. Әйдә без дә урманга барыйк, җәнлекләрне кисәтик!

Урман күренеше.

Куяннар керә.

Бүреләр керә.

Төлкеләр биюе

Проект на тему Юллар имин булсын.

Таңсылу:Урманда бар да бар,

Бар анда агачлар, куаклар, үләннәр

Җәнлекләр һәм кошлар

Урманда бар да бар.

Миләүшә:Урманда бар да бар,

Тик юк анда кагыйдә.

Кагыйдәсез тормыш авыр

Хәер, сөйләп тормыйм әле

Үзләрен тыңлыйк, әйдә.

Саескан(очып керэ) :Игътибар! Игътибар! Игътибар! Игътибар! Җыелыгыз бирегә! Урманга балалар килә. Кагыйдә өйрәтергә.

Куян(агач артыннан чыга): Кагыйдә, нинди кагыйдә?

Саескан: Игътибар, игътибар! Һәркайсыгыз ишетсен! Балалар өйрәтергә килә юл йөрү кагыйдәсен.

Куян:Нәрсәгә безгә билгеләр? Нигә безгә кагыйдә? Юкка вакыт уздырмагыз. Таралыйк моннан, әйдә! Карагыз әле, нәрсә бу?(кабып карый) тәме дә юк,(әйләндереп карый) төсе дә юк, исе дэ юк.

Саескан : Әй,кылый куян,бу өч күзле шакмак, э-э-э(исенә төшергәндәй)бу бит светофор!

Куян(светофорны ала) Бүре абзый арттан куганда светофорның кызыл сары төсләренә карап тора алмыйм инде мин , зинһар гафу итәрсез!(ыргыта).

Төлке (Миләүшә): ( йөренэ):Ә чыннан да кирәкме соң ул безгә юл йөрү кагыйдәсе? Безнең меңьяшәр урманыбызда болай да тәртип бит.

Белмәмеш керә. Артыннан милиция керә

Милиция: Исәнмесез, жәнлеккәйләр,

Ялкынлы кайнар сәлам!

Сез Белмәмешне күрмәдегезме?

Әй, юньсез, монда качкан икән. Ник тәртип бозып йөрисең?

Белмәмеш: Кем тәртип бозган әле? Бөтен кеше өмәгә дигәч, мин дә түбән урамны җыештырырга төштем. Бу калайларны җыеп алырга күптән кызыгып йөри идем инде. Урамны ямьсезләп, юлны тарайтып кына торалар.

Милиция: Нишләтмәкче идең инде син боларны?

Белмәмеш:Э-э-э-э, ник,кыш көне чана шуармын да, тимергә сдавать итәм, акча була!

Милиция: Ай, Белмәмеш, Белмәмеш, бик нык ялгышасың бит син! Бу калай кисәкләре түгел, бу юл билгеләре. Юл билгеләре булмаса, машиналар дөрес хәрәкәт итә алмый бит, хәвеф-хәтәргә дә ерак түгел.

Урмандагы җәнлекләр дә

Юл аша еш йөриләр.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Аңламыйлар, белмиләр.

Менэ шуны белмәгәнгә,

Поши бәлага тарган.

Сулдан килгән машинаны

Курмичә юлдан барган .

Ярый, әйдә, Белмәмеш, бу билгеләрне алыйк та урыннарына илтеп куйыйк. Юлда хәвеф-хәтәр була күрмәсен!

Белмәмеш: Ник, ярый инде алайса, әйдә, но барыбер бик аңлап бетермәдем әле мин бу билгеләрнең нәрсәгә кирәклеген, түбән урамга төшим дә юлдагы хәрәкәтне күзәтеп торыйм әле!

Милиция: Әйдә, тиз бул, безгә ашыгырга кирәк!

(Чыгып китәләр)

Куян:Чәчәкләр -урман билгесе,

Билгеләр -юл тирәсе.

Бөтен-бөтен билгеләрне

Килә минем беләсе.

Уен "Светофор"

Саескан:Карагыз әле сез юлга,

Карагыз, нинди хикмәт.

Юл билгеләре килә бит!

Тынлыйк аларны ипләп.

Юл билгесе тоткан , шундый ук накид кигән балалар керә. Алар белән Белмәмеш тә керә.

Белмәмеш: Балаларны күргәч, мин дә кире килдем әле. Минем дә бик тә беләсем килә юл билгеләре турында.

Тәрбияче: Әйдә, рәхим ит, Белмәмеш! Балалар хәзер сезгә юл билгеләре турында сөйләп китәрләр. Рәхим итегез,балалар!

Бу билгене күрми үтү мөмкин түгел һич кенә.

Кызыл , сары,яшел күзле ак өчпочмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен, әйтер өчен өч сүзен. Ф.Әдилә

Кызыл әйтер: "туктап кал!",Сары әйтер:"Игътибар!",

Яшел әйтер:"Юл ачык, карап кына атлап чык!".

Кызыл белән каелган ак өчпочмак эчендә

Әй йөгерә ике бала каядыр бар көченә. Илдан

Бу билгене , билгеле, шоферлар бик шәп белә-

Аеруча сак булыгыз, юлдан балалар килә!

Төп юлны күрсәтеп тора

Сары ромбиклы билге. Алия

Куяннар да өйрәнсеннәр

Сез дә белегез инде.

Машиналар тыз-быз чаба -

Кайсы бара, кайсы кайта.

Ике яклы хәрәкәтне

Шушы билге аңлата. Инсаф

Ныклап уйла алдын-артын,

Үткәр машинаның барын.

Бу билгене күрү белән

Күпкә артсын игътибарың.

Ак, кара тасмалар буйлап җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге гомерен уяу саклый.

Әлеге билге кисәтә шофёрларны бу хакта: Ирек

-Игътибарлы булыгыз,- ди,-Җәяүле үткән чакта!

Велосипед - транспортның бик тә уңайлы төре.

Педалеңне әйләндер дә теләсә кайда йөре. Искәндәр

Болай уйлап ялгышма, алай гына түгел ул

Зәңгәр түгәрәк эчендә ак велосипед торса-

Шушы булыр синең юл!

Машина да тәгәрмәчле, тәгәрмәчле сәпид тә.

Шулай уйлап балалар (йөрисе килгәч бик тә)

Олы юлга чыгалар да җилдерәләр сәпидтә. Миләүшә

Бу билгене күрсәләр, борылсыннар кирегә.

Ярамый шул бу урында велосипедта йөрергә.

Кагыйдәне үтәмәсәң, мөмкин бәла күрергә.

Шоферларны куркыта

Машинаны сагайта. Нәргизә

Кызуланып, ашыгып

"Кирпеч"кә керә күрмә!

Бу билге шоферларга

Болай дип әйтә бит ул.

Тукта! Әнә ерактан Рамазан

Бер поезд килә тизләп.

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк!

Бу урында җәяүле

Сабыр гына көтә автобус

Җәяү йөреп арыган Айнур

Утырып кайтырмын дигән.

Бензиның бетсә әгәр

Ерак китә алмассың.

Бу билге сиңа күрсәтер Илфар

Алда заправка барын.

Бу билгене күргәч тә

Сөенә авырулар Азат

Димәк якында гына -

Ярдәм күрсәтүчеләр.

Юллар да картаялар шул, кайчакта авырыйлар.

Аннан дәвалый аларны юлчы апа- абыйлар. Алинә

Дәвалый башлаган юлга куела шушы билге.

Билгеле, бу билгене дә белү бик кирәк инде.

Юллар туры гына бармый

Борыла уңга-сулга.

Борылышлар көтсә алда, Гөлия

Һич тә аптырап калма.

Озак тормас килеп чыгар

Шушы билгеләр юлга.

Олы юлда бик күп алар

Мондый тамга-билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Һәммәсе белсен диләр Камилә

Аларның изге уйлары

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Бәлаләргә юлыкмасын,

Исән-имин булсын диләр

Юлга чыккан һәр кеше.

Белмәмеш: Балалар бик белемлеләр,

Тыңладык без һәрберсен.

Өйрәнергә сүз бирәбез,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Милиция: (жәнлекләргә) Билгеләрне белегез,

Менә алар ниндиләр!

Күрсәтүче, кисәтүче

Һәм тыючы билгеләр.

Куян : Өйрәнергә сүз бирәбез, Юл йөрү кагыйдәсен.

Тәрбияче: Ә бу светофорны без үзебез белән алырбыз (светофорны барып ала). Ансызурамда йөрү бик читен. Светофор безне кечкенәдән үк юлда йөрергә өйрәтә .

Светофор керә.

Светофор мин - таныйсыздыр,

Сез мине беләсездер.

Светофорсыз юлда авыр,

Сез моны сизгәнсездер.

Машина узганын көтми,

Йөгермэ син тизерәк.

Моны белү һәркемгә дә,

Кайда йөрсә дә кирәк

Һәлакәтләр булмасын дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуна күрә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

Барлык балаларда арткы планга чыгып тезеләләр.

Белмәмеш: ЮХИДИгә керәм үскәч,

Куям эшкә бар көчем.

Балалар да, җәнлекләр дә

Тапталмасыннар өчен.

Авария:(агач артыннан килеп чыга) Балалар, җәнлекләр, мин үз гаебемне таныдым, үзгәрергә сүз бирәм.

Юл чатында дуслаштым мин,

Горур светофор белән .

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк, беләм.

Тәрбияче: Ярый, үз гаебеңне таный белгәч, без сине гафу итәбез. Моннан ары юлда аварияләр булмасын, юллар имн булсын!

Куян: Әти -әни -әби - бабай,

Кыз һәм малай -һәммәсе.

Бердәй белсен һәм өйрәнсен,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Авария:Юлдагы хәвеф-хәтәрләр

Хәтта төшкә кермәсен.

Дуслар, ныклап өйрәник,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Гел-гел уңсын юлыгыз

Бәла-каза булмасын! Таңсылу

Өйрәнегез ныгытып

Юл йөрү әлифбасын!

Һәркем белсен кагыйдәне

Машина йөртүче дә. Инсаф

Җәяүле дә, очучы да

Велосипед йөртүче дә.

Юлларда ничек йөрергә

Өйрәтә апа безне. Камилә

Юлда да акыл кирәк дип,

Өйрәтә һәммәбезне.

Безне генэ тугел,

Әти-әниләрне дә жыеп, Илдан

Өйрәтә көн дә беразлап,

Юл йөрү кагыйдәсен.

Юл кагыйдәсен белмәүче

Гел юлларда йөрмәсен.

Әгәр дә йөрисе килсә Нәргизә

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Юлларыгыз гел уң булсын

Борчылмаслар аналар

Билге-кагыйдәләр үтәп

Йөри белсә балалар.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда. Азат

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт алдыгызда.

Тәрбияче:

Кайда гына йөрсәгез дә

Игътибарлы булыгыз!

Кагыйдәләрне үтәгез

Имин булсын юлыгыз!"

"Светофор" жыры башкарыла . Жыр беткәч, балалар көйгә атлап, зебра юл аша чыгып, залдан чыгалар.

Проект на тему Юллар имин булсын.

Проект на тему Юллар имин булсын.



Участок инспекторы Муллахматов Ф.Ш. белән очрашу

Проект на тему Юллар имин булсын.Проект на тему Юллар имин булсын.

Проект на тему Юллар имин булсын.Проект на тему Юллар имин булсын.


Кушымта 2

Кызыл Калфак кунакка бара.

Максат:юл йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен, транспорт төрләренең мсемнәрен,урам,юл,тратуар,машина юлы төшенчәләрен ныгыту,светофорны күзаллауларын булдыру,төсләренең нәрсә аңлатуын белү.

Персонажлар:Кызыл калфак,бүре,милиционер,светофор,әни,туңдырма сатучы.


Шөгыль барышы:

(Бүлмәдә К.К. йөри,әнисе кәрҗингә пирожкилар тутыра.) Әни:Кызым,К.К.,мин пирожкилар пешердем.Әбиеңә күчтәнәч илтеп кайтчы. Игътибарлы бул,юлда сине күңелсезлекләр сагалап тормасын. К.К.:Ярый,әнием.(Үз-үзенә:юлда нинди куркыныч нәрсә булсын ди инде.Мин зур бит, бернидән дә курыкмыйм.) (К.К. кәрҗинен ала да юлга кузгала.Юл.Машиналар йөри,тратуарда кешеләр.) К.К.:Нигә бу кешеләр тар гына юлдан йөриләр икән?Рәхәтләнеп киң юлдан барыйм әле.(машиналар йөри торган юлга чыга.Машина кычкыртканы,милиционерның сы-бызгы тавышы ишетелә.) М-р:Кем ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза?Шундый матур кыз,ә үзе җәяүләрнең каян йөрисе белми. К.К.:Кем соң ул җәяүле? М-р:Ә син җәяүленең кем икәнен белмисенме? К.К.:Юк. М-р:Балалар,К.К.ка җәяүленең кем икәнен аңлатып күрсәтегез әле.Каян килеп чыккан бу сүз?Алар каян йөрергә тиеш?(тратуардан).Бу киң юл ничек дип атала?(машина юлы).Машина юлы нәрсә өчен кирәк? К.К:Ә бу нәрсә?Ул ничек дип атала? М-р:Хәзер мин табышмаклар әйтәм.Ә балалар җавапларын әйтер,син дә К.К. ул транспорт чараларының исемнәрен белеп калырсың.

1.Ике мөгезле,теле юк,йөргән юлда эзе юк.(троллейбус)

2.Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле, Аягында резина, Бар ашаганы бензин.(автобус)

3.Кылга асылына, Тимергә таяна. Утыртып чаба Теләсә кая.(трамвай)

4."На!"дисәң йөрми, "Т-р-р!"-дисәң туктамый. Печән салсаң ашамый. Койрыгын борсаң чаба.(автомобиль)

5.Ат түгел,ул кешнәми, Йөз аттан ким эшләми. Үзе тыр да тыр килә. Йә.Нәрсә бу кем белә?(трактор)

М-р:Менә күрдеңме инде К.К., балалар транспорт төрләрен ничек яхшы беләләр.Ба-лалар,әйтегез әле,ни өчен тротуар машина юлыннан өстәрәк ясалган?Ни өчен җәяүлегә машина юлыннан йөрергә ярамый?(.....)Я,К.К. җәяүлеләрнең каян йөрергә тиешлеген белдеңме инде? К.К.:Әйе,белдем.Мин- җәяүле,тратуардан йөрергә тиеш.

(Милиционер чыгып китә,К.К. алга таба бара,юлның икенче ягында туңдырма сатучыны күрә). К.К.:Туңдырма ашыйсым килә.(Ул йөгереп юлның икенче ягына ташлана.Тормоз чыелдаганы,машина сигналы тавышы ишетелә.М-р керә.) М-р:Бу тагы синме? К.К.:Нәрсә мин?Мин юлны чыкканда алар нигә туктап тормый соң? М-р:Балалар,К.К.ка юлны теләсә кайсы урында кисеп чыгарга ярамаганлыгын аңлатып күрсәтик әле.(Рөхсәт ителгән урында гына юл аркылы чыгарга ярый.)Ул урынны ничек белергә сон?(Сызыклар буенча.)Ә ул сызык нигә кирәк?Җәяүлеләр кайсы урында юлны аркылы чыгарга мөмкин икәнлеген күрсен өчен,шулай ук шоферлар да ерактан ук күрсен һәм тормозга бассын өчен.)Тагы юлны ничек чыгарга мөмкин?(җир асты юлы аша.)Аңладыңмы К.К.? К.К.:Әйе.Барысын да аңладым.("зебра"га таба йөгерә) М-р:Тукта,К.К. К.К.:Нәрсә инде тагын? М-р:Балалар,әйтегез әле,"зебра" буенча юлдан ничек чыгарга кирәк?(кулыннан тотып аны "зебра" янына алып килә)Менә хәзер тротуардан төшмичә игътибар белән юлга кара.Башта сулга кара.Юл бушмы?Аннан кызу-кызу алга бар,әмма йөгермә.Юл уртасына җиткәч,уңга кара.Машиналар булмаса юлыңны дәвам ит. (М-р аны юл аша чыгара, кыз туңдырма сатып ала һәм алга таба юлын дәвам итә.Кинәт каршына бүре килеп чыга.) Бүре:Сәлам.К.К. кая барасың болай?Кәрҗинеңнән нинди тәмле ис килә? К.К.:Исәнме,бүре.Мин дәү әниемә барам,пиражкилар илтәм. Бүре:Алар бик тәмледер инде.(Их,берсе генә булса да миңа булсын иде.)Әйдә үзем күтәрешеп барам.Бик авыр да бугай. К.К.:Бигрәк ярдәмчел инде үзең,бүре.Рәхмәт.(Бүре кәрҗинне ала да юл аша йөгереп чыгып китә.) К.К.:Тукта,син кая?(Бүрене куып тотмакчы була.Әмма юлдан бертуктаусыз машиналар йөри.Кыз елый.)Нишләргә соң?Кайда бу зебра дигәннәре? (М-р керә) М-р:Нәрсә булды,К.К.?Ник елыйсың? К.К.:Бүре минем пирожкилар тутырган кәрҗинемне алып качты.Ә мин анны куып тота алмадым.Машиналар баралар да баралар.Туктамыйлар.Бернинди зебраны күрмиләр. М-р:Мин сиңа ничек ярдәм итәргә икәнен беләм.Шәһәр урамында юл аркылы чыга алмыйча иртәдән кичкә кадәр торырга мөмкин.Әгәр менә шушы табышмакның җа-вабын белсәң.Ул сиңа булышыр.

Юл чатында тора батыр,күзләре төрле-төрле, Берсен йома,берсен ача-аны белә һәр кеше.(светофор) К.К.:Балалар,зинхар өчен ярдәм итегез.(Балалар табышмакның җавабын әйтәләр, м-р кызны светофор янына алып килә.)

М-р:Кызыл ут,кызыл ут! Кызыл утта юл ябык. Кызыл утта син тукта, Юлны аркылы чыкма. Янса кызыл ут,тукта шунда ук! Алга барырга,димәк,һич юл юк! (светофорда сары ут яна)

Әгәр сары ут янса, Сабыр булырга кирәк, Юлны аркылы чыгарга әзер булырга кирәк. Сары ут әйтә:"Игътибарлы бул,- Урамда әле ачык түгел юл!" (Балалар кагыйдәне кабатлыйлар.Светофорда сары ут яна.)

Яшел ут янды-сиңа юл ачык, Ашыкмый гына юл аша чык.

М-р:К.К.менә яшел ут янды,инде китә аласың.Бар,бүрене куып җит. К.К.:Зур рәхмәт сезгә.(китә) (К.К. каршына бинт белән чорналып беткән,үзе аксаган бүре очрый.) К.К.:Нәрсә булды синең белән? Бүре:Менә кирәкмәгән җирдә юлны йөгереп чыккан идем. К.К.:Аңладым.Син юл йөрү кагыйдәләрен белмисең. Бүре(үпкәләп):Ә син беләсең инде. К.К.:Кайсы берсен беләм.Белмәгәнен өлкәннәрдән сорармын.Хәзер мин аңладым инде,юлда бик күп куркынычлар сагалап тора икән.Күңелсезлекләргә очрамас өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк.Сиңа да бүре аларны белү комачауламас. Бүре:Аңладым,аңладым.Гафу ит мине.Мә ал кәрҗинеңне. К.К.:Бүре,әйдә дәү әнием янына кунакка икәү бергә барыйк.Юлда мин сиңа урамда ничек йөрергә кирәклеге турында сөйләрмен. (К.К. белән бүре саубуллашып чыгып китәләр.)



Кулланылган әдәбият:


  1. Ф.В. Хәзрәтова, УМК "Туган телдә сөйләшәбез",Казан,2013

  2. З.М.Зарипова, УМК "Туган телдә сөйләшәбез", Казан, 2012

  3. Т.Шакирова "Юл хәрәкәте билгеләре", Татарстан китап нәшрияты, 2009

  4. К.В.Закирова, "Күңел ачыйк бергәләп" "Мәгариф", 2003 ел

  5. К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова "Әхлак нигезе - матур гадәт", "Мәгариф",2004

  6. "Адымнар нык, юллар имин булсын", Балтач, 1997 ел

  7. "Укыту планнары һәм программалар" ,Казан, 1997 ел

  8. "Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах", Казань, 2008 г.

  9. "Правила дорожного движения для детей дошкольного возраста", Москва, 2006г.

  10. "Учебный план и программы обучения детей правилам безопасного поведения на дорогах в дошкольных учреждениях" Казань, 1995 г.



© 2010-2022